Авылым топонимикасы
творческая работа учащихся (5 класс) на тему

Гәрәева Гөлзирә Миннефаил кызы

Мамадыш районы Көек-Ерыкса һәм Яңа Комазанавыллары  топонимикасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon toponimika.doc253 КБ

Предварительный просмотр:

        

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

МБГБУ “ Көек-Ерыкса урта гомумбелем мәктәбе”

                     

        ФӘННИ ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ

Тема:  Көек-Ерыкса  һәм Яңа Комазан авылы микротопонимнарының

аталу тарихларын өйрәнү

        

 

                   

                                                                                       Юнәлеш: Туган якны өйрәнү

                                             Җитәкче:  Гәрәева Гөлзирә Миннефаил кызы,

                            татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                   Укучы :  Галиева Сәйлән, 5 нче сыйныф

2011-2012

Эчтәлек

1.  Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары........................ 3

2.  Кереш:

 Топонимнар  тарихын өйрәнү кирәкме?..........................................       4

3.   Төп өлеш:

I бүлек. Чишмәләрнең аталу тарихы  безгә  ниләр  сөйли?................   5

II бүлек. Күлләрнең аталу   тарихы ......................................................   7

III бүлек. Елгалары һәм  болыннары белән мактаулы безнең авыл ......9

4.   Йомгаклау. Топонимнарны төркемнәргә бүлү, нәтиҗә ясау..........11

5.   Файдаланылган әдәбият....................................................................13

   

Тикшерү эшенең  темасы: Көек-Ерыкса һәм Яңа Комазан авыллары  микротопонимнарының аталу тарихын өйрәнү. 

    Теманың актуальлеге: топонимик атамаларның аталу тарихын өйрәнеп,  алынган нәтиҗәләрне авылның тарихын торгызуда  файдалану.

    Эшнең максаты: төрле чыганаклар аша Көек-Ерыкса һәм Яңа Комазан  авылы  микротопонимнарының аталу тарихларын тикшерү,  материаллар  җыю, өйрәнү, атамаларны төркемнәргә бүлү һәм нәтиҗә чыгару.

    Тикшерү объекты: авылыбыздагы чишмәләр, күлләр һәм урман-каенлыклар.

    Тикшерү методлары: эвристик ысул -- эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.

     Алымнар: топонимика буенча булган фәнни әдәбият белән танышу, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; авылыбызның  өлкән кешеләреннән атамалар  тарихын  сөйләтү,  язмаларны редакцияләү; географик объектларны фотога төшерү. 

Кереш  

 Җанга рәхәт, битне иркәли

Саф җилләре туган ягымның.

Туган авылым- Комазаным,

Син бишеге бала чагымны

                                                                        Рәим Гобәй

       Географик атамаларның җыелмасын, аларның килеп чыгышын, ясалышын, кулланылыш һәм үсеш эволюциясен, мәгънәсен, таралышын топонимика фәне өйрәнә һәм тикшерә.  Микротопонимика – топонимика фәненең аерым төбәк, шул тирәлек-урын кешеләре өчен генә билгеле булган географик атамалар (микротопонимнар) җыелмасын өйрәнә торган бер бүлеге.

      Һәр авылның үз тарихы, үз атамалары бар. Халык авылның кое-чишмәсенә елга-күленә, чокыр-басуларына, урман-болыннарына бик матур исемнәр биргән.  

      Географик исемнәр белән без балачактан ук очрашабыз. Туган йортыбыз урнашкан  авыл, урам исемнәре, авылыбызның  тирә-ягындагы тау, чокыр,  басу, болын, елга, күл,  һәм башка географик объектларның атамалары кечкенәдән үк безне үзенә тартып тора.

Топонимнар  тарихын өйрәнү кирәкме?

       Күренекле  галимнәр,  фән  эшлеклеләре озак еллар дәвамында топонимиканы өйрәнү  белән шөгыльләнәләр. Академик  Гомәр  Саттаровның  “Туган  җирем,  туган  авылым”, “Атамалар  дөньясына  сәяхәт”,  профессор Фирдәүс  Гарипованың  “Авылларны  сөям  җаным-тәнем  белән”, “Авыллар  һәм  калалар тарихыннан” дигән китапларында  татар  авылларының  килеп  чыгу  тарихлары, ономастика  турында  бай  һәм  кызыклы  мәгълүмат  бирелгән.  

