Конкурс "Купель" по произведениям А.Костюнина
учебно-методический материал по теме

Гатауллина Гульназ Рахимановна

Работа учителя МБОУ " Кубянская СОШ" Зариповой Х.Х

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon boris_aleksandr_uly_saraevka_bagyshlana.doc75 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                     Борис Александр улы Сараевка багышлана.

                                                                 Баян

                                              (перевод на татарский язык)

                                                                                                                                                                                                                         

                                                                   “Белем  - үзмаксат түгел, әмма ышанычлы корал”

                                                                                                                                 Л.Н.Толстой.

                                                     

         Маев, узенең карусызлыгы аркасында гына, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып китүен болай аңлата:

- Дүшәмбе көнне, гөнаһ шомлыгына каршы, уземнең кафедра яныннан үтеп барам  шулай.                                                                                    Хәерсез сәгать туры килде бугай... Шулчак деканаттан атылып Паша килеп чыкмасынмы, иң кызыгы шунда, мине үзенә таба тартып китерде дә, газиз башкаема университеттагы “соңгы халыкара” хәбәрләрне тутыра-тутыра, “бер юньсезне “тәртипкә китерүемне ялварды.

- Мии-нме?-дим,гаҗәпкә калып.

- Иванович, син дә җаныма тимә инде! Бетте – китте! Баян синеке! Уллыкка ала алмассың инде, әмма дә ләкин тәрбияләргә кирәк булачак.Син аны Карелиягә - Кижига- алып кайтып кит,- ди бу.

- Гыйнвардамы?

- ... Әйе!Чаңгыда йөрерсез. Чып-чын Себер җылылыгы, кунакчыллыгы белән кызыктыр. Фәнгә тарт. Үзең кара инде! Синең кулларын бәйләүле түгел,нәрсә эшлисең килсә, шуны эшләп кара...

                                                                        *            *             *

         Ул елны, исәпләп баксаң, җәе дә булмады  бугай. Кояш атналар буе “күренмәде”. Бәлки шуңадыр, су коенасы да килмәде, ә менә мунчада, кайнар ләүкәдә, себерке җилфердәтеп утыру теләге – биниһая, зур иде.

         Володя  Маевка киттем. Күптәннән чакыра инде...

        Комлы яр буенда күркәм генә бура мунчасы тора, басмачыклары күлгә  алып төшә.

Әкият инде, валлаһи!

        Тып – тын су буе...

        Җайлап кына  атлыйм ...Берзаман үрсәләнеп  кычкырган  авазлар ишетелмәсенме?! Дөберт итеп мунча ишекләре  төбенә кадәр ачылып китте.  Өерелеп куе пар болыты өскә күтәрелде, чинаган авазлар кабат  яңгырады... Кояшта  кап – кара булып кызынган ике егет, уңга – сулга карамыйча, йомгак кебек тәгәрәп диярлек, күлгә чумды.

         Алар артыннан, бусагада, рәхәттән авызы ерылган Володя пәйда булды.Кулына яңа гына хәстәрләгән  каен себеркесе тоткан, тулы гәүдәсен, кып – кызыл үкчәләрен ялтыратып миңа кычкырды:

- Әйдә, тиз бул! Соңга калып йөрисең!

        Үзе пеләш башына сукнадан тегелгән башлыгын батырып куйды да, кулына бияләйләр киеп, кайнарлыкка атлады. Мин  -  аның артыннан.

- Синең кунакларың кайчан шуның кадәр кызынып өлгерделәр әле?- дип сорыйм.

- Әә-ә! Алар - минем өйрәнчекләр, гарәп студентлары, мондый себер мунчасында беренче мәртәбә. Бездә авыл хуҗалыгында укыйлар.”Галим – агроном”  һөнәрен үзләштерәләр. Рафат – Фалыстыннан, өченче курста, ә Баян - беренчедә:  филфактан кышын күчте. Галәмәт тә тугры иорданлы! Иорданиянең башкаласы – Аммана шәһәре бит инде.  Күкрәктән чыккан көчле тавыш белән сузып җибәрә “ Ааа – ммаа – наны ”. Манарадан азан әйтәмени?!  Әйләнә – тирәдәләргә дә, бөркет кебек, биеклектән генә  карый. Ул гына  иң соңгы биеклек, дип белерсең.Югыйсә, башкалар да аның шикелле әйтәләр “Аммана” ны , әмма моныкы икенче төрлерәк яңгырый.

