"Тамчы-шоу"интеллектуальная игра, посвященная со дня рождения М.Джалиля.
методическая разработка по теме

Интеллектуальная игра, посвященная к 105-летию со дня рождения М.Джалиля.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл cel_uroka.docx24.21 КБ

Предварительный просмотр:

Муса Җәлилнең тууына 105 ел тулуга багышланган “Тамчы-шоу”.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Уртада Муса Җәлил портреты. Аның янында кичәнең эпиграфы итеп шигъри юллар эленгән( “Гомерем минем моңлы бер җыр иде,                   Үлемем дә яңрар җыр булып”).                                                                                М.Җәлил әсәрләреннән китап күргәзмәсе куелган.”Салют сиңа, Муса Җәлил!”дигән җыр ишетелә.Пәрдә ачыла, М.Җәлил һәйкәленең рәсеме күренә.Залга кулларына чәчәкләр тоткан кызлар керә, алар бииләр һәм соңыннан “һәйкәл” янына чәчәкләр куялар.                                                                                                                                     Укытучы. Кадерле, кунаклар.Без бүген халкыбызның легендар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 105 ел тулуга багышланган бәйрәмгә җыелдык.Безнең кичәбездә 4нче һәм сыйныф укучылары катнаша. Ул “Тамчы-шоу” ярыш формасында үтәр. Аларның чыгышларын жюри бәяләп барыр.”Тамчы-шоу” түбәндәге турлардан тора.1.М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты. 2.”Башваткыч”. 3.Яшь рәссамчылар. 4.Капитаннар бәйгесе. 5.Кем күбрәк сүз төзи?  М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрне тикшерү бәйгесен башлыйбыз. Әйдәгез командалар белән якыннанрак  танышыйк. Сүз “Ялкын” һәм “Зирәкләр”командасына бирелә.  

Әби-бабай гадәтләре белән

Хәерле дип башлыйк эшләрне

Хәерле иртә, хәерле көн телик,

Хәерле дип башлыйк бәйгене.

Һәр командада була

Әйдаман дигән кеше

“Ялкын” командасында ул

Шәйдуллина Әдилә.

21нче мәктәптә безнең

Укый тырыш балалар.

Шулар арасыннан берсе

Нуриәхмәтова Карина.

Исеме дә җисеменә

Бигрәкләр туры килә,

Бу сөйкемле кызыбыз

Савченко Снежана.

Таныш булыйк мин – Гарифуллин Вадим

Укыймын 4 нчедә.

Тырышамын һәр фәннән

“5”ле генә алырга.

Мин Данил атлы булам

Бик уңган мин, бик булган.

Тырышып белем алырга

Мәктәбемә йөгерәм.

Таныш булыйк мин – Некрасов Дима

Гел “5”легә укыймын.

Дусларым күп мәктәптә

Тормыш итү шәп тә.

Тамчы-шоуда үзебезнең                                                                                              

Белемнәрне тикшереп карыйк.

Зирәклектә – тапкырлыкта

Үз көчебезне сыныйк.

Бүген бәйге менә без дә

Килдек көч сынашырга.

Кызармас өчен йөзебез

Кирәк нык тырышырга.

Исемем минем Камил

Капитан да әле мин.

Укуда да алдынгы

Бик тырыш та әле мин.

Яз көнендә тугангадыр инде

Алинә дип исем бирелгән.

Нәни генә алсу йөзләремә

Яз бүләге сипкел сибелгән.

Бакиров Илья булам

Бик уңган мин, бик булган.

Укуда да алдынгы мин

Күп белергә телимен.

Мин Артур атлы булам

Хәрәкәтчән бала мин.

Хәрәкәттә бәрәкәт дип

Ялкаулыкны белмимен.

Таныш булыйк Диләрә мин

Сыйныфымның бизәге

Мәктәбем белем учагы

Шәһәрем киләчәгем.

Мин Мөхәмәдиева Эльвина

Матур итеп җырлыймын.

Һәр чарада катнашам

Матур итеп биимен.

Жюрига сезгә телибез

Гадел хөкем итәргә.

Катнашкан егет-кызларның

Кәефен төшермәскә.

                                                 

  I тур

1.М.Җәлил кем ул?(Язучы, герой-шагыйрь)

2.М.Җәлил ничәнче елда һәм кая туа? (1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа)

3.Әтисенең исеме ничек? (Мостафа)

4.Әнисенең исеме ничек? (Рәхимә)

5.Кызының исеме ничек? (Чулпан)

6.Беренче шигыренең исеме ничек? (“Бәхет”)

7.М.Җәлил  исемен йөртүче театр ничек атала? ( Опера һәм балет театры)

8.М.Җәлилгә һәйкәл куелган мәйдан ничек атала? (Беренче Май мәйданы)

9.Шагыйрь портретын таштан иҗат итүче скульптор кем?(Бакый Урманче)

10.М.Җәлил ничәнче елда һәм ничек үлә?(1944нче елның 25 августында үлә)

М.Җәлил иҗатын беләсезме?                                                                                              Я сузып кына,                                 Сикереп торды Марат

Я бик еш кына:                               Күрә эшләр харап.

