Разработка урока "По страницам жизни и творчества Баки Урманче"
методическая разработка (10 класс) по теме

Батталова Милауша Загитовна

Урок-экскурсия в творчество известного татарского художника в русскоязычной группе 10 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл baki_urmanche_urok.docx25.63 КБ

Предварительный просмотр:

Бакый Урманченың тормыш юлы һәм иҗаты сәхифәләре.

Дәреснең максаты: 
1.  Укучыларны   Бакый  Урманченың  тормыш  юлы, эшчәнлеге  һәм  иҗат   сәхифәләре  белән  таныштыру.
2. Бәйләнешле  сөйләм  күнекмәләрен  үстерү.
3. Балаларда  татар  халкының  бөек  шәхесләре,  аларның  иҗаты  белән   кызыксыну   уяту; сирәк  очрый  торган   талантка  ия  булган   сынчы   иҗаты  белән   горурлану   хисләре  тәрбияләү.  Әхлак   тәрбиясе  бирү.

Җиһазлау: 
  Компьютерлар, проектор, интерактив такта,10 сыйныфта укучы рус телле балалар өчен татар теле дәреслеге (Ф.Сафиуллина, 2011). 

Дәрес   барышы.

  1. Оештыру 

Укытучы дәреснең темасын һәм максатын әйтә.

        Укучылар, бүгенге  дәресебез танылган татар рәссамы, скульптор  Бакый Урманчега багышланган. Иртәгә, 23нче февраль көнне , аның тууына 115 ел була. Шул уңайдан без Бакый Урманченың тормыш юлы һәм иҗатына виртуаль экскурсия ясарбыз.

        Экскурсия ахырында сезне биремнәр көтә. Шуңа күрә игътибар белән тыңлагыз. Экскурсияне алып баручыларга сорауларыгызны бирегез.         Сәяхәтебезне без Казаннан башлыйбыз һәм Щапов урамында урнашкан Урманче музеена юл тотабыз.

  1.  Төп  өлеше. Укучылар әзерләгән презентацияләр буенча Бакый Урманченың тормыш юлы һәм иҗаты буенча экскурсия үткәрелә.

Укытучы -  Сүзне беренче алып баручы Русланга бирәбез.

Тормыш юлы. 

Бакый  Идрис  улы  Урманче  1897  елның  23 нче  февралендә хәзерге  Буа  районы    Күл  Черкене  авылында  мулла  гаиләсендә  туа. Башлангыч  белемне  әтисеннән  ала. Аннан  соң      “ Мөхәммәдия”  мәдрәсәсендә  укый. Әнисе - нәкышче, бабасы - буяучы, әбисе - җыр-бәеткә оста кешеләр булалар. Рәссам  кечкенәдән үк рәсемнәр ясап, балчыктан төрле уенчыклар әвәләп уйный торган булган. Бигрәк тә агач белән эш итәргә яраткан.

Яшь чагында ул Уралга  һәм  Донбасска  эшкә китә. Шуннан  соң  армиягә  алына  һәм  Казакстанда  хезмәт   итә.

  22 яшендә  Б.Урманче  Казан  сәнгать  мәктәбенә  укырга  керә.  Бер  елдан  соң  Мәскәүгә  күчә. Монда  аның  иҗади  эшчәнлеге  башлана. Шушы вакыттан башлап, ул 70 елдан артык гомерен сынлы сәнгатькә  багышлаган.

1929 нчы  елда  милләтчелектә  гаепләп  кулга   алалар.  Аны  Соловкига  җибәрәләр.
Азат  ителгәннән  соң  1933-1934  нче  елларда  Мәскәүдә  яши  һәм  эшли.  Аның   эшләре   күргәзмәгә   куела.  “ Творчество”  журналы   һәм      “Комсомольская   правда”  газеталарында  фоторәсемнәре  урнаштырыла.

 1958  нче  елда  Казанга  кайта  һәм  соңгы   көненә  кадәр  шунда  яши. Казанда Б.Урманче  Флора  Әхмәтовага  өйләнә. Рәссамның ике    улы бар  -  Илдар  һәм   Айдар. Уллары бугенге көндә әтиләрнең эшен дәвам итә .

 Б. Урманче  100 дән  артык  скульптура  әсәрләре,  300гә  якын  нәкыш  картиналарын  иҗат  иткән. Инглиз, француз, алман  телләрендә  укый  алган.

Бакый Урманче 1990 елның 6 августында 93 яшендә вафат була. 1998 елда Казанда скульптор Мәхмүт Гасыймов ясаган һәйкәл куела һәм Бакый Урманче музее ачыла.