        Вак  чишмәләрдән  зур  елгалар  барлыкка килә, кечкенә авыллар тарихыннан олы тарихыбыз – туган илебез, Ватаныбыз тарихы туа. Кем булуыңны белү өчен туган ягыңны тарихи яктан гына өйрәнү җитми, ә географик яктан өйрәнү дә зур әһәмияткә ия.  Шул максатны истә тотып, мин  үз авылым тирәсендәге чишмә, күлләр һәм урман-каенлыкларның аталу тарихларын бик кызыксынып өйрәндем.

      Безнең авыл табигате чишмәләргә бик бай: барлыгы 5 чишмә һәр иртәдә үзенең моңлы җырын суза. Әби-бабаларыбыз чишмәләргә элек-электән бик  матур исемнәр биргәннәр: Солтан чишмәсе, Файзә чишмәсе, Баллы чишмә, Вакай чишмәсе, Комазан чишмәсе.       Мин  5 чишмәнең аталу тарихын өйрәндем. Кайбер  кешенең  күңелендә  мондый  сорау  туарга  мөмкин: хәзерге  вакытта,  урамда    су  колонкалары  тезелеп торганда, авылдагы кайбер өйләргә чишмә суы торбалар аша  агып  килгәндә,  ул чишмәнең  нинди исем  белән  аталуын белү  безгә,  яшьләргә, ни  өчен кирәк соң? “Үткәнен  белмәгәннең – киләчәге юк,”-- ди  халык. Димәк, без  авылның  үткән  тарихы  белән кызыксынабыз икән, киләчәгебез дә мәгънәле булыр.  Көек-Ерыкса һәм Комазан  авыллары  Югары Шүләнгер   авылы  сыман югалган  авыллар исемлегенә  кермәсен дисәк,  үзебез  маңкорт  булырга  теләмәсәк,  һичшиксез,  авылның  тарихын,  топонимикасын  белү  кирәк. Шушы максатны истә тотып,  мин авылыбызның микротопонимикасы белән кызыксынган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган РСФСР ның атказанган укытучысы Әһлиев Алмаз абый  белән очраштым, ул сөйләгәннәрне язып алдым. Фәнни тикшеренү эшендә мәктәп музеендагы микротопонимикага багышланган материалларны да файдаландым.

                                                                   

I бүлек

Чишмәләрнең аталу тарихы  безгә  ниләр  сөйли?

                                                                Солтан  чишмәсе

 Авылның төньяк-көнбатышындагы таулыктан   Солтан   чишмәсе   агып чыга.  Авылның  Ахметшин Солтан  исемле  кешесе  таш  чыгарган  вакытта  юлыккан  бу  чишмәгә.  Яхшылап  чистарткан,  улак  куйган. Чишмәне карап, чистартып торган. Суы  бик  көчле  булганга,  хатын-кызлар  анда  кер  чайкаган.Аны “Изгеләр чишмәсе” дип тә атап йөртәләр.Борын-борыннан безнең әби-бабайларыбыз кыйблага таба ага  торган барлык чишмәләрне “изге” дигәннәр. Бу чишмә Көек-Ерыкса аылында урнашкан. Моннан бик күп еллар элек ул чишмәгә кичен кояш баер алдыннан авыл кызлары су ташырга йөргәннәр. Матур киенгән, бизәкле көянтә- чиләк аскан кызлар арасыннан егетләр үзләренә тиң пар сайлап алып өйләнә торган булганнар.  чишмә яны ул- гашыйклар очрашу урыны.

Файзә чишмәсе

     Бу чишмә Көек-Ерыкса авылының төньяк-көнбатышындагы  тау астыннан  инешкә  челтерәп ага. Гомер буе  чишмәне Нургалиева Файзә апа карап-тәрбияләп торган: суга төшүчеләргә сукмак ясаган, улагын караган. Әби үзе исән түгел инде.  Изге  күңелле булганга, аның исеме халык телендә һаман яши.

Вакай  чишмәсе

     Әлеге чишмә   Яңа Комазан  авылында тау астыннан агып чыга. Аны Сафин Бакый исемле кеше казып чыгарып, карап торган. Башта уны Бакый абый хөрмәтенә “Бакый чишмәсе” дип атап йөрткәннәр. Ләкин ул соңыннан хәрефләре үзгәртелеп “Вакай”дип йөртелә башлый.

