5кл Тикшерү эшләре (диктант, изложение)
материал на тему

Фассахова Айгюль Азатовна

Рус мәктәпләренең татар группаларында укучылар өчен тикшерү эшләре (диктант, изложение), 5 нче сыйныф.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5kl_yazma_eshlr.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Диктант

Көзге урман

Көзге урман сукмагына сары яфраклардан алтынсу җәймә түшәлгән. Ә ап-ак каен кызлары иҗнәренә сап-сары ефәк шәлләрен ябынган.

Ниндидер горурлык та, назлылык та, моңсулык та бар каеннарда. Бераз гына җил исеп куйдымы, бу гүзәлләр тагын җанлана. Яфракларының шыбырдашуында ниндидер таныш моң ишетәсең.

Яфракларын җилгә бирмәс өчен, әнә ничек тартыша ул ак каен. Ә сары яфраклар еракка очарга әзерләнгән кошлар артыннан калмаска тырыша, салмак кына бөтерелеп төшәләр. Мәңгегә кузгалмаска яталар.

Ә яз җиткәч, ботакта тагын нәни бөреләр күренер, яҗа яфраклар дөнья күрер. Табигать шулай инде, мәңге үзгәреш, мәңге яңарыш кичерә ул. Алтын яфраклар һаман коела да коела. Җиргә сап-сары кар явамыни. Елның бувакыты әнә шулай табигатьнең татлы йокыга әзерләнгән чагын хәтерләтә. (Х. Фәйхиевтән) (110 сүз)

Әрем

Бу үсемлекнең буе 1.5 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Борын- борыннан ул медицинада файдаланыла. Аппетитны яхшырту өчен, менә дигән дәва. әремнең җир өстендәге өлешекексларга, кондитер ашамлыкларына хуш ис кертү өчен кулланыла, аны соусларга, итле ризыкка да салалар. Ипи пешергәндә дә камырга өстәп җибәрәләр ( “Охотничий хлебец” әнә шуннан килеп чыга). (48сүз) (Вакытлы матбугаттан)

Сөйкемсез песи

Безгә аклы-сарылы песи баласы ияләште. Үзебезнең бер песиебез бар иде инде. Ул үзе ап-ак, маңгаенда кара тап бар. без аны акыллы булганы өчен яратабыз. Ул үзе бик шаян булса да, ашамлыкка тими. Күршеләргә дә кереп йөрми. Песиебезне мактаганда, мине дә мактыйлар. Аны Гөлкәй шулай өйрәткән инде диләр. (47сүз) (Ә.Бикчәнтәева)

Кар ява

Таңнан башланган кар туктамады, яуды да яуды. Җир йөзе ап-ак кар белән капланды. Киң яланнар, биек таулар, урманнар, болыннар- һәммәсе карның үзенә бер яңа матырлыгы белән түшәлеп агардылар. Агачларның ботаклары, үз авырлыкларын үзләре күтәрә алмыйча, түбәнгә таба салына башладылар. Зур елгалар әллә кая, төпкә- боз астына качтылар. Юллар, сукмаклар югалдылар. Өйләрнең, абзарларның, ындырларга тезелгән кибәннәрнең түбәләре- һәммсе карга күмелделәр. (59 сүз) (Г.Ибраһимов)

Бирем.

1. Тексттан сыйфатларны табарга.

2. а) борын ассимиляциясе

    б) ирен гармониясе

    в) тартыклар  ассимиляциясенә 2шәр мисал сайлап язарга

Изложениеләр

 Мин шофёр булам.

Песнәк белән Әнисә

Кыш көне иде. Көннәр үтә салкынаеп китте. Суык бабай стеналарга китереп суга, шарт-шарт итә. Тышка чыксаң, борынны чеметә.

Кошларның хәле бик авырайды. Аларга ашарга табу кыенлашты.

Беркәнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә сары түшле песнәк килеп кунды. Тәрәзә пыяласын чукырга тотынды.

  1. Әни, песнәк нигә тәрәзәне чукый?- дип сорады Әнисә.
  2. Күрәсең ич тышта нинди салкын. Аның ашыйсы килгән, -диде әнисе.
  3. Алайса, мин аны ашатыйм-диде Әнисә, форточканы ачты да бер кисәк туңмай куйды. Песнәк бик шатланды. Канат кагып, әнисәгә рәхмәт әйтте. Күз ачып йомганчы майны ашап та бетерде.

Шул көннән алып, песнәк бик шатланды. Көн саен бер вакытта тәрәзәгә килеп куна торган булды. Тора-бара ул ачык тәрәзәдән өйгә дә керә башлады.

Эш үткәч, үкенүдән файда юк

Матур җәй көне иде. Марат берүзе бакчада йөри. Ул күлмәк итәгенә вак ташлар җыйган. Әле бер, әле икенче агач янына барып, таш ата. Ул кошларны куркыта. Аларга таш тидерә алмавына эче поша.

Менә бер кош аның баш очыннан ук очып үтте. Ерак түгел юл кырыена барып кунды. Марат, аңа төзәп, бер таш атып җибәрде. Таш кошның башына тиде. Кош шунда ук егылды һәм канатлары белән бер генә җилпенде дә үлде.

