«Регионара хезмәттәшлек»
методическая разработка

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы

Районыбыз чит төбәкләр белән бик актив эшләп килә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл regionara_hezmttshlek._mgarif.rf_.docx454.84 КБ

Предварительный просмотр:

Регионара хезмәттәшлек

Сәләхова Роза Әбрар кызы,

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы

Башкарма комитеты мәгариф идарәсенең укыту-методик булеге методисты

Милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының норматив–хокукый актларына нигезләнә. Дәүләт милли сәясәт Концепциясе, телләрне саклау, татар халкының мәдәниятен үстерүгә йөз тотып төзелгән республика программалары, Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкара хезмәттәшлек бүлегенең уңай эшчәнлеге, җир шарының төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен ана телен саклау һәм үстерү, һөнәри бердәмлек булдыру юнәлешендә теләктәшлек күрсәтүе алдагы эшләрне планлаштырырга һәрдаим ярдәм итә.

Яшел Үзән районы мәгариф оешмалары Россия Федерациясенең 26 белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек итә, узара хезмәттәшлек турындагы килешүләр имзаланды: Түбән Новгород, Свердлау, Әстерхан, Ленинград, Ульян, Самара, Саратов, Ырынбур, Курган, Киров, Перьм, Пенза  өлкәләре, Мәскәү шәһәре, Мари-Эл, Чуваш, Мордовия, Башкортостан республикалары. Хәтта Австралиядә яшәүче татарлары оештырган якшәмбе мәктәбе белән элемтәдә торабыз.

Регион укытучылары Яшел Үзән районында үткәрелеп килә торган конференцияләрдә актив катнашалар:

Халыкара Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясе;

Регионара Афзал Шамов исемендәге укулар;

Регионара «Үз халкын данга күмгән татарлар» конференциясе

Регионара «Тау ягы шәхесләре» конференциясе;

Регионара «Милләтне торгызу» конференциясе;

Регионара Шиһабеддин Мәрҗәни исемендәге укулар;

Регионара «Тел ачкычлары» бәйгесе;

Регионара «Тукай мирасы» бәйгесе;

Регионара «Уйнагыз, гармуннар!» бәйгесе, һ.б.

Ә бүгенге көн пандемия шартларында да аралар өзелмәде, татар теле һәм әдәбияты укытучылары интернет аша семинарларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар.

2017 нче елның август киңәшмәсе кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә Россия Федерациясе төбәкләренең милли мәгариф кураторлары, мәгариф идарәләре җитәкчеләре, татар мәктәп җитәкчеләре, балалар бакчалары мөдирләре, укытучылар өчен Бөтенроссия семинары узды.

Яшел Үзән районы белән чиктәш Чувашия һәм Мари Эль республикасы мәктәпләре белән тыгыз элемтәдә торабыз, ел саен регионара семинарлар үткәрәбез.

Үзебезнең район укытучылары да регионарда үткәрелә торган семинарларда һәм конференцияләрдә актив катнашалар: Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә, Әстерхан өлкәсенең Идел буе районының Киличин мәктәбендә, Түбән Новгород өлкәсенең Спас районы Татар Маклагы мәктәбендә, һ.б.

 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Осиново гимназиясе белән Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы А.С. Садеков исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе арасында телекүпер булды. Zoom платформасы ярдәмендә балалар яшьтәшләре белән аралаштылар.

Регионнардагы татар мәктәпләренә методик ярдәм күрсәтәбез, аларга дәреслекләр, татарча китаплар җибәрәрелде.

2017 нче елның август аенда Мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүчеләр өчен 2013 елда татар теле һәм әдәбиятын дистанцион укыту системасы – «Ана теле» проекты гамәлгә куелды. Яшел Үзән укытучылары  бу проект буенча регионнар белән актив эш алып баралар.

        Яшел Үзән районының 10 нчы гимназиясендә мари түгәрәге эшләп килә. Мари милләте балалары Мари Эль республикасына еш экскурсияләргә баралар, милли бәйрәмнәрдә катнашалар.  Ә түгәрәк кысаларында мари композиторлары, язучылары белән очрашулар еш оештырыла. Бу очрашуларга без районыбыз мәктәбендә укучы мари балаларын да чакырабыз.

Шулай эшләгәндә генә хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре мәктәпләр эшчәнлегендә чагылыш таба, рухи-әхлакый кыйммәтләр, ана телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре уңай нәтиҗәләргә китерә.

Мәгариф өлкәсендәге яңарышлар, үзгәрешләр укыту-тәрбия процессына яңадан-яңа бурычлар куя. Яшел  Үзән районы үзенең укыту-тәрбия эшчәнлеген шушы бурычларны уңышлы үтәүгә юнәлдерә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укытучыларның регионара фәнни – гамәли конференциясе: "“Милли мәгарифне үстерү өлкәсендәге эзләнүләр” темасына ( эш тәҗрибәсеннән чыгып) чыгыш"

      Татарстан Республикасы милли мәгарифенең, Россия Федерациясе мәгариф системасының безнең, татар теле укытучыларының, алдына куйган максатларын үтәүдәге уңыштагы баскычлар б...

Регионара конференциядә чыгыш: “Лев Николаевич Толстойның педагогика өлкәсендәге эшчәнлеге”

7 декабря 2018 года на базе Детского дома творчества «Радуга талантов» состоялась Межрегиональная научно-практическая конференция «Л.Н.Толстой – взгляд через столетия&raq...