Татар әдәбияты 7 сыйныф, эш программасы
календарно-тематическое планирование (7 класс) по теме

Хузина Гульназ Рафисовна

Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 7 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 7_edebiyat_esh_programmasy.doc209.5 КБ

Предварительный просмотр:

Каралды:

Беркетмә № 1

«____»                    2011 ел

Берләшмә җитәкчесе                    

                                 Хуҗина Г.Р.

Килешенде:

«____»                        2011 ел

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары

_____________ Сундукова Э.К.

Раслыйм:

Боерык  №

 «    »                    2011 ел

Директор   _____    

                          Исмагилова Ф.М

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

7 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан  эш программасы

 

        

Татарстан Республикасы Әгерҗе  муниципаль районы

Исәнбай гомуми  урта  белем бирү мәктәбе

муниципаль гомум белем бирү учреждениесе

Төзүче:  югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хуҗина Гөлназ Рәфис кызы

                                                                                                                                           КАРАЛДЫ:

                                                                                                                              Педогогик совет беркетмәсе

                                                                                                                                                    № 1      “   ”  август  2011 ел

                                                                                                                                       Мәктәп директоры:        Исмагилова Ф.М.

                                 

2011-2012  уку елы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. ТР Әгерҗе муниципаль районы МБГУ Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2012-2013 нче уку елы өчен  БУП (педагогик совет карары белән расланган (Беркетмә №1, 29 август 2012 нче уку елы)
  5. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
  6. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

Татар  әдәбиятын  укытуның  төп максаты һәм бурычлары: 

  1. татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларның иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрне өйрәнү, үзләштерү.
  2. иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен үстерү.
  3. укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк–омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү
  4. матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү;
  5. төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби теоретик төшенчәләрне белү;
  6. балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;
  7. укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү;
  8. әдәби әсәрне уку һәм анализлау;
  9. халык тарихын, мирасын өйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек,  шәфкатьлелек тәрбияләү.
  1. әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрне тарихи-әдәби җирлеген аңлап һәм сәнгати кыйммәте бөтен тулылыгында гына ачыкланучы буларак анализлау һәм шәрехләү; төрле типтагы сочинениеләр язу; кирәкле мәгълүматларны табу, системалаштыру күнекмәләре булдыру.

Формалаштырылган белем-күнекмәләр (уку елы башына):

Укучы:

  1. өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белә;
  2. классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыра;
  3.  әдәби текстны кабул итә һәм анализлый, укыган буенча план төзи
  4. укыган әсәргә рецензия һәм әдәби темаларга төрле жанрда сочинениеләр яза;
  5. геройларга характеристика бирә;
  6.  әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыра, автор позициясен ачыклый;
  7.  укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерә, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп укый
  8. хикәя,фантастик хикәяне аера белә;
  9. шигырь поэманың һәм балладаның үзенчәлекләрен белә
  10. уңай герой,лирик герой төшенчәләрен аера белә;
  11. әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белә;
  12. төп әдәби-теоретик төшенчәләр

Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләр (уку елы ахырына):

  1. Татар әдәбиятының күренекле язучылары һәм шагыйрьләре, аларның әсәрләре турында мәгълүмат булдыру;
  2. төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;
  3. сәнгатьле уку; шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
  4. әсәрләрне анализлау; план төзү һәм әсәрләр турында кыскача бәяләмә  язу;
  5.  татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып бәяләү, үз фикерен әйтә белү.
  6. төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү
  7. әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү, фикерне исбатлау
  8. әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау
  9. әдәби әсәрләр һәм тормыштан алган фикер-карашларга,  хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу

Программаның төп эчтәлеге

7 нче сыйныф өчен мәктәп укыту планында әдәбиятка атнага 2 сәгать исәбеннән 70 дәрес каралган, программа материалы да шул исәптән чыгып бүленде. Программаның төп эчтәлегендә тематик бүленеш күрсәтелде. Дәрестән тыш уку һәм бсү сәгатьләре дә тиешле күләмдә Дәресләрдә Интернет ресурслары, интерактив китаплар, аудио-видеоязмалар куллану кебек эш төрләреннән киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла.

