"Тукайны искә алып"
план-конспект урока (10 класс) на тему

Насирова Насима Наильевна

Бөек  шагыйребез Г. Тукайның  тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган сыйныфтан тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g._tukayny_isk_alyp....doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Габдулла Тукайны искә алып…

Кичә үтәсе залга Г. Тукай портреты эленә. Шулай ук аңа багышлап язылган шигырь юлларын плакатка язып эләргә мөмкин. Мәсәлән:

“Арамызда нурлы Чулпан, якты Кояш, Ай идең,

Милли гөлләр сандугачы – син идең, сайрый идең”.        

“Тәфтиләү” көе яңгырый. Сәхнәгә ике алып баручы чыга.

1А.Б. Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Чын шагырьләр үлемсез булалар. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә.

2А.Б. Тукай бүген дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә. Тәпи басып, тел ачылгач та без аның иҗаты белән таныша башлыйбыз. Әти-әниләр, әби-бабайлар авызыннан беренче тапкыр Шүрәле, Су анасы хакында ишетәбез. Мәктәпкә килгәч әлеге геройларга җан өргән мәшһүр шагыйрь белән ныклабрак танышабыз.

1А.Б. Шигырь бәйрәмен башлаганчы сөекле шагыйребезнең биографиясен һәм иҗатын искә төшереп үтик әле. Моның өчен сорау-җавап уены оештырып алырбыз. Иң күп һәм дөрес җавап биргән укучыларны бүләк көтә.

  1. Г. Тукай кайчан һәм кайда туган?
  2. Әти-әнисенең исеме ничек?
  3.  Габдулла Тукай яшәгән Сәгъди абзый йорты кайда урнашкан?
  4. Г. Тукайның музейлары кайларда бар?
  5. Кайсы мәдрәсәләрдә белем алган?
  6. Автобиографик әсәре ничек атала?
  7. Бу өзекләр кайсы шигырьләрдән:

  1. Айрылып китсәм дә синнән гомеремнең таңында мин,

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

                                                                                 (Туган җиремә)

  1. Тик кенә торганда капланды томанга бар һава;

Кар оча, кар себерелә, кар котыра һәм кар ява.

                                                                                        (Буран)

  1. Борын заман бер ир белән хатын торган,

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;

                                                                  (Кәҗә белән сарык хикәясе)

  1. Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый

Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.

                                                                       (Эш беткәч уйнарга ярый)

                                 

                                (Җиңүчеләргә китаплар тапшырыла)

        2А.Б. Замандашлары, дуслары да Габдулла Тукай иҗатына югары бәя бирәләр. Аның милләте, туган ягы өчен янып йөрүен беләләр,үткен теленә сокланалар, хөрмәт итәләр. Тукайның авырып үз араларыннан китүен бик авыр кичерәләр. Аңа багышлап шигырьләр язалар. Тукайның замандашы Гариф Гайнуллин-Чокалый “Габдулла әфәнде Тукаев хакында мәрсия” шигырендә болай дип яза:

        1 УКУЧЫ:

Нур идең син, яки якты нурлы бер йолдыз идең,

Балкый идең күктә даим, бер үзең, ялгыз идең

Яшьтән үк милләт күгендә тугъры , якты юл ачып,

Тордың өстемезгә чиксез син мәхәббәт, нур чәчеп.

Инде бездән кисте, каплады нурыңны зур болыт,

Китми һәм китмәс күңелдән шул нур асла онтылып.

Яшәдекчә милләтең һәм пакъ намең бергә яшәр,

Чөнки калдырдың мөкатдәс эз вә хезмәт, күп әсәр.

                                                                                 (кыскартып алынды)

        1А.Б. Гаиләсе Тукай белән аралашып яшәгән шагыйрә Рокыя Ибраһимия “Китте шагыйрь” шигырендә “ шагыйрьне хәтта шүрәлеләр сагына, ул урмандагы һәр агач, наратлар чын шагыйребез китте дип кайгырып сөйлиләр” дип яза.