Укытучы – Укучылар, Русланга үзегезне кызыксындырган сорауларыгызны бирә аласыз. ( Урманченың уллары да сынлы сәнгать белән шөгыльләнәләрме? Аның нинди премияләре бар?)

2)  Графика өлкәсендә эшчәнлеге

Укытучы  - Икенче алып баручыбыз – Розалиягә сүзне бирәбез.

        Б.Урманче, рәссам буларак, үз эшчәнлеген графика өлкәсеннән башлаган. Ул тушь, акварель, каләм, каурый белән эшләргә яраткан. Борынгы кытай стилен дә кулланган. Графикада ул тормыш тәэсирләрен, укыган әдәби әсәрләрдәге образларны төшерергә тырышкан.

        Урманченың каләм һәм күмер белән эшләнгән портретлары тулы бер цикл тәшкил итә. Мәсәлән, Нәҗип Җиһанов, Хәсән Туфан, Ания Туишева, Мәдинә Маликова портретлары шундыйлардан.

        Г.Тукайның “Шүрәле” помасына иллюстрацияләр циклын Урманче 50 елга якын ясаган.

        Графика өлкәсендәге эзләнүләре рәссамны сәнгатьнең тагын бер төре  – шәмаилләргә  алып килә. Шәмаилләргә  мөселман динен тотучыларда изге дип саналган урыннарның рәсеме төшерелә, матурлап догалар языла.

3) Картиналар,      Аня  

Укытучы - Хәзер сүзне Аняга бирәбез.

30нчы еллардан башлап  Бакый Урманче бик күп картиналар, композицион портретлар, пейзажлар, натюрмортлар иҗат итү өстендә эшли. Алар үзләренең тормышчанлыгы, ачык төсләре белән игътибарны җәлеп итә. Мәсәлән, автопортреты, улларының портретлары, танылган шәхесләр:...

        Гади кешеләр дә Урманченың портретлар галереясында үз урыннарын алып тора: “Сепарат янында”,

Туган ягын яратып, якын итеп ясаганы рәссамның пейзажларыннан күренеп тора.

Б.Урманченың  иң  зур  картинасы  “ Татарстан” дип  атала. Ул  өч  полотнодан   тора. Берсендә  борынгы  һәйкәлләр  һәм  Болгар  иленең  башкаласы   тасвирлана. Икенчесендә  православие  монастыре  белән  Зөя  сүрәтләнә.  Үзәк  полотнода - “ Сөембикә» манарасы   белән  Казан. Алар янәшә торганда бердәм эчтәлекле композиция тәшкил итәләр.

4) Сынлы сәнгать, аритектура.     

        Бакый Урманче  сынлы сәнгать, архитектура өлкәсендә зур иҗат казанышларына Казанда яшәгән чорда ирешә. Аның коллекциясендә кечкенә пластикадан алып зур күләмле монументаль һәйкәлләргә хәтле тупланган.

        Бакый Урманченың үз куллары белән ясалган һәйкәлләре шәһәр һәм авыл мәйданнарын, урамнарын бизи. Аның сыннарын гына күзәтсәң дә, кешенең эчке дөньясын күргәндәй буласың, аерым бер чорга эләгәсең. Бакый ага татар зыялыларының портретларын эшләүгә күп көч куйган. Мәсәлән, Урта гасыр шагыйре Кол Гали образын тудыру өчен, Бакый Урманче бик күп әсәрләр укыган, тарихи эзләнүләр үткәргән. Мәгърифәтчеләр Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, шагыйрьләр Дәрдмәнд, Муса Җәлил, Габдулла Тукай  һ.б. портретларын иҗат иткән.

        Урманченың яраткан эш материалларының берсе агач булган. Мәсәлән, юкәдән ясалган Сөембикә портреты. Аңа карап, Казан ханбикәсенең үз халкы өчен кайгыруын, эчке кичерешләрен күрәбез.

        Пластика өлкәсендә иң уңышлы эшләренең берсе “Язгы моң” дип атала.

        Агачтан эшләнгән  ”Н әфисә” образы татар хатын-кызларына хас бик күп сыйфатны чагылдыра.

        Бакый аганың тагын бер танылган эше “Уйлану” дип атала. Бу олы яшьтәге кешенең йөзендә эчке дөньясы, аның көче күренә . Бу эшне еш кына Бакый Урманченың  “психологик автопортреты” дип атыйлар.

         Арча районының Яңа Кырлай авылында сынчы үз куллары белән Г.Тукайның архитектур-мемориаль комплексын ясый. Музей каршында кунакларны каршы алучы Тукай һәйкәленең авторы да Бакый Урманче.