Кикрикүк,                                        Тагын соңга калган

Кикрикүк. (“Әтәч”)                          Шул йокыга карап. (“Сәгать”)

Йокла, нәни,                                   -Мияу,мияу,пескәем!

Йокла, бәби,                                   Хыянәтче икәнсең.

Әлли-бәлли,                                   Саклый торган маеңны

Бәлли-бәү!(“Бишек җыры”)         Үзең ашап беткәнсең!(“Карак песи”)

Жюрига сүз бирелә.

Музыкаль тәнәфес.”Сәгать”, “Әтәч” шигырен тыңлау.

  II тур

Укытучы.М.Җәлилнең шигырьләре буенча рәсемнәр бәйгесе.

“Карак песи”,”Куян”,”Әтәч”,”Маэмай”.

Жюрига сүз бирелә.

“Карак песи” шигырен уйнап күрсәтү.

  III тур

Укытучы.”Башваткыч” дип исемләнгән өченче бәйгедә М.Җәлил шигырьләренең исемнәрен табып язарга кирәк булыр.

1.Ул өйне саклый.                                   1.Ул шигырьләрен башкача атый.

2.Кызы турында язган.                            2.”Кикрикүк” дип кычкыра.

3.”Мияу”дип кычкыра.                             3.Кызының исеме ничек?

4.Җәлилнең һөнәре.                               4.Салкын көнне исә.

5.Шагыйрьнең исеме.                             5.Аны һәркем шатланып кабул итә.

                                                                 6. Шагыйрьнең фамилиясе.

1.                                                            

5

               

1

м

а

э

м

а

й

2

ч

у

л

п

а

н

г

а

3

п

е

с

и

4

ш

а

г

ы

й

р

ь

2.

6

1

ж

ы

р

л

а

р

ы

м

2

ә

т

ә

ч

3

ч

у

л

п

а

н

г

а

4

җ

и

л

5

б

ү

л

ә

к

Жюрига сүз бирелә.

Бала арбасы тәгәрәтеп залга Алинә керә. Ул “Кызыма” дигән бишек җырын башкара.

  IV тур

Капитаннар бәйгесе. Мәкальнең ахырын әйтеп бетер.

Батыр бер үләр,(куркак мең үләр)

Үзем өчен туганмын (илем өчен үләрмен)

Батыр яуда (беленер)

Батырлыкта – (матурлык)

Батырга (үлем юк)

Ил яхшылыкны (онытмас)

Ватанга хезмәт – (үзеңә хезмәт)

Бердә түгел, (илдә көч)

Ил иргә, (ир илгә таяна)

Илсез кеше – (телсез сандугач)

  V тур

 “Батырлык ”  сүзеннән кем күбрәк сүз төзи?

Жюрига сүз бирелә. Катнашучыларга бүләкләр тапшырыла.

Укытучы. Муса Җәлил үзенең шигырьләренә күпме җылылык һәм ярату хисләре салган. Алар балалар күңелен яуларлык итеп язылган. Бүген дә ул әсәрләрне укучылар яратып өйрәнә һәм сөйли .Ә без, мөгаллимнәр, балаларны батыр йөрәкле шагыйрнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып торудан тыш, аларны Муса Җәлилнең батырлыгы үрнәгендә тәрбияләргә тырышабыз. Укытучы “Ышанма” шигырен сөйли.

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

“Ул егылган арып”, - дисәләр,

Син ышанма, бәгърем!Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.

Байрагыма каным белән язган

Антым чакра алга барырга,

Хаккым бармы минем абынырга,

Хаккым бармы арып калырга?

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

“Алмаштырган илен”, - дисәләр,

Син ышанма, бәгърем!Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.

Илдән киттем ил һәм синең өчен

Автоматым асып аркама,

Илемне һәм сине алмаштыргач,

Җирдә миңа тагын ни кала?

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

“Муса инде үлгән”, - дисәләр,

Син ышанма, бәгърем!Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне,

“Үлем” диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне?

Кичә “Җырларым” көен тыңлау белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра, посвященная Дню Конституции для 5-7 классов

Данная игра предназначена для формирования познавательных, личностных универсальных действий  с использованием игровых техноологий, а также развивает интерес к своему государству и Основном...

Литературно-интеллектуальная игра, посвященная творчеству М. Ю. Лермонтова.

Внеклассное мероприятие по литературе для 5-6 классов...

Интеллектуальная игра, посвященная 75-летию разведгруппы «Джек».

Интеллектуальная  игра, посвященная  75-летию разведгруппы «Джек», действующей на территории Восточной Пруссии в  годы Великой Отечественной войны. Предлагается 11 вопросов ...

Интеллектуальная игра, посвященная Дню знаний

Интеллектуальная игра, посвященная Дню знаний...

Военно- интеллектуальная игра , посвященная 77-годовщине Победы В Великой Отечественной войне

Учащиеся 8-6 классов приняли участие в военно- интеллектуальной игре , посвященной 77-годовщине Победы в Великой Отечественной войне и 85-летию МАОУ ДО " Городской дворецдетского ( юношеского) тв...


 

Комментарии

Гимранова Ләйлә Мидхәт кызы

Бик эчтәлекле уен, рәхмәт бик зур .Эшегездә уңышлар телим.