"Татарстан яшьләре" газетасы"Әйтергә өлгермәдек".
статья по теме

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

"Татарстан яшьләре" газетасы"Әйтергә өлгермәдек".

Скачать:


Предварительный просмотр:

                           Язмышларны булмый үзгәртеп.

Шушы елллар дәверендә коллективыма ияләнеп беттем, чөнки биредә үз һөнәренә җан атып йөрүчеләр дә эшлиләр.Тик, кызганычка каршы, мондый  кешеләр арабыздан бик иртә китә шул. Тормышта үзең өчен кадерле булганнарны  югалтудан да авыры юктыр.

 Сүзем Казан шәһәре Совет районы  141 нче урта мәктәбендә инглиз телен укыткан  Тимергалиева Гөлзадә Сәлимовна турында. Аның хакында үткән заманда сөйләү бик авыр. 8 нче октябрь киче бу эчкерсез укытучыны арабыздан мәңгелеккә  алып китте. Аның юклыгына   күңел әле дә ышанмый, чөнки ул мәктәбебезнең йөзек кашы иде.

2013 нче елда узган Универсиада вакытында волонтерлык хәрәкәтендә иң яхшы “тьютер”ларның берсенә лаек булды. Ничә еллар буе укучылар арасында хезмәт бригадасын җитәкләде, инглиз теле буенча эш программалары төзү дә аның тырышлык нәтиҗәсе. Коллектив белән Алабуга, Свияжск шәһәрчекләренә баруда да ул башлап йөрүчеләрнең берсенә әйләнде.

Гөлзада Сәлимовна  беркайчан да зарлануны белмәде. Әле карап утырам: контакттагы битендә дә оптимистка дип язып куйган. Әлбәттә, тормышында авыр мизгелләр дә күп очрагандыр, ләкин ул сиздермәде. Бер ялгызы улы Денисны аякка бастыруы аңа җиңел булмагандыр. Хәтеремдә: һәр көн улын җитәкләп, иртәнге 6 дагы электричка белән  Казанга килеп җитә иде. Кечкенә бала дәресләрдән соң, әнисенең эше беткәнче, аны көтеп утыра. Җитәкләшеп ана белән малай кичке электричкага чаба. Көн саен шулай. Ничек өлгерде икән?Дәресләренә әзерләнеп, иртәгесен  кабат,мәктәп ачылганчы, Арчадан Гөлзада Сәлимовна улы белән  килеп җиткән була.

Тимергалиева җанын , тәнен биреп,  балаларга аң-белем бирде. Укучылары төрле фәнни конференцияләрдә урыннар алуы монын ачык мисалы. Әлеге укытучыны олы шәхес дип атарга тулы хокукыбыз бар, чөнки ул яраткан балаларның икенче әниләре- сыйныф җитәкчесе дә иде. Ничә буын аның канаты астында тормыш итәргә өйрәнде. Шунысын әйтергә кирәк: мәктәптәге иң авыр сыйныфларны курыкмыйча алып,  аларда кешелек сыйфатлары тәрбияләүгә бар көчен куйды.

Йомышым төшеп, каникул вакытында кабинетына кереп чыгарга туры килде, ә ул мәктәптә иң тәртипсез саналган укучылары белән парта артында көлешә-көлешә чәй эчеп утыра. “Кара әле, ничек шушылар начар булсын инде, әйбәт бит алар”- дип  һәр баласын яклый белә иде. Яраткан хезмәттәшем үпкәләүне белмәде. Ялгыш әйтелгән авыр сүзләрдән соң да үзе беренче адым ясады . Гомумән,  аның эчендә бернинди мәкер, начарлык булмады.

Әлеге укытучыбызны озаткан чакта завучыбыз Ирина Львовнаның әйткән  сүзләре йөрәкләргә үтеп керде, бу минутта озатырга килгән күп санлы укучылары, әти- әниләр күзләреннән яшьләрен тыя алмадылар.

“Кызганыч, кеше үзе исән чакта нигә аның турында яхшы сүзләрне аз әйтәбез, кайчагында үпкәләтәбез, бары тик кеше үлгәч кенә мактыйбыз. Гөлзада Сәлимовна моңа лаек иде бит, кичер безне барысы өчен дә!”

        Зәңгәр күктә кояш елмая, кып-кызыл чәчәкләргә күмелеп Гөлзада Сәлимовна ята. Нигә дип бу матур тормыштан китәргә  ашыктыгыз сез!?

           Мәктәп бусагасын атлап кергән саен, кайсыдыр почмагыннан  челтерәвек тавышы белән “ Привет,- “дип зәңгәр джинсы итәген, соры кофтасын киеп,  Гөлзада Сәлимовна килеп чыгар кебек.

      Кич белән аның бу дөньяда юклыгын ишеткәч, ялгыштыр дип уйладым , иртә белән бергә атлап кергән хезмәттәшемнең юклыгына ышанасы килмәде.      

       Гөлзада Сәлимовнаның киләчәккә булган якты хыялларын улы тормышка ашырыр, ә менә   укучылары- дәвамчылары әле озак еллар укытучыларын бик еш искә алып, йөрәк түрләрендә ул биргән белемне сакларлар.

Их, исән булсагыз, матур сүзләр, теләкләр  Сезнең тарафка 11 нче октябрьдә илле яшьлек юбилей кичәгездә яңгыраган булыр иде. Ничек ашкынып көттегез туган көнегезне, машина белән юлга чыкмаган булсагыз , бу хәл булмый калыр иде, тик  язмышларны үзгәртеп булмый икән шул .

Әлеге язмам яраткан хезмәттәшемнең җанына дога булып барып ирешсен.

Без Сезне яратабыз, юксынабыз, сагынабыз.

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинатовна, Казан шәһәре Совет районы 141 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбият укытучысы. 

Язды-                               Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинатовна.

Һөнәрем-                       татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Казан шәһәре Совет районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 141 нче урта мәктәп.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Казан -Татарстанның башкаласы" дәрес эшкәртмәсенә презентация

6нчы сыйныфта рус төркемендә татар теле дәресенә презентация...

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан")

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан") для учащихся русских и татарских групп...

"Минем гүзәл Татарстаным". (Мой край родной Татарстан ) (Классный час в 9 а классе)

"Минем гүзәл Татарстаным"    (Мой край родной Татарстан)  (Классный час в  9 а классе)...

Викторина. "Туган ягым- Татарстан" ("Татарстан - мой родной край")

Викторина. Туган ягым- Татарстан.   ( рус мәктәбенең 4-6  сыйныфларының  рус  төркеме укучылары арасында викторина)...

5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест по теме «Татарстан».)

5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест  по теме «Татарстан».)...