4.4.Хәзерге заман дәресенә таләпләр
проект

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы

Бу бүлектә укытучыга таләпләр белән таныша аласыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4.4._hzerge_zaman_dresen_talplr.docx29.04 КБ

Предварительный просмотр:

Хәзерге заман дәресенә таләпләр

Сәлахова Роза Әбрар кызы,  Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча югары квалификацияле методисты

         “Технологик карта” төшенчәсе педагогика фәненә төгәл, техника җитештерү өлкәләреннән килеп керә. Технологик карта – җитештерелгән эшләнмәнең эшкәртелү процессын, составын, чималын, технологик режимын, коралларын, җитештерелү вакытын, җитештерүченең квалификациясен һ.б. тасвирлаган технологик документациянең бер формасы. Дәреснең технологик картасы – укытучы һәм укучы арасындагы үзара педагогик эшчәнлекне планлаштыра  торган заманча бер форма. Шул рәвешле, дәреснең технологик  картасы – дәреснең гомумиләштерелгән, график тасвирламалар ярдәмендә башкарылган сценариясе, дәресне проектлаштыруның нигезе, укытучының шәхси эш методлары белән таныштыру чарасы.

       Технологик карта ярдәмендә белем бирү укыту-тәрбия процессын нәтиҗәле итеп оештырырга, ФДББС таләпләре нигезендә предмет, метапредмет һәм шәхси  осталыкларының үсешен тәэмин итергә, укытучының дәрескә әзерләнү вакытын җитди дәрәҗәдә киметергә ярдәм итә.

    Технологик  картаны кулланып башкарылган проектлы педагогик эшчәнлекнең асылы –  мәгълүмат белән  эш иткәндә инновацион технологияләрне куллану, теманы үзләштерү өчен бирелгән биремнәрнең тасвирламасын бирү, көтелгән нәтиҗәләрне формалаштыру. Технологик картаның үзенчәлекләреннән интерактивлыкны, алгоритмлыкны, төзеклелекне, мәгълүматларның гомумиләшүен билгеләргә була.

Технологик карта укытучыга түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:

ФДББС нигезендәге планлаштырылган нәтиҗәләрне тормышка ашыру;

конкрет теманы өйрәнү процессында  формалашачак УУГ билгеләү;

         укучыларда эзлекле рәвештә УУГ формалаштыру;        

дәрес  темасын үзләштерүне күздә тотып, максаттан алып ахыргы нәтиҗәләренә кадәр булган эшчәнлекнең эзлеклелеген  проектлаштыру;

 билгеле дәрес этабында каралган төшенчәләргә төшенү дәрәҗәсен  билгеләү;

эшчәнлекне чиреккә,яртыеллыка, уку елына проектлаштыру;

         иҗади эшчәнлеккә вакыт булдыру;

предметара белемнәрнең тормышка ашу мөмкинлекләрен билгеләү;        предметара бәйләнешне тудыру;

         укыту-тәрбия процессында катнашучыларның килешенгән гамәлләрен оештыру;

планлаштырылган нәтиҗәләрнең гамәлдә ни дәрәҗәдә ирешелгәнлекләрен ачыклау һәм диагностика үткәрү;

оештыру-методик мәсьәләләрне чишү;

белем бирүнең сыйфатын арттыру.

Технологик карта мәктәп җитәкчелегенә программаның үтәлешен һәм көтелгән нәтиҗәләрнең ирешү дәрәҗәсен контрольдә тотарга, кирәкле методик ярдәм күрсәтергә ярдәм итә.

Хәзерге заман таләпләренә җавап бирә торган дәрес нинди булырга тиеш? Аны проектлаштырганда укытучыга нәрсәләргә игътибар итү сорала?

