Тест 11 класс 2 вариант
тест (11 класс) по теме

Марданова Фаузия Хадыевна

11 класслар өчен тест 2 вариант

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 11_klass_test_2_variant.doc130.5 КБ

Предварительный просмотр:

Рус мәктәпләренең татар сыйныфларын тәмамлаучы укучыларга татар теленнән бердәм дәүләт имтиханы өчен тест

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Татар теленнән имтихан эшен башкаруга 3 сәгать (180 минут) вакыт бирелә. Имтихан эше 3 өлештән тора.

Беренче өлеш 31 биремне үз эченә ала (А1 - А31). Һәр биремгә китерелгән 4 варианттагы җавапның сез берсен, ягъни дөресен сайлап алырга тиеш.

Икенче өлеш 8 биремне үз эченә ала (В1 - В8). Бу биремнәргә җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга тиешсез.

Өченче өлештә сезгә бер бирем (С1) тәкъдим ителә: сез тәкъдим ителгән текст буенча зур булмаган язма эш (инша) язарга тиешсез.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәргә киңәш итәбез. Биремнәрне үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыккан очракта, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз.

Дөрес җаваплар, катлаулылыкларыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр, әлеге балларны бергә кушканнан соң, сезнең гомуми баллыгызны чыгаралар. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес жаваплар бирергә һәм мөмкин кадәр күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез сезгә!

2 нче вариант

1 нче өлеш


Бу өлештәге биремнәрне (А1 – А31) үтәгәндә, җаваплар беренче бланктагы бирем астындагы шакмакларга куела. Шакмак номеры сез сайлаган җавап (1, 2, 3, 4) номерына туры килергә тиеш. Дөрес җавап “ Х ” билгесе белән күрсәтелә.


 А1 [ ү ]сузыгына дөрес билгеләмә күрсәтегез

1) урта күтәрелешле, иренләшкән алгы рәт сузыгы

2) түбән күтәрелешле, иренләшмәгән алгы рәт сузыгы

3) югары күтәрелешле, иренләшкән алгы рәт сузыгы

4) урта күтәрелешле, иренләшкән, кыска, арткы рәт сузыгы

 А2 э хәрефе төшеп калган сүзне билгеләгез

1) тә...сир

2) эл...мтә

3) өзл...ксез

4) к...нозын

 А3 ь хәрефе иҗекнең нечкәлеген күрсәткән сүзләр рәтен билгеләгез

1) Мәрьям, бишьеллык

2) ноль, руль, якорь

3) Ильяс, берьюлы

4) ниһаять, табигать

 А4 Түбәндәге сүзләр кайсы рәттә дөрес язылган?

1) җинәят, сәламәт, чәйхәнә

2) җинаять, сәламәт, чәйханә

3) җинәять, саләмәт, чәйханә        

4) җинаят, сәламәт, чәйхәнә

 А5 Кайсы очракта – да, – дә кисәкчә ролендә килгән?

1) Бер кырый (да) – вак балыклар йөзеп йөргән аквариум.(И.Юзеев)

2) Япа-ялан уртасын (да) җил торган саен көчәя барды, җил белән бергә      һава (да) кар бөтерелде.(Ш.Еникеев)

3) Көз җитсә, күпләр елый, кошлар (да), кешеләр (дә) елый, көләселәре   килмәгәнгә елыйлар.(К.Шәфыйкова)

4) Бу бүләкләр (дә) һәм хатлар (да) никадәр йөрәк җылысы һәм җиңүгә ышаныч бар! (С.Шакир)

 А6 Сүзне юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез

1) сый-ныф-таш-ла-ры-быз-ны

2) сы-йныф-таш-лары-бызны

3) сый-ныфт-аш-лар-ыбыз-ны

4) сый-ны-фташ-ла-рыбы-зны

 А7 Сүзләрнең дөрес язылган очрагын билгеләгез

көлергә, язарга

көләргә, язырга

көлергә, язырга

көләргә, язарга

   

 А8 Һич сүзе кайсы очракта аерым языла?