 Дәреслек: Ф.М, Хатипов, Ф.Г. Галимуллин    Әдәбият 7нче сыйныф, Казан, ”Мәгариф” 2006

Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

Татар халык авыз иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр

Бәетләр.

4

Мәкаль һәм әйтемнәрдәхалык зирәклеге,әхлак принциплары чагылышы. Аларның җыйнаклыгы, фикер тыгызлыгы, шигърилеге.

“Сөембикә” бәете.

2

К.Насыйри.

2

Язучының тәрҗемәи хәле белән таныштыру. “Әбугалисина “ әсәрен анализлау

3

Габдулла Тукай

3

“Печән базары, яхут Яңа Кисекбаш” әсәрен өйрәнү, анализлау

4

Г. Исхакый

2

Тормыш юлы. Иҗаты. “Кәҗүл читек”әсәрен өйрәнү, фикер алышу

5

Дәрдемәнд

2

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Шигырьләренә анализ. “Кораб”, “Рәсем”, “Куанды ил...”, Җәй үтте” һ.б2

6

Һ,Такташ

2

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Мокамай” әсәрен өйрәнү, анализлау.

7

К. Тинчурин

3

Язучы турында белешмә.”Мәдрәсәдә беренче көн”, “Бүре зәхмәте” хикәяләрен укып фикер алышу.

8

 М Әмир

5

Язучы турында белешмә.”Агыйдел” повестен укып фикер алышу.

9

С. Хәким

3

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Юксыну” “Әнкәй””Тегермән стенасындагы язулар”, “Һәйкәл урынында уйланулар”шигырьләрен өйрәнү, фикер алышу.

10

Ф.Хөсни

4

Тормыш юлы. Иҗаты..” Йөзек кашы” повесте, анализ.

11

Фатих Кәрим

3

Тормыш юлы. Иҗаты. “Ант“, “Сөйләр сүзләр..”, ”Ватаным өчен” шигырьләре. “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы

12

Ә. Еники

4

Тормыш юлы. Иҗаты. “Әйтелмәгән васыять” әсәрен уку һәм анализлау.

13

 Н. Арсланов

2

Тормыш юлы. Иҗаты. “Атлантида” , “Яз”, “Тәлгәш-тәлгәш миләш”, “Халкыма” шигырьләрен өйрәнү, фикер алышу.

14

Г. Ахунов

4

Тормыш юлы. Иҗаты.”Артышлы тау буенда”повестен  өйрәнү, фикер алышу.

15

Х.Сарьян

4

Тормыш юлы. Иҗаты. “Бер ананның биш улы” әсәрен өйрәнү, фикер алышу.

19

Йомгак.

2

Класстан тыш уку

4

”Сак-Сок ” бәете, Ә.Фәйзи, Р. Мөхәммәдиев, Р. Гаташ

Бәйләнешле сөйләм үстерү

19

Укыту-методик комплекты

Дәреслек: Ф.М. Хатипов, Ф.Г.Галимуллин  Әдәбият 7 нче сыйныф, Казан: ”Мәгариф” 2006

Укытучы өчен методик   әдәбият

1.Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: “Мәгариф” нәш-ты, 2004

2. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. К.: ТКН, 2000.

3. Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә Казан, «Яңалиф», 2006

4. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. /Д.Ф. Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2000

5. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. К.:. Мәгариф, 2007.

6. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдәбияты. К.: “Раннур нәшрияты, 2001.

7. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

 8.Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К.: “Мәгариф

9  Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005

9. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф».Казан утлары

Укучылар өчен әдәбият

  1. Әдәбият белеме сүзлеге.
  2. Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары. К.: “Мәгариф”, 2002.

3. Ф.М. Хатипов, Ф.Г.Галимуллин  Әдәбият 7 нче сыйныф, Казан: ”Мәгариф” 2006

 4.Язучыларның программа буенча каралган әсәрләре

5.”Мәйдан”, “Казан утлары”, “ Ялкын” журналларыы, “Сабантуй”газетасы,һ.б.

