Әдәп төбе - яхшы гадәт
методическая разработка (5 класс) по теме

Насирова Насима Наильевна

Әдәплелек  кагыйдәләрен искә  төшерү, балаларны  рәхимле, михербанлы булырга өндәү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл razrabotka.docx20.82 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Әдәп  төбе-матур гадәт”

Максат:  1)   Д. Аппакованың “Рөстәм” хикәясе  белән  танышу, язучының  иҗатын  өйрәнүне  дәвам  итү;

                2) Башлангыч  сыйныфта  үткәннәрне  искә  төшерү, бәйләнешле    сөйләм  күнекмәләре  булдыру, йөгерек, сәнгатьле    уку  өстендә   эшләү, сорауларга   аңлап,тулы   дөрес  җавап  бирү;

                3)Китап   укуга   кызыксыну  уяту,  өлкәннәргә  хөрмәт  хисе  тәрбияләү,  әдәплелек  кагыйдәләрен   кабатлау.

Җиһазлау:  Дәреслек,  язучының   тормышы һәм  иҗаты  турында  презентация,   Дәрҗия  Аппакованың  “Кечкенә   Бануның  тарихы”  исемле  китабы.

Дәрес  барышы:

        1. Оештыру.

        -сәламләү;

        -бүген   ничәнче число?

        -атнаның  ничәнче   көне?

        -ничек  атала?

        2. Актуальләштерү.

-Без  бүген  Дәрҗия  Аппакованың  “Рөстәм”  исемле хикәясе  белән   танышырбыз.

- Әйтегез  әле,  балалар,  бу  язучы  белән  без   танышмы?  Без аның  нинди  әсәрләрен  укыганыбыз  бар? (Көтелгән   җаваплар:  Бу  язучы  белән  без  башлангыч  сыйныфта  танышкан  идек.Без  аның  “Шыгырдавыклы  башмаклар”  хикәясен  укыган  идек).

- Ул  хикәя  нәрсә  турында?(Хикәя  Гөлшат   исемле  кыз  турында.Аңа  әтисе  фронттан  сап-сары  башмаклар  җибәрә, ул аларны  бик ошатса  да,  дус кызына   бүләк  итә).

-Сез ничек  уйлыйсыз, Гөлшат  нинди  кыз?(Ул  бик  әйбәт  кыз)

3.Яңа  дәрес  өстендә  эш.  Презентация.        1нче  слайд.

--- Татар балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән прозаик һәм драматург Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова 1898 елның 2нче мартында Уфа губернасының Минзәлә өязе (хәзерге Түбән Кама районы) Байгол авылында дөньяга килә.Бала чагы туган авылында үтә. 13 яше тулгач Казанга килә.  

        2нче слайд

  1919- 1921 елларда керәшен татарлары өчен чыгарылга  “ Кызыл әләм” газетасы хәбәрчесе.

        3нче слайд

  1925- 1928 елларда җәмәгать эшлеклесе һәм “Киңәш” газетасының актив

хәбәрчесе.

        4нче слайд

  1928-1943 елларда Урта Азиядә яши, балалар укыта.

        5нче  слайд

  1943 елда кабат Казанга кайта, гомернең соңгы көннәренә кадәр иҗат эше белән шөгыльләнә.

 - Яңа  сүзләр  белән  танышу.

Беркөн- однажды        

Кунак- гость

Суз-протяни

Эрермен-растаю

Бер  телем-один  кусок

Ашыкмады-не  спешил

Килеп басты -встал

Агызмады-не  пролил

Чапылдатмады-не  чавкал

Д.Аппакованың “Рөстәм” хикәясен уку.

А) Укытучының укуы. Сораулар бирә- бирә,бүленеп, кызыксындырып уку.

-Рөстәм кая барган?

-Әби өстәлгә нәрсәләр куйды?

-Малай өстәл янында үзен ничек тоткан?

-Хикәя сезгә ошадымы?

-Нәрсә хәтерегездә калды?

- Аңлашылмаган сүзләрне табып, эчтән укыту.

-Хикәяне “чылбыр”  белән  укучылар  укый,тәрҗемә  итәләр.

-Ике  раслауның  кайсысы  дөрес?  (Дәреслектән  2нче  күнегү  эшләнә)

-Физминутка.

-Балалар,  Рөстәм  без  узган  дәресләрдә  өйрәнгән   хикәядәге  Сашага ошаганмы?

Рөстәм  нинди?           Саша  нинди?

тәрбияле        тәрбиясез

әдәпле        әдәпсез

тәртипле        тәртипсез

табын  янында  үз-үзен  тота  белә                табын  янында  үз-үзен  тота белми

-Әдәплелек  турында  нинди мәкальләр  беләсез?

         -Кунак  аз  утыра  күп  сыный.

         -Әдәп  төбе-яхшы  гадәт

-Бу мәкальләрнең  мәгънәсен  ничек  аңлыйсыз?

4.Үтелгән  материалны  ныгыту.

-Бирелгән   җөмләләрне   хикәя  эчтәлеге  тәртибендә урнаштырыгыз.   (Дәреслектән  4нче  күнегүне   эшләү).

- Сорауларга җавап бирү.

- Рөстәмне нинди малай дип атарга була?

- Нинди кешеләрне әдәпле диләр?

- Бу хикәясендә автор нәрсә әйтергә тели?

- Рөстәм сезгә ошадымы?

 Физминутка.

Утырып инде ардык, бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп, башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга, утырып –торып алыйк.

Куш аяклап сикерик тә, урыныбызга утырыйк

- Балалар, күрдегезме, Рөстәм үзен кунакта ничек тәртипле тоткан. Кунакта барыбызга да Рөстәм шикелле әдәпле, тыйнак булырга кирәк.Хуҗалар чакырмыйча, өстәл янына килеп утыру яки олы кешеләрдән алда ризыкка сузылу- бик күңелсез хәл. “ Кунак булсаң, тыйнак бул” дигән сүзләрне һәрчак истә тотарга кирәк.

Табын янында дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерү.

- Ашарга утырганда кулыңны ю, ашаганнан соң да.

- Ашаганда ризыкны иснәп карама.

- Ашыгып ашама, авызыңны чапылдатма.

- Түгеп- чәчеп ашама, ашъяулыкны пычратма.

- Ашаган вакытта уңга-сулга карама, алдыңа гына карап утыр.

- Күрсәткән хөрмәт, сый өчен рәхмәт әйтергә онытма.

   Балалар, табын янында үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен кунакта гына түгел, өйдә дә һәрчак истә тотарга кирәк.

 -Йомгаклау.

Бүгенге  дәрестә  сүз  нәрсә  турында  барды?

Үзегезгә  нинди  сабак   алдыгыз?

-Бүгенге  дәрестә  нәрсәләргә  өйрәндегез?

-Билгеләр  кую.

-Өйгә  эш.Хикәяне  сәнгатьле укырга,сорауларга  җавап  бирергә.