4.3. Укытучының һөнәри портреты һәм компетентлыгы
проект

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы

инновацион проектның тагын бер юнәлеше

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4.3._ukytuchynyn_honri_portrety_hm_kompetentlygy.docx20.67 КБ

Предварительный просмотр:

Хәзерге заман укытучысының һөнәри портреты һәм компетентлылыгы

Сәлахова Роза Әбрар кызы,  Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча югары квалификацияле методисты

 Хәзерге заман мәктәбенең иң зур бурычы – уйларга, фикер йөртергә,сәләтле,  заман сулышын тоеп,алга атлаучы, уйлап табучан, югары әхлаклы, үз халкының тарихын, мәдәниятын белүче иҗади шәхес тәрбияләү.

 Соңгы елларда безнең тормышыбыз бик нык алга китте. Тормышыбызның һәр өлкәсенә фән – техника казанышлары  буларак компьютерлар, электрон исәпләү машиналары килеп керде. Заман кешеләрнең акыллы, тирән белемле булуын таләп итә.

Яңа заман укытучысы нинди булырга тиеш соң?

Хәзерге шартларда мәктәпкә үзенең предметын югары дәрәҗәдә белгән, балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаган , үз һөнәренең остасы  булган, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә,аларны һәрьяклап  ача белә торган  укытучылар кирәк. Моның өчен үз – үзеңә таләпчән булырга , эзләнергә, яңалыкларны өйрәнеп, аларны эш барышында  куллана белергә, үзеңне башкалар белән чагыштырып читтән торып бәя дә бирә белергә кирәк. Чын укытучы үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен бөтен күңелен биреп эшли, балаларның язмышы өчен борчыла. Кирәк икән, ул артист, рәссам, шагыйрь дә була. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз - үзеңә карата  ышаныч тудырып, кирәк икән бәхәсләшеп, көтелгән нәтиҗәгә дусларча мөнәсәбәт аша ирешергә мөмкин. Һәр балага шәхес буларак  формалашырга, тормышта авырлыклар алдында  каушап калмаска, аны үз гамәлләренә һәм хезмәтенә дөрес бәя бирә алырдай итеп  тәрбияләргә бурычлы бүгенге көн укытучысы.

Укытучы – үзенең бөтен тырышлыгын, бөтен көчен,бөтен барлыгын балаларга бирүче  кеше.Укытучы – дөньядагы барлык уңай сыйфатларны  үзенә туплаган, киң күңелле, сабыр, изге кеше ул. Балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче дә ул. Укытучы – ул зур хәзинә. Хәзинәне үзеңдә туплаганнан соң,  аны башкаларга да бирергә кирәк. Ә мондый осталык бары тик укытучыда гына була. Укытучының гүзәл сыйфатларын санап бетерерлек түгел. Укытучы заманнан бер адым да калышмыйча  атларга тиеш. Чөнки ул балалар аласы бик күп белемнәрнең нигезен салучы кеше.

 Федераль белем бирү стандартлары буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Әлеге стандартлар буенча, дәресләрнең структурасы  тамырдан үзгәрә, педагогларга карата да зур таләпләр куела.  Бүгенге көндә еш кулланыла торган компетентлылык  термины мәктәпкә үтеп керде. Фән иясе буларак укытучыларның да, укучыларның да компетентлылыгы турында аларның шәхси сыйфаты буларак сөйләшәбез. Компетентлылык – заман таләбе. Белем һәм күнекмәләр җыелмасы белән эшчәнлек алымнары  кушылмасы компетенция дип атала. Компетентлы кеше – кайсы да булса өлкәдә  аеруча уңышлы эшләүче, белемле, сәләтле шәхес. Төп компетенцияләр:

  1. Компетентлы педагог нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш соң? Компетенцияләр эшчәнлек барышында формалаша. Педагог даими үзгәрешләргә әзер булырга, алдагы көн өчен хезмәт итәргә, һәр башкарган эш нәтиҗәле булсын өчен тырышлык куярга тиеш. Гадәт буенча, укытучы үзен иң белемле һәм бердәнбер белем чыганагы  итеп санаудан азат булырга; үзен тәҗрибәле санап, үзе алган чор тәрбиясе  үрнәгендә  укучыларны тәрбияләүдән  сак булырга; проблеманы чишүнең бер генә дөрес юлы бар дип ялгышудан  куркырга; әһәмияте булмаган  вак- төяк кагыйдәләргә, инструкцияләргә “ ябышып ятудан” сак булырга тиеш. Укытучы тәҗрибәдән  “акыл” алырга, белемен системага салырга, укытуда үз алымнарын булдырырга, проблемаларны урынында чишәргә , мөстәкыйль рәвештә даими үз белемен күтәрергә өйрәнергә тиеш. Компетентлы фән иясе төрле мәгълүмат базасыннан үзенә кирәклесен эзләп таба, информацияне сайлап ала, документлар белән эшләгәндә , аларны классификацияли белә. Шул ук вакытта, төркемдә җаваплылык  тоеп эшләргә,карарлар кабул итәргә,конфликтларны чишәргә, уртак проектлар барышында  башкалар фикере белән исәпләшергә өйрәнергә кирәк. Боларга өстәп, яңа информацион һәм коммуникатив технологияләрне  кыю куллану, яңалыкларны тиз кабул итәргә  күнегү, авырлыклар алдында югалып калмау кебек компетенцияләргә ия булу да әһәмиятле.
  2. Компетентлы педагог булу өчен нәрсә үзгәртергә?
  1. Өйрәнергә:
  • Тәҗрибәдән “акыл “алырга;
  • Белемеңне системага салырга;
  • Укуда үз алымнарыңны булдырырга;
  • Проблемаларны урынында чишәргә;
  • Мөстәкыйль рәвештә даими үз белемеңне күтәрергә.
  1. Эзләнергә:
  • Төрле мәгълүмат базасыннан үзеңә кирәклесен эзләр табарга;
  • Информацияне сайлап ала белергә;
  • Документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияләргә өйрәнергә.
  1. Хезмәттәшлек итәргә:
  • Группада, командада эшләүдә;
  • Карарлар кабул итүдә;
  • Конфликтларны чишүдә башкалар фикере белән  исәпләшүдә;
  • Контрактлар төзүдә  катнашырга кирәк.
  1. Эшкә тотынырга:
  • Проектка керешергә;
  • Җаваплылык тоеп эшләргә;
  • Уртак проектларга  үз өлешеңне кертә белергә;
  • Коллективтан аерылмаска. Бердәм булырга;
  • Үз эшеңне оештыра белергә;
  • Кирәкле приборлар белән  дөрес эш итәргә өйрәнергә.
  1. Җайлашырга:
  • Яңа информацион һәм коммуникатив  технологияләрне  кулланырга;
  • Яңалыкларны тиз кабул итәргә күнегергә;
  • Авырлыклар алдында югалып калмаска.
  1. Ничек үзгәрергә?
  1. Иң катлаулы сорау. Укыту системасында  бер халәттән ничек икенчесенә күчәргә? Оптималь юл бармы? Традицион белем бирү алымнары белән озак еллар эшләгән укытучы өчен  яңа шартларда  эшләргә күчү авырыксыну тудыруы һәркемгә билгеле.

Компетентлы якын килеп укыту юлында авырлыклар да күп түгел. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын иң борчыаны -  заман таләбенә туры килә торган укыту – методик комплектларның булмавы. Дөрес, соңгы елларда Татарстан Республикасы  мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән интерактив кулланмалар  чыга башлады, алар мөгаллимнәребезнең  алыштыргысыз  ярдәмчеснә әверелде. Мультимедияле кулланмаларны иҗади эшләүче мөгаллимнәребез үзләре дә әзерли, бу эшкә сәләтле укучылар да җәлеп ителә.

Укытуда компетентлы якын килү нәрсә бирә?

Укытучыга:

  • Укучы белән укытучының бер үк максатка эшләвен тәэмин итә;
  • Укучының мөстәкыйльлеген  һәм белем алуга җаваплы карашын үстерү хисабына, укытучының хезмәте җайлана;
  • Укыту - тәрбия процессы бербөтен тәшкил итә.

Укучыга:

  • Белем алуга омтылыш арта;
  • Югары уку йортында укуга аңлы рәвештә әзерләнергә мөмкинлек туа;
  • Информация эше белән эшләү, эшне группада башкару хисабына укучының  көндәлек уку тыгызлыгы кими, белем алуга мотивация туа.

Нәтиҗә: Компетентлы укытучы гына компетентлы укучы шәхесе тәрбияли ала. Укучыда формалашырга тиешле компетенцияләр, беренче чиратта, укытучының үзендә булырга тиеш. Ә компетентлы педагог – укучы һәм ата – аналар  өчен дә, мәктәп өчен дә хәзинә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытучының педагогик иҗаты

Бу чыгышымда укытучыга иҗади эшләү өчен нәрсәләр белергә, нинди интернет-ресурслардан файдаланырга кирәклеге күрсәтелде. Бүгенге укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга,  әдәбият һәм сәнгать өлк...

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

«Укытучының эзләнеү».

«Укытучының эзләнеү».       Укытучының төп бурычы балаларга белем бирү. Укытучы үзенә туплаган барлык фәнни белемен башкаларга җиткерергә тырыша. Укытучы өчен иң мөһим эш...

Тема: «Любите живопись, поэты!» (Портрет в русской живописи и литературе). Урок развития речи по картине Ф.С. Рокотова «Портрет А.П. Струйской» и стихотворению Н.Заболоцкого «Портрет».

Тема: «Любите живопись, поэты!»(Портрет в русской живописи и литературе).Урок развития речи по картине Ф.С. Рокотова «Портрет А.П. Струйской» и стихотворению Н.Заболоцкого «Портрет»....

Образ-символ портрета в художественной литературе(на примере повести Н.В. Гоголя «Портрет» и романа О. Уайльда «Портрет Дориана Грея»)

Данную разработку можно использовать на уроках литературы в 8 классе при изучении творчества Н.В. Гоголя....

Укытучының үзүсеш планы

Укытучының үзүсеш планы киләсе 5 елга (2015 - 2020 еллар) исәпләнеп төзелә. Әлеге план буенча укытучы үз белемен күтәрү өстендә оештырылган чараларны планлаштыра....