презентация Татар әдәби теле
презентация к уроку (7 класс) по теме

Тел ул- аралашу коралы, тәрбия чарасы..
Сораулар.
nТел ул нинди чара?
nАның иҗатчысы кем?
nХалык турындагы бу сүзләрне кайсы шагыйребез язган дип уйлыйсыз?
nТелне нәрсә тудырган һәм үстергән?
nНи өчен туган телне яратырга һәм сакларга кирәк?
Туган тел турында әңгәмә.
Җәйге каникул тәмамлангач, сез яңадан мәктәпкә
килдегез. Озак күрми торган иптәшләрегез белән
очрашып сөйләштегез, яңалыклар белән
уртаклаштыгыз. Шуңа күрә тел аралашу коралы.
Аның үзенең сүз байлыгы, фонетик составы,
грамматик кагыйдәләре бар.
          Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле: тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар, рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар. Шулай итеп, тел кешелек җәмгыятен үстерүгә хезмәт итә.
Татар теле – безнең туган телебез, гомерлек юлдашыбыз. Шуңа күрә туган телебез – татар әдәби теле турында бик күп җырлар,шигырьләр язылган.
Анам теле.
Татар теле – анам теле,
Иң борынгы бабам теле.
Буыннардан буыннарга
Күчеп килгән заман теле.
 
Ничә гасыр чарлангансың
Матурайган, яңаргансың.
Халкыбызның күңеленнән
       Җыр алгансың, моң алгансың.
Сиңа безнең язмыш сыйган,
Син – кайгы һәм шатлык теле.
Татарымны татар иткән
Беренче һәм актык теле.
 
Анам теле – телләр теле,
Милләтемнең бердәнбере.
Син булганга без дә исән,
Син булганга без дә тере.
(Ф.Яруллин)
Мәкальләрне дәвам итегез.
1.Тырышкан  - табар, ... Кадак кагар.
2.Эш ... беткәч уйнарга ярый.
3.Батыр бер үләр, ... мең үләр.
4.Ипи - ... – якты йөз.
5.Егет кешегә ... төрле һөнәр дә аз.
6.... – белем чишмәсе.
Җаваплар.
1.ташка.
2.беткәч
3.
3.
4. тоз
5. җитмеш
6. китап

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Рус мәктәпләрендә 5 класста укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә 5 класста укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбиятыннан эш программасы...

Презентация "Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә когнитив фикерләү алымнарын куллану"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә текстларны, язучының биографиясен һәм әдәби әсәрләрне  аңлап уку өчен кулланырга тәкъдим итәм....

Татар һәм инглиз теле дәресенә презентация

Дәрес эчтәлеге: Англиядә яшәүче дус үзенең Казанга киләчәге турында яза. Без аны Татар халкыныә бәйрәмнәре, ашлары белән таныштырачакбыз....

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...

Презентация "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләрне нәтиҗәле куллану"

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә...


 

Комментарии

Презентация. Татар әдәби теле