    Иң беренче чиратта педагогка шуны истә тоту мөһим – дәрестә башкарылган һәр эшчәнлек максатчан һәм нәтиҗәле булырга тиеш. Моны аңлап кабул итү өчен безгә көндәлек тормышыбызга игътибар итү сорала. Мисал өчен, нинди генә чараны гына алмыйк, сайламыйк (спектакль яисә концерт карау, тәмле ризыклар белән туклану, китап сатып алу һ.б.) без аның алдан ук нәтиҗәле, көтелгән һәм күңелле булачагына өмет итәбез. Һәрбер чарада ике як урын ала: җырчы – тыңлаучы, артист – тамашачы, пешекче – тукланучы, укытучы – укучы. Әгәр безгә тамаша яисә чара ошаса, без аннан рухи азык алабыз һәм тагын бу чарага килү теләге белән кайтып китәбез, иптәшләребезгә дә бу тамашаны карарга киңәш итәбез, ә инде тискәре тәэсир калдырса, вакытыбызны заяга уздырдык дигән фикердә калабыз. ФДББС (ФГОС) нәкъ менә укучының белем алу процессында теләктәш катнашучысы булуына басым ясый. Белем алу ул – бурыч түгел, ә куанычлы, күңелле бер чара булырга тиешлеген искәртә.

Педагогка ФДББСка җавап бирә торган дәресне хәзерләгәндә иң беренчел чиратта нәрсәләргә игътибар итү сорала:

төп максат – укучының шәхси үсешен тәэмин итү;

укучыларда УУГ формалаштыру;

укучыларның эзләнү эшчәнлеген дөрес итеп оештыру һәм танып-белү эшчәнлеген үстерү (укучыларның белемнәре мөстәкыйль эзләнү эшчәнлегенең нәтиҗәсе булсын өчен).

Заманча дәресне проектлаштыруның төп принциплары:

Белем үзләштерү парадигмасының эчтәлеге үзгәрү (белем үзләштерүдән – эшчәнлеккә);

Белем үзләштерүнең эчтәлегеге, формасы, алымнары, методлары һәм технологияләре үзгәрү;

Педагогик позицияләрнең урыны үзгәрү (укытучы-укучы иде, хәзер укучы-укытучы);

Укучы эшчәнлегендә эчке мотивлар формалашу;

Шәхси максатны билгеләү һәм материалның эчтәлегенә шәхси якын килү;

Белем алу эшчәнлегенең рефлексив нәтиҗәләре булу.

Заманча дәреснең әһәмиятле аспектлары:

дәреснең максатчан һәм мотивлашкан булуы.

дәреснең максаты төгәл һәм конкрет булуы, куелган максатка көтелгән нәтиҗәләрнең җавап бирүе, ягъни тәнгәл килүе зарури;

         дәреснең нәтиҗәлелеге укучыларның билгеләреннән, материалны үзләштерү дәрәҗәсеннән чыгып түгел, ә укучыларның эшчәнлегеннән чыгып бәяләнергә тиеш. Шул ук вакытта дәрестә “белем” алуның әһәмияте кимеми, киресенчә, булган белемнәрне гамәлдә куллана белүгә игътибар гына арта;

         дәреснең яңа белем бирү максаты – укучыларның үзләре алдына мөстәкыйль максат куюлары һәм аңа бару бурычларын билгеләп эшчәнлек оештырулары;

яңача корылган дәреснең мәгънәсе – ул белем алу процессы вакытында куелган проблеманының укучылар тарафыннан танып-белү эшчәнлеге аша чишелүе;

дәрестә никадәр дәрәҗәдә мөстәкыйль эшчәнлеккә күбрәк урын бирелсә, шул кадәр яхшырак (бу очракта укучылар текст өстендә эшләп проблеманы чишәргә өйрәнәләр һәм мәгълүмати компетенцияләргә ия булалар);

заманча дәрес белем бирү процессында дискуссия, тәнкыйть, эшлекле һәм рольле уеннар, ачык сораулар кебек эшлекле методлар һәм алымнарның актив кулланылуның белән аерырылып тора.

