Электив курс для 9 класса. Разработки уроков
элективный курс (9 класс) на тему

1 нче бүлек. Алма агачыннан ерак төшми.

1 нче тема : Анасына карап кызын коч, атасына карап улын коч.

Максат :1.Гаилә турында төшенчә бирү; гаиләнең ныклыгы, ата-анага, балаларга йөкләнгән бурычларны барлау.

                 2. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен  ныгыту.

                 3. Ата-анага хөрмәт тәрбияләү.

Материал : слайдлар, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” – Казан. Тат. кит. нәшр., 1977.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру максатыннан әңгәмә үткәрелә.

  1. Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме?

-

  1. Әти-әниләрегезнең кәефе ничек? Иртән аларга хәерле иртә теләдегезме?

-

 

  1.    Уку мәсьәләсен кую. 

( 1 нче слайд. “2008 ел - Гаилә елы” эмблемасы күрсәтелә. )

  1. Слайдка карагыз әле! Анда ниләр күрәсез?
  2. 2008 нче ел - Гаилә елы буларак үтте. Слайдта  аның эмблемасы күрсәтелгән. Гаиләдә 4 кеше яши: әти, әни, ике бала. Алар бәхетле. Өйнең морҗасыннан төтен чыга. Анда җылы, рәхәт.
  3. Гаилә сүзенең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?
  4. Гаилә ул - әти, әни, балалар бергә җыелып яшәү.

Сүзлек эше.

Гаилә. и. 1. Бергә яшәүче ир, хатын, балалар һәм туганнардан торган кешеләр төркеме.

                 2. Күч. сөйл. Бергә эшләүче, максат һәм кызыксыну өлкәсе бер булган кешеләр коллективы.

Җаваплар тыңлана, нәтиҗә ясала.

Үз – үзеңә бәя кую.

 

3.  Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәрдә тикшерү.

1 нче бирем.

  1. Үзегезнең гаиләләрегез белән таныштырыгыз әле!
  2. Фәнзилә: “Без гаиләдә 4 кеше яшибез. Әтием Эчке эшләр бүлегендә, әнием Моторлар төзү заводында эшли.Энем бакчага йөри, мин 7 сыйныфта укыйм. Ял көннәрен, бәйрәмнәрне күңелле үткәрергә тырышабыз. Һәрберебезнең туган көннәренә истә калырлык бүләкләр әзерлибез. Гаиләбез дус, тату яши.”
  3.  Альмир: “Без гаиләдә өчәү. Әтием - шәхси эшмәкәр, әнием - икмәк заводында икмәк пешерүче. Аларның бер дә буш вакытлары юк. Яңа өебездә төзү эшләре дә төгәлләнмәгән әле.  Мин  әти белән әнигә  өйдәге эшләрдә булышам.  Кечкенә генә эш эшләнсә дә, алар шатланалар.“
  4. Укучылар, сыйныфташларыгызның гаиләләре турында ишеттегез. Мин сезнең гаиләләрдә тәрбияләнүегезгә шат. Хәзер бу слайдка игътибар итик әле. Мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (2 нче слайд. “Анасына карап кызын коч, атасына карап улын коч”.)
  5. Илзирә: “Кызлар әниләренә, малайлар әтиләренә охшарга тырышалар. Алардан төрле һөнәрләргә өйрәнәләр. Әнием мине кызлар белергә тиешле бөтен һөнәрләргә дә өйрәтә. Мин хәзер тәмле ризыклар пешерергә өйрәндем. Дәү әни:“ Әниеңә охшагансың, уңган булырсың!”- ди.”
  6. Раил: “Мин әтиемә охшарга тырышам. Ул Казан Дәүләт Төзүчеләр институтын тәмамлаган. Минем дә, мәктәптә яхшы билгеләргә укып, югары уку йортына керүемне  тели.”    Үз – үзеңә бәя кую.

 

2 нче бирем

- Әни - гаиләдә иң кадерле кеше. Аны ни өчен изгеләштерәбез? (3 нче слайд. “Ана – шәфкать диңгезе”.)

- Әни безне тудыра, үстерә;  тормышта кеше булып үсүебезне тели; без бәхетле булсын өчен, бөтен авырлыкларга да әзер тора.

- Әйе, халкыбыз да әнисен хөрмәт иткән балаларны ярата, кадерләмәгәннәрен гаепли. “Сак-Сок” бәетен хәтерлисезме?

