Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)
план-конспект урока (11 класс) по теме

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatarskiy_11.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                           

Тема: Тормыш иптәшен ничек сайларга?

( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)
Максат: 1) Өйләнү һәм кияүгә чыгу проблемасын ачыклау, аның буенча
фикер йөртергә өйрәтү.

2) Сүз байлыгын баету, арттыру.

3) Укучыларны күзәтүчән, игътибарлы булырга, уйлап хәл итәргә

өйрәтү.

Җиһазлау: таблица, таблица игъланнары, карточкалар.
Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.
Методлар: әңгәмә методы.

Дәрес барышы.

1. Оештыру моменты. Класста уңай психологик халәт тудыру.
- Укучылар, бүген без сезнең белән төрле буын кешеләрен бердәй борчый
торган проблемалар турында сөйләшербез.
Алар: Мәхәббәт нәрсә ул?

Етет белән кыз, ир белән хатын мөнәсәбәтләре.
Гаиләнең ныклылыгы нәрсәгә нигезләнә?
Кеше кайчан бәхетле була?

Бу сораулар үзләре зур сорау тудыралар.

Тормыш иптәшен ничек сайларга?

- Менә шушы сораулар өстендә бүген дәрестә эшлибез.

- Нәрсә ул бәхет?

П. Төп өлеш (экспозиция).

- Бу төшенчәгә күп төрле мәгънә салалар.

- Әйтик, бишле билгесе алу, яки туганнарың белән очрашу бу да бәхет,
ләкин ул вакытлыча гына.

- Ә инде кеше бәхете мәсьәләсенә килгәндә, бу зур, катлаулы проблема.

- Яхшы ир, яхшы хатын, яхшы тормыш иптәше табу. Сөйгән кешең
белән кавышу - бу бик зур бәхет, чөнки ул кешенең бөтен гомеренә
бәйле.

- Кеше бәхетле булырга тиеш.

- Ә статистика буенча 100 парның 40 пары аерылышалар.

- Бу ни өчен шулай?

- Иртәгә сезнең тормыш бәхетле булсын өчен нишләргә?

- Тормыш иптәшен ничек сайларга?

- Социологлар тормыш иптәшен сайлауны 3 төркемгә бүлеп карыйлар.

яратып

акыл белән

исәп-хисап белән

Мәхәббәт

Ярату хисе
Эчке тойгылар
Эмоцияләр

Күңел тарту

Бер-берсеннән башка

яши алмау

Акыл

Яхшы мөнәсәбәтләр

Әти-әни киңәшен тыңлау

Ялгыз калмас өчен

Балалар үстерү

Якын күрү

Ияләшү

Яше артуын уйлау

Исәп-хисап

Материаль уңайлыклар

Байлык

Акча проблемасы

юк, торак проблемасы

юк

(Укучыларның фикерләре таблицага тутырыла.)

- (Кыз белән малай ярәштерү йоласын сәйләү.)

- Сезнеңчә кайсы төркем буенча тормыш иптәшен сайлаучылар кубрәк?

- Социологлар курсәтуенчә, тормыш иптәшен яратып сайлаучылар - 70-
75 %, акыл белән - 15-20 %, исәп-хисап белән - 5-10 %.

- Ә менә иң кызыгы шунда: исәп-хисап белән сайлаучылар аз булса да,
аларньң гаиләләре башкаларга караганда озак бергә яшиләр.

- Сез үзегез ничек сайлар идегез?

- Искә төшерик: ә Галия белән Искәндәр кайсы төркем сайлаучыларга
керерләр микән?

- Ни өчен шулай?

- Язучы һэм драматург Т.Миңнуллинның мәхәббәт турында фикерләрен

әйтү.

- Мәхәббәт ул итеге яккан бал гына. Башта балош яглан бетерәбез, соңыннан гомер буе итми килерәбез.
А) Газета аша үз парыңны табу.

- "Танышу" рубрикасы. (Белдерүләрне тарату, шулар арасыннан

үзләренә ошаганын сайлау).

Б) Берничә укучыга карточкалар тарату, калганнары тактага язылган
раслаулар белән танышалар.

- Син бу раслаулар белән килешәсеңме? Ул фикереңне яз.

1) Гаиләдә һәрвакыт мәхәббәт буду мәҗбүри тугел, яхшы мөнәсәбәтләр
булса җитә.

2) Гаиләдә үзеңне генә кайгыртып яшәргә кирәк.

3) Гаиләдә ир белән хатынның бер фикердә булуы мәҗбури.

4) Мәхәббәт - гаилә бәхетенең гарантиясе.

5) Килешеп яшәү - ул карашлар, гадәтләр төрле булса да, бер-береңне
тулыландырып яшәү.

6) Мин әти-әни сайлаган кешегә генә кияүгә чыгачакмын (өйләнәчәкмен).

- Ни өчен Галия белән Искәндәр аерылышалар?

- Бәлки, Галиянең дә гаебе бардыр?

- Искәндәр белән Галиягә бәхетле, ныклы гаилә кору өчен нәрсә

җитмәгән?

  Яшьләргә сабырлык җитми. Ә сабыр төбе-сары алтын бит.

В) Ситуация бирү. Язучы Н. Гыйматдинованың яшьләр нәрсәгә аерылыша
дигән сорауга җавабын укучыларга уку.

- Мин, сезнең алдыгызга мондый ситуация бирәм:

- Сии әти-әниеңә яңалык әйтәсең:

- Мин кияүгә чыгам... (өйләнәм).

- Сезнең арада нинди сөйләшү булыр?
III. Йомгаклау.

- Мин үземә тормыш иптәшен яратып, я акыл, я исәп-хисап белән

сайладым, мин бәхетле булачакмын дип әйтеп буламы?
(Укучыларның фикерләре тыңлана.)

- Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз?

- Бәхетле булу (гаиләдә) нәрсәгә нигезләне?

1) Килешеп яшәүгә.

2) Юл куя белүгә.

3) Бер-береңнең кимчелекләрен аңлап кабул итүгә.

4) Уртак фикергә килү юлларын эзли белүгә.

5) Гафу итә белүгә.

- Тормыш иптәшен сайлау авырмы?

- Психологлар тормыш иптәшен сайлаганда шундый киңәшләр бирәләр:

- Интеллектына, белеменә, акылына игътибар итәргә кирәк. Әгәр
сайлаган ярың үзеңнән күпкә белемлерәк, акыллырак икән,
өйләнешкәч ике арада аңлашылмаучанлык килеп чыга. Чөнки ир белән
хатын һичшиксез үзенең өстенлекле якларын курәчәк.

- Мин сезгә җаныгыз, акылыгыз тарткан тормыш иптәшен
сайлавыгызны һәм бәхетле булуыгызны телим.

- Билгеләр кую.

- Өй эше: язма эш "Мин кияүгә чыкканга, өйләнгәнгә 10 ел вакыт
үткән".


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буенча тест

Әдәбият дәресләренндә файдаланыр өчен Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буенча тест...

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест

Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест...