Кошлар-безнең дуслар.
план-конспект урока (5 класс) по теме

Кошлар-безнең дуслар. 5нче сыйныф өчен(рус төркеме) әдәбият дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_deres-5-g.docx35.58 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кошлар-безнең дуслар.

Максат: 1. Укучыларның кошлар турында булган белемнәрен актуальләштерү, өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү; “Песнәк белән Әнисә” текстын аңлап укуларына ирешү.

 2. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү; грамматик конструкцияләрне дөрес     куллануны камилләштерү.

 3. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү хисе уяту.

 Әзерлек эшләре: укучылар кошлар турында яттан монологлар, шигырьләр өйрәнәләр.

Җиһазлау: компьютер, проектор, презентация, кошлар рәсемнәре, биремле карточкалар, “Нәни дусларым”җыры , магнитофон.

Дәрес планы.

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. Психологик уңай халәт тудыру.

- Исәнмесез, хәерле иртә диеп,

 Башлыйбыз дәресебезне.

   Бер - беребез белән елмаешып исәнләшәбез.

-  Татар теленең серләрен без

  Дәрес саен ача барабыз.

  Телнең сафлыгына

  Һәр дәрестә таң калабыз.

  Дәрестә сез актив булыгыз,

  Белемнәрне эшкә җигегез.

2. Актуальләштерү.

- Ә хәзер алдагы дәресләрдә алган белемнәребезне тикшереп алыйк әле.

1 төркем.

с

к

   

т

а

ш

к

ч

с

ч

т

й

 1.   Җылы яктан кайтуына

       Өйләр ясап куябыз.

       Хәтта кереп тә карамый

      Ошамаса оябыз.              ( сыерчык)

2. Аяклары озын булгач,

   Йөриләр биеп кенә.

    “Туган җирләрдә күбрәк

      Тор-рыйк без”,-- диеп кенә.(Торна)

3. Кулы юк , балчык ташый, балтасы юк, өй ясый. ( карлыгач)

4. Икенче төрле аны былбыл диләр.( сандугач)

5. Басу-кырларда сайрый, оясын җиргә кора .( тургай)

2 төркем.

д

т

н

п

к

к

к

с

н

к

н

Җәй шакылдый бу чүкеч, кыш шакылдый бу чүкеч. Бу нәрсә?( тукран)

Кап-кара түбәтәй кигән

Ап-актыр яңаклары.

Яшкельт-сары түшләре

Карасу канатлары. ( песнәк )

Кайсы кош кышын карга күмелеп йоклый? ( көртлек)

Тап-тап табагач, табагачта бер агач, койрыгы бер колач. ( саескан )

Гөлдер- гөлдер, гөлдер бу ,

    Кызыл тәпи - кемдер бу?  (күгәрчен)

       - Укучылар, болар нинди кошлар? ( күчмә кошлар)

- Ә болары турында ни әйтерсез?  ( болар бездә кышлаучы кошлар)

3. Уку мәсьәләсен кую.

-Бүгенге дәрестә без кошлар һәм аларга ярдәм итү турында сөйләшербез.

 II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

1.  Фонетик зарядка. Тизәйткечләр әйтү.

 - Әйдәгез , бераз телләрне шомартып алыйк әле.

1) Тук, тук,тукран

Тукылдатып утырам.

Мичтә бәлеш пешәме?

Шуны көтеп утырам.

2) Кара карга кардан бара,

Канатларын кага-кага.

3) Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,

    Чык-чык, кошчык, очып чык.

  2.  Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, сезгә өй эше  кошлар турында кызыклы мәгълүматлар табып, сөйләргә өйрәнергә иде. (Укучылар рәсемнәрен күрсәтеп , кошлар турында сөйлиләр).

      Карабүрек (снегирь) - безнең як табигатен бизәп торучы кошларның берсе.Ул яз,җәен урманда яши,ә кышын бакчаларга,паркларга очып килә,агач орлыклары,җиләк-җимеш калдыклары белән туена.

       Тукран (дятел)  агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итә, агачның гомерен саклый. Шуңа күрә аны “урман докторы” дип йөртәләр. Ул, каты койрыгы белән агач кәүсәсенә терәлеп, аңа көчле тырнаклары белән ябыша. Аннары томшыгы белән агачны тук-тук чукып, бөҗәкне эзләп таба һәм теле белән эләктереп ала да ашый. Шулай итеп, үзе дә туклана, урманга да файда китерә. Тукраннар агач куышына оялый. Аларт  бер-берләрен тукылдаган тавышларыннан таныйлар.