        Володя мичкә утын пүләннәре өстәп җибәрде. Термометр стрелкасы өскә үрмәләде.Ул дәвам итте:

- Бер безнең факультетта гына да 14 диңгез аръягы студенты укый, әмма алар белән  берәүнең  дә якыннан аралашканы юк диярлек,ә Баян атлы егетне бар да беләләр. Димәк, шундый фикер кала: университетта дәресләргә бары бер Баян гына йөри. Бер дә иренеп тормыйча гына энциклопедиядән табып укыдым әле: баксаң – күрсәң , элегрәк  русларда “баян” дип “ катлаулы  килешүләрне   тәкъдим  итү системасы” аталган. Менә бит,ничек! Исеме җисеменә туры да килә бугай!

       Мунча оялдыннан  яланаяклы берәүнең  кыштырдатып атлаганы  ишетелде, һәм какча яңаклы озын гына егет ләүкәгә таба шуышты.

- Рафат, әйдә мен ләүкәгә. Танышыйк.

Егет сак кына миңа үзенең ике төстәге кул чугын сузды:

- Ярар!

Мин, җиңелчә генә, аның кулын кыстым һәм исемемне атадым:

- Александр булам.

  Шулчак Володяның кемнедер чакырганы ишетелде:

- Баян!

Җавап урынына – кабер тынлыгы,дәшүче юк.

- Баян! Әле һаман мунча оялдында утырасыңмы соң? Хәзер үк  кер монда!

Мин түземсезлек белән” иордан короллегенең илчесен” көтәм...

        Тыгыз ишек шыгырдап куйды, бөтенләй корольлектә булмаганча, теләр – теләмәс кенә бераз ачылды, һәм түбәндә, нәкъ бусага өстендә, коты очудан зур итеп ачылган кап-кара күзле тут йөз пәйда булды.

- Нигә син күңелсез, Баян?

- Кызу бит... миннән булмый!

- Кызык ,гомер буе кайнар чүлдә яшә дә, булмый, имеш. Әйдә, мүкәлә әле ләүкәгә.

- Ю-ю-юук, кызу.

- Ул, дүртаяклап бусаганы үтеп, идәнгә чүмәште һәм учлары белән колакларын томалады.

         Без шәпләп тирләдек, аннан соң Володя башлыгын баса төшеп, кайнар җиллеккә су җибәрде. Тәннәрне куырып ала торган пар бөтен ләүкәне тутырды. Колаклар боргычланды.

- Э – ээх, гүзәллек! Гүзәллек бит?! – дип кабатлады хуҗа,чажылдап торган кайнар суны сибә – сибә.  Баян, әйдә әле белемнәрне ныгытып алыйк: “У-у-у”. Бичараның кайтавазы ишетелде:

- У-у-у...

- Уҗым...

- Молодец!... Уҗым... Йә! Тагын нәрсә... кк-культуралары.

Мин түзмәдем:

- Бу “могҗизалар кыры” нигә кирәк сиңа? Чабынсын әле рәхәтләнеп!

- Безнең дүшәмбе көнне имтихан. Баян, кеше шикелле, минем артан кабатлап кына бар әле: “Уҗым культуралары”...

- О-уу!!! – Баян кулларын югары күтәрде һәм кыргый аваз чыгарып “җәһәннәмгә” очты.

- Менә, узең күреп торасың: уку аз гына да булса бирелә, ә тәртип... Володя кисәтүле кыяфәттә Рафатка карап алды һәм йомшаграк сүзләр сайлап, - ә менә тәртип безнең ... аксый,- дип куйды.

         Без, үтә дә бер ләззәт белән, хуш исле себеркеләребезне тәннәребез буйлап йөрткәннән соң, күлгә барырга шүрләп тә куйдык. Су бит, уйлап кара, көзге. Тиз генә суда чумышып алдык: “У-у-ух!” Шәп,сап-салкын су. Чумгалап алабыз да тагын басмага чыгабыз. Чабынабыз,суга чумабыз,утырып эрибез.Шулчак палестиналы борчулы кыяфәт белән:

- Баян нишләп юк икән?-дип сорап куйды.

- Әкрен генә килә торгандыр әле,-диештек.