- Бәет әниләрен тыңламаган ике малай турында. Әниләре каргагач, алар кошка әвереләләр, бер-берсен күрмичә яшиләр. Бәет безне әнине рәнҗетмәскә өйрәтә.

-  Укучылар,  халкыбыз бала тәрбияләүдә атага да югары бәя бирә. Мисаллар белән аңлатыгыз әле!(4 нче слайд. “Атаң исән чакта һөнәрен өйрән, ул югында куәтен истә тот”.”Аталар сүзе – акылның үзе”.)

-  Әти – гаилә башлыгы. Ул гаиләне ашата, киендерә, авырлыклардан саклый, яклый. Безне үзе белгән һөнәрләргә өйрәтә, көчле, тырыш, акыллы булып үсүебезне тели.

- Әйе, әти-әниегез сезнең тормышта кирәкле, файдалы кеше булып үсүегезне тели. Слайдта язылган мәкаль дә шуны раслый. Сезнең тырышып укуыгыз - алар өчен зур шатлык.

 Үз – үзеңә бәя кую.

3 нче бирем.

-  Хәзер үзебезнең татар теленнән алган белемнәребезне тикшереп карыйк әле. Дәресебезнең темасына алынган мәкальнең синтаксик үзенчәлекләренә тукталыйк.

Анасына карап кызын коч, атасына карап улын коч.

- бу ике составлы хикәя җөмлә;

-җөмләдә тиңдәш хәбәрләр бар;

- ия юк, аны җөмләнең мәгънәсеннән белеп була;

- анасына карап, атасына карап  сүзләре арасында тезүле бәйләнеш;

- анасына карап, кызын коч, атасына карап, улын коч сүзтезмәләре арасында  ияртүле бәйләнеш; иярүче сүз ияртүче сүзгә юнәлеш, төшем килеше кушымчалары ярдәмендә ияргән; 

                  иярүче сүз      ияртүче сүз                 иярүче сүз     ияртүче сүз

                 анасына    карап               кызын        коч

 бәйл чара - юнәлеш килеш куш.                          төшем кил.  куш.

  1. Укучылар, мәкальдә коч сүзе бар. Сез аны нинди синонимнар белән алмаштырыр идегез?
  2. Коч, ярат, иркәлә, назла, якын күр.
  3.  Күрегез әле, коч сүзе –нинди бай сүз булып чыкты! Хәзер, бу сүзнең синонимнарын кулланып, әти-әниегезне ничек яратуыгыз турында  җөмләләр уйлап языгыз.
  4. Җаваплар тыңлана.

Үз – үзеңә бәя кую.

  1. Рефлекция.
  2. Укучылар, бүгенге дәрестә кемнәр турында сөйләштек? Әти-әниегезнең кайсы сыйфатларын үзегезгә үрнәк итеп алыр идегез? Дәрес кайсы ягы белән сезгә файдалы булды?

Җаваплар.

Дәрес өчен үз – үзеңә бәя кую.

2 нче тема. Агай-энеләр тату булса, ат күп булыр,

                                                                        өең тату булса, аш күп булыр.

Максат :1.Туганнар берлеге, аларның күркәм сыйфатлары, һөнәрләре  турында сөйләшү;

                 2. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен  ныгыту.

                 3. Якын туганнарга  хөрмәт тәрбияләү.

Материал : слайдлар; Ә. Рәшит.  “Гаилә сабаклары” – “Мәгариф” журналы, 1995, 6, 55 нче бит.

  1. Уку мәсьәләсен кую. ( 1 нче слайд. Әхмәт Рәшитнең рәсеме.)

        Мин ятим үстем. Көн итәргә, бу дөньяда үз-үземне ничек тотарга, дустан дошманны аерырга, беренче көнкүреш күнекмәләренә өйрәтергә газиз атам белән газиз анам өлгерми калдылар. Тугыз яшемдә чагымда сеңелем белән без әтиемнең абыйсы – Каюм абзыйның ишле гаиләсенә килеп кушылдык. Безне балалар йортына урнаштырырга җыенган вәкилләргә аның сүзе бер булды:

-Үз сөягебез үзебездән авыр түгел, ничек тә түзәрбез, - диде.