        Саескан (сорока) урман аланлыкларында,бакчаларда,басу-кырларда яши.  Бөҗәкләр, суалчаннар белән туклана.

        Күгәрчен ( голубь) – күгәрченнәрнең төрләре бик күп. Без күбрәк күк күгәрченнәрне беләбез. Аның канатлары күксел төстә була. Тәпиләре кып-кызыл.Ул, вак-вак атлап, яңа яуган карда бормалы, кәкре-бөкре эзләр калдырып йөри.Күгәрчен башка кошлардан юлны тиз табуы белән аерылып тора. Моннан күп йөз еллар элек хатларны күгәрченнәр ташыган. Күгәрченнәрнең бу төре почта күгәрчене дип йөртелә. Күгәрчен дуслык һәм тынычлык символына әйләнде.  

         Көртлек ( тетерев) урманда яши. Оясын җирдә дә, агач башында да ясарга мөмкин, ул үзе туган урыныннан еракка очмый. Буранлы кышларда, караңгы төшкәч, агач башыннан кар көртенә атылып төшеп, шунда төн куна. Көртлекнең яраткан ризыклары – төрле җиләкләр, үлән орлыклары, агач бөреләре, ылыслар. Аның канаты кыска, киң; тиз йөгерә, томшыгы кыска, юан, бераз кәкре була.  

 - Күргәнегезчә,укучылар, һәр кош үзенең көченнән килгәнчә бик зур файда китерә, агачларны корткычлардан, табигатне пычранудан саклый. Матур сайраулары белән күңелебезне күтәрә икән.  

       

3. Тактадагы рәсемгә буенча эш.

- Тәрәзә каршына нинди кош килгән икән, табышмакны тыңлагыз әле.

Түшләрендә кояш төсе

Аркасында яз төсе.

Кышын тәрәзәмә килеп:

“Таныйсыңмы?” ди төсле.

                                            (Песнәк)

Песнәк (синица) - песнәкләрне авылда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин. Алар кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр, орлыклар белән туклана.. Песнәкләр көз  ахырында көтү-көтү булып җыелалар.Төрле  төстәге  матур  киемле әллә никадәр песнәк әйтерсең бәйрәмгә  әзерләнгән. Элеккерәк заманнарда 12  ноябрьне халыкта “Песнәкләр көне”  дип йөрткәннәр. Безнең урманнада, паркларда 7 төрле песнәкне  очратырга була. Иң зурсы  һәм  аерылып  торганы – зур песнәк. Бер пар песнәк кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан чистарта, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә Песнәкләр  февраль башында  сайрый. Алар  кыш тәмамланганын хәбәр  итә. Көз һәм кыш көннәрендә алар җимлекләргә бик еш килә.

- Рәсемгә карагач, сездә нинди фикерләр туды. Шуларны әйтегез әле.

а) Урамда көн салкын, чөнки тәрәзәгә боз каткан.

б) Кыз кыска җиңле футболка кигән, димәк, өйдә бик җылы.

в) Урамда тәрәзә каршысында кош утыра. Ул туңган, ахры.

5. Дәреслектәге текст буенча эш.

1) үрнәк уку

2) сүзлек өстендә эш.

- Текстны эчтән укырга керешкәнче, тактада бирелгән сүзләрне игътибар белән тыңлыйбыз һәм истә калдырабыз.

хәле авырайды – состояние ухудшилось

кыенлашты – стало трудно

чукый – клюёт

бер кисәк – кусок

канат кагып – взмахнув крыльями

бервакытта – в одно ито же время

3) бирелгән сүзләр белән сүзтезмә төзү , аннан соң җөмләләр төзеп ныгыту.

4) текстны эчтән уку.

5) кычкырып , сәнгатьле итеп уку. ( 1 -2 укучы)

6) русчага тәрҗемә итегез;

Кыш көне иде.

Көннәр салкынаеп китте.

3. Кошларның хәле бик авырайды.

      4. Аларга ашарга табу кыенлашты.

      5. Беркөнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә бер песнәк килеп кунды.

7) тексттан табып, татарча әйтегез

Начала клевать оконное стекло.

Она открыла форточку и положила кусок жира.

Взмахнув крыльями, поблагодарила.

С тех пор синица в одно и то же время прилетала к окну.

Потом она из открытой форточки начала залетать в дом.