        Тагын шәп итеп кайнарланабыз. Кызу! Коенырга йөгерәбез. Карасак: Баян ,бичара,  күкрәктән  суык суга кергән дә, шунда тик утырып тора икән. Йөзеп булмый, утыра калтырап, су шадрасын куып, суыктан бырылдап. Бөтен тәне чирканчык белән тулган.Болай да кап-кара иреннәре зәңгәрләнеп киткән. Ә тиресе, киресенчә, төссезләнгән,  күз бәбәкләренә хәтле  агарган. Пабло Пикассодан портрет – шарж, дип уйларсың!

Володя аның хәленә кереп:

- Баян, син нәрсә инде?-дип гаҗәпләнде.

- А-а-анда каррраганда, монда шәбрррәк...

- Шәбрәк булса, әйдә монда гына “мунча керррәбез”.

Ул тырышып, иҗекләп диярлек:

- Э-э-э монда мунча керррәбез икән,- дип русча җавап бирде.

- Ярар... Өйрәнәсең,монысы антоним булсын. Үсәсең!... Булдырасың!

        Чит ил дусларыбыз, хуҗабикә дәшкәч,өсләренә киенеп чәй эчәргә өйгә кереп киткәннән соң, мин кызыксынып сорап куйдым:

- Боларның  үзләренең  мунчага керәселәре килдеме соң?

- Юк – ла. Хәзер сөйлим... Баян бит башта төзелеш факультетына кергән иде. Иорданиядә, үзең беләсең, агач үсмәсә дә, студентлар арасыннан бары тик аны гына агач  төзелеше  сәнәгате кызыксындырган . Бер ел укыды да, әйтә куйды : “ Юоок! Ленин кебек рус телен өйрәнәм. Яхшы итеп сөйләшә белгән кеше телен өйрәнергә кирәк, биик кирәк!”

         Я “кирәк”, тек кирәк. Телләр факультетына  күчерделәр. Әмма эчпошыргыч дәреслекләрдән аның гайрәте чикте. Дөрес язылыш кагыйдәләре белән тыныш билгеләре йокысын китерде .

Җаны ниндедер эшкә тартылды ...

        Ул вакытта Фалыстынны азат итү оешмасы үзенең чираттасы бәйсезлеген алган иде. Газ секторының бер кисәк җире – “сезнеке” , дип аңлаттылар боларга. Шул сәбәп белән, гражданлыгына һәм сәяси  теләктәшлекләренә бәйсез рәвештә, бөтен гарәпләр дә нык куандылар. Стена газетасы да чыгарып элделәр, үз ватаннарын сурәтләп, азат ителгән җирләрен кызыл төсләр белән билгеләп тә куйдылар: “ Барлык фалыстынлы студентларны котлыйбыз. Ура! Ура! Алга һәм һич чигенмәскә!” Плакатны деканат янындагы стендка кнопкалар белән беркетеп тә куйдылар.

        ФАТХ өчен дә, ХАМАС өчен дә, Рәсәй өчен дә түгел, ә үзең беләсең, үзенең газиз җире өчен җанын да фида кылырга әзер профессор Рабинның, хуҗаларча адымнар белән моннан үтеп барышы була. Кирәк бит, күзе, тулаем Фалыстын картасы эчендә калган Израиленә төшә... Йөрәгенә чыдый алмыйча газетаны йолкып ала да, вахтёршага тоттыра. Ә тегесе, нишләсен инде, йөгерә деканга.

Җавапка гап – гади карар чыга:

- Ыргытыгыз!

Тегеләр икенче көнне килгәч аптырашта калалар:

- Газиз Фалыстыныбыз кая юкка чыккан?

          Бер төркем студентлар деканга керә. Израильнең эзе дә булмаган яңа карта ясарга теләүләрен җиткерәләр. Гадәттәгечә, Баян барысыннан да ныграк ярсулана:

- Кем батырчылык иткән, янәсе?!

          Әмма Рабинны берсе дә сатмый.  Расписаниене беркая да куярга урын калмагач,  вахтерның газетаны аннан  алып куюын аңлаталар. “Сугышчан дан” битен  кире кайтаргач, тегеләре дә тынычланалар.

         ... Һәм, шулай итеп, “яшь ленинчы” телләр факультетында укый башлый.

         Узе русчаны ярым – йорты сөйләшә, ә анда программа – ай-яй-яй ! Безнең һәркайсыбызның да көченнән килерлек түгел. Ә аның якташлары -  шәп егетләр. Аларның үҗәтлеге, ныклыгы дисеңме? Асыл егетләр! Ә бу  -  эленке – салынкы, җобалгы!...