һич (кайчан)

һич (кем)

һич (икеләнмичә)

һич (нәрсә)

Текстны укыгыз һәм А9-А14 биремнәрен үтәгез

Кыш көне Кушлавычны кар каплагач, ул инеш буендагы өянкеләр бигрәк тә мәһабәт шау белән Җир-анага бишек җыры җырлыйлар, су буеннан күтәрелгән бу шауга Мөхәммәтгариф нигезендәге карт шомырт быры да кушыла.

Кушлавыч тыйнак кына аккан инешнең ике яктагы тау кырына “аргы як” һәм “бирге як” булып сузылган.

Тал куаклары бүртенеп яфрак ярырга әзерләнәләр, үләннәр күренә.

Яз җиткәндә, Казан артында иң беренче булып Кушлавыч .... ачыла, өянке башларында каргалар туй итә, аргы якның казлары бирге як казлары белән аваз алышалар.(Ә.Фәйзи)

 А9 Дөрес текст барлыкка килсен өчен, җөмләләрне нинди тәртиптә урнаштырырга кирәк?

1) 2, 3, 4, 1        

2) 2, 1, 4, 3

3) 1, 2, 3, 4

4) 4, 3, 2, 1

А10 Текст кайсы стильгә карый?

сөйләмә

публицистик

әдәби

рәсми

А11 1 нче җөмләдә нинди сурәтләү чаралары кулланылган?

1) метафора, антитеза

2) эпитет, сынландыру

3) гипербола, градация

4) риторик сорау, өндәү

А12 Тексттагы кайсы фигыль туры мәгънәсендә кулланылган?

1) туй итә

2) җырлыйлар

3) аваз алышалар

4) күренә

А13 3 нче җөмләнең төрен билгеләгез

1) иярченле кушма җөмлә

2) теркәгечле тезмә кушма җөмлә

3) гади җөмлә

4) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

А14 4 нче җөмләдә нокталар урынына кайсы сүз(сүзтезмә) языла?

1) тау битләре

2) өйләр арасы

3) агач төпләре

4) урамнар

А15 Тезмә саннар рәтен күрсәтегез

1) өчәр-дүртәр, җиде-сигез

2) унсигез, унбер

3) тугыз, алты

4) утыз алты, илле җиде

А16 Аныклагычы булган җөмләне билгеләгез

Ләкин миңа, малай кешегә, бу хәлләр бик табигый тоела иде.(М.Әмир)

Туган җир! Аның нәрсә икәне аерылгач беленә.(Ә.Баянов)

Кешеләр, мин сезне яратам.(Ш.Хөсәенов)

Дөрес, баштарак мин курыккан идем.(М.Мәһдиев)

А17 Түбәндәге җөмләгә туры килгән синтаксик анализны билгеләгез

 Урманның һәр почмагында үзенә генә хас ис бар.( М. Мәһдиев)

иярченле кушма җөмлә

гади, җыйнак, бер составлы, раслау

гади, тулы, җыйнак, инкяр

гади, хикәя, тулы, җәенке, ике составлы, раслау

А18 Синтетик иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараларны билгеләгез

мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгечләр

кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору юлы

теркәгечләр, көттерү паузасы

мөнәсәбәтле сүзләр, бәйлекләр, янәшә тору юлы

А19 Түбәндәге җөмлəдə нинди тыныш билгелəре куела?

Ул үзенең олы улы (1) минем абыйны (2) солдатка әзерли иде. (М.Мәһдиев)

1) (1) өтер, (2) өтер

2) (1) сызык, (2) ике нокта

3) (1) сызык, (2) сызык

4) (1) сызык, (2) өтер

А20 Ымлыклар, җөмлә башында килеп, тойгы белән әйтелсәләр, алардан соң нинди тыныш билгесе куела?

1) өтер

2) өндәү

3) күпнокта

4) берни дә куелмый

А21 Тиңдәш булмаган аергычлар янында нинди тыныш билгесе куела?

