Хәзерге заман шартларында китап сөюче сәләтле балалар тәрбияләү.
материал (11 класс) по теме

Исламова Эльвира Маулетдиновна
Мәктәп академиясендә сәләтле балалар белән эшләү

Скачать:


Предварительный просмотр:

   

      Хәзерге заман шартларында китап сөюче сәләтле балалар тәрбияләү.

       

Эшне башкарды:

                    ДАГУ Сәләтле  балалар өчен гуманитар-гимназия интернат китапханәчесе Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы.

                           

                       

Актаныш

2013


I Кереш өлеш.  Яңа гасыр кешесен тәрбияләү

                                             Рәхим-шәфкатьле булсын өлкәннәр,

                                          Җанны җылытсын иман нурлары.

                                        Әй, нәни кешем - өмет йолдызы,

                                            Имин, уң булсын, барыр юлларың.

                                                      Кул сузам сиңа, елмаеп дәшәм:

                                   Якты дөньяга ямь биреп яшә,

                                           Җиргә син кирәк, илгә син кирәк,

                                           Көнгә син – терәк, исәнме, Кеше!

(Факил Сафин)

Кешелек дөньясы яңа меңьеллыкка – XXI гасырга аяк басты. Без, татарлар, яңа гасырны кешелек үсешенә зур өлеш керткән халык буларак каршыладык һәм киләчәккә зур ышаныч белән карыйбыз. Шуның өчен дә хәзерге чорда дөнья күләм мәсьәләләр хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләү аеруча әһәмиятле. Төрле телдәге фәнни чыганаклардан мәгълүматлар туплап, үз карашын берничә телдә аңлатып бирә алырлык киләчәк кешесен тәрбияләү төп бурыч булып тора.

1. Мәктәп академиясендә сәләтле балалар белән эшләү

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Ә һәр бала да үзенчә талантлы.

2. Сәләтле балалар белән эшләүнең педагогик нигезләре

Сәләтле бала нинди була соң ул?

Педагоглар, галимнәр, психологлар еш кына кеше акылының         бу үзенчәлеген төрлечә фаразлыйлар. Гадәттә, мәктәп программасын үзенең яшьтәшләренә караганда тизрәк hәм тирәнтенрәк үзләштерә торган укучыны сәләтле, дип атыйлар.

Ә алга таба ата-аналар, педагоглар баланың шул юнәлештәге сәләтен, кызыксынуын үстерергә тиеш.

Әмма сәләтлелекнең фәнни аңлатмасы башкачарак. Баланың hәвәслелеген, талантын төрлечә билгеләп була. Тиешле шартларда яшәгән балаларның 2 - 9 проценты бик сәләтле була. Интеллектлылыгы яшьләренә туры килгән балалар 50 процент тәшкил итә. Алар дөньяны танып белүдә hәм hөнәри осталыкта гаять зур уңышларга ирешергә, мәктәптә белем алу елларында бик сәләтле балаларга тигезләнергә мөмкин.

Сәләтле баланың укуга омтылышы, белем алу белән кызыксынуы сүрелүен алга таба төзәтү бик читен. Балачак hәм үсмерчакның hәp чоры теге яки бу белемне җиңелрәк үзләштерүгә көйләнгән. (Мәсәлән, балачакта туган тел hәм чит ил телләре җиңелрәк үзләштерелә.) Билгеле бер яшьтә баланың танып-белү сәләте тиешенчә файдаланылмаса, алга таба aның бу сыйфаты бөтенләй югалырга мөмкин.

Хәзерге заман фәне баланың кече яшьтән үк нәрсәгә сәләтле, hәвәc булуын билгели ала. Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын укытучылар, психолог, социаль педагоглар өйрәнергә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш.

II Төп өлеш.

 Мәгариф өлкәсендә эзлекле үзгәрешләр барган хәзерге чорда сыйфатлы  белем бирү зур әһәмияткә ия. Чөнки ул укучыларның интеллектуаль, иҗади, һөнәри үсешен тәэмин итә. Белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч көч булып тора.

Сәләтле балалар белән эшләү безнең мәктәп эшчәнлегенең  иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Мәктәбебез, мәгариф системасын модернизацияләү шартларында индивидуаль һәм дифференциаль алымнар кулланып, укучы шәхесен үстерү юнәлешендә эшли. Сәләтле балалар һәр мәктәптә дә бар. Без аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз һәм аларның бу сыйфатларын тагын да үстерергә тырышабыз. Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты: һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү. Мондый укучылар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә.

