Иярчен шарт һәм кире җөмләләр
презентация к уроку (8 класс) на тему

Презентация содержет и теоретический и практический материал для урока.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл iyarchen_shart_hem_kire_zh..pptx92.14 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Иярчен шарт һәм кире җөмләләр.

Слайд 2

ИЯРЧЕН ШАРТ ҖӨМЛ Ә Синтетик төре

Слайд 3

Бәйләүче чара Мисаллар Ялгызак мөнәсәбәтле сүз : шулай булса , шулай итсә , алайса , юкса , югыйсә Һ. б . Арамыздан китәрелсен яман эшләр , Шулай булса алга китәр тәмам эшләр . (Г. Тукай) Мөхәммәт , сабырлыкка өндәгәндә дә сабыр булырга кирәген чамалап , сүзне ярты юлда өзде , югыйсә сүз ташкыны әллә кайларга кереп китәчәк иде . ( Я. Зәнкиев ) Иярчен шарт җөмлә я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән шарт хәлен ачыклый , я баш җөмләнең шарт хәле урынында килә . Нишләсә? Ни булса ? Нинди шартларда ИЯРЧЕН ШАРТ ҖӨМЛӘ АНАЛИТИК ТӨРЕ

Слайд 4

Бәйләүче чара Мисаллар 1. Шарт фигыль формасы : - са / - сә + да, дә кисәкчәсе Өе тар булса д а, күңеле киң Җаббарның . ( Ә . Фәйзи ) 2. Хәл фигыль формасы: -тач/ -гәч, -кач /-кәч + та, тә кисәкчәсе Мәктәп балаларына ял булгач та, әнкәй белән әткәйгә бу кагылмый. (Н. Әхмәдиев) 3. Ияртүче теркәгеч: гәрчә + -са/ -сә шарт фигыль формасы + да, дә кисәкчәсе Гәрчә Баязит абый эчкерсез киңәшчем , риясыз остазым булса да, мин аны да оныттым . ( А. Гыйләҗев ) 4. Бәйлек сүз: карамастан Дәртле музыка уйнап торуга карамастан , күңелгә кереп оялаган ямансулык хисе кечерәйми дә , таралмый да. ( М. Маликова) ИЯРЧЕН КИРЕ ҖӨМЛӘ Синтетик төре

Слайд 5

Бәйләүче чара Мисаллар Ялгызак мөнәсәбәтле сүз : шулай да , алай да, шулай булса да, шуңа карамастан Бу хәл Маһруй апаны бик җәберсетте , шулай да ул зарланып йөрмәде . (Г. Әпсәләмов ) Кызны танымады Госман , алай да йөрәк тирәсендә нидер сулкылдап алды . (И. Салахов) Вәзир Исхакны шәех Игәнәй яратмады , шуңа карамастан ул аны хөрмәт итте . (М. Хәбибуллин ) ИЯРЧЕН КИРЕ ҖӨМЛӘ Иярчен кире җөмлә я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән кире хәлне ачыклый , я баш җөмләнең кире хәле урынында килә . Аналитик төре

Слайд 6

Көннәр яхшырырга охшаган, шулай булса без чаңгы шуарга чыгар идек. ( ), [шулай булса] Телебезне сакларга кирәк, югыйсә ул югалырга мөмкин. ( ), [югыйсә] 3. Тырышып укымыйсың икән, чиреккә яхшы билгеләр чыкмый. (икән), [ ] 4. Илең турында уйласаң, гомерең озын була. (...саң), [ ] 5. Ул китте исә, Нәсимә күңелсезләнә. (исә), [ ] Җөмләләргә анализ ясарга.

Слайд 7

Баш сау булса, бүрек табыла. Яз килсә, ул киенә, көз килсә, ул чишенә. Куян тозакны онытса да, тозак куянны онытмый (кире). Алты яшәр юлдан кайтса, алтмыш яшәр хәл белер. Кунак килсә, ит пешә, Ит пешмәсә, бит пешә. 6. Тал бөресе, тал бөресе, Тал бөресен өзмәгез; Мин югалсам, я утларда, Я суларда эзләгез. 7. Агыйденең ар ъ ягында Атлар килә адымлап; Кайгы кара күлмәк булса Юар идем сабынлап.

Слайд 8

Җөмләләр Җөмлә төрләре 1.Миннән сиңа теләк шул: ил мактарлык үрнәк бул 1. Иярчен ия җөмлә 2.Кем алдый, шул урлый 2. Иярчен хәбәр җөмлә 3.Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың 3. Иярчен аергыч җөмлә 4.Кайчан әти-әниеңә яхшылык hәм игелек кыласың, шулчакта үзеңдә ниндидер илаhи бер көч hәм рәхәтлек таясың 4. Иярчен тәмамлык җөмлә 5. Хатыңны мин танырлык итеп яз 5. Иярчен вакыт җөмлә 6. Мәктәп ярышта беренчелекне алырга тиеш, моның өчен без армый-талмый укырбыз 6. Иярчен урын җөмлә 7. Яраларым төзәлеп бетмәгәнгә күрә, шушы авылда бер атна ятарга туры килде. 7. Иярчен шарт җөмлә 8. Кайда хезмәт, шунда хөрмәт. 8. Иярчен күләм җөмлә 9. Без шә h әрдә сез торган кадәр булдык 9. Иярчен кире җөмлә 10.Сарай тулы халык: картлар, яшьләр, йөзе җыерчыклы балалар 10. Иярчен максат җөмлә 11. Иярчен рәвеш җөмлә 12. Иярчен сәбәп җөмлә Җаваплар: 1җ – 2; 2-1; 3-4; 4-5; 5-11;6-10; 7-12; 8-6; 9-8; 10-3.