6 Электрон дәреслек: Габдулла Тукай  

                                     Ф.Яруллин  

                                      Гаяз Исхакый. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты.

7.Аудиоязмалар    

                      Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия -  “Аксу” студиясе, 2008. Комплект - 6 CD

                         C/D дисклар: Борынгы аваз

                                  Халыккныкы – халыкка!

Интернет-ресурслар http://www.belem.ru

                                     http://gzalilova.narod.ru/index.html      һ.б.

Укыту – тематик планы

Барлыгы -70 сәг., дәрестән тыш уку - 4 сәг., бәйләнешле сөйләм үстерү -  19 сәгать


Сәг

Тема

        

Җиһазлау

Укыту методлары

Кире элемтә һәм белемнәрне контрольгә алу

Әдәбият теориясе

Искәрмәләр

өй эше

Үтәлеш

план

факт һәм искәрмә

1-2

Халык авыз иҗаты. Мәкаль һәм әйтем турында төшенчә. Мәкаль һәм әйтемнәрнең үзенчәлекләре.

Н.Исәнбәт “Татар халык мәкальләре” Исламов Ф.Ф. “Мәктәптә х а и өйрәнү”,К.,1993.

Балалар төзегән альбом.

Укытучының кереш сүзе. Мәкальләрдә халык зирәклеге, фәлсәфә, әхлак мәсьәләләре. Мәкальләрнең шигърилеге, тел-бизәк чаралары (практик эш.)

Н.Исәнбәт “Татар халык мәкальләре”, I-III томнар белән эш

Мәкаль, әйтем турында төшенчә

антитеза

мәкаль, әйтемнәр тупларга,

куен  дәфтәренә теркәп барырга. 8, 9 биремнәр(7бит)

1/09


6/09

3

Бсү. Иҗади язма эш.

Мәкаль ничек туа?

Иҗат эшләре

үрнәкләре

Төрле жанрда мәкаль мәгънәсен ачарлык иҗат эше

“Кеше тормышында мәкаль нинди урын тота?”- әңгәмә

Сөембикә кем ул?

8/09


4-5

Бәет турында төшенчә. “Сөембикә бәете”. “Сөембикә бәете”ндә Сөембикә образы. Бәетнең сәнгатьчә эшләнеше

Х а и. Легенда һәи риваятьләр. Бәетләр.К., 1983.

“Сөембикә” ж., 1997.“Бәетләр” кульзма альбом.

Бәет хакында аңлатма. Сөембикә-ханбикә турында әңгәмә. Сәнгатьле уку, язмада тыңлау, анализлау.

Сөембикә образы. Сөембикәнең кичерешләре.

Бәет

Легенда, риваять, референ

Авылым бәетләре.

Сәнгатьле укырга.

“Сак-Сок”бәете

13/09


15/09

6

Дәрестән тыш уку  

“Сак-Сок” бәете.

Тематик папка

Сәнгатьле уку, анализлау, тыңлау (А.Туишева), әңгәмә.

“Ана каргышы” хакында сөйләшү

Легенда, риваять, референ

иҗат эшенә әзер-гә

20/09

7

Бсү “Әниемә гафу үтенү хаты”



К.Насыйри

22/09

8-9

К.Насыйриның тормышы һәм  иҗаты. “Әбугалисина” әсәрендә акыл көченең куелышы.

портрет

Б.Альменов к., 1989, 7 стр.

  “Мәгариф” ж., 1992, №1; 1995, №2. Гайнуллин М. “XIX йөз татар әдәбияты”,

Язучының тормышы, иҗаты турында белешмә. Әсәрне уку һәм анализлау.

36 бит сорауларга җавап.Акыл көче турында фикер алышу. “Әгәр мин Әбугалисина(Әбелхарис, Хәлвәфрүш) булсам..”

Әбүгалисина, Әбелхарис образларына характеристика

“Гыйлем Һәрчак файдалымы?”