       Нәтиҗә: алда язылган 3 чишмәнең аталу тарихын тикшергәннән соң, мин аларның кеше исемнәренә  нигезләнеп барлыкка килгәнен ачыкладым. Суларның кадерен белгән, чишмә башын чистартып, карап торган изге күңелле, эшчән авылдашларын онытмый халкым. Димәк, исемеңне мәңгеләштерү өчен, үз халкыңа хезмәт итәргә кирәк.

Комазан чишмәсе

Вакай чишмәсеннән ерак түгел агучы чишмә. Ул Яңа Комазан авылының иң зур чишмәсе. Исеме дә шуңа бәйле рәвештә кушылган.Һәр чишмәнең гасырлар буена җыйган үз сере, үз моңы, үз көе бар.

Баллы  чишмә

 Сап-салкын сулы  чишмә  авылның көньягындагы  биек  булмаган  инеш  таулыгыннан  агып чыга. Бу таулыкны алмагачлар утыртып умарталык ясаганнар. Хәзерге көндә дә монда колхоз умартасы урнашкан. Чишмәгә дә аккан урынына бәйле рәвештә исем куйганнар. Суы тәмле,  тирәсе чиста. Көндәлек  тормышта эчү, ризык әзерләү  һәм кер чайкау өчен файдаланыла.

Баллы чишмә-ерак чишмә

Шаһиты күп чорларның.

Бик борынгы аның моңы,

Чулпы чыңы җырлары. 

                  РәимГобәй                                             Нәтиҗә: чишмәләрнең атамасы аларның урнашкан урынына бәйле рәвештә бирелгән. 

II бүлек

Авылыбызның күлләре  тарихы

Безнең авыл табигате үзенчәлекле, чөнки анда таулар да, урманнар да , болыннар да бар. Авылның көнчыгышындагы  болыннарда  бик күп күлләр бар.

Кәрәкә күле

         Авылыбыз янында гына алтмыш гектар җирне биләгән Кәрәкә күле бар.

Күлнең исеме аның үзенчәлегенә бәйле рәвештә бирелгән. Бу күлдә элек-электән

кәрәкә балыгы күп  була. Кыш көннәрендә алар боз астында һава җитмичә күпләп үлә торган да булганнар. Анда хәзер дә бала-чагалар балык тотарга төшәләр.

Бака күлләренең бакасы мин

Кәрәкәнең елгыр балыгы.

Мондый җирдә кем булсаң да ярый,

Бу салалар – оҗмах авылы.

                                               Рафаил Газизов

        Урсай күле

Кәрәкә күле янәшәсендә ОЛы Урсай һәм Кече Урсай күлләре урын алган. Әйе, күлләр күп безнең якта. Кайчандыр бу җирләрдән Нократ елгасы аккан. Йөзләгән күлләр - Нократның борынгы эзләре. Урсай сүзенең килеп чыгышы да кызыклы. Ул сүз “урыс  ай” дигән сүздән алынган диләр картлар. Русларның көчләп чукындыруларыннан качып, Урсай күлләре янындагы җирлектә айлар буе горур һәи иманлы бабаларыбыз качып яткан.

Киндер күле

Әлеге күлнең  икенче ягына чыгып киндер чәчә торган булганнар. Исеме дә шуңа бәйле рәвештә бирелгән.

Саййөзек

Бу кечкенә генә күл шулай ук болында урнашкан. Күлнең суы Арпач елгасына кушыла. Болынга төшкәндә шушы күл аркылы йөрибез. Бу күл сай гына, ләкин баткак.

Яз җылынган  саен киерелә

Саййөзекнең  җәя кереше,

Дулкын суның

Рәхимулла байның атларыдай

Алга-артка чабып йөреше.

                                    Рафаил Газизов

                                                             Бака күле

Әлеге күл Бакый исемле байның күле була. Мул сулы, балыклы матур күл иде, дип искә алдылар аның турында. Ләкин күл инде кипкән. Аның урынында сазлык кына калган. Бакалар бик күп бу урында. Халык Бакый исеменнән Бака исеменә күчкән. Монда хәзер бакалар хуҗа.

Нәтиҗә: күлләрнең атамасы аларның урнашкан урыны, үзенчәлекләренә карап бирелгән . Аларны өйрәнеп без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек: топонимик атамалар төбәкнең табигате, географик үзенчәлекләре турында мөһим мәгълүмат бирәләр.

III бүлек

Елгалары һәм болыннары белән мактаулы безнең авыл

     Бик борынгы заманнарда безнең  басу-кырларда һәм  урманнар тирәсендә  елгалар , ә болыннарда төрле урыннар бар. Һәрбер елганың  күңелгә ятыш үз атамасы бар. Ул атамалар буыннан- буынга күчә барган: Әбел елгасы, Шомыртлы елгасы, Бүре елгасы.

