Татар теле 5 нче сыйныф Р.З. Хәйдәрова дәреслеге
план-конспект урока

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы

smiley

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_5_nche_syynyf_r.z._hydrova_dzreslege_buencha.docx30.31 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Акыллы Карабай” тексты.

Дәрес тибы: яңа материал.

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты:

“Акыллы Карабай” тексты буенча яңа сүзләр белән таныштыру, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

Үстерү максаты:

Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бирү максаты:

-Мәктәптә укуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау;

-Сыйныфташларың белән итәгатьле аралаша белү өстендә эшне дәвам итү.

Җиһазлау: Татар теле дәреслеге, 5 нче класс, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова.- Казан: Татар мультфильм, 2014 ел,  (106 – 107 нче битләр); методик ярдәмлек (20 нче бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар.

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру – ориентлаштыру
  1. уңай психологик халәт тудыру;
  • Исәнмесез! Хәерле көн. Кәефләрегез ничек?
  • Бүген дәрестә сезгә уңышлар телим.
  1. Өй эшен тикшерү.

(Узган дәрестә өйрәнгә лексиканы өйрәнү, җөмләләрне тәрҗемә итү:

Эт минем арттан чаба. Эт минем алдан йөгерә. Эт минем янымда бара.

Эт миңа каршы килә. Эт миннән алда чаба..)

  1. Актуальләштерү.
  • Табышмак: Кешенең дусты, йортның сакчысы. (1 слайд)

Бу табышмакта нәрсә турында сүз бар?  (2 слайд)

  • Сорауларга җавап бирегез:

Рәсемдәге әтләр нинди? Кыяфәте, гадәтләре, токымы нинди була? (искә төшерү)

  1. Уку мәсьәләсен кую.

Минем бар бер маэмаем,
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә.      Муса Җәлил (Слайд 3)

  • Укучылар, бу шигырь  нәрсә турында? Этнең исеме ничек? Ничек уйлыйсыз без дәрестә нәрсә турында өйрәнәбез? Дәрескә нинди максатлар куясыз?

– Әйе,  дәрестә бүген “Акыллы Карабай” исемле текст белән танышабыз. (“Акыллы Карабай” тексты белән таныышабыз һәм  этләр турында сөйләргә өйрәнәбез.)

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү (слайд 4)
  1. Текст белән таныштыру (үзем укыйм)  Дәреслек 106 бит.
  2. Текст өстендә эш:
  • тексттан табыгыз:  (Слайд 5)
  1. Рамай – умелый мальчик
  2. Рамай научил собаку хорошим повадкам.
  3. Дети по дороге в школу прощаются с собакой.
  4. Карабай провожает в школу друзей.
  5. Карабай тут же протягивает лапу.
  6. Карабай виляет хвостом
  7. Будто бы много «5» получил.
  1. Төркемдә эш:  (Слайд 6)
  • Укучылар хәзер иҗади эш була.

1 төркем- Рамайның Карабайга карата мөнәсәбәте (отношение)

2 төркем - Карабайның Рамайга карата мөннәсәбәте (отношение)

  • Сезгә ярдәмгә сүзләр һәм сүзтезмәләр әзерләдем, аларны куллана аласыз. (2-3 минут эшлиләр)
  • Рәхмәт сезгә, яхшы җаваплар бирдегез. Дәресебезне дәвам итеп әйдәгез әле ситуатив биремнәрне чишик әле.
  1. Ситуатив биремнәр:  (слайд 7)
  • Как скажите о том, что:

У тебя есть собака

Я играю с собакой

Моя собака радостно лает

У собаки глаза сверкают

  • Спросите у друга:

Есть ли у него собака;

Какие глаза у собаки;

Играет ли он с собакой;

Что умеет делать собака?

  1.  - Молодцы укучылар, җаваплар дөрес булды. Әйдәгез әле парлап эшләп алабыз. Парлап карточкадагы сүзтезмәләрнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз (сопоставьте)
  1. Карточкада эш

Дөрес тәрҗемәне тап (Слайд 8)

  • Виляет хвостом
  • Крутится возле хозяина
  • Радостно прыгает
  • Глаза горят
  • Радостно лает
  • Ждет хозяина
  • шатланып сикерә
  • хуҗасын көтә
  • койрыгын болгый
  • хуҗасы янында бөтерелә
  • шатланып өрә
  • күзләре яна
  • Мин сезгә бер минут вакыт бирәм, җавапларны тикшереп үз үзегезгә билге куегыз.
  • (Самопроверка. Җаваплар тактада. Слайд 9)

VI.  Рефлексия

  1. Рефлексив кабатлау.
  • Синең этең бармы? Аның исеме ничек? Ул нинди токымнан?  Ул нинди командалар үти? Аның тышкы кыяфәте нинди?
  1. Өй эшен бирү.
  • Дүрт аяклы дусларыбыз турында табышмаклар табарга
  • Үзегезгә охшаган эткә “Эт паспортын” төзәргә.
  1. Укучыларга бүгенге дәрестә нинди яңа белемнәр алулары турында сораулар бирелә.
  • Укучылар, бүген дәрестә нәрсәләр белдек?
  • Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме?
  1. Билге кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле 5 сыйныф

Бер атнада ничә көн? Бер атнада ничә көн? Бер атнада җиде көн. Җиде төрле исеме – Җидесендә яттан бел. Дүшәмбе,сишәмбе,чәршәмбе, Пәнҗешәмбе,җомга, Шимбә, якшәмбе – Онытма мәңге!.. Гөлшат Зә...

Татар теле,4 сыйныф,2чирек,контроль эш.

Татар теле,4 сыйныф,2чирек,контроль эш....

Эш программасы Татар теле 5нче сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең  рус  төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар теле буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...

Эш программасы Татар теле 6нчы сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА А ЛАТМА ЯЗУЫ...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

"Татар халык ашлары", татар теле, 3 сыйныф

Бу дәрес яңа материалны өйрәнүгә багышланган....