Позиция        

Традицион эшчәнлек        

ФДББС таләпләренә нигезләнеп төзелгән укытучы эшчәнлеге

Дәрескә әзерлек        

төгәл структурага нигезләнеп корылган дәрес конспекты; ирек мәсьәләсе чикле; укытучы дәреслеккә һәм методик рекомендацияләргә таяна   дәреснең планы сценарий рәвешендә; укытучыга 60% кадәр ирек бирелә; дәрес вакытында укытучы дәреслеккә, методик рекомендацияләргә, интернет ресурсларга һәм хезмәттәшләренең материалларына мөрәҗәгать итә, шул рәвешле, тәҗрибә арта.

Дәреснең төп этаплары        

дәреснең күп вакыты материалны аңлатуга һәм ныгытуга китә (80 %  укытучы сөйләме)        

Аңлату дәреснең 20-30 %, ныгыту 5-10% ала, ә күпчелек өлеше мөстәкыйль эшчәнлеккә бирелә

Укытучының дәрескә куйган максаты    планлаштырылган бар нәрсәгәдә өлгерү        

укучыларның эзләнү, материал туплау, уку бурычын дөрес билгеләү эшен оештыру

Укучыларның эшчәнлеге        

чиш, күчереп яз, чагыштыр, тап, башкар (93 % репродуктив биремнәр). Эзләнү методы көчле укучылар өчен кулланыла.        

Анализла, дәлиллә, чагыштыр, символ аша билгелә, схемасын яисә моделен төзе, гомумиләштер, уйла, тап, үзгәрт һ.б.

Яңа таләпләр кысаларында укытучының позициясе үзгәрсә дә, аның әһәмияте кимемәде. Укытучы ул:

иҗади сәләтләрне үстерү өчен уңайлы шартлар тудыра алучы;

белемнәрне үзләштерүгә иҗади якын килүгә өйрәтүче;

мөстәкыйль фикерләүгә өйрәтүче;

материалны өйрәнү вакытында мөстәкыйль сораулар формалаштырырга өйрәтүче;

 предметны үзләштерүгә мотивация тудыручы һәм укучыларның шәхси үзенчәлекләрен, сәләтләрен күрә һәм бәяли белүче.

         Димәк, укытучы – ул эзләнүче, киңәшче, оештыручы, проектны җитәкләүче, белемнәр белән эффектлы эшне оештыра торган юнәлтүче, “коллектив укытучысы”.

Укытучы тарафыннан дәресне нәтиҗәле итеп оештыру өчен нәрсәләргә игътибар итү сорала:

аеруча уңышлы дип табылган дифференцияләшкән һәм шәхси укытуга юнәлдерелгән, кызыксынуны арттыра торган һәм иҗади активлыкны үстерә торган укыту методларын, эффектлы алымнарны сайлау, уйлап табу;

үзконтрольлекне оештырып эшчәнлекне башкару (дәреснең планын педагогик принциплардан – эзлеклелек, оптимальлек, кешелеклелек, гуманитарлылыктан чыгып коррекцияләү);

булачак дәреснең план-сценариясен (технологик картасын) төзү.

         Дәреснең нәтиҗәле булуының алшартлары:

          кысыксындыру, мобилизацияләү;

          дәреснең беренче минутыннан ук укучыларны актив эшчәнлеккә алып керү;

         дәрес планында каралган гамәлләрне үзчиратында башкару;

дәрестә эшлекле генә түгел, иҗади, хис-эмоцияләргә бай булган, уңай теләктәшлеккә корылган атмосфераны булдыру;

укучыларның игътибарына бирелгән информациянең никадәр дөрес кабул итүлүен, үзләштерелүен белү өчен этапларда каралган барлык чараларны куллану;

         уку-укыту алымнарының арсеналын төрләндерү; −− дәресне тәмамлаганда өй эшен төгәл формалаштырып бирү һәм киләсе дәрескә “күпер” салу (киләсе дәрестә нинди теманы үтәчәкләрен һәм ул материалның әһәмиятен ачыклап бирү).

