"Без тарихта эзлебез" телдән журнал
методическая разработка (6 класс) по теме

Гилязева Фирая Ханифовна

Әлеге чара укучыларны Татарстанның үткәне, бүгенгесе белән таныштыра.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_tarihta_ezlebez.docx42.96 КБ

Предварительный просмотр:

 

Тема: Без тарихта эзлебез.(тарихи-мәдәни мирас елына багышланган телдән журнал)

Укытучылар: Фирая Гыйләҗева, Галия Ризванова, Лениногорскидагы 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Максат:укучыларның Татарстан һәм татар халкы турындагы белемнәрен арттыру, тирәнәйтү, аларда сәнгатьле, дөрес сөйләм күнекмәләрен булдыру, игътибарлылык, хәтердә калдыру кебек сыйфатларны үстерү , туган илең белән горурлану хисләре, аның символларына хөрмәт, туган якка, туган телгә мәхәббәт, тарихи һәм рухи традицияләребезне саклауга омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: Татарстан һәм татар халкы тарихына багышланган презентация, китаплар күргәзмәсе.

1нче алып баручы.Үз халкынның киләчәген

                   Үткәнен, бүгенгесен

                    Кайгысының, шатлыгының

                    Зурлыгын белер өчен,

                    Еракка китеп кара син,

                    Еракка китеп кара…

                    Үткәнгә кайтып кара...

 2нче алып баручы. Сыный дөнья кылган гамәлеңне

              Тарих үлчәүләре аркылы

              Ни китердең яшәп бу тормышта

              Ил жиреңә, токым – халкыңа?

Укытучы сүзе. Исәнмесез, балалар! Татар халык мәкале:”Иле барның теле бар”, -ди. Телебез, мәдәниятебез,     гореф – гадәтләребез саклансын өчен, безгә Татар дигән илнең тарихи үткәнен, бүгенгесен белү кирәк. Бүген сезне “Без тарихта эзлебез” дигән тарих журналына күз салырга чакырабыз.

1алып баручы.  Журналыбыз 5 биттән тора:

                              1нче бит-“Үткәннәргә сәяхәт”;

                              2нче бит-“Туган җирем –Татарстан”;

                              3нче бит- “Казаным- горурлыгым”;

                               4нч бит-“Җырдай моңлы татар теле”;

                              5нче бит- “Без тарихта эзлебез”(2нче слайд.)

                            Журналыбызның беренче битен ачыйк.

1нче укучы. Моннан миллион еллар чамасы элек, безнең җирләребезгә беренче кешеләр килеп утырган. Алар   яшәгән урыннарны археологлар   Идел буенда тапканнар. Борынгы кешеләр бергәләп ауга йөргәннәр, балык тотканнар, игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Моннан мең ел элек Кама һәм Идел елгалары буенда Болгар дәүләте барлыкка килгән. Болгар шәһәрләренең үсү һәм чәчәк ату чоры 12- 13 гасырларга туры килә. Болгарлар рус һәм башка дәүләтләр белән сәүдә иткәннәр. Акча сукканнар, урак, балта, кылыч, ук кебек кораллар, савыт – саба, чүлмәкләр эшләгәннәр, бизәнү әйберләре ясаганнар . Күнчеләр эшкәрткән нәфис тиреләр бөтен тирә – якка дан казанган. Болгарларның үз язулары булган, фән, мәдәният, мәгариф нык үскән. 922нче елда Ислам дине кабул ителү Болгар иле үсешенә зур йогынты ясаган. Болгар иле ул чорда алга киткән ислам илләре беән тыгыз бәйләнешләр урнаштырган. Бу илләрдәге фән, мәдәният казанышлары да Болгар дәүләтенә тирәнтен үтеп кергән.

2нче укучы. 1236 нчы елда монгол явы килеп Болгар дәүләтен басып ала. Җирле халык батырларча көрәшә. Әмма көчләр тигез булмый. Болгар дәүләте җимерелә һәм Алтын Урда составына кертелә. Ә ул таркалганнан соң яңа дәүләт – Казан ханлыгы төзелә. Биредә яшәүчеләр чыгышлары белән болгарлар һәм башка төрки кабиләләрдән булса да, аларны Казан татарлары дип йөртә башлыйлар. Алар игенчелек, сәүдә, тукучылык, һөнәрчелек беән шөгыльләнәләр, агачка һәм ташка уеп рәсем төшерергә, бизәнү әйберләре ясарга оста булалар. Бу чорда бик күп матур биналар, мәчетләр, мәктәп – мәдрәсәләр төзелә. Бирегә төрле илләрдән сәүдәгәрләр товар алырга киләләр. ”(3нче слайд.)

3нче укучы. 16 гасырда Казан ханлыгы белән Рус дәүләте арасында мөнәсәбәтләр катлаулана. Рус патшасы Явыз Иван, башка халыкларны үзенә буйсындырып, биләмәләрен киңәйтә. 1552нче елда, канкойгыч сугыштан соң, рус гаскәрләре Казанны алалар. Бу – 15нче октябрь була. Хәзер бу көн – Хәтер көне, бәйсезлегебез өчен изге көрәштә һәлак булган бабаларыбызны искә алу көне. Шушы көннән Казан ханлыгы Россия составына кертелә, һәм аның тарихын Россия тарихыннан аерып алып булмый.

4нче укучы. 1708нче елда Казан шәһәре Казан губернасы үзәгенә әверелә. Шушы дәвердә татар халкының теле, әдәбияты, мәдәнияте үсә. 1920 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелә.

2нче алып баручы.    Журналыбызның икенче битенә күз салыйк. Ул “Туган җирем –Татарстан” дип атала. ”(4нче слайд.)