фантастика

Сораулар, биремнәр

27/09


29/09

10

Бсү.Сочинениегә әзерлек. "Белем һәрчак файдалымы?"

әңгәмә

Сочинениегә әзерләнергә, план төзергә

4/10

11

Бсү Сочинение “Белем кешене көчле итә”

 Бергәләп катлаулы план төзү,

Үз фикереңне төгәл, эзлекле итеп бирә белү

эпиграф

Соч

Г.Тукай

6/10

12

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы –сатираның гүзәл үрнәге

Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты.” (интерактив  к.).

Портрет.Китап күргәзмәсе.

И.Нуруллин “Тукай турында хикәяләр”.Тукай (фотоальбом), иллюстрацияләр, рәсемнәр.

“Кисекбаш” балеты

 Әдәбият белеме сүзлеге

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. Поэманың язылу тарихы. Сәнгатьле уку, өлешләргә бүлү, анализлау, Сораулар һәм биремнәр

Поэманың сюжет элементлары. Карәхмәт образы.

Сатира пародия, гипербола, сынландыру

1в.- Печ.базары әһелләре, 2в.Кисекбаш, 3в -Дию

11/10

13-14








Поэмада образлар системасы.

 Поэманың татар тормышындагы роле.

Сәнгатьле уку, өлешләргә бүлү, анализлау, Сораулар һәм биремнәр Сатирик алымнарны билгеләү.

Печән базары кешеләренә хас сыйфатлар. Кисекбашка, Диюгә хас сыйфатлар –мисаллар.

 Кисекбаш образына карата фикерең

Сатира пародия, гипербола, сынландыру

 55-62 битләр

Соч. әзерләнергә

13/10


18/10

15

Бсү.  Сочинение. “ Мин Кисекбашны нинди итеп күз алдына китерәм?

“Печән базары...” әһелләре, Тукай сурәтләвенчә, кемнәр алар?

Поэмадагы әкият алымнары.

Эшне төгәлләргә.

20/10

16-17

Г.Исхакыйның тәрҗемәи хәле. “Кәҗүл читек” хикәясе. Хикәядә баланың рухи дөньясын ачу үзенчәлекләре.

Әдипнең портреты.“Ялкын” журналыннан әсәргә иллюстрация.

Язучының тормыш юлы, иҗаты, турында белешмә, хронологик таблица,  Сәнгатьле уку, анализлау, малай исемннән эчтәлек сөйләү сорауларга җавап,

Әхмәдулла кичерешләрен сурәтләгән таблица төзү, сценарий язу.

Хикәя

психология

Хикәяне рольләргә бүлеп укырга, 74 бит-сораулар

"Әхмәдулла образы миңа нәрсә бирде?"-инша

25/10


27/10

18





19

Дәрдемәнд. Шагыйрь турында белешмә. “Кораб”, “Куанды ил” шигырьләрен уку һәм анализлау. Дәрдемәнднең “Рәсем”, “Видагъ”, “Җәй үтте”, “Урысча күп сүзең...” шигырьләрен уку һәм анализлау.

 Әдипнең портреты.

 М.Мәһдиев “Рәмиевләр нәселеннән берәү” “К у”  ж., 1989, №2. М.Гайнуллин “Татар әдипләре К., 1978, 156-172

Язучының тормыш юлы, иҗаты, турында белешмә укучылар чыгышы



Шиг-ен анализлау. Иҗатына хас үзенчәлекләр

Дәрдемәнд шигърияте

Шагыйрь иҗатында милләт язмышы



Шагыйрь иҗатында Туган ил, туган тел

Аллегория символ

“Кораб”, “Ата-анам йорты өчен...” шигырьләрен ятларга.

1/11





3/11

20

Сочинение Дәрдемәнд шигырьләре

.

Эшне төгәлләргә.

15/11

21-22

К.Тинчурин. Язучы турында белешмә. “Мәрҗәннәр” җыентыгы. “Мәдрәсәдә беренче көн” хикәясен укып фикер алышу.


Әдипнең портреты.

Р.Ишморат “Дусларым – остазларым”.

