Конспект урока по методике В.Д.Шадрикова по татарскому языку на тему "Прошедшее неопределенное время глагола" для 4 класса по учебнику Р.З.Хайдаровой
план-конспект по теме

Сибгатуллина Миляуша Габдулловна

 

Тема:  "Билгесез  үткән заман хикәя фигыль"

Максат:  1. Билгесез  үткән заман хикәя фигыль кушымчалары белән таныштыру;       билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне кабатлау 

                 2. Логик фикер йөртүне үстерү; билгесез  үткән заман хикәя фигыльне     сөйләмдә активлаштыру

                  3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру

Скачать:


Предварительный просмотр:

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән

 татар теленнән дәрес конспекты

Сыйныф: 4

Төркем: рус төркеме

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова “Татар теле һәм уку китабы” I кисәк

Тема:  "Билгесез  үткән заман хикәя фигыль"

Максат: 1. Билгесез  үткән заман хикәя фигыль кушымчалары белән таныштыру;       билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне кабатлау  

               2. Логик фикер йөртүне үстерү; билгесез  үткән заман хикәя фигыльне     сөйләмдә активлаштыру

               3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру

Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, индивидуаль карточкалар, дәреслек, аудиоязма, Р.З.Хәйдәрова “Татар теле таблицаларда”.

               

        Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I   Оештыру моменты: Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

 

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

 -  Хәлләрегез ничек?

 -  Рәхмәт, яхшы.

 -  Ә, сезнең хәлләрегез ничек.

 -  Рәхмәт, әйбәт

II  Өй эшен тикшерү:

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: Өй эше дөреслеген тикшерү.

Алымнар:

1.Өй эшен карап чыгу

2.Хаталарны ачыклау, төзәтү

3.Дөрес итеп уку

-Балалар, сезгә өй эше 73 нче бит, 5 нче күнегү бирелгән иде

- Табышмаклардагы тасвирлауларны кулланып хайваннар турында сөйләргә

- Сез аны эшли алдыгызмы?

- Әйе, эшли алдык.

- Айгөл, сөйләп бир әле.

- Бүренең төсе соры, теше үткен, ул урманда яши.

- Ринат, сине тыңлыйк.

- Төлке хәйләкәр хайван. Ул урманда яши, нечкә билле, көлтә койрыклы.

( башка балалар да җавап бирә)

III  Яңа теманы аңлату

Фонетик  күнегү:

Укытучы өчен максат: [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазларының дөрес әйтелеше өстендә эшләү, ясалу үзенчәлекләрен искә төшерү.

Укучы өчен максат: [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазларын дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерү.

Күрсәтмәлелек:

1.тактада карточкалар

2. слайдлар

3. аудиоязма

Яңа тема аңлатуга максат:

Укытучы өчен максат: Билгесез үткән заман хикәя фигыль заман формалары белән таныштыру; билгеле үткән заман хикәя фигыльне искә төшерү;

Укучылар өчен максат: билгесез үткән заман хикәя фигыль формасы белән

аңлап куллана белүләренә ирешү; актив сөйләмгә кертү;

3. Фонетик  күнегү.

- Укучылар, карагыз әле, без слайдта нәрсәләр күрәбез?

(Слайдта  [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазлары һәм сүзләр язылган)

-Саша, бу нинда авазлар?

-  [ғ ], [г], [k ], [ қ] авазлары.

- Дөрес. Бик яхшы.  (Аудиоязма кабызыла) Дикторны игътибар белән тыңлагыз һәм  кабатлагыз.

(Сүзләр кабатлана)

-Балалар,  [ г] авазы кайсы сүздә очрый?

- гөмбәсүзендә

- Балалар,  [ғ] авазы кайсы сүздә очрый?

- елга  сүзендә

- Балалар,  [k] авазы кайсы сүздә очрый?

- чәчәк сүзендә

- Балалар,  [қ] авазы кайсы сүздә очрый?

- ташбака сүзендә

- Дөрес. Ә хәзер, әйдәгез җөмләләр төзик.

- Вера, нинди җөмлә төзедең?

- Бакчада чәчәк үсә.

- Алексей, нинди җөмлә төзедең?

- Елга каты ага.

- Саша, нинди җөмлә төзедең?

- Ташбак әкрен йөри?

- Дима, нинди җөмлә төзедең?

- Урманда гөмбә үсә.

- Дөрес, балалар. Бик әйбәт.

4. Яңа теманы аңлату

- Балалар, без күптән түгел билгеле үткән заман хикәя фигыль белән таныштык. Әйдәгез искә төшерәбез. Билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди сорауга җавап бирә?

- Нишләде ?

- Ул нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

- ды, -де, - ты, - те

- Дөрес.  Балалар, Билгесез үткән заман хикәя фигыль это глагол прошедшего неопределенного времени. Если говоришь о событиях,  которых ты сам не видел, то употребляешь глагол в такой форме: ул кайт-кан – он вернулся (оказывается),

ул әйт-кән – он сказал (оказывается), ул бар-ган - он ходил (оказывается), ул кер-гән он заходил (оказывается). Ә хәзер Хәйдәрова Р.З. Схема һәм таблица китабын ачабыз. Биттәге таблицага карыйбыз.

