ЭССЕ. Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез.
статья по теме

Ваганова Альбина Ильсуровна

Заманалар, кешеләр үзгәрә, ләкин иң мөһиме - үткән белән горурланып, хәзергене саклап, киләчәккә якты өметләр белән алга атлау!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse._utkn_beln_gorurlanabyz_-_kilchkne_tozibez.docx18.91 КБ

Предварительный просмотр:

Үткән белән горурланабыз - киләчәкне төзибез.

        Киләчәк... Ул берничә дистә елдан нинди булачак? Хәзерге көнебез үткәнгә, ә үткәнебез ерак тарихка әйләнгән чиктә безне нәрсә көтә? Бу сораулар мәңгелек. Кешеләр гел бу сорауларга җавап эзләгән, киләчәккә күз салган, аны алдан белергә омтылган. Әлбәттә, һәр кеше искиткеч якты, шатлык-куанычлар белән тулган, кайгысыз киләчәк көтә.

        Минем уйлавымча, безгә үткәнебезнең тарихын, әдәбиятын, мәдәниятын яхшы белергә кирәк. Алар киләчәкнең нигезе булып тора. Үткәнебезне белмичә, бүгенге көнне аңлап та, бәя биреп тә, киләчәкне күзаллап та булмый. Ватаныбызны белеп, яратып кына без аның чәчәк атуына ирешә алабыз. Балачактан ук Тукай, Җәлил, Такташ  әсәрләрен укып, җан азыгы туплап, үземнең татар булуым белән горурланып яшим. Шул заман рухы, тел байлыгы, иҗади фикер йөртүне хәзерге буын балаларына җиткерә алсам иде.

        Безгә үзебезнең тамырларыбызны онытырга ярамый, чөнки киләчәк безнең кулларда. Һәр вакыт, мизгел үзенчә кабатланмаслык. Мин ни өчен яшим? Минем тормыш юлым нинди? Минем өчен нәрсә кадерле? Бу сорауларны һәрберебез гомерендә бер тапкыр гына булса да үзенә биргәндер... Минем өчен, әлбәттә, иң кадерле – гаиләм: әти-әнием, тормыш иптәшем, газиз балаларым, туганнарым, дусларым. Алар мине куйган максатларыма ирешергә рухландыручылар, алга барырга этәргеч һәм илһам чыганагы бирүчеләр булып торалар. Шәхси тормышым һәм яраткан эшем - минем яшәешемнең нигезе...

        Үткәннәре белән горурланырлык, киләчәккә аек акыл белән караучы шәхесне ничек тәрбияләргә? Бу сорауга укытучылар тергезү чорыннан ук җавап эзләгәннәр. Ян Амос Коменский, Жан-Жак Руссо, Ризаэддин Фәхреддин, Каюм Насыйри кебек бөек шәхесләребез фикеренчә, яхшы педагог балага хөрмәт белән карый, аңа ышана, укучыда уку процессына карата кызыксыну уята. XX гасырда гына традицион мәктәп баланың уй-фикерләренә колак сала башлый, ә  XXI гасырда Федераль Дәүләт Белем бирү Стандартларында шәхескә юнәлтелгән укыту чагылыш таба.

        Вакыт үтү белән гореф-гадәтләр, холыклар үзгәрә,  әлбәттә, мәктәпне тәмамлаучы шәхескә, замана укытучысына карата куелган таләпләр дә  үзгәреш кичерә. Ләкин асылы бер үк – иҗади фикер йөртүче, белемле укытучы гына иҗади, күпкырлы, көндәшлеккә сәләтле укучы шәхесен тәрбияли ала. Мондый шәхесләр, һичшиксез, киләчәктә үзләренең лаеклы  урыннарын табарлар.

        Без хәзер яңа, заманча дәүләт төзибез, аның якты, шатлыклы киләчәге турында хыялланабыз. Ләкин илебезнең дәһшәтле үткәне турында онытырга ярамый. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, - дигән бит халык. Курку белмәс, батыр йөрәкле Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим кебек шәхесләребез үрнәгендә укучыларыбызда батырлык, кыюлык,  ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли алсак иде.

        Минем Ватаным алга бара. Киләчәктә ул көчле, нык  булыр дип, сәяси һәм икътисади азатлык сакланып калыр дип ышанасы килә. Һәрберебез үз эшен җиренә җиткереп эшләсә, туган илебез үзенең дәрәҗәле урынын югалтмас. Дәүләт белән беррәттән үзебезнең газиз туган телебезне саклап калу да бүгенге  көндә бик мөһим. Һәр милләтнең үз теле үзенә якын һәм кадерле. Минем өчен дә бөтен дөнья буйлап сибелгән татар халкы, татар теле – анам теле бик кадерле.  Газиз телебезгә, буыннан-буынга әби-бабайларыбыздан килгән гореф-гадәтләребезгә хөрмәтле караш, ихтирам хисе киләчәктә сүрелмәсен иде дип ышанасы килә.

        Заманалар, кешеләр үзгәрә, ләкин иң мөһиме - үткән белән горурланып, хәзергене саклап, киләчәккә якты өметләр белән алга атлау!

     Башың имә, җилләр

иссәләр дә каян!
Киләчәккә карап,
                                 үткәнеңә таян!     (Равил Фәйзуллин)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез. Эссе.

Үткәнебез белән горурланабыз, киләчәкне төзибез.Эссе....

ЭССЕ. " Үткән белән горурланабыз - киләчәкне төзибез ".

  Әдәбият - ул минем киләчәгем.Укыгыз китапларны! Анда безнең тарихыбыз,милләтебез,безнең бүгенге һәм киләчәк көнебез! Телебезгә, әдәбиятыбызга тугрыклы булып калыйк, дуслар!   ...

Үткәннәргә ышанып - киләчәкне төзибез!

Укытучы!Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өченДистә еллар т...

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе "Үткәнебез белән горурланабыз- киләчәкне төзибез"

Эссе "Үткәнебез белән горурланабыз- киләчәкне төзибез"....