Кульязма альбом

Китапкүргәзмәсе

 Язучының тормыш юлы, иҗаты.

Хикәяне уку, анализлау,

Тинчурин һәм татар театры

88-89б. сораулар

драматург

“Явызлык явызлык тудыра“ дигән темага өйдә әти-әниләр белән фикер алышырга.

17/11


22/11

23

К.Тинчуринның “Бүре зәхмәте” хикәясен уку, фикер алышу

Хикәяне уку, анализлау,

92б сораулар, биремнәр

95 бит – мөстәкыйль эш өчен биремнәрне үтәргә

24/11

24-25

Һ.Такташның тормыш юлы, иҗаты. “Мокамай” шигыре.

Әдипнең портреты.

Китап күргәзмәсе.

CD “Һади Такташ”

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә “Мокамай” шигырен уку, фикер алышу, сәнгатьле укырга өйрәнү..

Шагыйрь иҗатының үзенчәлекләре.

Шигырьне анализлау Сораулар , биремнәр

Лирик герой

Шигырьне ятларга

107б сораулар

29/11


1/12

26-27



 Бәйләнешле сөйләм үстерү. Һ.Такташның “Мокамай” шигырен яттан сөйләү.

“Кеше үз язмышына үзе хуҗа” дигән темага дискуссия.

 

Дискуссия темасына әти-әниләр фикере

6/12


8/12

2829

М.Әмир турында кыскача белешмә. “Агыйдел” повестеннан өзекләр белән танышу.

Әдипнең портреты.

Китап күргәзмәсе.

Тематик папка

Язучы турында белешмә. Өзекләр уку, фикер алышу анализлау. Сораулар һәм биремнәр. Әсәрдә -пейзаж.

Күчәрбай һәм Артыкбикәнең очрашулары.

Повесть

пейзаж

“Агыйдел рәсемдәге төсле матур...” дип башланган өзекне ятларга.

13/12


15/12

30-31

М.Әмирнең “Агыйдел” повесте. Гаяз, Ильяс, Артыкбикә образлары..

әсәр




Образларга характеристика бирү Гаяз, Ильяс – якты киләчәк өчен көрәшүчеләрСораулар һәм биремнәр

Артыкбикә образына әсәрдән цитаталар туплау

Артыкбикәнең серлелеге нәрсәдә?

Әсәрне тулысынча укырга.

20/12


22/12

32

Бәйләнешле сөйләм үстерү. М.Әмирнең “Агыйдел” повестеннан өзекне яттан сөйләү.

Әсәрнең лиризмы

Китап күргәзмәсе.

Тематик папка

Иллюстрацияләр

Сәнгатьле итеп яттан уку күнекмәсен камилләштерү. Башкаларның сәнгатьле сөйләменә һәм үз сөйләмеңә дәлилле бәя бирә алу.

Агыйдел образы

лиризм

Сочинениегә әзерләнергә, план төзергә

27/12

33

Бсү. Артыкбикә - мин яраткан образ. Яңалыкка омтылучы яшьләр.

План нигезендә үз фикерләреңне чагылдырып язу

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү

Төгәлләргә

29/12

34




С.Хәким иҗаты турында белешмә. “Юксыну”, “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләре.

CD “Сибгат Хәким”– укый Р.Таҗетдинов).

Әдип портреты, фотогалерея.

Китап күргәзмәсе.

фотогалерея.

М.Җәлил һәйкәленең ,

җәлилчеләрнең барельефлары фоторепродукция

Язучы турында белешмә.

Шигырьләрне сәнгатьле уку, фикер алышу.

Анага чиксез мәхәббәт хисләре

Кое, чишмә образлары

“С.Хәким һәм музыка.”

“Ана –бөек исем.” -әңгәмә

Сагыну, юксыну темасына иҗат эше

Индивидуальлек

 Гомумилек

Лирик герой

Үзеңә ошаган бер шигырен ятларга яисә җырын өйрәнергә

10/01

35

С.Хәким “Тегермән стенасындагы язулар” шигыре.

Шигырьләрне сәнгатьле уку, Сораулар һәм биремнәр 135 бит

Иске тегермән һәм халык язмышы”- әңгәмә

Шигырьне чәчмә формада язып килергә

12/01

36

С.Хәким “Һәйкәл урынында уйланулар”.

Шигырьләрне сәнгатьле уку, Сораулар һәм биремнәр 137 бит

Җәлил һәм җәлилчеләр.

Викторина сораулары

Җәлил һәм җәлилчеләртурында өстәмә материаллар

17/01

37-38


Ф.Хөсни. Язучы турында белешмә. “Йөзек кашы” повесте. Лирик якты хисләрнең тасвирлануы.

Әдипнең портреты.

 Китап күргәзмәсе.

Әсәргә ясалган иллюстрацияләр

Язучы турында белешмә.Дәреслек материалы.Өзекләрне укып фикер алышу. Айдар һәм Госман образындагы аерымлыклар

Айдар образына цитаталар.

Ат чабышында Айдар дөрес эшләдеме?-әңгәмә

кыскача эчтәлек

148 бит 7 бирем

19/01


24/01

39-40

 Айдар холкының үзенчәлекләре. Вәсилә, Госман образлары

Мәхәббәт - иң нәфис хис” -образлар аша бу фикерне ачыклау

Вәсилә образы.

Әгәр мин Айдар (Вәсилә, Госман) булсам...

Типиклык төшенчәсе

159 битсораулар, 8бирем(өстәмә)

Соч.әзерләнергә  план төзергә

27/01


31/01

41

Бсү. Хөкем йөртү тибындагы сочинение.

Вәсилә, мин дә синеңчә эшләр идем.

Минем холкым – минем язмышым.

Госман образына минем мөнәсәбәтем

 План нигезендә үз фикерләреңне чагылдырып, төрле жанрда язу

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү

Соч. төгәлләргә

2/02

42

 Класстан тыш уку. Ә.Фәйзи “Әүхәдинең хатыны Майшәкәр белән саубуллашуы”, “Бал корты”, “Габдулла Тукайга” әсәрләре.

Язучы турында белешмә.

Шигырьләрен уку.һәм фикер алышу

Шигырьләрне сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү

“Габдулла Тукайга” (ятларга)

7/02

43


Ф.Кәрим. Шагыйрь һәм аның иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирү.

Әдипнең портреты.

 Китап күргәзмәсе.

 Әсәрләргә ясалган иллюстрацияләр Фонохрестоматия. Ф.Галимуллин укуында


Фонохрестоматия. Ф.Галимуллин укуында

Язучының тәрҗемәи хәле һәм иҗаты .

Викторина сораулары буенча әңгәмә.

Презентация ясау-1в –тормыш юлы, 2в-иҗаты

Шагыйрь биографиясе Презентация

9/02

44

Ф.Кәрим “Ант”, “...Сөйләр сүзләр бик күп алар”,  “Ватаным өчен” шигырьләрен уку һәм анализлау.

Сәнгатьле уку, анализлау

Яшәү һәм үлем мәсьәләсе

Шигырьукучылар конкурсы.

Лирик герой

“...Сөйләр сүзләр бик күп алар” шигырен ятларга.

14/02

45

Ф.Кәрим “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын уку, фикер алышу.

Сәнгатьле уку, анализлау

Фазыл образы. Гади солдатның кешелек сыйфатлары. Поэмада оптпимистик рух.

Халык җырлары роле

Поэма турында төшенчә.

Поэмадан бирелгән өзекне ятларга.

16/02

46


Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сәнгатьле уку конкурсы. Ф.Кәрим шигырьләре.

Фонохрестоматия. Ф.Галимуллин укуында

Шигырьукучылар конкурсы

Р.Мөхәммәдиев“Муенсалы күгәрчен” хикәясе,иллюстрация ясарга.

21/02

47

Класстан тыш уку. Р.Мөхәммәдиевнең “Муенсалы күгәрчен” хикәясе.

Әдипнең портреты.

 Китап күргәзмәсе

 Әсәр буенча фикер алышу

Әсәр буенча фикер алышу

Ә.Еники –кем ул? Фотогалерея эшләргә.