Слайд 9

Бер якта – җөмләләр, икенче якта шул җөмләләрнең схемалары бирелгән. Дөрес җавапны табып язарга кирәк. 1. Мине сөйсәң, оныт туганыңны . (...-сам да), [ ] 2. Егылсам да, антым хәтеремдә h әркайчан. (...-са да), [ ] 3. Яратмаса, кыен түгел, төзәтү бу хатаны (...-саң), [ ] 4. Безне язмыш аерса да, дуслыкны, бәг ъ рем, онытма. (...-сак та...), [ ] . 5. Кайтмасак та яныгызга, сез безнең йөрәкләрдә (...-са), [ ] Җавап: 1-3, 2-1, 3-5, 4-2, 5-4

Слайд 10

1. Бас, кызым, Әпипә, ......................, мин басам 2. Басып сайрар ............... Сандугач та моңлана. 3. ................, айга карыйм, Син кара йолдызларга. Халык җырларыннан икешәр юл тәкъдим ителә. Ләкин аларда иярчен шарт җөмлә урыны буш, шул җөмләләрне дөрес табып урнаштырыгыз. Талы сынса Син басмасаң Мин сагынсам

Слайд 11

Нинди җөмләләргә иярченле кушма җөмлә диләр? А) үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмләгә; Б) гади җөмләләре интонация ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмләгә; В) гади җөмләләре тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмләгә; Г) үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмләгә. 2. Иярчен җөмлә - А) иярченле кушма җөмләнең бер енче җөмләсе; Б) иярченле кушма җөмләнең соңгы җөмләсе; В) ияреп килгән һәм баш җөмләдән чыгып куелган сорауга җавап булып килгән җөмлә; Г) иярченле кушма җөмләнең баш җөмләсе. 3. Баш җөмлә - А) теркәгечле тезмә кушма җөмләнең беренче җөмләсе; Б) ирченле кушма җөмләнең беренче җөмләсе; В) санау интонациясе белән бәйләнгән җөмләләрнең берсе; Г) ияртеп килә торган һәм аннан чыгып, башка җөмләләргә сорау куела торган җөмлә. 4. Баш һәм ирчен җөмләләрне ничек билгелиләр? А) иярченле кушма җөмләдә урнашу тәртибенә карап; Б) сорау куеп; В) интона ц иягә карап; Г) каршы куючы теркәгечләргә карап билгелиләр. 5. Төзелеше буенча иярчен җөмләләрнең нинди төрләре була? А) теркәгечле тезмә кушма; Б) синтетик; В) аналитик һәм синтетик; Г) бүлүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән.

Слайд 12

6. Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела? А) өтер; Б) куелмый; В) ике нокта, өтер; Г) өтер, нокталы өтер. 7. Нинди иярчен җөмлә синтетик дип атала? А) баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә; Б) баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнгән җөмлә; В) баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә; Г) баш җөмләгә көттерү интонациясе ярдәмендә ияргән җөмлә .

Слайд 13

Җөмләләрнең схемаларын төзегез. 1). Фил к ү т ә рм ә г ә нне , тел к ү т ә р ә . 2). Кемне ң теленд ә ни булса , к үң еленд ә шул була . 3). Яшьлеге ң тырыш булса , картлыгы ң тыныч була . 4). Яхшы ү гет керм ә с ә , яман ү гет керер . 5). Т ө бе к ү ренм ә г ә н чил ә кт ә н су эчм ә . 6). Без кабызган утлар с ү нм ә с алар . 7). Белеме к ү п укучы һә рчак алдынгы була . 8). Кем тырыша , аны һә рчак х ө рм ә т ит ә л ә р . 9). Мин бел ә м : сез ү зегезне ген ә кайгырта торган кеше т ү гел . 10). Без печ ә нне сез ө йр ә тк ә нч ә ө йдек . 11) Кайда ныклы т ә ртип урнаштырыла , шунда эш яхшы сыйфатлы итеп башкарыла . 12). Сез бу хатны минем укыганда , бик к ү п еллар узган булырлар . 13). Җ ир ап-ак булган , ә йтерсе ң а ң а ак юрган ябылган . 14 ). Без кит ә се автобус никтер со ң га калып килде . 15). Һә ркемг ә м ә гъл ү м ки , илне ху җ асызлык тарката .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярчен кире җөмләләр. 9 сыйныф (рус группасы)

Тема: Иярчен кире  җөмләләр. Максат: иярчен җөмлә турында төшенчә формалаштыру; аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү; иярчен кире җөмләләрне тану һәм аеру ...

Тема: “Иярчен кире җөмлә”

9нчы сыйныфның татар төркемендә ФДББС туры китереп эшләнгән дәрес эшкәртмәсе...

Иярчен кире җөмлә

Максат:1) дидактик – иярчен кире җөмлә турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү;2) үстереш – иярчен кире җөмләләрне тану һәм аеру ысулларын билгеләү;3) тәрбияви үз...

Иярчен кире җөмлә

дәрес планы...

Шарт һәм кире хәлләр

Конспект урока татарского языка в 7 классе татарской школы с применением Сингапурской технологии....

Шарт һәм кире хәлләр

Презентация к уроку татарского языка  "Шарт һәм кире хәлләр для 7 класса....

Иярчен шарт һәм кире җөмләле кушма җөмлә

Иярчен шарт һәм кире җөмләле кушма җөмлә....