Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану
статья по теме

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән  идарә итү, үстерүгә булышу. Бу бурычны тормышка ашыру исә укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карап, яңалыкка омтылуны, заман сулышын тоеп, белемен өзлексез камилләштерүне, укыту – тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләүне таләп итә.      
  Бүгенге көндә төп бурычларыбызның  берсе – һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү.Ә ул,үз чиратында, туган телебезне яратуны, үз халкыңның мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш.Бу бурычны тормышка ашыруның  күптөрле юнәлешләре була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad_milli_tobk_komponenty.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

          Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән  идарә итү, үстерүгә булышу. Бу бурычны тормышка ашыру исә укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карап, яңалыкка омтылуны, заман сулышын тоеп, белемен өзлексез камилләштерүне, укыту – тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләүне таләп итә.      

  Бүгенге көндә төп бурычларыбызның  берсе – һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү.Ә ул,үз чиратында, туган телебезне яратуны, үз халкыңның мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш.Бу бурычны тормышка ашыруның  күптөрле юнәлешләре була.

Хәзерге чорда фәннәрне укыту эчтәлеген регионлаштыру, ягъни әйләнә тирәбездәге чынбарлыкка бәйләү, тәрбия процессын яңартуның бер юнәлеше булып тора. Педагогик әдәбиятта ул милли-региональ компонент термины белән йөртелә. Укучы үзе яшәгән төбәкне яратсын, аның мәдәни, тарихи кыйммәтләре турында уйлап фикер әйтә алсын өчен, укыту процессында моңа өйрәтергә кирәк.

  Туган төбәк, туган шәһәр, туган җир.... Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы,халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.

Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә.Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен , аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.

 Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законнары, аларның үтәлүен тәэмин итү программалары укыту-тәрбия процессына милли-региональ компонент кертүнең хокукый нигезе булып тора.

     Башлангыч мәктәптә  татар теле һәм  әдәби укудан  укыту программасы дәүләт стандарты нормаларыннан чыгып төзелә. Анда күзалланган белемне укучыларга җиткерү, аларда эстетик кануннарга нигезләнеп фикер йөртү һәм хис итү культурасы булдыру, милли үзаң тәрбияләү, сәнгати бәя бирергә өйрәтү. Укытучыдан тирән белем, мөстәкыйль фикер йөртү сәләте булуны, эшкә иҗади якын килүне таләп итә. Әмма укучыларны туган якта туып үскән каләм ияләренең иҗаты белән таныштырмый торып, әдәбияттан үзләштерергә тиешле белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый. Укучы мәктәп чорында һәр предметтан үз төбәге буенча мәгълүмат алып, нәни ватанының патриоты булып үсәргә тиеш.

     Дәресләрдә укучылар тарафыннан интельлектуаль һәм эмоциональ эшчәнлек төрләре файдаланыла. Мәсәлән,  татар теленнән теманы(исем, сыйфат) тикшергәндә, укучылар  әдәби уку  дәресләрендә алган белемнәрен файдаланалар, шул ук вакытта белемнәрен тирәнәйтәләр һәм яңа белемнәр алалар. Алган белемнәрен практик дәресләрдә иҗади файдалану укучыларга әхлакый канәгатьлек бирә, алга таба предметны өйрәнүгә кызыксыну уята һәм эмоциональ кәеф булдыра.

Укучыларның шәхси эшчәнлегенә күбрәк игътибар бирергә киңәш ителә. Укучылар практик дәресләрдә билгеле бер күләмдә белем алалар һәм биремнәрне үзләре мөстәкыйль башкаралар, ә аннары күмәк рәвештә фикер алышалар. Парлы һәм группалы эш алымнары куллану да уңай нәтиҗә бирә. Дискуссияләр, сораулар, җаваплар, кыска комментарияләр, аннотацияләр дәресләрне төрләндерәләр, кызыклырак итәләр. Татар теле дәресләрендә төбәгебезнең авыл хуҗалыгында, икътисад өлкәсендә ирешкән уңышлары турында сүз алып бару да  укучыларда туган ягыбызга мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәрбияли. Шушы максат һәм бурычларны тормышка  ашыруны күз алдында тотып, “ Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентларын куллану” дигән теманы өйрәнә башладым.

