К.Тинчурин "Мәдрәсәдә беренче көн" хикәясенә анализ
презентация к уроку (7 класс) по теме

7 нче класста К.Тинчуринның "Мәдрәсәдә беренче көн" хикәясен өйрәнү дәресе презентациясе

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

К.Тинчурин “ Мәдрәсәдә беренче көн ” хикәясе Максат : К. Тинчуринны ң тормыш юлын искә төшерү, “Мәдрәсәдә беренче көн” әсәре белән мөстәкыйл ь эшләү һәм анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү, сөйләм телен үстерү, фикерләү, чагыштыру, нәтиҗә чыгару кунекмәләрен камилләштерү.

Слайд 2

Сүзлек: Мәдрәсә – революциягә кадәрге уку йорты Сәхра – мәдрәсәгә яңа килгән шәкерт Сабак – дәрес Хәлфә – укытучы “Мәдрәсәдә беренче көн” хикәясе әдипнең “Мәрҗәннәр” әсәренең бер чылбыры

Слайд 3

Образлар Образлар Аларга хас сыйфатлар Әсәрдән мисаллар Хафиз Беркатлы авыл баласы “Ялганлый” ди гән сүз, Хафизның йөрәгенә ук булып кадалган төсле, күңелен әрнетте. Хафиз, саесканны сөйләп мавыгып китеп, хәтта саескан булып сикергәләп, саесканча йөреп тә күрсәтте. Әнисе пешергән ипиләрнең тәмлелеген күрсәтү өчен, капчыгыннан бер ипине чыгарып, шәкертләргә авыз иттерә-иттерә, анасының абруен саклау юлында бер бөтен ипинең беткәнен сизмичә дә калды. Сөләйман Оста психолог Бу х әлне күреп торган чиста киемле, ак йөзле Сөләйман дигән шәкерт, алга чыгып: -Юк-бар сүзләрегез белән егетнең башын катырмагыз, -диде дә, Хафизны аркасыннан сөеп: - Сөйләшмә син алар белән. Монда караңгы утыма. Әйдә минем урынга!- дип, аны яхшы киезләр җәелгән урынга илтеп утырты. Хафиз, шәкертнең иплелегнә хәйран калып, барлык күңеле белән аңа ышанды.

Слайд 4

Әсәрнең сюжет элементларын билгеләү . Экспози ция Хафизны әтисе мәдрәсәгә укырга китерә. Төенләнеш Шәкертләр му жик малаен « сайратырга » керешәләр . Вакыйгалар ү стерелеше Хафизга саескан булып күрсәтергә, кәҗә булып кычкырырга туры килә. Кул ь мина ция Сакаллы бер шәкерт Хафизның әнисе ипи сала белми дип, мәсьәләне кабыргасы белән куя. Чишелеш Хафизның капчыгы буш.

Слайд 5

Тема: м әдрәсә тормышы . Проблема: шәкертләрнең тормыш- көнкүрешләре дөрес оештырылмау. Патша Россиясе хөкүмәтенең аз санлы милләтләрнең балаларын укыту-тәрбияләү өчен шартлар тудырмавы.

Слайд 6

Хафиз әсәр ахырында үзе дә бүтән шәкертләрне рәнҗетә башлый. Сәбәбе нидә? Халыкта шундый сүз бар: кош оясында ни күрсә,очканда шуны кыланыр, ди. Шуның төсле, яңа килгән шәкертләрнең мыскыл ителүе сынавын үтүләре биредә бер гадәткә әверелгән. Моны үзенә күрә бер гадәти хәл буларак кабул иткәннәр. Мондый әхлакый-психологик мохиттә кешенең холык-гадәте дә шуңа бәрабәр формалаша, яг ъни ул башкаларга карата әдәпсез мөнәсәбәт күрсәтүдән тәм таба башларга мөмкин. Мондый хәлләр булмасын өчен, иң әүвәл әнә шул гомуми хәл-әхвәлне савыктырырга, мохитне мондый “кызык итүләргә” урын калдырмаслык итеп үзгәртергә кирәк. Әлеге хикәядән туган төп нәтиҗә шуннан гыйбарәт.

Слайд 7

Идея : яңа килгән шәкертләрне мыскыллау булмасын өчен, мохитне савыктырырга кирәк . Бүген җәмгыят ьт ә без мондый күренешләрне кайда очратабыз? .

Слайд 8

Әсәрнең теле Сөләйман, аның йөрәгенә кереп , үзенәХафизны тәмам ышандыру өчен, бик мөлаем гына: Шулай, су буенда торасыз икән, алай булгач, сездә кош-корт та күптер инде,- диде.( күчерелмә мәг ъ нәдәге сүз, метафора). Сөләйман, хәйләкәр төлке төлке төсле , күзләрен мөлдерәтеп, сораштыруын дәвам итте ( чагыштыру ). “Ялганлый” дигән сүз, Хафизның йөрәгенә ук булып кадалган төсле , күңелен әрнетте( чагыштыру).

Слайд 9

Явызлык явызлык тудыра Автор нәрсә әйтергә теләгән? Үз фикерләрегезне дәлилләгез

Слайд 10

1 . Хафизны мәдрәсәгә кем китерде ? әтисе әнисе абыйсы 2 . Хафизның апасы бармы? юк бар белмим 3 . Хафизларның авылларында мунча бармы? бар юк белмим 4 . Сезнең авылда нинди кош юк дип ярышалар ? карга тутый кош саескан 5. Хафизның әнисе ипи сала беләме ? юк белә , әмма ипие уңмый бик оста пешерә белә

Слайд 11

6. Хафизның ипиен ашау өчен , аны нишләтәләр ? күзен бәйлиләр чыгарып җибәрәләр кыйныйлар 7. Хафиз үзе күпме ипи ашап кала? аз гына бер ипи бөтенләй ашый алмый кала 8. Хафиз үзе дә яңа килгән малайларны кыерсытамы ? юк әйе бу турыда язылмаган 9. Хафиз бу вакыйгалардан соң елыймы ? әйе юк бу турыда язылмаган


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Термодинамиканың беренче законы. Презентация

Термодинамиканың беренче законы. Презентация...

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Беренче сыйныфның рус төркемендә лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе конспекты.

Беренче сыйныф укучылары сабыйлыктан чыгып бетмәгән нәниләр булса да, аларны укырга өйрәтү мөһим. Яза да белмәгән рус телле балаларга татар телен өйрәтү бик авыр. Һәрбер яңа сүзне аларның хәтер сандыг...

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация. Дәрес темасы: "Авылда кунакта" ( рус төркеме өчен)....