китап күргәзмәсе

28/02

48

Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү. “Әйтелмәгән васыять” хикәясе (1 нче бүлек).

 Әдипнең портреты.Китап күргәзмәсе.

Фотогалерея. “Ялкын” ж., 1999, №2.

Язучының тормыш һәм иҗат юлы

Эчтәлек белән танышу. Әңгәмәгә нигезләнгән анализ. Образлар бирелеше

Әсәр исеменә салынган мәгънә - фикер алышу. Акъәбинең әйтәсе килгән уй-фикерләре

Миңлегали карт образы

Пейзаж картинасы.

1/03

49-50

Ә.Еникинең“Әйтелмәгән васыять” хикәясен уку һәм анализлау.

Акъәби образы. Аның уй-фикерләре.

.Иллюстрацияләр“Мәгариф” ж., 1996, №10; 1994, №4.Ә

Әсәрне уку һәм анализлау Акъәби образы

“Гаилә ядкарьләре”.

Әсәрне дәвам итү

повесть проблема

әсәрне укырга, гаилә ядкарьләре турында сорарга

6/03

13/03

51

Бәйләнешле сөйләм үстерү.  Сочинениегә таләпләр

Сочинение өчен катлаулы план төзү, эпиграф турында мәгълүмат бирү,

цитаталардан файдалану үзенчәлекләре

Сочинение язарга әзерләнергә.

15/03

52

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение язу. “Ә.Еникинең“Әйтелмәгән васыять” хикәясендә Акъәби образы

План нигезендә үз фикерләреңне чагылдырып язу

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету

Сочинениене язып бетерергә.

20/03

53

Н.Арсланов. Шагыйрь турында белешмә. “Атлантида “Халкыма” шигырьләренең фәлсәфи тирәнлеге,

Әдипнең портреты (Б.Альменов, К., 1988, 50-52 б.).




Китап

күргәзмәсе Фотогалерея

Язучының тормыш һәм иҗат юлы. Шиг-не сәнгатьле уку , лирик әсәрне анализлау алымнары үрнәген искә төшерү, берсен мөстәкыйль анализлау.

“Мин халкымның киләчәген ничек күзаллыйм?”- иҗат эше

Чагыштыру

сынландыру

Сәнгатьле укы

22/02

54

 “Яз”, “Тәлгәш-тәлгәш миләш” –лирик



Шигырьләрне сәнгатьле уку, анализлау сәнгатьлелек дәрәҗәсе, форма ягыннан камиллеге турында фикер алышу

Сораулар һәм биремнәр. Күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табу.“Минем туган ягым”-әңгәмә

Лирик герой

Строфа

Ритм, рифма, иҗек саны.

Бер шигыренә иллюстрация ясап, телдән тасвирларга  

3/04

55

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Туган тел, туган як табигатенең гүзәллеге, яки гаиләдәге кешеләр турында шигырь язу

Ритм, рифма, иҗек саны төшенчәләрен истә тотып иҗат итү

Телнең сурәтлелеге турында аңлата алу. Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү

Г.Ахунов –тормыш юлы

Әгерҗе р-ны б-н бәйле әсәрләре

5/04

56

Г.Ахунов. Язучының тәрҗемәи хәле. “Артышлы тау буенда” повесте



Әдипнең портреты.

 Китап күргәзмәсе.

Фотогалерея.

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру.

Әсәрдән өзекләр уку, фикер алышу.

Хәсән һәм Габделхәй

повесть

249 бит сораулар

10/04

57

Г.Ахуновның “Артышлы тау буенда” повестенда авыл малаеның нефть- челәр сафына килүе

уку, фикер алышу. Һәр бүлектә уздырылган фикер, төп идея.

Хәсән һәм Сәетхәсән

249 бит 9 сорау

12/04

58-




59


“Артышлы тау буенда” повестендагы Хәсән холкына хас сыйфатлар.


“Артышлы тау буенда” повестенда күтәрелгән экологик проблемалар

әсәр




әсәр

Хәсәнгә хас сыйфатлар

Ялгышу аша шәхес буларак формалаша башлавы.

