Бала күңелле шагыйрь
план-конспект урока (5 класс) по теме

Ш.Галиевның тормышы, иҗаты буенча дәрес эшкәрмәсе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Бала күңелле   шагыйрь. ( Ш.Галиев тормышы, иҗаты буенча)

Максат:  Укучыларны Ш. Галиевның тормыш юлы белән таныштыру, иҗатына кызыксыну уяту, татар шигъриятенә  мәхәббәт тәрбияләү, юморның тәрбияви әһәмиятен  төшендерү.

Җиһазлау:компьютер, Ш. Галиев китапларыннан күргәзмә, магнитофон, “ Бииләр итек-читекләр” җыры язылган кассета.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше

Исәнләшү, барлау

II.Актуальләштерү.

Балачак – бәхет иле ул,

Кояшлы хыял иле.

Ал гөлләргә уратылган

Ул чорның һәр мизгеле.

            Үсмер еллардан истәлек-

            Күңелдә шатлык кала.

            Шуңа һәркем балачакны

            Шатланып искә ала.

 Әйе. Укучылар, кеше тормышында балачак иң күңелле, шатлыклы, борчусыз вакытларның берседер.ә безнең бүгенге дәресебез гомер буе балачактан аерылмаган  шагыйрь Ш. Галиевка багышлана.Дәрестә без аның тормыш юлына күзәтү ясарбыз, аның шигырьләре белән таныша башларбыз.Ә хәзер дәфтәрләрне ачып бүгенге число, теманы язып куябыз.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

Ш.Галиев 1928 елның 20 нче ноябрендә Татарстанның Апас районы Олы Бакырчы авылында крестьян гаиләсендә туа.1943 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли.Туган җирен ихластан яратып, аның салкынын, яктылыгын, кырыс тормышын җанга якын итеп кабул итә.Шушы вакытта ук Шәүкәт шигырьләр яза башлый.1949 ичы елда аны” Колхоз бригадасы” исемендәге  район газетасына сәркәтип итеп эшкә чакыралар.Әдәбият белән кызыксынуы , белемгә омтылышы 1953 нче елда аны Казанга алып килә. Кичке урта мәктәпне тәмамлый.1959-61 нче елларда Мәскәүдә язучылар берлегенең югары әдәби курсларында  укый. 1971 нче елга кадәр бары тик иҗат эше белән генә шөгыльләнә.1962 нче елда балалар өчен “ Камырша” китабы басылып чыга.шуннан соң бер-бер артлы юмор, сатира га корылган “ Көлке бүлмәсе”, “ Шалт, Мөхәммәтҗан” исемле җыентыклары дөнья күрә.Балалар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеген күздә тотып 1972 нче елда  Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.1982 нче елда “ Заяц  на зарядке” китабы өчен Г.Х. Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек була.1985 нче елда татар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен “ Татарстан республикасы халык шагыйре “ дигән мактаулы исем бирелә.( бүләкләре дәфтәргә языла)

Татар әдәбиятының аксакалы булган Ш Галиев  турында аның каләмдәш дуслары нәрсәләр уйлый икән? Аларның фикерләре белән дә танышып китик әле.( слайдтан укыла)

Ш. Галиев шигырьләренә  күп кенә композиторлар көйләр язганнар.” Кыңгыраулы мәктәп еллары“  Утыр әле яннарыма”, “ Бииләр итек- читекләр” һ.б.Әйдәгез, шул җырларның берснә тукталып ,ял итеп алыйк әле. ( физкультминутка)

Укучылар , Ш.Галиевның шигырьләре юморга бай. Алардан шаянлык, наянлык бөркелеп тора. Ә нәрсә соң ул юмор, сатира искә төшереп үтик әле.( слайдта сүзлек)

Юмор- тормышта очрый торган яраксыз күренешләрдән җиңелчә көлеп, дусларча тәнкыйтьләү.

Сатира-чынбарлыкны зарарлы күренешләрне фаш итү, алардан ачы көлү.

Ә, хәзер, бергәләп аның юмористик шигырьләре белән танышып китик әле.Сезнең һәрберегезнең дә сабан туй бәйрәмендә катнашканыгыз бар.Анда безнең төрле уеннар уйнала, санап чыгыйк әле.(санала) Иң дәрәҗәле исем көрәш батырына бирелә. Ш.Галиевның Тимершасы да батыр булырга хыялланган. , ә нәрсә килеп чыккан икән тыңлап үтик әле.(укыла)

  1. Тимерша нишләгән укучылар?

Иптәшләре нишләгән?

Укучылар шигырьдә юмор бармы соң? Кайсы өлеш безне елмаерга мәҗбүр итте? (фикерләр)

Ә, хәзер нәкъ тә сабантуй га, көрәшкә бәйле икенче вакыйга белән танышып китәбез.”Сабантуйда җиңелгән малай”(уку)

-җиңелгән малайны характерлагыз.Аның көрәшенә ничек карыйсыз?( фикерләр)

IV.Ныгыту.

.Хәзер алган белемнәребезне тикшереп китик әле. Мин сезгә сораулар бирәм.( аерым битләрдә, ахырдан слайд аша тикшерү)

V.Йомгаклау.

Укучылар, без бүгенге дәрестә сезнең белән Ш Галиевның тормыш юлына күзәтү ясадык, аның шигырьләре белән таныша башладык.Чыннан да аның шигырьләре тормышыбызны бизи. Кимчелекләребезне төзәтергә ярдәм итә.

Өй эше: Ш.Галивның 1 шигырен ятларга, тормыш юлын өйрәнергә, рәсем.

Билге кую.

Җыр “ Балачак –Бәхет иле ул”

Шушмабаш урта гомумбелем мәктәбе

Бала күңелле шагыйрь

( Ш. Галиев иҗаты буенча ачык дәрес)

Укытучы: Сәгъдуллина Рәзинә Рәис кызы.

2009-2010 нчы уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)

Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....

күңелле туй, шаян туй - Сабантуй

разработка школьного Сабантуя...

100летие С.Хакима("Аккош күленең ак күңелле шагыйре")

Аккош күленең ак күңелле  шагыйре.(С.Хәким иҗатына багышланган әдәби-музыкалькичә- презентация) Җиһазлау:  1) Портреты...

Конспект урока по татарскому языку на тему «Күңелле җәй, ямьле җәй»

Р.З.Хәйдәрова  дәреслеге бунча үткәрелнән дәреснең конспекты. Дәрес  З нче сыйныф өчен төзелде.Дәрес тибы: лексик күнекмәләрне формалаштыру(ЛКФ)...

Әкиятләр илендә күңелле стартлар

Башлангыч сыйныфлар өчен уздырылган күңелле стартлар...

Күңелле стартлар уены.

Укучылар мәктәпнең спорт залына җыела. Мәктәп директоры, әлеге чараны уздыруда җаваплы физкультура укытучысы котлау сүзе белән чыгыш ясый. Спорт киемнәре кигән 2 егет 2  ...

Разработка мероприятия на тему "Весёлые минутки" (Күңелле минутлар).

Башлангыч сыйныфлар өчен ачык чара эшкәртмәсе. Чарада татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән тизәйткечләр, мәкальләр, табышмаклар, уеннар кулланылды....