Мәгълүм ки, бала мәктәптә һәр фәнне дә бертигез үзләштерә алмый. Мәсәлән, төгәл фәннәргә сәләте булган бала гуманитар фәннәрне, бигрәк тә тел-әдәбиятны, йомшак үзләштерергә мөмкин. Сүзлекләр белән эшләүгә аеруча игътибар итәм. Тел галимнәренең хезмәтләре белән танышу да уңай нәтиҗә бирә, балаларда кызыксыну уята. Җирле матбугат язмаларын күзәтү, андагы фикер төгәлсезлекләрен, стиль хаталарын төзәтү, бүгенге шигъриятне, бигрәк тә җыр текстларына тәнкыйди карау балаларның сөйләм байлыгын үстерә, аларны образлы фикер йөртүгә этәрә.  

Класстан тыш дәфтәрләренә әсәрләрнең эчтәлеген кыскача яздырам. Китапханәдән таба алган китапларның кирәкле, кызыклы урыннарын кычкырып укытам, шуннан соң әсәр турында фикер алышу оештырам, кайберләре буенча иншалар яздырам. Олимпиадага баручы бала VII - IХ сыйныфларда үтелгән әсәрләрне дә белергә, искә төшереп чыгарга тиеш.

Олимпиадага әдәбият буенча әзерләнгәндә, язучыларның әсәрләре, алар турында мәкаләләр, вакытлы матбугат – газета-журналлар да өстәлдә була.

Күренекле шәхесләрне, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган язучыларны, шәхес культы корбаннарын һәм аларның әсәрләрен, тарихи темага багышланган материалларны яхшылап өйрәнәбез. Г.Тукай, Кол Гали, Г.Исхакый, М.Җәлил исемендәге бүләкләргә, “Халык язучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булган язучыларның исемнәрен ятлыйбыз. Юбиляр язучылар, шагыйрьләр, хәзерге көн язучылары, шагыйрьләре, драматурглар, аларның әсәрләре турында да мәгълүмат туплыйбыз. Казан телевидениесеннән “Мәдәният дөньясында”, “Яшәсен театр”, “Тамчы-шоу”, “Капма-каршы” һ.б. тапшыруларын, татарча спектакльләрне карыйбыз, вакытлы матбугаттагы кирәкле мәкаләләр, “Мәгариф” журналында чыккан үрнәк иншалар белән танышабыз.

2.4 Милли-төбәк компоненты

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Шушы хакыйкать безнең мәктәп укытучыларын да эзләнүгә, иҗат эшенә тартырга сәбәп итә, шушы төбәктә туып үскән язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, җырчы-артистларны һ.б. барларга, алар турында мәгълүмат тупларга этәргеч бирә. Укучыларны туган якта туып үскән каләм әһелләренең иҗаты белән таныштырмый торып, әдәбияттан алар үзләштерергә тиешле белемне тулы дип әйтеп булмый.

Актаныш ягы күренекле шәхесләргә бай як. Үсеп килүче яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү – безнең алда торган төп бурычларның берсе.

2.5 Әдәбият – тормыш дәреслеге ул

Бала күңелен ап-ак кәгазь белән чагыштыралар. Безгә әнә шул саф җирлеккә матурлык, шәфкатьлелек “энҗеләрен” ничек тезәргә? Әлбәттә, әдәбият аша. Әдәби китапларны яратып, чын күңелдән бирелеп укыган баланың белеме тирәнрәк, күңеле байрак була. Аның кешеләргә игътибары арта, күркәм эшләр башкарырга омтылышы көчәя.

Сер түгел, соңгы елларда укучыларыбыз көннән-көн азрак укый. Шуңа күрә сәләтле балалар белән эшләгәндә китапка мәхәббәт тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Әдәби китапларны күбрәк укыган саен, кеше үзе өчен өлге, үрнәк итеп алырлык образлар белән ешрак очраша, шуларга охшарга тырышып яши.

2.6 Туган телгә кызыксыну тәрбияләү

 Сөйләм телен, туган телне өйрәтү-камилләштерүнең төп һәм  иң киң кулланыла торган нәтиҗәле чарасы-сыйныфтан тыш эшләр, библиографик дәресләр.Мәсәлән күптән түгел гимназиябездә шагыйрь Роберт Миңнуллин белән очрашу булды.Укучылар аңа кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм ул гимназиябез китапханәсенә үзенең бик күп китапларын бүләк итте.Шулай ук фәнни эзләнү конференцияләре дә  укучыларны язучының иҗаты белән ныграк танышырга, эзләнергә ярдәм итә.Бу чараларда укучы үзен иркенрәк тотарга, укытучы белән якыннан аралашырга, үз фикерен курыкмыйча әйтергә өйрәнә.Язучының үзен күрү аның әсәрләре белән танышу укучыларны әдәби китаплар күбрәк укырга этәрә.

Безнең мәктәптә,  халык педагогикасына нигезләнеп, туган телгә, халык җырларына багышланган бәйрәмнәр, җырлы-биюле уеннар оештырыла.

Балаларда туган телгә, сәнгатькә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур тырышлык сорый. Безгә, укытучыларга, моны онытмаска кирәк.

Укучыларның туган телләрен яратуларын, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүләрен белү-күрү – үзе бер куаныч. Ә бу эштә үзеңнең керткән өлешеңне күрү – икеләтә сөенеч. Укысыннар, күбрәк белсеннәр иде безнең укучыларыбыз. Җәйге иртәдә үләнгә төшкән чык тамчысына соклана белсеннәр. Талгын искән җилдә тибрәнгән агач яфракларының тавышын ишетергә сәләтле булсыннар. Әйе, һәр яклап сәләтле булсыннар. Кеше мәшәкатьтән курыкмаска тиеш. Ул кешене баета матур итә, зурайта, турайта. Ана телен өйрәнүне “мәшәкать өстенә мәшәкать өстәү” дип санаучылар менә шушы хакыйкатьне истән чыгара һәм үзләрен артка сөйри.

III Йомгаклау. Сәләтләр эшчәнлектә ачыла

Сәләт эштә, көч түккәндә ачыла. Шуңа күрә дә баланы күбрәк “баш ватарга” күнектерергә кирәк. Әйдә, тырышсын, сәләтле булыр! Баш ватсын – башлы булыр! Көч түксен – көчле булыр! Тик бер генә шарт бар: йөк бала күтәрмәслек булмасын!

1 Тырышлык бушка китми

2 Безнең бурыч – туган телебезне саклау

Телебез – безнең тарихыбыз да, киләчәгебез дә. Безнең бурыч – туган телебезне күз карасыдай саклау, киләчәк буынга тапшыру. Һәм сакларбыз да аны, шагыйрь әйтмешли, Татарстанлы чакта югалмас ул! Бу изге эштә барлык коллегаларыма ихтыяр көче, фикер ныклыгы телим.

Чыгышымны Хәмид Вәлидинең  “ Тел табиблары” дигән шигыре белән төгәллисем килә.

                                Күз табибы булган сыман,                    

                                Тел табиблары да бар.                          

                                Әмма аларның кадерен

                                Белеп бетерми татар.

                               Бар күңел сызлануларын                      

                               Һәм җаны җәрәхәтен,                            

                               Татый милләт теле аша                          

                               Бу тормышның михнәтен.

                               Аңлашадыр үз телендә,                        

                               Бар мәхлук, һәрбер бөҗәк.                              

                               Ни сәбәп соң, татарларга                        

                               Үз теле түгел хаҗәт?!                              

                                Җаннар исән, телебез сау

                                Вә сәламәт булсынчы.

                                Рәсүл Әкрәм хәдисләре                          

                                Күңелебездә торсынчы.

                               Саклагыз телегезне! – дип,

                               Ул бит күпме кисәтә...

                                Мәшһүр татар – Тукай теле

         .                      Булсын санда-исәптә!

                                Булган сыман күз табибы,

                                Бар тел табиблары да.

                                Савыгыр җан, булыр милләт,

                                Ил яшәр сез барында!

Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. М.З. Зәкиев “Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе” Казан, 1984
  2. Татар грамматикасы. 3нче том. Синтаксис. Мәскәү. Казан. ”Инсан”, “Фикер”, 1999
  3. Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Казан: Раннур, 2000
  4. Ф.С. Сафиуллина. Хәзерге татар әдәби теле – Казан. Мәгариф, 2002
  5. “Мәгариф” журналлары: №6,1999; №12, 1999; №12, 2000; №4, 2001; №8, 2001; №5, 2001; №2, 2005; №7, 2006; №11, 2007; №2, 2008.

   

                         

                                                                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман хикәя фигыле, аның ясалышы һәм мәгънәсе.

Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Аннотация.  Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләренең (авторлары:Д.Г.Тумашева, Ф.Ю.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Б...

Хәзерге заман хикәя фигыль

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше  Спряжение глагола настоящего времени...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләр.(Барлык формасы)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;        ...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;                                  ...

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кушымчасы ярдәмендә ясала....

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы

2нче сыйныфның рус төркеме өчен Литвинов методикасына нигезләнгән дәрес планы....

. Хәзерге заман сыйфат фигыль

Хәзерге заман сыйфат фигыль темасы буенча дәрес планы тәкъдим итәм....