8) эчтәлеге буенча сөйләшегез ( диалог төзү)

     Түбәндәге сорауларны бирергә була:

-Бу хәл кайчан була ? ( Бу хәл кыш көне була )

- Көн нинди була ? ( Көн салкын була)

-Тәрәзәгә нәрсә кунды ? (Тәрәзәгә песнәк кунды)

-Әнисә әнисеннән нәрсә дип сорый?( - Әни, песнәк нигә тәрәзәне чукый?- дип сорый.)

- Ни өчен песнәк Әнисәләрнең тәрәзәсен чукыган? ( Чөнки аның ашыйсы килгән)

- Әнисә песнәккә ашарга бирәме ?( Әйе, Әнисә песнәккә ашарга бирә)

- Ул аңа нәрсә бирә ? ( Ул аңа май бирә )

- Песнәк майны ашыймы ?( Әйе, песнәк майны ашый )

- Кош Әнисәгә рәхмәт әйтәме ? ( Кош Әнисәгә рәхмәт әйтә )

- Песнәк Әнисәгә ияләштеме? ( Песнәк Әнисәгә ияләште )

9) Әнисәгә бәя бирү.

- Әнисә дөрес эшләгәнме? (Әнисә дөрес эшләгән )

- Укучылар, Әнисә яхшы кызмы ?( Әйе, Әнисә яхшы кыз )

- Тагын Әнисә нинди кыз ? ( игътибарлы, тәртипле, ярдәмчел, тәрбияле, мәрхәмәтле, игелекле, яхшы күңелле кыз)

- Сез Әнисә белән дус булыр идегезме? (Әйе, без Әнисә белән дус булыр идек)

6.  Физминутка. Җыр ”Нәни дусларым”(хәрәкәтләр белән)

7. Кошларга ярдәм итү турында әңгәмә.

-Укучылар , кошлар өчен ачлык куркынычмы, әллә салкынмы?

- (Җаваплар тыңлана)

- Бездә кышлаучы кошларны суыклар куркытмый, ә менә ачлык — аларның иң явыз дошманы. 10 песнәкнең бары тик 1-2се генә кышны исән-сау чыга ала.

- Укучылар димәк, без сезнең белән кошларны ачлыктан коткару өчен нишләргә тиеш ?

( җимлекләр ясарга, кошларны ашатырга тиеш )

-Дөрес әйтәсез. Канатлы дусларыбыз безнең ярдәмгә мохтаҗ. Менә шуңа күрә дә без кошлар турында даими кайгыртырга, җимлекләр ясап эләргә тиеш булабыз.

- Җимлекләрне нәрсәләрдән ясап  куеп була икән? (Җаваплар әйтелә)

-Әйдәгез экраннарга карыйк. Кошлар ашханәсен, рәсемнәрдә күрсәтелгәнчә, төрлечә эшләргә мөмкин. Моның өчен кибеттән сатып алган сок коробкалары, пыяла банка да файдаланырга була.

- Җимлекне сез кайларга куясыз? (җаваплар тыңлана)

- Әгәр дә агач ботакларына элсәгез, кошлар агачларда кышлый торган зарарлы бөҗәкләрне дә чүплиләр.

-Җим итеп нәрсәләр салырсыз?

-Әйе, иң әйбәт ризык – көнбагыш, кавын, карбыз, кабак орлыкларын да кошлар яратып ашыйлар. Песнәкләрнең  исә иң яраткан ашы – туң  май, ит, сыр. Чыпчык, песнәкләрдән рәхмәт ишетү үзебезгә үк рәхәт булыр.

- Ә сез үзегез кошларга ярдәм итәсезме? ( Әйе, без кошларга ярдәм итәбез). Ничек итеп ярдәм итәсез икән? Әйдәгез, өйгә бирелгән шигырьләрне тыңлап узыйк әле.

 

8. Иҗади группа чыгышы.

Кыш җитте, бөтен җир

Капланды кар белән.

Салкында кошларга

Бик авыр – мин беләм.

Кошларның күбесе көз көне

Көньякка китәләр,

Җылыда бераз хәл алалар.

Песнәкләр, чыпчыклар,

Күгәрчен, чәүкәләр –

Китмиләр бер җиргә,

Бу якта калалар.

Килегез, кошкайлар, бирегә,

Хәлегезне телибез белергә.

Суыкта туңамы тәнегез?

Ачлыктан бетмиме хәлегез?

Кошлар:

Бик дөрес әйтәсең,

Хәлебез бик мөшкел,

Кем безне җылытыр?

