Минем педагогик осталыгым (эссе)
материал на тему

Сабирзянова Ландыш Марсовна

Укытучы һөнәре турында уйланулар, үземнең хезмәт юлын яңадан сайларга мөмкинлегем булса, мин барыбер укытучы булыр идем ...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_pedagogik_ostalygym.docx20.74 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Яшел Үзән муниципаль районы

3 нче гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Эссе

Минем педагогик осталыгым

Яшел Үзән шәһәре 3нче гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сабирҗанова Ландыш Марсовна

Яшел Үзән – 2016

Минем педагогик осталыгым

                                                          Кемне генә сокландырмас, шатландырмас,

                                  Укытучы хезмәтенең җимеше.

                                       Балаларына ана телен бүләк итә-

                                             Менә нинди бөек хезмәт аның эше...

           Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары, аның балачагы яки үсмер чоры нәкъ менә мәктәп белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый ук зур урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга,  фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя.

            Укытучы... Кем генә зур ихтирам белән алмый икән бу исемне.

Мин - укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым?  Кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландым. Укытучы булу дәү әниемнең тормышка ашмаган һөнәре иде.  Бәлки, ул да миңа һөнәремне сайларга булышкандыр, белмим. Үземнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы булачагыма чын күңелдән ышана идем. Чөнки мине үземнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Рахматуллин Рәхип абыйның, соңрак Нәҗипова Тәнзилә апаның дәресләре таң калдыра иде. Алар  безгә телебезнең матурлыгы турында, аның кайда гына яшәсәк тә, безгә кирәклеге турында гел искәртеп торалар иде. Мәктәпне тәмамлап, шушы хыялым мине Казан дәүләт университетына алып килде. Университетны 2006 нчы елда тәмамладым.  Һөнәри баскычым минем шул ук елның август аенда  Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан 3  нче санлы гимназиядә  башланып китте.

          Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...

               Һәр көн саен сыйныф ишеген ачып керәсең. Ә анда сине күпме күзләр каршы ала. Алар синнән нәрсәдер өмет итә?... Ә укытучы нинди булырга тиеш соң?

            Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Максатым – рус балаларын татарча аралашырга өйрәтү, һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру, барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү. Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү.

          Хәзерге вакытта замана үзгәрә. Замана белән бергә укучылар да, без дә үзгәрәбез. Укучыларда фәнгә, туган телгә, аның мәдәниятенә хөрмәт уяту өчен төрле методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Дәресләрдә интерактив такта белән эш -  балаларны тагын да кызыксындыра.

          Безнең тормышыбыз үзгәргән саен укучылар белән эшләү дә катлаулана. Белем бирү белән беррәттән тәрбияви максатка да бик зур игътибар итәргә кирәк дип уйлыйм.  Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак,  тәрбия максатына  күбрәк игътибар итәргә тырышам. Чөнки безнең бурычыбыз җәмгыятькә әхлакый сыйфатларга ия булган мәдәниятле балалар тәрбияләү. Хәзерге авыр заманда бу бик тә кирәкле эш дип саныйм.

   Бу максатны тормышка ашыруда безнең халкыбызның бай мирасы ярдәмгә килә. Һәм мин үземнең дәресләремдә бу мирасны кулланырга тырышам. Бигрәк тә,   Р. Фәхреддин, К. Насыйри  хезмәтләренә мөрәҗәгать итәм. Чөнки  алар   татар халкының күренекле фикер ияләре, мәгърифәтчеләре, педагог һәм язучылары. Алар укучыларга гына түгел, ә укытучылар өчен дә бик әһәмиятле сүзләр әйтеп калдырган.

«Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү – укытучының беренче эше булыр,» – дигән Р. Фәхреддин. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р. Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

Әгәр дә хәзер: “Хезмәт юлын яңадан сайлау мөмкинлеге туса, кем булыр идең?”- дип сорасалар, җавабым бер генә: “Бары тик – укытучы!” Һәм бу исемне мин соңгы сулышыма кадәр аклармын!     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем педагогик осталыгым (эссе)

"Минем педагогик осталыгым" дигән темага эссе....

"Минем педагогик осталыгым" эссе

"Минем педагогик осталыгым" эссе....

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Минем педагогик осталыгым (эссе)...

"Минем педагогик осталыгым" эссе

"Туган тел" мастер-классында катнашу өчен язылган эссе...

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым?...

"Минем педагогик осталыгым" эссе

Һәр төр һөнәр ияләре арасында үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән, хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, гомер буе яраткан һөнәренә тугрылыклы булып калучы кешеләр була. Нәкъ менә алар  башкаларг...

Минем педагогик осталыгым (эссе)

Арсланова Г.Г. ның педагогик эшчәнлеге буенча эссе...