        2 УКУЧЫ:

Китте шагыйрь

... Алмасы бик татлы булган бер алмагач идең син,

Калды милләт бик ялангач, алмагачы булмагач.

Милләтнең рухы күтәргән хуш чәчәкле гөл идең,

Милләтемнең ландышы син, я миләүшәсе идең.

Бакчамызда сайрый торган бик матур былбыл идең,

Барча гөлләр арасында иң ләтыйф бер гөл идең.

Барган идем урманына, килеп чыкты шүрәле:

“Мине сезгә белдерүче китте шагыйрь”, - дип сөйли.

Ул нарат, чыршы, агачлар – һәрбересе кайгылы:

“Китте чын шагыйремез”, - дип хәл теле илә сөйли.

Төшкән идем су буена, су анасы утыра,

“Китте милли телле үткен шагыйрең! – дип ул тора.

Су эчендәге балыклар барчасы бик моң йөзә,

Гүя әйтерсең алар да ошбу кайгыны сизә.

Су буенда сайрый торган төрле - төрле кошлары –

Барысы да кайгыралар – ул Ходай былбыллары.

Тагы алтын әтәче дә кычкыра канат кагып:

“Ул кадерле шагыйрең китте, хәзер дөньяда юк!”

Милләтнең каһарманы, чын шагыйремез, калмадың,

Бары калды безләргә ядкяр булып әсәрләрең.

Һич тә чыкмас исемсездән, Тукаев, исмең синең,

Керсә дә кара җиргә вакытсыз җисемең синең.                                                                                                                                                              

                                                     (кыскартып алынды)

2А.Б. Тукай белән якыннан аралашып яшәгән Галимҗан Акчурин да үзенең “Мәрхүм иптәшем, шагыйрь Габдулла Тукаев хакында” дип аталган шигырендә милләтнең бөек  шагыйрен югалтуы ачынып яза.

3 УКУЧЫ:

Тәәсеф, мең тәәсеф безгә һәм милләткә бу көндә!

Түгәдер канлы яшь иптәшләре һәм бән дә бу көндә.

Ничек түкмәскә? Милләт, үстереп кыйммәтле шагыйрен,

Югалтадыр, озата бу дөньядан күк гүргә.

Бар иде милләтен җырлап җуаткан якты көннәре;

Хәзер инде җиһанда исме бар, юк җисме бк көндә.

Кичен көн дә шапырынган Пушкиным бар, дип безем милләт

Чигә һәртөрле хәсрәтләр бу кайгылы кара көндә.

Күрәм мин: матбугатта җырларын җырлап рәхәт тапкан

Күңел инде хәзер сынык вә рухсыз егълый бу көндә.

Гомердә бер таралмаган болытлар да бирәләр юл,

Итә рухын шагыйрьнең изге фәрештәгә бу көндә.

Тырыштың милләтнең чөн, кыска гомрең кичмәде рәхәт,

Шуның чөн һәрбер инсан тели җәннәт сиңа бу көндә.

Күтәрми сәҗдәдән башын һәр фәрештә һәм чигәләр гамь,

Күреп изге шагыйрьнең нурлы рухын күктә бу көндә.

        1А.Б. ХХ гасыр башында яшәп иҗат иткән бер генә шагыйрь дә Тукай иҗатына битараф булмаган, күбесе аны үзенең остазы дип санаган. Шагыйрьнең дөньядан китүе барысын да тетрәндергән. Алар үзләренең хисләрен шигъри юлларга салганнар. Ягъкуб Аймановның “Хөрмәтле шагыйремез Тукаевка”, Кизләвинең “Сөекле шагыйремез мәрхүм Габдулла Тукаев рухына”, Бәдретдин Киләчинең “Мәрхүм остаз шагыйрь Габдулла Тукаевка ядъкәр”, Кәшшав Курмашевның “Әдәбият былбылы олугъ шагыйремез Габдулла Тукаевка” Сәгыйть Сүнчәләйнең Габдулла Тукаев”, Мирхәйдәр Фәйзинең “Габдулла әфәнде Тукаев наменә” һ.б. шигырьләрдә аны җир йөзендә булган иң якты, иң илаһи образларга тиңлиләр.

