Заман укытучысы – балаларның ныклы белем алуларын оештыручы ул
статья

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы

smiley

Скачать:


Предварительный просмотр:

Заман укытучысы – балаларның ныклы белем алуларын оештыручы ул

Яшел Үзән районнарында милли мәгариф сәясәте укучыларның туган телдә белем һәм тәрбия алуга бәйле конституцион хокукларын тормышка ашыру өчен уңай шартлар тудыру принцибына нигезләнеп алып барыла. Татар һәм рус телләре, дәүләт телләре буларак, тигезкүләмдә өйрәнелә. Яшь буынны күпмилләтле дәүләттә яшәргә әзерләү, башка милләт вәкилләренә карата ихтирам хисе тәрбияләүдә алда торган мөһим бурычларның берсе.

Туган телеңне, үз ана телеңне, мәдәниятеңне ихтирам итү хисе, барыннан да бигрәк, туган тел ярдәмендә тәрбияләнә. Бүгенге көндә милли мәгариф системасы татар теле өчендә, күпмилләтле Татарстан халыкларының киләчәге өчен дә җаваплы, чөнки яшь буын да үз милләте белән горулану хисе дә шул җирлектә барлыкка килә. Менә шуңа күрә дә татар теле һәм әдәбияты укытуны бүген тиешле югарылыкта алып бару аеруча мөһим.

Белем бирүнең сыйфатын яхшырту максатыннан, укытучыларның һөнәри, иҗади потенциалын үстерү, аларга үз белемнәрен камилләштерүгә шартлар тудыру – милли мәгариф үсешенең төп бурычларның берсе. Эшчәнлек фән үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырылырга тиеш, әлбәттә. Һәр укытучының үз эштәҗрибәсе, үзенә генә хас эш алымнары бар. Шуңа күрә укытучы методик берләшмә эшчәнлегендә үз урынын табып, үз юлын күрә алса, берләшмә эшчәнлегенә уңай нәтиҗә биреп була. Әлбәттә, методистлар, мәктәп җитәкчелеге моңа шартлар тудырырга тиеш.

Алдынгы педагогик тәҗрибәне тарату, укыту – тәрбия процессын камиллләштерү юнәлешендәге эшне оештыруда райондагы иҗади эшләүче укытучылар, методик берләшмәләрнең роле зур. Методик бүлек эшчәнлеген нәтиҗәле итеп оештыру – укытучыларга яңатехнологияләр, укыту – методик әсбаплар арасында үз юлын табарга ярдәм итә.

Укытуның сыйфатын күтәрү өчен укытучы үзенең һөнәри осталыгын үстерү өстендә эшләп, һәрвакыт һәм өзлексез үсештә булырга тиеш. Зур тизлекләр белән бара торган фән һәм техника үзгәрешләре алдында югалып калмастай, туган яңа теорияне практикада куллана белү өчен, укытучыга һәрвакыт белемнәрен тулыландырып, яңартып, төзәтмәләр кертеп, камилләштереп торырга кирәк. Мәгариф өлкәсендәге һәр яңалыкны, алым-ысулларны вакытында тотып алу һәм эштә куллану зарур. Бүгенге көндә туган телләрне укытуның сыйфатын яхшыртуда төп алшартларының берсе – ул заманча эффектив технологияләрне кулланып эш итү. Белем бирү системасына яңа технологияләр көннән-көн ныграк үтеп керә. Мәктәпләрдә үстерешле, коммуникатив, проблемалы, традицион технологияләр бар. Рус төркемнәрендә исә татар теле укытуда югары нәтиҗәлелеккә ирешү бары тик коммуникатив технологияләргә нигезләнеп эшләгәндә генә мөмкин. Шулай ук бүгенге көндә мәгълүмати технологияләрне кулану зарурлыгы да көн тәртибенә килеп басты. Хәзерге вакытта мәктәпләргә заман куйган бурычларны хәл итәрдәй, иҗади фикер йөртә алырдай укытучылар аеруча кирәк. Ләкин мөгаллимне мәҗбүр иттерү мөмкин түгел, шуңа күрә омтылыш уяту әһәмиятле. Буюнәлештә методик бүлекнең эшчәнлеге зур этәргеч булып тора.

Районыбыз мәктәпләрендә алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан, республика,район күләмендәге семинарлар үткәрелә. Бу семинарларда бүгенге көн кадагындагы төп проблемалар хәл ителә. Үзебезнең метод берләшмә утырышлары, укытучылар өчен үткәрелгән өйрәтү характерындагы семинарлар Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Фәннәр акдемиясе галимнәре, дәреслекләр авторлары катнашаында уза. Укытучылар яңа стандартлар буенча дәреслекләр белән эшләү үзенчәлекләрен өйрәнәләр, үзләрен борчыган күп сорауларга жавапалалар һәм эштәҗрибәләре белән уртаклашалар.

Һәр уку елында районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мәгарифне үстерү институты һәм Казан федераль университеты оештыра торган укытучыларның белемнәрен күтәрү курсларында эш тәҗрибәләрен тәкъдим итәләр.

Яшел Үзән районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының сайты булдырылды, анда укытучылар өчен методик эшкәртмәләр, дәрес эшкәртмәләре, видеодәресләр куелып бара. Бигрәк тә дистанционукытудабуукытучыгазур ярдәм булып тора. Шулай ук һәр укытучының үз сайты булдырылган.

Йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: туган телдә белем бирү, туган телләрне һәм дәүләт телләрен өйрәтүдә югары нәтиҗәлелеккә бары тик яхшы әзерлекле педагогик кадрлар булганда, заманча эффектив технологияләр нәтиҗәле кулланылганда гына ирешергә мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре....

Дәүләт гомуми белем бирүче бюджет учреждениесе “Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Талипова Наилә Кәлимулла кызының 2015-2018 нче уку елларына үз белемен күтәрү өстендә э

Максат: Яңа федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, укытуның эчтәлеген яңарту; яңа алым һәм технологияләр кулланып, укыту сыйфатын күтәрү; югары нәтиҗәлелеккә ирешү.Бурычлар: - Яңа федерал...

Балаларны заман афәтеннән саклыйк

Ата-аналар җыелышы  өчен материал...

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикш...

Хәзерге заман укытучысы нинди булырга тиеш? (Эссе)

Хәзерге заман укытучылары нинди булырга тиеш? Алар алдында нинди таләпләр куелган?...