Дәрестә укучының игътибарын даими җәлеп итеп тору алымнары:

 проблемалы ситуацияләр булдыру;

 укучыларның белем үзләштерү темпларын үзгәртеп тору (тизләтү яисә әкренәйтү);

         укучыларга көтелмәгән, кызыклы сораулар хәзерләү; −− белем бирү процессында аудио-, видео техник чараларны, күрсәтмәлелекне куллану;

         фронталь, төркем белән эшләү төрләрен актив чиратлаштырып тору;

         дәрестә төрле кызыклы ситуацияләрне мисал итеп китерү;

         уңышлылык халәтен тудыру;

         дәрес эчтәлегенә төрле уеннарны кертеп җибәрү;

көч сынашу-узышуга корылган биремнәрне бирү; −− укучылар белән ышанычлы әңгәмә-диалог кору.

Алда искәртеп кителгәнчә, белем бирү процессында укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыруның алшарты – кысыксындыру, мобилизацияләү һәм балаларны дәреснең беренче минутыннан ук актив эшчәнлеккә алып керү. Заман таләпләре шартларында оештырылган укытуның төп үзенчәлеге дә шунда: ки, укытучы белемнәрне әзер хәлендә бирми, укучылар алдына бурыч куя, аны кызыксындыра, хәл итү өчен аерым чаралар табу теләге уята. Бу бурычны хәл итү юлларын эзләү барышында ул үзендә яңа белемнәр булдыра.

Шулай итеп, федераль дәүләт белем стандартлары таләбе укытучыга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен оештыруда комплекслы караш булдырырга ярдәм итә, иҗади эзләнүләргә юл ача, укучыны шәхес буларак үстерергә, укытуны тормышка якынайтырга булыша.

Дәрескә анализ ясау схемасы

     Дәресне карауның максаты:

     Дата:

    Сыйныф, укытучы:

    Сыйныф укучыларының саны:

    Дәрестә катнаштылар:

    Дәреснең темасы:

    Дәреснең тибы:

    Дәрес алдына куелган дидактик бурычлар:

    Дәреснең максаты:

    Дәрескә анализ бирүнең әһәмиятле аспектлары

Дәрескә анализ бирүнең беренчел аспектлары        

Күзәтүләрнең эчтәлеге

Дәреснең дидактик бурычы (кыскача бәяләү анализы)        

дәрес алдына куелган дидактик бурычның сайлап алынган эчтәлеккә туры килүе; дидактик мәсьәләләрнең чишелеш нәтиҗәләре

Дәреснең эчтәлеге        

дәреснең эчтәлеге дәреслекнең һәм программаның эчтәлегенә туры киләме?

Укыту методлары        

сайлап алынган уку-укыту алымнары һәм чаралар куелган максатка җавап бирәләрме?

Укыту формалары        

 укыту формалары (фронталь, төркем, шәхси, коллектив) дәреснең дидактик бурычларына җавап бирәме? тәкъдим ителгән биремнәр максаттан чыгып биреләме ?

Дәреснең нәтиҗәләлеге        

дәреснең нәтиҗәсе куелган бурычларга җавап бирәме?

Дәреснең гамәли юнәлеше        

укучыларга тәкъдим ителгән сорауларның, биремнәрнең  гамәли эчтәлеге

Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеге        

укучыларның дәреснең дидактик бурычларын чишкән вакытындагы мөстәкыйлҗ эшчәнлекләренең дәрәҗәсе   укучыларның мөстәкыйль

эшчәнлекләренең характеры (репродуктив, иҗади) бер-берсенә ярдәм күрсәтү

Дәреснең һәр этабында УУГ формалаштыру        

шәхси, танып-белү, коммуникатив, регулятив

ИКТ компетентлыкны  формалаштыру        

дәрестә ИКТны  куллану, укучыларда ИКТ компетентлыгының формалашу дәрәҗәсе

Дәреснең структурасы        

дәреснең структурасы дидактик бурычларга җавап бирәме?

Педагогик стиль        

Педагогик этика кагыйдәләре сакланамы ?