Әбел елгасы

Хәбибуллин Әбел-Хәсән исемле кеше кич белән Мамадышка барганда Шушы елгага төшеп үлә. Шушы вакыйгага бәйле рәвештә исем бирелгән.          

Шомыртлы елгасы

Әлеге елга тирәсендә шомырт агачлары күп үсә. Шуңа бәйле рәвештә исем дә кушылган. Елгадан ерак түгел җиләкле аланнар күп.

.           Бүре чокыры

Шушы чокыр  тирәсендә гел бүре оялый торган була. Берничә кешенең каршысына да очрый. “Миңа да Малмыжкага барганда ат каршына ике бүре чыкты”.- дип искә ала әлеге чокыр турында Шәйхетдинова Әминә апа. Исеме шуның белән бәйле.

Яшь килен елгасы

Бу елга Комазан авылыннан ерак түгел урнашкан. Элекке елларда язгы ташу сулары көчле килгәндә,  елга су белән тула торган булган. Бер яшь килен ( исеме билгесез) Вахит базарына барган вакытта әлеге елгага төшә. Шушы очрактан соң исем бирелә.

Кот чокыры

Яңа Комазан авылының элеккеге урыны моннан ике чакрым ераклыктагы Кот чокыры дигән урында булган. 16 гасырда Явыз Иван яуларыннан качып, бире килеп чыккан бабаларыбыз, үлемнән котылып, бу урында үзләренең бәхетләрен тапканнар. Шуңа күрә яшәү урыннарын Кот чокыры( бәхет чокыры) дип исемләгәннәр.

Авылымның ерак тарихы син-

Кот чокыры- бәхет чокыры.

Онытмагыз үткәннәрне, диеп,

Әйтерсең лә, үзенә чакыра.

               Рәим Гобәй

Безнең авылның болыннары бик зур. Шуңа күрә анда адашмас өчен кешеләр төрле урыннарга исемнәр кушканнар.

Шамай болыны

Шамил исемле кеше болынның бу өлешен таллардан чистарткан. Бу кешенең фамилиясе билгеле түгел.

Гапсәләм әрчүе

Болынның бер өлеше әлеге исем белән атап йөртелә. Муллагалиев Гапсәләм атлы кеше бу җирне таллыктан чистарткан.

Вәрис куышы

Болындагы печәнлек урыны шулай дип аталган. Галимов Вәрис исемле кеше болында сакчы булып торганда шушында үзенә куыш ясап яшәгән. Исеме шуннан калган.

Мулла бае, Якты бай

Болыннардагы әлеге урыннар авыл байларының җире булган. Исемнәре дә шуңа бәйле рәвештә куелган.

Елга, чокыр һәм болыннарның аталу тарихын өйрәнеп, мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем: топонимик атамалар безгә борынгы әби- бабаларыбызның  тормыш-көнкүреше,  һөнәрләре, гореф-гадәтләре, тарихы,  теле,  төбәкнең табигате, географик үзенчәлекләре, авыл халкының этник составы, кәсебе турында мөһим мәгълүмат бирәләр. Һәрбер җирле атама – үзенең килеп чыгышы, барлыкка килү мәгънәсе белән чал тарих хәбәрчесе икән.

Йомгаклау

Топонимнарны төркемнәргә бүлү.

        Тикшеренүләрдән күренгәнчә, микротопонимнарның барлыкка килүләре --җәмгыятьнең  һәр чорына хас күренеш. Аларның чыганаклары бик еракка, борынгы тарихка барып тоташа.  Гасырлар  үтү  белән  кайбер атамаларның  баштагы  исемнәре  онытылган.  Авыл  халкы  аларга  яңа  исемнәр кушкан, ә  күбесе  исә борынгы  атамалары  белән аталып йөри.

      Мин өйрәнгән чишмә, күлләр, елга, болынлыкларның  аталу  тарихын төркемнәргә бүлү нәтиҗәсендә төрлечә аталган топонимнарның булуы ачыкланды.

      1. Иң күбе кеше исемнәренә нигезләнгән микротопонимнар: Солтан чишмәсе, Файзә чишмәсе, Вакай чишмәсе, Әбел елгасы, Гапсәләм әрчүе, Вәрис куышы.