           Милли-төбәк компоненты куллануның түбәндәге юнәлешләрен билгеләргә мөмкин:

1.Шәһәребездә, районыбызда   яшәүче  халыкның авыз иҗатына, тарихына, күренекле шәхесләренә, бай традицияләренә таянып туган төбәгебез турында комплекслы белемнәр тупларга ярдәм итү;

2.Татарстан күләмендә табигатьне, тирә-юнь мохитне саклау чаралары белән танышып; экологик чаралар һәм факторларны билгеләп, татар халкының табигать турындагы белемнәренә таянып, укучыларда экологик фикерләү, сөйләм телен үстерү һәм эчке культура формалаштыруга этәргеч булып тора.

3. Үз туган ягыңның табигатен, экологиясен, хуҗалыгын, тарихын, әдәбият һәм сәнгатен өйрәнү, аны халыкның чынбарлыгы белән бәйләп бару, үз халкыңның рухи дөньясын аңлау, аңа мәхәббәт һәм хөрмәт белән карау - милли төбәкне өйрәнүдә актуаль бурыч булып тора.

         Мин шушы юнәлешләрне чагылдырган папкалар ясадым. Ул түбәндәгеләрдән тора:

  1. “ Татарстан –минем республикам” (карта).
  2. “ Татарстанның дәүләт символлары”( гимн, герб, флаг рәсемнәре- альбом).
  3. “ Татарстан китабы” ( Татарстанның   тарихи  урыннары, истәлекле даталары).
  4. “ Алтын Казаным” ( башкалабызның истәлекле урыннары).
  5. Тәтеш районы турында китап җыентык.
  6. Тәтеш төбәгендә туып – үскән әдипләр, галимнәр, һ.б. турында белешмәләр.
  7. Милли сәнгать үрнәкләре.

            Дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә якташ язучыларыбызның тормышы һәм иҗат юлы турында, шәһәребездә яшәп иҗат итүче кешеләр  турында мәгълүмат бирелә. Укучылар үзләре дә матбугатта чыккан материалларны кызыксынып җыялар. Бу материаллар  аларның үзара аралашуына җиңеллек тудыра һәм әңгәмә вакытында үзләре белгән мәгълүматларны тиешенчә кулланырга мөмкинлек бирә.

 Һәр халык  мәдәни, тарихи, әхлакый байлыкларга ия. Әлеге байлыклар туган төбәкләрдә бихисап. Халык әйткәнчә, дөнья үз өеңнән башлана. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Кеше, өйдән ишек алдын үтмичә, олы юлга чыга алмый, шуның кебек укучылар да туган як әдипләренең тормышы, эшчәнлеге белән танышмыйча, дөньякүләм танылган олпат шәхесләрнең иҗатын югары дәрәҗәдә күзаллый алмыйлар дип саныйм. Шәһәребездә,районыбызда  иҗат эше белән шөгыльләнүче И.Галиев, Р.Габдрахманов, Р. Фәйзуллиналарны укучылар ишетеп кенә түгел, күреп тә беләләр. Алар белән булган очрашуларда үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзлиләр, шигырьләрен укыйлар, ятлыйлар, үз фикерләрен әйтәләр.

Безнең дәресләребездә татар милләтеннән булган кешеләр генә түгел, урыс, чуваш, мордва милләтле якташларыбызда кадерле кунаклар. Һәр бала үз туган телендә 1-2 җөмлә булсада әйтсен дип тырышабыз.

 Милли – төбәк компоненты элементларын дәресләрдә  куллану берничә баскычтан тора.

1сыйныфларда күбесенчә сөйләшүләр үтә, 3-4 сыйныфларда җөмләләр, хикәяләр, текст материаллары әзерли.

 “ Исем” темасын үткәндә, укучыларга райондагы авыл исемнәрен  язарга, үзләренең әти-әниләре туган, әби-бабайлары яши торган авылларның тарихы турында белешмә тупларга тәкъдим ителә.Укучылар туплаган  кызыклы материаллары белән бер-берләрен бик теләп таныштыралар.