        2А.Б. Шагыйрь туган көнне Казанда зур шигырь бәйрәме үтә. Әлеге бәйрәмдә шагыйрьләр үзләре язган шигырьләрен укыйлар. Әлеге шигырьләрдә дә Бөек шагыйрьне сагыну, аның иҗатына хөрмәт хисләре чагыла.

        4 УКУЧЫ:

                               Марс Шабаев “Тукайны сагыну”

                                                           (кыскартып алынды)

        Тупырдашып торган пар атларда,

        Йә булмаса елгыр тулпарда

Тып-тып басып түгел,

Биштәр асып

Тукай моңы кергән йортларга.

Ул моң Кушлавычтан башланган да, Өчиленә күчкән, Кырлайга;

Инешләргә иңгән, урманнарга,

Томан булып сарган тугайга.

Тугайларда тайлар – байларныкы...

Тай саклаучы ялчы малайлар

Тулган айга карап моңайганда,

Тукай моңы белән моңайган.

Тубалдагы орлык соңгы өмет

Булган чакта авыл картына,

Тургай булалмаган Тукай моңы –

Ул җил булган тәрәз артында.

5 УКУЧЫ:

Ул моң “ач үлемнең куркусыннан”

Ил елаган өчен елаган...

Тукай моңы – халык моңы шулай

Иңрәп торган авыр елларда.

Ул моң сыкраулардан, аһ-зарлардан

Халык ярсуына әверелгән;

“Илгә – азатлык!” дип аһ оручы

Ирләр йөрәгенә бәрелгән.

Бөек Тукай, моңы-җыры булып,

Туган теле булып халыкның,

Гасырлардан гасырларга шулай

Күкрәп барыр өчен калыктың.

Ирек алган илдә мөмкинмени

Онытылырга, тынып калырга:

Язган сиңа, Тукай, заман белән,

Шатлык җыры,

Тормыш гимны булып,

Гасырларны кичеп барырга...

   (Программаның максатына карап, тагын берничә бүгенге заман шагыйренең шигырен тәкъдим итәргә була).

        1А.Б.: 27 ел гына яшәп калган Тукай инде йөз ел буе шагыйрьләребезгә үрнәк, өлге булып тора. Игътибар иткәнсездер – 20 гасыр шагыйрьләре дә, 21 гасыр шагыйрьләре дә аны остазлары итеп саныйлар. Һәм бу күренеш шулай дәвам итәчәк тә – шагыйрьләр өчен генә түгел, барлык сәнгать кешеләре өчен дә Тукай күктәге янар йолдыз, өлге-үрнәк булып тора. Композитор Заһидулла Яруллинның “Тукай маршы” яңгырый.

(Музыка тыңлау)

        2А.Б. Безнең мәктәбебездә дә яшь иҗатчылар бар. Аларның әсәрләрен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

УКУЧЫЛАР ЧЫГЫШЫ.

        Алып баручылар, шигырь укыган укучылар чыгып, тамашачылар белән “Туган тел” җырын җырлыйлар.

                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган яктан илһам алып...

Азнакай районында туып-үскән шагыйрьләр һәм язучылар иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә....

Физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару.

Физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару планы....

Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып, Исмең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык. М.Җәлилгэ багышланган кичә

БуранКүз ачкысыз каты буран чыкты,Юл табалмый атлар туктады.Кар пәрдәсе аша күренеп калаЕрак түгел авыл утлары....

Мазмұндама "Асқақ үнді, алып ақын"

Мазмұндама Жамбыл ақын туралы түсінік беру...

Яз Тукайны алып килде (шигъри кичә)

Башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән....

КВН "Яз алып килде Тукайны"

КВН с учащимися 6 классов ко дню рождения Г.Тукая...

КВН "Яз алып килде Тукайны"

КВН с учащимися 6 классов ко дню рождения Г.Тукая...