1) өтер  

2) сызык

3) ике нокта

4) берни дә куелмый

А22 Түбәндәге җөмләләрдә нинди тыныш билгесе куела?

Суга төште (...) сүнмәде.

Утка керде (...) көймәде.(Х.Туфан)

1) сызык

2) өтер

3) күпнокта

4) берни дә куелмый

А23 Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, нинди тыныш билгесе куела?

1) өтер      

2) сызык        

3) ике нокта

4) җәяләр

А24 Түбәндәге җөмләдә өтерләр ни өчен куелган?

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.(Г.Тукай)

эндәш сүз җөмлә уртасында килгән

аныклагыч урынны белдергән

кереш сүз җөмлә уртасында килгән

аерымланган кисәк бар

А25 Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен билгеләгез

        И дед работал учителем, он сейчас на пенсии.

        1) Бабай укытучы булып эшли, ул хәзер пенсиядә.

        2) Бабай да укытучы булып эшләгән, ул хәзер пенсиядә.

        3) Бабай пенсиядә булса да, укытучы булып эшли.

        4) Бабай пенсиядә, укытучы булып эшли.

А26 Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен билгеләгез

        Тик тормау.

не стоять на месте

бездельничать

время даром не теряют

от нечего делать

А27 Кайсы рәттәге сүзләрне мәгънәви синонимга кертеп булмый?

утлы табага бастыру – ачулану

күз ачып йомганчы – бик тиз

уртак тел табу – килешү

борчак пешмәү – юл кую

А28 Фәнни стильгә караган җөмләне билгеләгез

Авазларның охшашлануы ассимиляция дип атала.

Татарстан алдында быел утыз ике миллион кара алтын табу максаты тора.

Мин хыялда тудырган табигать баласы Мөнирә түгел, бөтенләй башка, ят кыз иде ул.

Апай, кичә син кибеткә барганыең түгелме соң?

Текстны укыгыз һәм А29-А31; В1-В8; С биремнәрен үтәгез

(1)  Язгы аяз көн. (2) Күктә елмаеп кояш балкый. (3) Әнә шундый матур көнне, колга башларына чигелгән сөлгеләр асып, бер төркем картлар урам буйлап сабан туена бүләк җыеп йөриләр.

(4) – Һәй, киленнәр, туганнар! (5) Сабан туена нәрсәләр бирәсегезне онытмагыз!..

(6) Картлар, салмак кына атлап, капка саен туктап, өйдән чыгарган әйберләрне колга башына бәйләп куялар. (7) Аларга ияреп, бер адым да калмыйча, бер төркем бала-чага йөри. (8) Иртәгә авыл башында зур бәйрәм булачак. (9) Бөтен авыл, үзләренчә җаваплылык сизеп, шуңа хәзерләнә.

(10) Бу хәбәр Якубны да куандырды. (11) Иртәгә ул авылның көрәшчеләрен, йөгерешчеләрен күрәчәк. (12) Чабышкы атларны бигрәк ярата ул. (13) Ат чабыштырып карау үзе генә дә ни тора бит! (14) Бәләкәйрәк чагында мондый ярышларда аның да катнашканы бар иде.

(15) Сабан туе – безнең халыкның көтеп алган, елга бер генә килә торган милли бәйрәме ул. (16) Шуңа да һәркем аңа үзенчә хәзерләнә: берәүләр анда көрәшеп көч сынашмакчы, икенчеләре йөгерештә катнашмакчы, ә кайберләре ял итәргә уйлый.

(17) Сабан туенда күпме кеше күрәсең! (18) Аңа карты, яше, бала-чагасы килә.

(19) Сабан туе – зур бәйрәм ул.

        (В. Исхаков)

А29 Текстта сүз нәрсә турында бара?

минем хыялым

милли бәйрәмебез

урман – безнең байлыгыбыз

көзге көн

А30 Кайсы раслау текстка туры килми?

Иртәгә зур бәйрәм булачак.

Картлар бүләк җыялар.

Ат чабышлары үзе ни тора!

Көзге матур көн.