Аңлар соң безне кем?

Җәй көне бик рәхәт:

Тамак та була тук.

Ә хәзер бер ярма,

Бер бөртек бодай юк.

Ачты бик карыныбыз,

Өшибез, туңабыз.

Кешеләр, ярдәмгә килегез!

Суыктан бит харап булабыз.

Балалар:

Борчылмагыз, сезнең барыгызны

Сыйларга өлгерербез.

Әтиләрдән ясатып

Җимлекләр элдерербез.

Кичә генә әтием

Матур җимлек ясады.

Ипи турап салган идем

Кошлар килеп ашады.

Без боларны барысын

Агачларга эләрбез.

Һәр иртәдә сыйлар өчен,

Яныгызга килербез.

Кошлар:

Мондый дуслар булганда,

Кыш суыгы куркытмас.

Җилләре, давыллары,

Бураннары өркетмәс.

Рәхмәт сезгә, балалар,

Сау-сәламәт булыгыз.

Кышның ап-ак кары кебек,

Якты булсын юлыгыз.

- Динә, синең җимлегеңә нинди кошлар килә?

              Кыш җиттеме- кошлар өчен

              Без ашханә ачабыз.

              Һәм кошларга эндәшәбез:

              -Рәхим итеп, ашагыз!

               Җимлек ясап бирде миңа

               Абыем Булат.

               Шунда хәзер кошлар өчен

               Җимнәр сибәм мин.

              Бире килә күк күгәрчен,

              Песнәк һәм чыпчык,

              Җыелалар бер-бер артлы

              Пыр-пыр очынып.

             Ашап туйгач китә алар

             Төрле якка.

             Тик күгәрчен генә кала

             Иң азакка.

             Ул да туйган,

             Биегән күк уйнап йөри.

             Миңа рәхмәт әйткән сыман

             “Гөлдергү”,- ди.

9. Татарстан Республикасының  Кызыл китабын  күрсәтеп үтү. Оештырылган күргәзмәгә игътибар итү.

- Белгечләр билгеләгәнчә, хәзерге вакытта Җир шарында  һәр кешегә якынча 50 кош туры килә. Ләкин кошларның күбесе  “Кызыл китап” ка кертелгән, димәк алар азайган дигән сүз. Кызыл китап безне кисәтә:

Кошларга таш атма,

Баласын елатма,

Таш атма кошларга, атма син.

Кошлар бит – дусларың

Буранлы кышларда

Ярдәм ит, аларны сакла син.

10. Гомумиләштерү әңгәмәсе.

- Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек? Сез нәрсәләр белдегез?

III. Йомгаклау.

1. Өй эше:  1) хикәянең эчтәлеген сөйләргә

                   2) Син кошларга ничек булышасың? Шул турыда сөйлә.

                   3) *

2. Тест сорауларына җавап бирү.

 

1. Кышлаучы кошны табыгыз.      

     а) песнәк

     б) сыерчык

     в) торна      

     г) сандугач    

   2. Күчмә кошны табыгыз.            

      в) тукран

      ф) сыерчык

      г) саескан

      к) күгәрчен

  3. Кайсы кош карга чумып йоклый?

       а) карабүрек

       б)  тукран

       ә) көртлек

       п) сандугач

  4. Кайсы кош оясын балчыктан ясый?

         р)  карлыгач

         п) сыерчык

         б) тургай

         л) сандугач

 5. Кайсы кошның түше сары?

         ж) күгәрчен

          з) сыерчык

          и) песнәк

          к) торна

6. Кайсы кош ауга төнлә чыга?

          д) тукран

          т) чыпчык        

          н) ябалак  

          ң) сыерчык

                           

АФӘРИН


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар безнең дусларыбыз

Кошларның үз - үзләрен  тотышлары белән таныштыру...

Кошлар - безнең дусларыбыз.

Кошларга багышланган кичә....

"Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз"- кичә

Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.Кошлар көненә х...

"Кошлар-безнең дусларыбыз"-кичә

Мәктәбебездә Кошлар көне һәр елны һәм төрле формаларда (КВН, брейнг-ринг,монтаж, зәлидә һ.б.) үткәрелә. Кичәдә төп катнашучылар 7 нче сыйныф укучылары, чөнки кошлар 7 сыйныфта өйрәнелә.Кошлар көненә х...

Кошлар- безнең дусларыбыз

Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...

Кошлар- безнең дусларыбыз

Башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес планы...