   “ Сан” темасын өйрәнгәндә, диалогик сөйләмне  камилләштерү өчен Тәтеш турында түбәндәге сорауларны куям:

  1. Тәтеш районының тарихы ничәнче елдан башлана?
  2. Безнең  районда күпме кеше яши?
  3. Татарлар  ничә процент тәшкил итә?

Татар теле дәресләрендә, шулай ук төбәгебез язучылары әсәрләреннән җөмләләр сайлап язу,схемалар төзү кебек эш төрләре дә кулланыла.

Тәтеш районында –сәнгать осталары күп.Сәнгать осталарыбызның  иҗаты белән таныштыру,җырлар тыңлау укучыларны сәнгатькә якынайта.

Минем күрсәтелгән ачык дәресләремдә дә Тау ягының,Тәтеш районының күренекле кешеләре турында мәгълүмат бирелә.Быелгы ел Туфан Миңнуллинның юбилей елы булганга,бу язучының иҗатына аеруча зур игътибар бирелде. Бу шәхес иҗаты буенча укучылар конференциясе үткәрелде.

Безнең шәһәребез үзенең 230 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Укучылар бу турыда яңа мәгълүматлар алып кына калмады, ә шәһәребезнең күренекле турында үзләре дә сөйләде, туристлык маршрутлары төзеде, үзләре өчен ачышлар ясады.

Өйдә хикәя, инша да язып килделәр.Хәзер инде укучылар туган шәһәребезгә яңа күзлектән карый, калыплашкан бер фикерне кабатлау белән генә чикләнмичә, үз карашларын матур тел белән ачык итеп белдерергә тырыша. Мәсәлән:

   ...Минем туган җирем – Татарстанның иң матур җирендә, Идел елгасы ярында урнашкан. Аны биек таулар, иксез – чиксез кыр басулар, болыннар, елга – күлләр, куе серле урманнар уратып алган. Безнең туган якның табигате әйтеп бетермәслек матур һәм кабатланмас....

                                        Хөсәенов Илгиз, 4нче сыйныф.

...Безнең шәһәребезне бөтен яклап диярлек урманнар уратып алган.Атна саен  урманга йөрибез.Урманга килеп керү белән җырлыйсы, шаярасы килә. Дәвалы саф һавасы яшәү дәрте өсти. Агачлар безнең белән исәнләшәләр, хәлләремне сорыйлар кебек.  Берсен – берсе уздырып сайраучы кошлар да туган урманнарының матурлыгына мәдхия җырлыйлар сыман. Ә аллы-гөлле чәчәкләр, саф сулы урман чишмәсе дә йөрәккә ничек якын....

                                        Хәбибуллина Румия, 4 нче сыйныф.

Татар теле  һәм әдәби уку дәресләрендә милли төбәк компонентын  куллану предметара элемтәләр идеясын гамәлгә ашырырга, сыйныфтан тыш чараларны бер-берсенә бәйләргә менә дигән мөмкинлек бирә.

Йомгаклап шуны әйтергә була: туган як турындагы материалларны дәрестә һәм сыйныфтан тыш чараларда куллану укучының дөньяга карашын киңәйтә, туып-үскән төбәге белән кызыксынуын арттыра, кече ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияли. Җирле материалларны кулланганда, бары тик дәреслек буенча гына уздырганга караганда, дәрес күпкә җанлырак, активрак, кызыклырак уза. Программа материалы да җиңелрәк үзләштерелә, хәтергә яхшырак уелып кала.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли эчтәлекле ял минутлары куллану.

Минем сезгә үземең эш практикамда файдалана торган, табышмакларга нигезләнеп ясалган милли эчтәлекле ял минутын (физминутка) тәкъдим итәсем килә. ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентын куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли- төбәк компонентын куллану буенча чыгыш һәм электив курс программасы....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

әлеге чыгышта татар халык авыз иҗаты әсәрләренең килеп чыгышы белән танышырга була...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда инновацион технологияләр куллану

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә мо...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларда инновацион технологияләр куллану

Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә мо...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә нәтиҗәле белем бирү технологияләрен куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә нәтиҗәле белем бирү технологияләрен куллану...