       1945 елның август азагы, абыйның, фронт юллары үтеп, туган авылыбызга кайткан чагы иде ул. Аның чит-ят кулларга бирмичә, күнегелгән мохиттан аермыйча, шундый авыр заманда җилкәсенә өстәмә йөк алуы өчен мин бүгенгәчә рәхмәтле.

       ...Безнең үсеп килә торган чаклар. Үлеп ашыйсы килә. Югыйсә, аш та пешкән. Тик җиңгәбез безне табын тирәсенә утыртырга ашыкмый. Менә эштән арып-талып абый кайтып төшә.

           -Үпкәсе-бавыры, җиңеле-авыры, - дип һәркайсыбызга берәр кисәк ит биреп чыга. Ул ел саен 4 – 5 оя каз асрый торган иде. Көзен 40-50 каз суела. Аны карап үстерү минем бертуган сеңелем Фәүзия өстенә төшә.

Абыйның хуҗалыгында икенче терәк – яшелчәлек иде. Хәтта суган да утыртмаган авылда абый кишер, кыяр, помидор, кәбестә, чөгендер  үстерә иде. 25 сутый җирнең яртысыннан артыгында яшелчә үсә. Бөтен бала-чага җәй буе шунда мәшгуль. Түтәлләр малайларга тигезләп бүлеп бирелгән, вазифалар йөкләнгән.

            “Егет кешегә 70 төрле һөнәр аз” диләр бит. Каюм абыйның кулы ятмаган бер генә һөнәре дә булмагандыр, мөгаен. Ул мич чыгара, тире или, итек баса, аяк киеме төзәтә, чабата үрә, урындык ясый... тагын әллә ниләр башкара белә һәм белгәннәрен безгә дә өйрәтергә тырыша иде. 

Каюм абый тынгысыз, ярдәмчел, һәрнәрсә белән кызыксынучан, дөнья хәлләреннән һәрвакыт хәбәрдар җир кешесе иде. Тормыш сабакларын мин аннан алдым. “Оясында ни күрсә, очканда шуны эшләр”, ди халык. Безнең үз оябызны каһәр суккан сугыш җиле туздырды. Ләкин безне – бу кырыс дөньяның ике үксез сабыен сыендырырлык көчле канатлар табылды.    (Ә. Рәшит)

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:

-Бу өзекнең авторы – Әхмәт Рәшит. Сез аның турында ниләр беләсез?

- Әхмәт Рәшит безнең мәктәптә укыган. Ул – күренекле татар шагыйре.

- Әйе, Әхмәт Рәшит -  безнең якташыбыз, күренекле шагыйрь, Г. Исхакый премиясе лауреаты. Аның шигырьләре, “Сөембикә”, “Колшәриф”, “Мөхәммәдъяр” һәм башка поэмалары бар.  Сез бу өзектән аның тормышы турында ниләр белдегез?

- Әхмәт Рәшит кечкенәдән ятим кала. Сеңлесе Фәүзия белән икесен туганнары Каюм абый үз гаиләсенә ала. Аларны тәрбияләп үстерә.

- Каюм абый Әхмәт Рәшиткә кем ул?

-  Әтисенең абыйсы, якын туганы.

- Димәк, бүгенге дәрестә без кемнәр турында сөйләшәбез?

- Туганнар турында.

Үз – үзеңә бәя кую.

2. Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәрдә тикшерү.

1 нче бирем

- Сезнең туганнарыгыз бармы? Алар белән тату яшисезме?

- Дилә: “Минем дәү абыем бар. Ул- әниемнең олы абыйсы. Без алар белән кунакларга йөрешәбез. Дәү абый безгә һәрвакыт ярдәм итеп тора. Өй салышырга да булышты. “

- Укучылар, безнең бүгенге дәресебезнең темасы – “Агай-энеләр тату булса, ат күп булыр, өең тату булса, аш күп булыр” дип атала. Сез аның мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

  ( 2 нче слайд. Агай-энеләр тату булса, ат күп булыр, өең тату булса, аш күп булыр.)

- 1)Дус яшәгән туганнар бер-берсенә төрле эшләрдә булышалар. Аларга авыр вакытларда ярдәм итеп торалар.

- 2) Элекке заманнарда туганнар бер гаилә булып яшәгәннәр, бергә  җир сөргәннәр, чәчү чәчкәннәр.