А31 Текстта кайсы тема чагылыш тапмый?

Елга бер килә торган бәйрәм.

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

Язгы аяз көн.

Һәркем ярышка хәзерләнә.

2 нче өлеш


Бу өлештәге биремнәрне үтәгәндә, җаваплар икенче бланкка В1-В8 нче биремнәрнең уң ягына 1 нче шакмактан башлап языла. Һәр хәреф, һәр сан аерым шакмакка гына языла. Сүзләр һәм саннар, саналып барылса, өтерләр белән аерыла. Һәр өтер аерым шакмакка куела. Җаваплар язылган вакытта буш шакмаклар калдырылмый.



В1-В3 нче биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз


В1  14 нче җөмләдәге бәләкәйрәк сыйфатының дәрәҗәсен билгеләгез

В2  12 нче җөмләдәге атларны сүзенә нинди төр кушымчалар ялганган?

В3  15 нче җөмләнең хәбәре нинди сүз төркеме белән белдерелгән?


В4-В8 нче биремнәргә җавапны саннар белән языгыз


В4  15-18 нче җөмләләрдән антонимнары булган җөмләнең санын күрсәтегез

В5  15-19 нчы җөмләләрдән кушма сүзләре булган җөмләнең санын күрсәтегез

В6  10-14 нче җөмләләрдән тиңдәш тәмамлыклар кергән җөмләнең санын күрсәтегез

В7 10-15 нче җөмләләрдән инверсия күренеше булган җөмләнең санын күрсәтегез

В8  1-9 нчы җөмләләрдән аерымланган хәле булган җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез

3 нче өлеш


Бу өлештәге биремнең җаваплары икенче номерлы бланкка языла. Башта С биременең номеры язып куела, аннан соң сочинение тексты языла.


С1  Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз.

Текст нәрсә турында? Үзегезнең як сабан туйлары турында ниләр әйтер идегез? Сабан туен ни өчен милли бәйрәм диләр? Сез автор фикере белән килешәсезме?

Автор фикерен бөтен төгәллеге белән күрсәтү өчен, цитаталар да китерергә мөмкин, әмма тулысынча башлангыч текстны күчереп язу яки эчтәлеген сөйләп чыгу булмаска тиеш.

Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз.

3 нче өлеш

                            Текст турында информация

Төп                      1) халкыбызның милли бәйрәме, аңа хас үзенчәлекләр

проблемалар:     2) татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары

Автор                  1) сабан туеның һәркем өчен көтеп алынган милли бәйрәм                                                                                                  

карашы:               булуын, аңа хәзерлекне күрсәтү                                                  

                             2) әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны яшь буынга тапшыру (укучыларның үз як сабантуйлары турындагы фикерләре)

Укучыларның эшләрен бәяләү өчен кулланма

2 вариант

1 өлеш

Бирем №

Җавап

Бирем №

Җавап

А1

3

А17

4

А2

1

А18

2

А3

4

А19

3

А4

2

А20

2

А5

3

А21

4

А6

1

А22

1

А7

4

А23

2

А8

3

А24

3

А9

2

А25

2

А10

3

А26

1

А11

2

А27

4

А12

4

А28

1

А13

4

А29

2

А14

1

А30

4

А15

4

А31

2

А16

1

2 өлеш

Бирем №

Җавап

В1

чагыштыру

В2

модальлек, бәйләгеч

В3

исем

В4

18

В5

16

В6

11

В7

12

В8

3, 6, 7, 9


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

тест (2 варианта) и комплексный анализ текста к переводным экзаменам в 5 классе

Материалы для переводного экзамена по русскому языку в 5 классе...

Грамматический тест для 8-1 класса вариант 1

 Итоговый тест за 3 четверть....

Грамматический тест для 8-1 класса вариант 2

Итоговый тест за 3 четверть ...

тест по английскому языку по теме "Музыка" в 9 классе вариант 1

тест по теме "Музыка", 1 задание в формате ГИА, второе задание на выбор подходящего  по смыслу слова...