Гигиена таләпләре        

Температура режимы, сыйныфны һаваландыру, эшчәнлек төрләрен чиратлаштыру, динамик тәнәфесләр ясау.

Теләкләр һәм киңәшләр.

    Дәрескә үзанализ – укытучының профессиональ үсешен, камиллеген тәэмин итә торган чара.

    Дәрескә үзанализ ясау түбәндәгеләргә мөмкинлек бирә:

     укучы һәм укытучы эшчәнлеге алдына дөрес максатлар формалаштырып куерга;

   үз педагогик эшчәнлекнең шартлары белән максатка илтү юллары, алымнары арасында бәйләнеш тудыру күнекмәләрен үстерергә;

   үз педагогик хезмәтнең нәтиҗәләрен төгәл планлаштырырга һәм аларны күрә белү күнекмәләрен формалаштырырга;

  укучыда үзаңны формалаштырырга, башкарылган эшләр һәм дәреснең соңында барлыкка килгән нәтиҗәләр арасында бәйләнешне күрә алырга.

    Дәрескә үзанализ планы

I вариант

Сыйныфка кыскача характеристика.

Дәреснең темасы.

Тематик бүленештә бу дәреснең урыны.

Дәреснең максаты:

         а) белем бирү;

         ә) фикерләүне, күнекмәләрне үстерү;

         б) тәрбия бирү.

Дәреснең төре:

         а) яңа материалны аңлату;

         ә) ныгыту;

         б) гомумиләштерү-йомгаклау;

         в) белемнәрне тикшерү-контроль;

         г) катнаш дәрес.

Дәреснең структурасы, төп элементлары, вакыт бүленеше.

Дәрестә кулланылган материалларның максатка ирешүдәге роле.

Дәрестә кулланылган методлар, алымнар.

Дәрестә күрсәтмәлелек.

Балалар белән индивидуаль эш формалары.

Укучыларның белемнәрен бәяләү.

Дәрескә йомгак (уңышлы, уңышсыз яклар).

II вариант

Укытучының Ф.И.О. белеме, эш стажы, категориясе. Нинди методик проблема өстендә эшләве. Ни өчен әлеге проблеманы сайлавы. Эксперименталь эше, нәтиҗәләре.

Дәреснең темасы, класс, программада бу дәреснең нинди урын тотуы.

Дәрес тибы.

Дәреснең максатлары. Өйрәтү, күнекмәләр үстерү һәм тәрбияви максатларга ирешә алу-алмавы.

Дәрес үткән сыйныфның үзенчәлекләре (үзләштерү дәрәҗәсе, башка дәресләрдә һәм хәзерге дәрестә активлыклары, мөмкинлекләре, укытучының бу класс укучылары белән эшләвендә нинди индивидуаль алымнар куллануы, ни өчен нәкъ әлеге сыйныфта ачык дәрес күрсәтүнең сәбәпләре).

Дәресне оештыру өчен кулланылган фәнни һәм методик әдәбият, техник чаралар, компьютер технологияләре һ.б. күрсәтмәлелек.

Дәрестәге үзеңнең эшчәнлегеңә һәм укучылар эшчәнлегенә бәя, дәреснең нәтиҗәлелеге, планлаштырылган эшләрнең үтәлүе, укытучының үз тәэсирләре. Дәреснең уңай һәм кимчелекле яклары.

Укытучы киләчәктә нинди юнәлештә эшләргә планлаштыра.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман хикәя фигыле, аның ясалышы һәм мәгънәсе.

Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Аннотация.  Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләренең (авторлары:Д.Г.Тумашева, Ф.Ю.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Б...

Хәзерге заман хикәя фигыль

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше  Спряжение глагола настоящего времени...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләр.(Барлык формасы)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;        ...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;                                  ...

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кушымчасы ярдәмендә ясала....

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы

2нче сыйныфның рус төркеме өчен Литвинов методикасына нигезләнгән дәрес планы....

Хәзерге заман дәресенә таләпләр

Хәзерге заман дәресенә таләпләр...