- 3) Тырышып эшләгәннәренең абзарларында терлекләре, өстәлләрендә ризыклары булган. Шулай баеп киткәннәр, аерым йортлар төзегәннәр; байлыкларын тагын да арттырганнар.

- Әйе, халкыбыз тату яшәгән туганнарны яраткан. Нәселләре белән алдынгы механизаторлар, балта осталары, тегүчеләр булган гаиләләр бар. Димәк, уңганлык та туганнардан туганнарга күчә бара икән.

- Туганнар белән тату яшәү өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк? Шуның планын төзеп карыйк.

1) туганнарны хөрмәт итәргә;

2) кешелекле һәм ярдәмчел булырга;

3) кайгыларын, шатлыкларын уртаклашырга;

4) кирәк чакта аларга ярдәм итәргә.

Үз – үзеңә бәя кую.

2 нче бирем

- Хәзер татар теленнән алган белемнәрне тикшерер вакыт та җитте. Синтаксик яктан тикшерү өчен Әхмәт Рәшит -  безнең якташыбыз, күренекле шагыйрь, Г. Исхакый премиясе лауреаты дигән җөмләне алыйк. (3 нче слайд. Әхмәт Рәшит -  безнең якташыбыз, күренекле шагыйрь, Г. Исхакый премиясе лауреаты.)

- Бу – гади, җәенке, тулы, ике составлы, хикәя җөмлә; Составында тиңдәш хәбәрләр бар.

Җөмләнең иясе - Әхмәт Рәшит,  хәбәре – якташыбыз, шагыйрь, Г. Исхакый премиясе лауреаты. Ия дә, хәбәр дә исем сүз төркеме белән белдерелгән, шуңа алар арасына сызык куела;  

безнең – аергыч, якташыбыз сүзенә ияргән, кемнең? соравына җавап бирә, зат алмашлыгы белән белдерелгән;

күренекле - аергыч, шагыйрь сүзенә ияргән, нинди? соравына җавап бирә, сыйфат белән белдерелгән.

  1. Якташыбыз исемен морфологик яктан тикшерик.
  2. уртаклык исем, берлек санда, 1 зат күплек сан тартымлы, баш килештә, җөмләдә хәбәр, ясалма сүз.
  3. Күренекле сүзенең синонимнарын табыгыз әле.
  4. Танылган, билгеле, атказанган, мәшһүр, талантлы.
  5. Сезнең туганнар арасында күренекле, танылган кешеләр бармы? Шулар турында сөйләгез әле!     Җаваплар тыңлана. Үз – үзеңә бәя кую.
  6. Рефлекция.
  7. Бүгенге дәрес кайсы ягы белән файдалы булды? Туганнарны белү, алар белән аралашу ни өчен кирәк?    Җаваплар.
  8.  Алдагы дәресебез нәсел җепләре турында булыр. Өйдә әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз белән төзи башлаган шәҗәрәләрегезне алып килегез.

Дәрес өчен үз – үзеңә бәя кую.

 

3 нче тема. Оясында ни күрсә, очканда шул булыр. (Практик дәрес)

Максат :1.Буыннар бәйләнешенең әһәмиятен аңларга ярдәм итү.

                 2. Гаилә ядкарьләре, традицияләре турында мәгълүмат җыю.

                 3. Үз гаиләң белән горурлану хисе тәрбияләү.

Материал : ”Безнең дус, тату гаилә” темасына стенгазета; үрнәк шәҗәрәләр.

  1. Оештыру.  Уңай психологик халәт тудыру .
  2. Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Кәефләрегез әйбәтме?
  3. Урамда җылы көз. Шулай да агачлар яфракларын коеп бетерәләр инде. Җылы якларга очып китүче кошларны күрдегезме әле? Берсе дә төркемнәреннән аерылып калмадымы?
  4.  Җылы якка китүче кошлар төркемен күп күрдем. Аерылып калучылары булмады.
  5. Димәк, әнкә кошлар балаларын канатлары нык булырлык, җылы якларга барып җитәрлек итеп чыныктырган. Кош оясында нинди тәрбия алса, очканда шуны ук эшләр.
  6. Уку мәсьәләсен кую.
  7. Бүгенге дәресебезнең темасы да – “Оясында ни күрсә, очканда шул булыр” дип атала. Сез аның мәгънәсен кешеләр тормышына күчереп аңлатыгыз әле.
  8. Оя – ул безнең гаиләбез. Безнең киләчәк тормышыбыз гаиләдә нинди тәрбия алуыбызга бәйле. Яхшы гаиләдән начар кешеләр чыкмый.
  9. Сезнең оягыз – гаиләгез үзе кайдан тәрбияле булырга өйрәнгән соң?
  10. Әти-әнисеннән, әби-бабасыннан.
  11. Әби-бабайлар кемнәрдән?
  12. Ерак буын әби-бабайлардан.
  13. Әйе, кайчандыр әти-әниегез дә сезнең кебек малайлар, кызлар булган. Аларның әти-әниләре дә, кайчандыр, япь-яшь егетләр. кызлар булгандыр. Бу чылбырны тагын дәвам итәргә булыр иде. Ул чылбырны нәсел җепләре диләр. Бүген без нәсел җепләре, шәҗәрәләр турында сөйләшәбез.