          “Койрык” белән кышкы һәм җәйге сессияне төгәлләде. Җитмәсә, кеше ышанырлык итеп: “Телне тиешле дәрәҗәдә беләм,” – дип сөйләнә. Янәсе, укытучылар гына бәйләнчек! Рафат исә, аңа кушылып, тәкърарлаган була. Ярдәм итәргә һәрвакыт әзер инде. Икәүләп деканатка кереп китәләр, хаклык эзлиләр. Әле, җитмәсә, эшләре чиста барып чыксын өчен, тавыш яздыру җайланмасын да үзләре белән алган булалар.

         Безнең телләр факультеты деканы гаярь ир кеше. Кызу, тиз кабынучан. Котың очарлык итеп сүге-е-енеп тә җибәрсә! Әйе! Үзе бертуктаусыз: “ Һәрчак үзләренең белемнәре белән шапырынучылар -  пролетар чыгышлы түбән дәрәҗә культурага ия булучылар!” – дип кабатларга ярата.

 Рәсәй кунаклары деканатка кергәч сәркатиптән башта:

- Үзендәме? – дип сорыйлар.

 Аннан соң, яшь хезмәткәр бөдрәләрен рәтләгән арада, ишекне төбенә кадәр ачып, кабинетка өереләләр.

 Телефоннан сөйләшеп утырган декан канәгатьсез тавыш белән кисәтә боларны:

- Көтегез!

Баян аңа каршы:

- Нәрсә көтәргә? Син монда барыбер берни белән дә шөгыльләнмисең бугай,димәсенме...

- Чыгып китегез!-дигән катгый тавыш яңгырый.

- Ю-о-оук. Чыгарбыз без си-и-иңа!...

       Деканның муен тамырлары котың очарлык итеп бүртә, йөзе бура төсенә керә.

Телефон трубкасын аппарат кырыена ыргытып, күзләрен Баянга теки... Ә үзе, өстәл өстеннән калтыранган бармакларын шудырып, эш кәгазьләрен бер урынга өя башлый. Моның,  шул халәттә, тегеләр белән дипломатик аңлашуы башлана:

- Ми-и-ин  се-езне... фәлән – тегән...!!!

- Ә Сез шулаймыни әле?! Менә Мо-о-онда бөтенесе дә языла...

         Көнчыгыш туганнар,үртәлеп диярлек, демонстратив рәвештә, тавыш яздыру җайланмасын тартып ала алмаслык арада әйләндерә башлыйлар. Дөбердәп урындык барып төшә, декан утырган урыныннан сикереп торып баса. Интервью бирүче, очып диярлек, чит ил корреспондентлары янына килә, итагатьле генә яздырып алу җайланмасына үрелә. Рафат белән Баян каршылык күрсәтеп тибенә башлыйлар. Бу аралашу форматын, икенче төрле “галстукларсыз очрашу” дип тә аңлатырга  булыр иде. Яисә, безнеңчә әйткәндә, бәләкәй генә тукмаклашу, кыйнашу. Кабул итүче як вәкиле “партер” га барып төшә. Яздыру җайланмасы идәнгә тәгәри. Студентлар, аны тиз генә эләктерәләр дә, ишектән чыгып та йөгерәләр. Түземлеге текәнгән декан, алар артыннан, бөек рус телендә кычкырынып, җикеренеп кала...

Коридорда җикеренү кайтавазы сәгать буе яңгырап тора.

- Е-е е-пера театры!...

- Алай да... Миңа бу турыда, шыпырт кына, сәркатип кыз пышылдады. Син дә, кара аны, беркемгә дә сөйләмә!

           Шулай итеп, чит ил студентлары бу “итагатьлелек визитын” иртән ясасалар, шул ук көнне кичен, реверанс итеп, аларга кисәтү белдерәләр. Шуның белән эш тә бетте. Баян, аларны менә шулай һәрвакыт һәм бөтен җирдә “җәберлиләр” дип, озак тавышланып та йөрде әле. Ямьсез сүзләр белән атады.

Аннан сак кына сорыйлар:

- Моннан соң монда укыячаксыңмы соң?

- Юоооук!  Бөек көчле телегезгә тилчә төшсен.Баянның, Рафат шикелле, агрономлыкка укыйсы килә. Аныңча, янәсе, алар икесе дә бертөле укыйлар,ул барысын да “менә” дигән итеп тапшыра, ә аңа барыбер “икелеләр” куялар.