Марат тиз генә кош янына йөгереп барды. Кошның урман чикләвеге зурлыгындагы башыннан бер генә тамчы кан тамган иде. Ә нәни томшыгыннан яфрак корты күренеп тора.

Шунда агач башыннан бер кошның “чирик, чирик...” иткән тавышы ишетелде. Бу аның:”Әй тәртипсез, әдәпсез малай. Без, кошлар, бөтен кырларны, җиләк-җимеш бакчаларын корткычлардан саклыйбыз. Кешеләргә файда китерәбез. Ә син, таш атып, бер иптәшебезне үердең!”-диюе иде.

Маратка бик күңелсез булды, бу эшенә ул бик үкенде.

Ләкин инде эш үткән иде. (145 сүз)

Җаекта очрашу

Казаннан чыкканга 18 тәүлек дигәндә, Габдуллалар борынгы Җаек шәһәрендә килеп керделәр.

Габдулланы Сапый абзый иң элек өенә алып кайтты. Алар Җаекның читендәрәк бер катлы агач өйдә торалар икән.

Зарыктыргыч озын һәм авыр юлдан килгән Габдулланың билбауларын чиштеләр, бишмәтен һәм бүреген салдырдылар. Ул берьюлы җиңеләеп калды, оеган кулларын бер алга, бер артка чайкап йөрде.

Алгы яктан тышкы ишекнең шыгырдап ачылуы һәм кемнәрнеңдер керүе ишетелде.

-Әйдә, Газизә җаным, түрдән уз!- дигән тавышка Габдулла ал якка йөгереп чыкты. Буй җиткән кыз зур кара күзләре белән Габдуллага карап елмайды.

Апа белән эне бер-берсн танымый гына күрештеләр. Аталары үлеп, Кушлавычтан киткәндә, Газизәгә- 7-8 яшь, ә Габдуллага 4-5 ай гына иде. Шуннан 10 ел узып китте. Язмыш аларны икесен ике якта хәбәрсез куып йөртте. Менә хәзер алар Җаекта олау йөртүче вак сәүдәгәр Сафиулла абзыйның бусагасында очраштылар. (134 сүз)   Ә.Фәйзидән.

План

1. Габдуллаларның борынгы Җаек шәһәренә килеп җитүләре.

2. Сафиулла абзыйлар өендә.

3. Апа белән эненең бер-берсен танымый гына күрешүләре.

4. Ун елдан соң Җаекта очрашу.

Сабан туе

Язгы аяз көн. Күктә елмаеп кояш балкый. Әнә шундый матур көнне колга башына чигелгән сөлгеләр асып, бер төркем картлар урам буйлап сабан туена бүләк җыеп йөриләр.

-Һәй, киленнәр, туганнар! Сабан туена нәрсәләр бирәсегезне онытмагыз!...

Картлар, салмак кына атлап, капка саен туктап, өйдән чыгарган әйберләрне колга башына бәйләп куялар. Аларны ияреп бер төркем бала-чага йөри. иртәгә авыл башында зур бәйрәм булачак. Бөтен авыл әнә шуңа хәзерләнә.

Бу хәбәр Якубны да куандырды. Иртәгә ул авылның көрәшчеләрен, йөгерешчеләрен күрәчәк. Ул чабышкы атларны бик ярата. Ат чабыштырып карау үзе генә ни тора бит! Бәләкәйрәк чагында мондый ярышларда аның да катнашканы бар иде.

Сабан туе- безнең халыкның көтеп алган, елга бер генә килә торган милли бәйрәме ул. Шуңа да аңа һәркем үзенчә хәзерләнә: берәүләр анда көрәшеп көч сынашмакчы, икенчеләре ярышта катнашмакчы, ә кайберләре ял итәргә уйлый.

Сабан туенда күпме кеше күрәсең! Аңа карты, яше бала-чагасы килә.

Сабан туе- зур бәйрәм ул. (146 сүз)  В. Исхаковтан

Искәрмә.

Контроль изложение цчен файдаланырга мцмкин.

План.

1. Сабан туена хәзерлек.

2. Сабан туендагы милли уеннар.

3. Сабан туе-зур бәйрәм.

 Бирем.

1. Куандырды, салмак сүзләренә синонимнар табарга.

2. Сабан туе, бала-чага, йөгерешчеләр сүзләренең язылышларын аңлатырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фонетика,орфоэпия,графика һәм орфография буенча белемнәреңне тикшерү

Бирелгән дидактик материал укучыларның  мөстәкыйль эшен оештыру өчен кулланыла....

Сборник текстов, диктантов и изложений на экологические темы для 5-7 классов.

Сборник предназначен для проведения контрольных и проверочных работ по русскому языку с 5 по 9 классы общеобразовательной работы и составлен с учетом современных действующих программ. Сборник охватыва...

Текст диктанта (или изложения) об Илье Муромце в 7 классе.

Изучение  в 7 классе сведенй об Илье Муромце целесообразно  на уроках как литературы, так и русского языка....

Сборник диктантов и изложений 5-9 кл.

Сборник диктантов и изложений 5-9 кл....

сборник диктантов и изложений 5-7 класс

В данном сборнике содержатся тексты диктантов для 5-7 классов...

Диктанты и изложения по русскому языку. 5 класс

Данное пособие полностью соответствует государственному образовательному стандарту (второе поколение)....