Эссе" Минем методик табышларым"
статья по теме

Насырова Фаузия Рауфовна

Эссе "Минем методик табышларым".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_metodik_tabyshlarym_.esse_.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Тиңләп булмый Сезнең эшне башка хезмәт белән:

Үлчәнми ди минут белән, сәгать белән.

Сезнең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтнең нәтиҗәсен күрер өчен,

Дистә еллар түгәсез Сез акыл көчен...

Иртә. Көн салкын. Февраль уртасы. Мин әкрен генә мәктәбемә атлыйм. Сукмак мәктәп бакчасына алып керә. Як-ягымда алмагачлар тезелеп киткән. Ә аларны ак бәс сырган һәм кояш нурларында елык-елык килеп торалар. Әле кайчан гына ап-ак шау чәчкәдә утыралар иде. Вакыт уза. Без аны сизми дә калабыз.

Беренчедә чагында

Утырттым алмагачлар

Бар да үсеп җитеште,

Быел менә җимешле...

Укытучы хезмәтенең нәтиҗәсе матур булып, тәмле булып пешкән алма. Ләкин алмагачтагы алмалар да бертөрле өлгерми: кайсы кып-кызыл, өзелеп төшәм дип тора, ә кайсы әле өлгермәгән, ә өченчесен корт кимергән, ул шиңгән. Һәрберсенә вакыт кирәк. Кортлысын дәвалап, пешмәгәнен өлгертеп була.

Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз дөньясы. Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Минемчә, иң беренче, укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын, бергә кайгырсын, аны аңлый белсен.

Яңа гына эшли башлаган елларымда укучыларыма бар нәрсәне белдерәсем килә иде. Нәрсә генә эшләсәм дә  нәтиҗәсе белән  канәгатьләнеп бетә алмый идем. Ни өчен?  Нишләргә кирәк?...

Әйе, бу сорауларга җавап эзләгәндә кыенлыклар туа! Уйланулар вакыт, рухи көч таләп итә, үзеңне үзгәртергә мәҗбүр итә.

Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Минуты саен үзгәреп торган бу фани дөньяда гаиләңне, балаларыңны бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, эшкәртмәләргә генә ябышып яту дөрес булмас иде. Хәзер замана таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала.

Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артта калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да иярләргә туры килде. Укучыларны кызыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Презентация ясый белә торган укучыларым да артканнан-арта бара, бергә-бергә эшләгәндә, компьютер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Интернет аша күп мәгълү-мат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбият белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм

Адәм баласы аралашмыйча яши алмый. Иҗади үстерелешле укыту технологиясе сөйләшергә, тыңларга, белемне үзе таба белергә өйрәтә. Укучылар төркемнәрдә бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Алар актив, аралашучан, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр.

Укучы укытучы белгәнне генә түгел, ә үзенең белгәннәре аша яңаны үзләштерергә өйрәнергә тиеш.

Укытучысын, ягъни үзен уздырган укучылары белән горурланырга тиеш педагог. Шул вакытта гына үсеш булачак.

 Мәктәп – авылыбызның көзгесе. Укытучы һәрвакыт артист булырга тиеш, ә укучылар тамашачылар.

Сәләтле балалар әз түгел. Һәр укучы – мәктәп галәмендә ачылмаган йолдызчык, ләкин без – укытучы исемен йөртүчеләр аларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызлар сүнәчәк.

Педагогик киңәшмәләрдә утырганда үзеңне, укучыңны мактап телгә алалар икән, читенсенеп кенә булса да кош тоткандай сөенәсең. Әле ярый иренмичә эшләгәнмен, дип уйлыйсың. Мәктәп эшчәнлегендә тәкъдим ителә торган бөтен эш төрләре дә балада фикер үсешен, мөстәкыйльлек тәрбияли. Димәк, минем хезмәтем юкка чыкмады, ә уңышларым укучыларымда чагылыш тапты. Ә бу - минем табышларым.

Укытучы – Китап һәрчак бергә,

Пар канаты кебек бер кошның.

Белем, акыл баш булганда гына

Нигезе нык була тормышның.

                                Ф.Яруллин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем методик табышларым.

Укытучы эшчәнлегенә бәйле материал....

"Минем методик табышларым" дигән темага эссе

Бу эссе мием методик табышларым хакында....

"Минем методик табышларым" эссе

"Минем методик табышларым"  эссе“ Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә, хезмәттән башка кеше үзенең кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”.   Л.Н.Толстой...

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

"Минем методик табышларым" темасына эссе.

Беренче тапкыр эссе язып карадым. Үзең турында язарга авыр икән ул. Укытучы халкы язганны оста тикшерә. Ә үзеңә калса......

ЭССЕ. Минем методик табышларым

ЭССЕ. Минем методик табышларым...

Минем методик табышларым. Эссе

Мәктәп…Кечкенәдән үк мине үзенә тартып торучы бер кыйбла ул. Бәләкәй чакта мәктәпкә мине кызыксыну хисе тартса, үсә төшкәч, белем алу мөмкинлеген...