    Үз – үзеңә бәя кую.

2. Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәрдә тикшерү.

1 нче бирем.

- Шәҗәрә нәрсә дигән сүз ул?

- Нәсел агачы, нәсел тарихы.

- Әйе, аның күп төрле синонимнары сакланган: нәсел агачы, нәсел җебе, нәсел тарихы. Шәҗәрәне белү ни өчен кирәк?

- Һәр кеше үзенең әби-бабаларын белергә тиеш. Шәҗәрә төзер алдыннан аларның яшәгән еллары, һөнәрләре, кем булып эшләүләре турында мәгълүмат, фотосурәтләре җыела. Алар белән бәйле кызыклы хәлләр ачыклана.

- Әйе, укучылар, кеше гомере кыска. Шул вакыт эчендә ул гаилә корырга, балалар үстерергә, яхшы эшләр башкарырга тиеш. Шәҗәрә ничек төзелә?

- Мин үземнең исемнән башлыйм. Анна әти-әниемне, әби-бабаларымны күрсәтәм.

- Бу шәҗәрәне “үсә торган” шәҗәрә диләр. Аны төзүе авыр түгел. Нәсел агачында иң якын туганнарны күрсәтеп, алар турында мәгълүмат тупларга кирәк.

Шәҗәрәнең тагын нинди төрен беләсез?

- Агач тамырыннан үсә баручы шәҗәрә дә бар.

Татарлар шәҗәрәсе тарихында күпчелек шәҗәрәне агачка охшатып эшләгәннәр, шуңа күрә аны нәсел агачы дип йөрткәннәр. Бу шәҗәрә төзүнең икенче төре була. Ул ерак бабай исеменнән башлана. Гадәттә, нәселдә булган ирләрне агач кәүсәсендә күрсәтәләр. 1нче буын агач тамырларында урнаша, аның улы ( 2 нче буын)  - түбән ботагында. Шәҗәрәне төзүче бала исеме кәүсәнең иң югары очында күрсәтелә. Һәр буын балалары ботакларның яфракларында күрсәтелә.

  1. Мондый шәҗәрәне төзү күп көч, хезмәт куюны сорый. Шулай да сезнең арада әби-бабаларыгыз ярдәме белән мондый шәҗәрә төзүче укучылар да бар.Дәүләтшина Әлфиягә шәҗәрә төзергә Фарук бабасы ярдәм иткән. Әлфия  җиде буын бабасын да күрсәткән. Әлбәттә, шәҗәрәне гаилә истәлекләре белән тулылындырырга кирәк. 
  2.  Хәзер практик эш вакытында без шәҗәрәнең иң гади бер өлешен үрнәктәгечә төзеп карарбыз, Гыйззәтуллина Лилиянең чыгышы белән танышырбыз.

  Үз – үзеңә бәя кую.

2 нче бирем. (Практик эш.)

Үрнәк шәҗәрә күрсәтелә.

-  Бирелгән үрнәктә уңайлык булсын өчен буыннар номерлап куелган. Шәҗәрә синеке булганга, беренче буынга син үз исемеңне язасың. Әгәр бертуган сеңелең, апаң, абыең, энең булса, аның исеме синеке белән янәшә куела.Сез бер буын булып саналасыз.  

    Әти-әни – иң кадерле кешеләр. Аларның исеме синеке белән янәшә урнаша, алар икенче буын була. Өченче буынга әби-бабайларны куябыз. Аннары аларның әти-әниләре (дүртенче буын), әби-бабалары (бишенче буын) языла һәм шулай дәвам итә. (Укучылар өйдә әзерләп килгән шәҗәрәләрен тәртипкә китерәләр.)

