Үткән заман хикәя фигыль
план-конспект урока (7 класс) на тему

Ахметова Марьям Бариевна
Максат: 1. Үткән заман хикәя фигыль, аның ике төре, ясалышы, зат-сан белән төрләнеше турында белешмә бирү. 2. Язма һәм телдән сөйләмдә фигыльләрне дөрес куллану күнекмәләрен үстерү. 3. Укучыларда белем алуга омтылыш, үзара ярдәмләшү хисләре, бер-береңә хөрмәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_word.docx34.82 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес конспекты

Татар теле, 7 сыйныф (татар төркеме)

Тема: Үткән заман хикәя фигыль

Максат:

1. Үткән заман хикәя фигыль, аның ике төре, ясалышы, зат-сан белән төрләнеше турында белешмә бирү.

2. Язма һәм телдән сөйләмдә фигыльләрне дөрес куллану күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда белем алуга омтылыш, үзара ярдәмләшү хисләре, бер-береңә хөрмәт тәрбияләү.

Планлаштырган нәтиҗәләр

Шәхси УУГ : укуга карата кызыксыну хисе булу, уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Регулятив УУГ: үткән заман хикәя фигыль һәм хәзерге заман хикәя фигыльләрен аера белү,эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү,укытучы ярдәме белән эшне планлаштыра ,эш сыйфатыны бәя бирә белү.

Танып белү УУГ : дәреслек белән эш итә белү,сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану,тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив УУГ : укытучының, сыйныфташларының сорауларына җавап бирү, сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү,үз фикереңне җиткерә белү.

Дәрес тибы:Яңа материалны үзләштерү.

Җиһазлау: Презентация, төрле биремле карточкалар, тест.

Дәрес барышы

1.Сыйныфны дәрескә оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез ,укучылар! Хәерле көн.Тышта барыгыз да күргәнегезчә көз ае. Бер-берегезгә яхшы кәеф,күңел күтәренкелеге теләп,татар теле дәресен башлап җибәрик.

-Кәефләрегез ничек?Дәрескә нинди кәеф белән килдегез?

2.Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру,уку мәсьәләсен кую.

Өй эшләрен тикшерү (өйдә “Минем әнием” дигән темага ,хәзерге заман хикәя фигыльләрне кертеп хикәя язып килергә бирелгән иде)! 1998елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе-Аналар көне буларак үткәрелә.

Уңышлы эшләрне билгеләү.

         -Фигыль дип нинди сүз төркеменә әйтәбез?

         -Ул нәрсәне белдерә? ( фигыль эшне, хәлне, хәрәкәтне белдерә)

         -Фигыль нәрсә белән төрләнә?(зат-сан, заман)

        -Фигылнең нинди заман формалары бар?(үткән, хәзерге, киләчәк)

        -Фигыль нинди формаларда килә ала?(барлыкта, юклыкта)

        -Күп вакыт фигыль җөмләнең кайсы өлешендә кулланыла?(ахырында)

Фигыль

                                                   Эш                зат               барлыкта

                                              Хәл                              сан             юклыкта

                                                    Хәрәкәт    заман

Укучылар, мин сезгә дә әниләр турында мәкальләр һәм шигырь алып килдем. Әйдәгез карап китик әле.

Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.

Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,
Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.

Ана безне тудырды

Ана безне үстерде

 Ана сөте гомерлеккә

Җитә торган көч бирде.

-Монда фигыльләр бармы?

-Алар нинди сорауга җавап бирәләр?

-Эш, хәрәкәтнең кайчан булганын белдерәләр?

(Димәк, бүгенге темабыз “Үткән заман хикәя фигыль»

- алды, китте, аңлады, яшәрде, саубуллашты, ярдәм итте

- алган, киткән, аңлаган, яшәргән, саубуллашкан, ярдәм иткән

Димәк, үткән заман хикәя фигыльләрнең беренче төре –ды,-де.-ты,-те,

Икенче төре –кан,-кән,-ган,-гән кушымчалары кушылып ясала.

Сүзләрне укыйбыз.Бу форма турында нәрсә әйтә аласыз?

Аңлады – аңламады , аңлаган – аңламаган

Ярдәм итте – ярдәм итмәде, ярдәм иткән – ярдәм итмәгән

Барды – бармады, барган – бармаган

Нәтиҗә:

Үткән заман хикәя фигыльнең ике төре дә юклыкта килә ала.