      2. Кушаматка нигезләнгән микротопонимнар: Шамай болыны

      3. Катлам титулына нигезләнгән микротопоним: Мулла бае, Якты бай.

      4. Үсемлекләр белән бәйле атама :  Киндер күле, Шомыртлы елгасы.

      5. Охшату – чагыштыру аша исемләнгәне:  Баллы чишмә, Сайөзек.

    6. Хайван исеме белән бәйле атамалар: Бүре чокыры, Кәрәкә күле, Бака күле.

    7. Урнашкан урынына бәйле атамалар: Комазан чишмәсе.

   8. Ниндидер вакыйгага бәйле атамалар: Яшь килен елгасы, Урсай күле, Кот чокыры.

     Тикшерү эшен йомгаклап, шундый нәтиҗәгә килдем: топонимик атамалар – халык иҗатының гасырлар буена җыелып килгән асыл җәүһәрләре, үзенчәлекле мирасы. Танылган  язучы К. Паустовский бик дөрес бәя биргән: ”Урын-җир исемнәре -- халыкның үз илен шагыйранә бизәве ул. Аларда халыкның холкы, тарихы, һәвәскәрлеге һәм көнкүреш үзенчәлекләре чагылыш тапкан”.

        Топонимик атамалар минем  күңелемә балачагымның якты, кире кайтмас истәлеге булып кереп калдылар. Алга таба да үз авылымның, районымның топонимикасын өйрәнүне дәвам итәрмен дип уйлыйм, чөнки бу -- бик кызык, мавыктыргыч  һәм шул ук вакытта файдалы  шөгыль. Топонимик атамаларның аталу тарихын тикшерү – туган якның тарихын өйрәнү дигән сүз. Ә туган якны төрле яктан өйрәнеп, без үзебезнең тамырларыбызны  беләбез.

       Авылыбызга багышлап иҗат ителгән шигырьләрдә һәм  җырларда да микротопонимнар киң чагылыш таба. Авылыбызның шагыйре, мәзәк остасы Рәим Гобәй авылыбызның табигатенә сокланып күп кенә шигырьләр иҗат иткән:

Бу якның чишмәсен, күлләрен

Кем күргән, сокланган иң элек?

Кем генә булса да авылымның

 Урынын сайлаган бик белеп.

Урнашкан ул таулар кочагында,

Тирә-ягы болын, урманнар.

Мондый гүзәл авыл, йә өйтегез,

Җир йөзендә тагын кайда бар?!

       Йомгаклап, шуны әйтәсе килә, без, яшь буын, туган ягыбызның киләчәге өчен  җаваплы  кешеләр.  Туган  төбәгебезнең  тарихын  җентекләп  өйрәнеп, эш-гамәлләребезне  аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга  тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.

Файдаланылган әдәбият

1. Гарипова Ф.   Авылларны  сөям  җаным-тәнем  белән. – Казан:Тат. кит. нәшр.,  

    1994

       2. Зарипов Р.С. Үткәннәр эзеннән.// Мәгариф.-- 1998.- №7.

    3. Саттаров  Г.Ф. Атамалар  дөньясына  сәяхәт. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1992.

   4. Саттаров  Г.Ф. Туган җирем, туган авылым.// Мәгариф. –1996.--№11.

   5. Гобәй Р. Борчулы җаным минем. (шигырьләр җыентыгы)- Чаллы, 2005

                                           

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем туган авылым.

Авылыбызның тарихын белү, аның үткәнен барлау- безнең бурычыбыз....

ЧҮПРӘЛЕ ТӨБӘГЕ ТОПОНИМИКАСЫ.

Кереш         Җирле географик объектларның күбесенә бик борынгы заманнарда үк исемнәр бирелгән. Бу исемәр (топонимнар), буыннан-буынга күчә барып, бүгенге көнгә...

Шекә авылы каһарманнары

Бу презентация Арча районыШекә авылының Бөек Ватан сугышында катнашкан данлы шәхесләренә багышлана...

Авылым тарихы (История моей деревни)

История моей семьи, нашего рода меня волновала со школьных лет. Ведь именно через изучение истории рода, семьи молодое поколение осознает себя как продолжителей дела предшествующих поколений. Кем были...

Авылым тарихы

история родного края...

Йосыф Хуҗинның “Уртак язмыш кояшыбыз”(Иске Җияш авылы тарихы)дигән китабын тәкъдир итү кичәсе.

Сценарий внеклассного мероприятия ,посвященый презнтации книги...