Укытучы - Гомумән, Урманче ага Тукай әсәрләренә иллюстрацияләрне бик яратып ясаган. Хәзер без дә кайбер шигырьләрне искә төшереп китик әле. Уйлап карагыз, укучылар, бу өзек Тукайның кайсы шигыреннән? Экранда күрсәтелгән Урманче әсәрләренең кайсысы бу шигырьгә иллюстрация булып тора?

“Шүрәле”

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!

Борыны кәп-кәкре – бөгелгәндер тәмам кармак кеби;

Төз түгел куллар, аяклар да – ботак-тармак кеби.

 “Шүрәле”

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер җегет

Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.

Тиз барып җиткән җегет, эшкә тотынган баргач ук,

Кисә башлаган утынны балта берлән тук та тук.

Кәҗә белән сарык

Нишли инде мискин Кәҗә белән Сарык?

Булмый хуҗа кушканына каршы барып.

Икесенә бер зур гына капчык тегеп,

Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.

Су анасы

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;

Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;

Шул  тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.

Бишек җыруы

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тыршып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Туган авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Көз

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта;

Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады бездән инде кошлар,

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

Пар ат

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан».

                Ә хәзер экскурсиябезне тәмамлап бергәләшеп  интерактив тактада иомгаклау текстын төзибез. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзегез һәм ул җөмләләрне тәртип буенча урнаштырыгыз.

Түбәндәге текст килеп чыгарга тиеш:

        Бакый Идрис улы Урманче - нәкыш остасы, сынчы, график һәм педагог. Ул - татар сынлы сәнгатенә нигез салучы. Урманче - Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

        Б.Урманче тарихи шәхесләр, мәгърифәтчеләр, әдәбият һәм сәнгать вәкилләре, ялкынлы революционерларның скульптур портретларын иҗат итә. Аның 100 дән артык скульптура әсәре, 300 гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә графика әсәрләре бар.

        Б.Урманче эшләре Татарстанда һәм чит ил күргәзмәләрендә даими күрсәтелеп тора. Талантлы улын татар халкы онытмый. Республикада Б.Урманче исемендәге премия булдырылды. 1998 елда Казанда Бакый Урманче музее ачылды. 2012нче елда Мәскәүдә Третьяков галереясендә Бакый Урманче күргәзмәсе оештырылачак.

Укучылар, шушы кыска гына вакыт эчендә, әлбәттә, без Бакый Урманченың күпкырлы эшчәнлеге белән танышып бетә алмыйбыз. Ул сынлы сәнгать белән генә чикләнеп калмаган, шигырьләр дә язган, татар халык җырларын бик оста итеп башкарган. Бакый аганың иң яраткан җырлары  - “Тәфтиләү”, “Иске кара урман”, “Ончы Фәхри” җырлары булган. Әгәр Урманче турында тагын да күбрәк беләсегез килсә, интернетка кереп urmanche.ru сайтында үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап таба аласыз.

Укытучы – Дәресебезнең соңгы этабы – тест. Компьютерлар янына утырып, алдагы дәрестә укыганнарны һәм бүген ишеткән мәгълүматларны ничек аңлавыгыз һәм исегездә калдыруыгызны тикшерегез.

  1. Дәресне йомгаклау.

Укучыларның тест өчен алган билгеләрен барлау. Дәрестә актив катнашкан укучыларны билгеләп үтү.

        Өйгә эш: Өстәрәк әйтеп үтелгән сайтларга кереп, өстәмә  мәгълүмат алырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

А. С. Грибоедов. Страницы жизни и творчества.

Мультимедиапрезентация к вводному уроку по изучению творчества великого русского драматурга в 9 классе....

Жизнь и творчество Баки Урманче

Баки Урманче - народный художник РСФСР, народный художник ТАССР, заслуженный художник Казахской ССР, лауреат премии имени Габдуллы Тукая, каллиграф, скульптор, поэт, полиглот (знал 11 языков), з...

«Р. Киплинг Страницы жизни и творчества»

Сценарий выступления шоу-группы на английском языке «Калейдоскоп» на конкурсе страноведения 2008г....

"Страницы жизни и творчества А.П. Чехова."

Данная презентация, предназначенная для проведения урока русской литературы, расскажет Вам о великом писателе – Антоне Павловиче Чехове. Вы узнаете о детстве писателя, его родителях. Кроме того,...

Презентация к уроку литературы "Страницы жизни и творчества А.П. Чехова."

Данная презентация, предназначенная для проведения урока русской литературы, расскажет Вам о великом писателе – Антоне Павловиче Чехове. Вы узнаете о детстве писателя, его родителях. Кроме того,...