       Володя тирләгән маңгаен сөртеп ала да, аклангандай дәвам итә:

- Нәтиҗәдә, миңа да “кыяклап” йөрергә урын калмады.Рус телчесе булырга туры килде.Ул монда  рус теленнән башка  берни дә эшли алмый бит. Әле дә, сүгенү сүзеннән башка бер генә сүзне дә юньләп әйтә  белми.

- Бөтенесе шуннан башландымыни, - дип куәтләдем мин.

-  Хәзер инде без аның белән “ телне тирәнтен өйрәнә торган” интенсив алымга күчтек. Бер үк вакытта иорданлыны карель традицияләре белән дә таныштырам, яңадан – яңа мәдәни үстерелешле программалар уйлап табам. Менә үзең күреп торасың: булдыра алганча күңелен күтәрәм. Бәлкем, син берәр нәрсә әйтерсең?...

         Мунчада рәхәтләнеп чабынганнан соң, мәтрүшкәле баллы чәй эчкәч, саубуллашканда Баяннан кызыксынып сорап куйдым:

- Агрономлыкка укып чыккач, монда бананнар үстереп җибәрерсең инде, яисә үзегездә, - бәрәңге?

        Баян илтифат күрсәтеп  җавап бирмәде. Күпмедер вакыттан соң, мин аның үз иленә кайтып киткәнлеген  ишеттем.

        Берьюлы өч факультетта укыганнан соң аңа бөтен юллар да ачык иде.

                                               

                                 

                                        Сопроводительное письмо

1.Участник номинации:”Художественный перевод”( рассказ А.В.Костюнина”Баян”)

                   

Фамилия,имя,отчество автора:  Зарипова Халима Хакимулловна,ветеран труда,

 учитель  русского языка и литературы МБОУ”Кубянская средняя общеобразовательная школа”Атнинского муниципального района Республики Татарстан

Контактные телефоны: 8(843)6936-3-26(дом),89274179421(сот),89274683311(сот)                                 Электронный адрес:                    zaripova1@yandex.ru

Почтовый адрес:     422740, Республика Татарстан, Атнинский район, село Кубян,   улица Ленина, дом 84 , Зарипова  Халима Хакимулловна

2.Участник номинации  “СМС-ка”                                                                                                  

1)“Күкрәгеңнән кошлар очыр, Костюнин!”  (крылатая фраза на татарском языке.(Книги Костюнина – настоящее душевное богатство)                                                                                        

2)Ваши рассказы –“ кладезь человеческого благородства и достоинства”

Ваши рассказы – произведения” большой литературы”

                                                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока литературы по произведению А.В.Костюнина «Рукавичка» ( с использованием приема критического мышления через чтение и письмо)

Урок внеклассного чтения разработан по произведению А.В.Костюнина "Рукавичка" для 5-7 классов( с использованием приемов критического мышления)...

Урок по литературе "Посеешь ветер, пожнешь бурю" (По произведению А. Костюнина "Рукавичка")

Методическая разработка конспект урока и приложения. Технология формирования правильного чтения текста применяется при конструировании данного урока....

Положение о Международном литературном конкурсе "Купель 2013-2014" по произведениях Александра Костюнина

Международный  литературный конкурс «Купель 2013–2014» по произведениям Александра Костюнина...

Конкурс "Купель" по произведениям А.Костюнина

Конкурсная работа   по произведвениям А.Костюнина....

Конкурс "Купель" по произведениям А.Костюнина

Конкурсная работа   по произведвениям А.Костюнина....

Урок "Взаимосвязь характера и поступков человека" на примере произведения А.Костюнина "Вальс под гитару"

Тип урока – урок-исследованиеМетод – использование CASE- технологии, а именно метода ситуативного анализа (анализ сложившейся ситуации, пути выхода из ситуации)Цель: выявить взаимосвязь характера и по...

Исследовательская работа "Сейте разумное, доброе, вечное" (Влияние учителя на формирование души, характера и судьбы человека в произведениях А. Костюнина и Кок-оола Чамыяна)

В исследовательской  работе "Сейте разумное, доброе, вечное" мы рассмотрели влияние учителя на формирование души, характера и судьбы человека в произведениях А. Костюнина и Кок-оола Чамыяна....