әсәрдә  табигатькә мөнәсәбәт мәсьәләсе

Кешенең холкы – аның язмышы.

Малай күңелендәге көрәш

Нефть Татарстанга нәрсә бирде?-әңгәмә


252 бит, 8 сорау 254 бит 4 сорау



 Сочинениегә тема сайларга

17/04




19/04

60

Б сү. Сочинение.

Хәсән – минем яшьтәшем.Кешенең холкы – аның язмышы.

План нигезендә үз фикерләреңне чагылдырып язу

Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү

Сөйләм теле

Х. Сарьян тормыш юлы

24/04

61

Х.Сарьян. Язучының иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Бер ананың биш улы” әсәре.


Әдипнең портреты.

 Китап күргәзмәсе.

 Фотогалерея

Язучы турында белешмә. Әсәрнең эчтәлеге. Әсәрдән өзекләрне уку, анализлау.

Бер гаилә кешеләренә уртак һәм аермалы яклар

Хәвадис образы.

Уку мәсьәләсе

Тема турында төшенчә.

1-3 нче бүлекләрне сөйләргә әзерләнергә

27/04

62-



63

Х.Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендә җаваплылык хисләре. Шәхси язмышта халык язмышы роле

Әсәр буенча сөйләшүне дәвам итү.  Мирза, Хәвадис һәм Раббани үлемнәре арасында аерма

5 егеткә хас сыйфатлар – язып алу

Шәхси язмыш һәм халык язмышы

Эчкечелекпроблемасы

Хикәяләүче

273 бит сораулар


3/05

8/05

64

Х.Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендә Ана образы

Маһисәрвәр ана –бөек ана.

Ананың күркәм сыйфатлары

Сочинение өчен тема сайларга һәм аны нигезләргә

10/05

6566

Б с ү. Сочинение.

Ананың күркәм сыйфатлары: йомшак күңеллелек һәм рух ныклыгы.

Маһисәрвәр апа – бөек ана!

Мин әсәрдәге ананың нинди сыйфатларын үземдә булдырыр идем?

Мирзаның үлеме – иң югары дәрәҗәдәге мәгънәле үлем.

Сирин образындагы һәм минем холкымдагы аермалы яки уртак яклар.

Исән булса, Хәвадискә яшәү җиңел булыр идеме?

Тема сайлау, план төзү, фикер алышу

План нигезендә, җирле материал-дан файдаланып соч-е-фикерләмә язу

15/05


17/05

67

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Язма эшләргә коллектив анализ.

Сөйләм телен үстерү, үз фикереңне дәлилләп әйтә белү.

Р.Гаташ шигырьләре

22/05

68

Класстан тыш уку. Р.Гаташ шигырьләре.

портрет

Китап күргәзмәсе.

Язучының тормыш, иҗат юлы. Иҗатының үзенчәлеге.

 Шиг.сәнгатьле  уку, фикер алышу.

1 шиг.ятл.

24/05

69

Йомгаклау  Тест..

Тест биремнәре

28/05

70

Ел буена үткәннәрне кабатлау. Белемнәрне тикшерү һәм бәяләү

31/05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 нче сыйныф татар әдәбияты буенча эш программасы

                    Календарь – тематик планлаштыру         ...

Эш программасы татар әдәбияты 6 нчы сыйныф татар төркеме

Эш программасы «Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V‒IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа» (Ф.X. Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова. Казан, 2013) һәм «...

Эш программасы татар әдәбияты 6 нчы сыйныф рус төркеме

6нчы  сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар әдәбиятыннан  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 200...

Эш программасы татар әдәбияты 8 нче сыйныф татар төркеме

8нче сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар әдәбиятыннан  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2...

Эш программасы татар әдәбияты 8 нче сыйныф рус төркеме

8 нче сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар әдәбиятыннан  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче...

Эш программасы Татар әдәбияты 5нче сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус  төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...

Эш программасы Татар әдәбияты 6нчы сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6  НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ   ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ  БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ   ...