  Үз – үзеңә бәя кую.

 

 Хәзер Гыйззәтуллина Лилиянең шәҗәрәсе белән танышыйк.

    Безнең нәсел тарихы Гыйззәтулла бабайга барып тоташа. Ул XIX гасыр урталарында Бикмураз авылының иң бай кешесе саналган. Үз хуҗалыгында мөгезле эре терлек үрчеткән. Аларны базарга чыгарып саткан. Авылның укымышлы кызы Мәрзия бу таза нигезле йортка килен булып төшкән. Ире сәүдә белән шөгыльләнгәнгә, балаларны тәрбияләү укытучы Мәрзия өстенә төшкән. Гаиләдә җиде ир, бер кыз бала туган. Төпчекләре Хәбибулла дөньяга килгәндә, икенче улы Гыйсмәтулланың инде оныгы Фәхрибанат туган. 1889 нчы елда туган Хәбибулла биш бала үстергән. Сталин чорында аның йортын, келәтләрен, абзар тулы хайваннарын тартын алганнар. Исән чагында ( ул 1940 елда үлгән) олы улы Салихка хаксызга гаепләнүен әйтеп калдырган. 

      Салих – минем бабам. Әтисе иртә үлгәнгә күрә, 4 сыйныф кына укыган. Хәбибулла бабай үз балаларының әбиләре Мәрзия кебек укытучы булуларын теләгән. Бу теләкне Салих бабамның олы улы Шәүкәт (минем әтием), кызы Гүзәлия генә тормышка ашырган.  Хәзерге вакытта Шәүкәт Салих улы – М. Вахитов исемендәге гимназиянең югары категорияле укытучысы.  

 

  1. Рефлекция.
  2. Укучылар, сез бүген шәҗәрә турындагы белемнәрегезне ныгыттыгыз, бер гаиләнең нәсел җепләре белән таныштыгыз. Без бу эшне алга таба да дәвам итәрбез. Мин сезнең үз нәселләрегезнең лаеклы дәвамчылары булып үсүегезне телим.  

Дәрес өчен үз – үзеңә бәя кую.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Географический КВН для учащихся 6-7 классов", "У нас в гостях Япония"для 9-11 классов, разработка урока "Африка" для 11 класса.

Данные методические разработки можно использовать во время проведения предметной недели географии в 6-11 классах. Разработка урока  систематизирует знания учащихся по теме "Африка" в 11 классе....

Электив курс-11 класс

Урта мәктәптә “Татар теле һәм әдәбияты программасы”нда стилистикага, сүз сәнгетенә, эш кәгазьләренә  өлешчә урын бирелә. 11нче сыйныфта укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стильләрнең үз...

Тематическое планирование по изобразительному искусству (курс 6 класса), Тема урока: "Пейзаж в живописи".

Урок по теме "Пейзаж в живописи" является пятым уроком в теме "Изобразительное искусство и мир природы" курса 6 класса. На предыдущих уроках дети изучали историю возникн...

«Игровой прием обобщения материала на уроках музыки в 1-7 классах» (разработка урока)

Разработка урока Зариповой М.А. "Игровой прием обощения материала на уроках музыки в 1-7 классах" была опубликована в сборнике педагогических статей "Современный урок в сфере требований ФГОС второго п...

Работа с текстом на уроке литературы в 8 классе. Разработка урока по произведению А.И.Куприна «Гамбринус» с использованием стратегии «Продвинутая лекция» (технология «Критическое мышление»).

Анализ произведения А.И.Куприна "Гамбринус" в 8 классе. Использована одна из стратегий технологии " Развитие критического мышления через чтение и письмо" - "Продвинутая лекция"....

Урок алгебры 7 класс. Разработка урока и технологическая карта урока по теме "Разложение многочлена на множители с помощью комбинации различных приемов".

Разработка урока и технологическая карта урока по теме "Разложение многочлена на множители с помощью комбинации различных приемов"....

Урок алгебры 7 класс. Разработка урока и технологическая карта урока по теме "Разложение многочлена на множители с помощью формул сокращённого умножения".

Разработка урока и технологическая карта урока по теме "Разложение многочлена на множители с помощью формул сокращённого умножения"....