- Балалар, скажите в каких случаях мы будем к глаголу (фигыль) прибавлять окончание –ган, -гән?

- Если слова заканчивается на звонкую согласную.

- Дөрес. А  скажите в каких случаях мы будем к глаголу (фигыль) прибавлять окончание –кан, -кән?

- Если слова заканчивается на глухую согласную.

- Балалар, если слово мягкого варианта, то в этом случае какие окончания добавляем?

-  -гән, -кән

- А если слово твердого варианта, то в этом случае какие окончания добавляем?

-  -ган, -кан

- Ә хәзер өченче слайдка карыйк.

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

Билгесез  үткән заман хикәя фигыль

язды

сикерде

әйтте

йоклады

кайтты

яз - ?

сикер - ?

әйт - ?

йокла - ?

кайт - ?

-А сейчас скажите  какие окончания мы добавим в неопределенной прошедшей форме глагола и объясните, почему. Составьте предложение используя это слово.

- Яз-ган – написал (оказывается), т.к. слова твердого варианта, заканчивается на звонкую согласную.  Например, Марат елга турында хикәя язган. (Шул ук формада башка сүзләр дә карала)

IV Ныгыту

Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү

Метод:

Сорауларга җавап бирү.

Дилог төзү

Ситуатив күнегүләр.

 

5. Ныгыту

      1. Аудирование

- Ә хәзер, балалар сезнең белән аудиоязма тыңлап үтәбез. (аудиоязма тыңлатыла)

(Алтын көз җиткән. Тиен балалары белән чикләвек җыя башлаган. Ләкин берсе бик ялкау булган, ашарга яраткан. Төнлә ул тиеннәрнең чикләвекләрен урлаган)

Тыңлаган җөмләләрдән билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне санап чыгыгыз.

-Җиткән, башлаган, булган, яраткан, урлаган.

-Какие окончания прибавлены к этим глаголам?

- ган, - кан, - кән.

- Дөрес. Бу фигыльнең нинди формасы?

- Бу форма – билгесез  үткән заман хикәя фигыль.

       2. Дәреслек белән эшләү.

- Балалар, бугенге числоны язабыз, сыйныф эше.

 75нче бит 3нче күнегү.

-Балалар, әйдәгез җөмләләрне тәрҗемә итик. (бер укучы тактага чыгып җөмләләрне яза. “Ул безгә килгән. Ул кайткан. Ул дару үләннәрен калдырган. Ул шуның турыда сөйләгән.)

- Наташа, назови глаголы прошедшей неопределенного времени.

- Килгән, кайткан, калдырган, сөйләгән)

- Кушымчаларын ата.

-ган, -гән,- кан.

- Ярар, бик яхшы, утыр.

       3. Ситуатив күнегү

- Ә, хәзер сезнең белән ситуатив күнегү эшләп үтәбез.

Как скажешь о том, что:

- Миша оказывается вчера вернулся из Москвы.

- Оля оказывается оставила сумку в школе.

- Петя оказывается рассказал рассказ.

- К ним вчера оказывается приходила бабушка.

(Укытучы укучылар җавабын тыңлый)

       4.  Диалог төзү:

Балалларга карточкалар таратыла. Карточкаларда бирем язылган: “Диалогны тулыландырыгыз”

-  ...........?

-  Миша  Мәскәүдән  кайткан.

-  Миша Мәскәүдә кая барган?

-  ............?

        5. Бәяләү.

 Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.

V. Өй эше бирү.

Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү.

Укучылар өчен: Яңа структураны мөстәкыйль куллана, аера белү.

 6. Өй эше бирү

Өй эше бирү моментының төп максаты – билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне  ныгыту. Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерүне, сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота.

      − Бирелгән фигыльләрне билгесез үткән заман хикәя фигыль формасында кулланып  “Ярыш” темасына диалог төзеп килергә: йөгерде, җиңде, җиңелде, катнашты, теләде, башланды.

   

 7.  Йомгаклау

- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә белдек?

 - Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз.

               

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 9 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова

Аңлатма язуыЭш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:1.Программа:“Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар,Татарстан Республикасы Мәгариф Минис...

Конспект урока по методике Шадрикова . "Гидролиз"химия 9 класс

Вариант конспекта урока по методике Шадрикова. Химия . Тема "Гидролиз" 9 класс . В основу урока положен деятельностный подход,балльная система оценки , проблемный метод...

Рабочая программа 11 класс (по учебнику Р.З.Хайдарова)

Аңлатма язуы Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары:-укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тир...

Урок в 1 классе по учебнику Р.З.Хайдаровой на тему "Без ничек укыйбыз"

По учебнику Р.З.Хайдаровой "Күңелле татар теле"(ФГОС)...

Конспект урока по теме "Время", 3 класс по учебнику М.З.Биболетовой "Enjoy English"

Данный конспект урока может быть использован на итоговом уроке по теме "Время"...

Использование возможностей интерактивной доски на уроках татарского языка с русскоязычными обучающимися / учебно–методическое пособие к учебнику 7 класс «Татар теле», автор учебника Ф. С. Сафиуллина/

Лучшее, что существует из технических средств обучения для взаимодействия учителя с классом – это интерактивные доски. В них объединяются проекционные технологии с сенсорным устройством, поэтому...