Мисалларны укыгыз һәм аларның нәрсә белән төрләнгәнен ачыклагыз.

Аңладым                                          

Аңладың

Аңлады

Аңладык

Аңладыгыз

Аңладылар

Зат-сан белән төрләнгәннәр.

Гомуми нәтиҗә ясау.

Үткән заман хикәя фигыль нишләде? нишләгән? сорауларына җавап бирә, ике төре бар, зат-сан белән төрләнәләр,барлыкта һәм юклыкта киләләр.

4.Тема өстендә эш.Теманы беренчел ныгыту.

1)Дәреслек белән эшләү,86 нчы күнегү телдән башкарыла.

2) Оныт, югалт,әйт бирелгән фигыльләрдән үткән заман х.ф.1 һәм 2 төрен

ясап язарга.Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр һәм билгеләр куялар.

5.Яңа белемнәрне ныгыту. Табышмаклар бирелә. Бирелгән табышмакларның җавапларын табу,шул предметның эшен,хәрәкәтен,хәл-торышын белдергән сүзләр уйлап язу (үткән заманда).

Укучыларга вакыт бирелә,шул вакыт эчендә кем күбрәк сүз яза.Сүзләрне уку һәм дөреслеген тикшерү.

5. Алган белемнәрне куллана белү күнекмәләрен тикшерү.

Тест.

Фигыль нәрсәне белдерә?

а) эш ,хәл,хәрәкәтне

ә) предметны һәм затны

б) предметның билгесен

2.Кайсы сүзләр фигыль

а) яшьлек,матурлык

ә) утырган,матурайды

б) яшел,матур

3.Үткән заман хикәя фигыльнең сораулары

а) нишли,нишлиләр?

ә) нишләгән?,нишләде?

б) нишләр?нишләячәк?

4.Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?

а) 1

ә) 2

б) 3

5.Үткән заман хикәя фигылен тап

а) яза

ә) көйләде

б) суларга

6.Шатланды фигыленең юклык формасы

а) шатландылар

ә) шатлана

б) шатланмады

6.Тестларны тикшерү.Һәр укучы үзенең тестын тикшерә һәм билге куя.

7.Өй эше .Укучыларга өй эше өч вариантта бирелә.

1)Фигыльләрне өч заманга аерып язарга.

2)Һәр заманнан бер фигыль белән җөмлә төзеп язарга

3)”Кышкы уеннар” темасына кечкенә күләмле инша язарга.

8.Рефлексия.

-Укучылар, без сезнең белән нинди тема өйрәндек?Нәрсәләр белдек?

Тема аңлашылдымы?Авырлыклар булдымы?

Димәк,бу теманы үзләштереп белем алдыгыз,үткән заман хикәя фигыльне үз сөйләмегездә урынлы файдалана алырсыз дип уйлыйм.

9.Үзбәя.

Һәр укучы үзенә билге куя һәм ни өчен шундый билге куйганын аңлата.Дәреснең һәр этабында укучылар билге куйганда сигнал карточкалары күтәрәләр (“5”- кызыл түгәрәк, “4”- яшел квадрат, “3”- зәңгәр өчпочмак).

Укытучы һәр баланың билгесенә карата үз фикерен әйтә.Укучылар тактадан

тәмамланмаган җөмләләрне сайлап алалар һәм дәвам итәләр.

Мин бүген дәрестә ........ белдем.

Мин үземне ......... мактар идем.

Дәрестән соң ........ белергә теләр идем.

Мин бүген ....... эшли алдым.


 

Дәрестә барыгызда актив булдыгыз, молодцы! Рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бигесез киләчәк заман хикәя фигыль

морфология буенча дщрескщ материал...

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Плантатарском урока на татарском зыке на тему "Прошедшее неопределенное время в татарском языке" для учеников 3 класса, по учебнику И.Л. Литвинова...

Хәзерге заман хикәя фигыле, аның ясалышы һәм мәгънәсе.

Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Аннотация.  Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләренең (авторлары:Д.Г.Тумашева, Ф.Ю.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Б...

Хәзерге заман хикәя фигыль

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше  Спряжение глагола настоящего времени...

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Презентация для использования на уроках татарского языка при изучении темы "Глаголы изьявительного наклонения"Билгесез  үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше  Спряжение глагола...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;                                  ...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...