1нче укучы.Татарстан -минем республикам -

                       Россиянең матур җирендә.

 Халкым аңа үзе исем биргән

 Бәхет теләп гомер-гомергә

2нче укучы. Идел ярларына нурлар сибеп,

                      Матур булып ата бездә таң.

                      Таң шикелле якты туган илем,

                      Бәхет биргән җирем-Татарстан.

3нче укучы.Татарстанның мәйданы – 68 мең кв. км. Халкы – 4 млн. га якын.  Административ районнар – 43.

                     Файдалы казылмалары – нефть, газ, торф, известташ. Елгалары – Идел, Чулман, Нократ, Мишә, Зөя, Ык,       Агыйдел.  Климаты – уртача континенталь. Татарстанның үз Конституциясе, үз дәүләт символлары бар. ”(5нче слайд.)

4нче укучы. Татарстан флагы өч өлештән тора. Югары өлеше – яшел, асты – кызыл төстә, ә уртада тар гына ак тасма     сузылган. Һәр төснең үз мәгънәсе бар. Кызыл төс ул – кояш, ут төсе. Борынгы бабаларыбызда бу төс көч, куәт һәм яшәү билгесе булган. Ак төс-сафлык, тынычлык, иминлек төсе.Яшел төс – туган җиребез, табигатебез төсе. Флаг проектын Тавил Хаҗиәхмәтов төзегән. ”(6нчы слайд.)

5нче укучы. Татарстан Республикасының Дәүләт гербында кызыл кояш җирлегендә канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс байлыкны һәм халыкның көчен белдерә. Аның тырнаклары һәм тешләре үткен; уң аягы бераз күтәрелгән. Димәк, ул һәркемне яклый һәм саклый ала. Барсның ян ягында калкан. Аңа кашкарый чәчәге рәсеме төшерелгән. Калкан иминлекне белдерә, ә чәчәк – озын гомер билгесе. Яшел боҗра эчендә алтын белән җиребезнең уңдырышлылыгын раслаучы татар орнаменты чигелгән.  Бизәк өстендәге лалә чәчәге- яңарыш чәчге.Ул- республикабызның яңарышына ишарә.Аста “Татарстан” сүзен укыйбыз.  Гербның авторы-Риф Фәхретдинов. ”(7нче слайд.)

6нчы укучы. Татарстанның дәүләт гимнына музыканы күренекле композитор Рөстәм Яхин язган. ”(8нче слайд.)

1алып баручы.  Журналыбызның 3нче битен ачыйк. Бу битен «Казаным- горурлыгым» дип атадык. (9нчыслайд.)

1нче укучы.   Ярларына ятып Идел ага,

    Казан тора аны озатып,

    Борынгыдан калган бу Казан,

    Тарихында күпме эз калган.

2нче укучы.   Синнән дә ягымлы як

                        Җирдә юк икән,

                         Казаным,Казаным!

                        Син туган ягымның

                        йөрәге икәнсең

                        Казаным, Казаным.

3нче укучы Казан- тамырлары ерак гасырларга барып тоташа  торган    бай тарихлы шәhәр. Мәгариф, мәдәният,   фән өлкәсендә зур уңышка ирешкән данлы hәм тарихлы үзәкләрнең берсе. Ул татар hәм башка милләт халыкларының талантлы уллары, кызлары өчен иҗат бишегенә әйләнгән. Халык хәтерендә, ил тарихында урын алып, исемнәре  телебездән төшмәгән бөек шәхесләргә бик бай.

 4нче укучы.Казан Иделнең сул як ярына урнашкан. Анда 1 миллионнан артык кеше яши. Шәһәр җиде районга   буленгән. Аның үзәк өлешендә, Казансу елгасы ярында , тарихи һәйкәл – Кремль балкып тора. (10нчы слайд.)

5нче укучы. Кремль 4,5м киңлегендәге ак таш стена белән әйләндереп алынган. Биредә Президент Сарае, Казан ханлыгыннан сакланып калган уникаль архитектура истәлеге – Сөембикә манарасы һәм Благовещение соборы. Шунда ук Кол Шәриф мәчете балкып утыра.Кремль каршындагы мәйданда фашистлар тоткынлыгында һәлак булган герой - шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган . Казан – Республиканың икътисадый, сәнәгать, спорт мөмкинлекләре тупланган шәһәр генә түгел, меңьеллык тарихлы да әле ул. Киләсе елның иң әһәмиятле вакыйгасы – Универсиада алдыннан башкалабыз спорт корылмалары һәм кирәкле инфраструктура төзеп кенә калмый, бәлки тарихи йөзен дә яңарта. Бу вакыйга да Татарстан тарихында алтын хәрефләр белән урын алыр. (11нче слайд.)

6нчы укучы.Без Татарстан исемен бөтен дөньяга ирештергән күренекле галимнәребез, язучыларыбыз, әдәбият   һәм    сәнгать эшлеклеләребез белән горурланабыз. Монда әсәрләре бөтендәнья әдәбият һәм сәнгать хәзинәсен баеткан Кол Гали, Габделҗаббар Кандалый, Мөхәммәдьяр, галимнәр Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри, бөек шәхесләребез Габдулла Тукай ,Максим Горький, Лев Толстой, Федор Шаляпин , Бакый Урманче, Салих Сәйдәшев һәм башкалар яшәгән

7нче укучы.Борынгы университет – Казанның горурлыгы. Аңа 1804 нче елда нигез салына.Бу югары уку йорты мәгариф һәм фән үсешенә бик зур өлеш кертә. Монда атаклы математик Н. Лобачевский, органик кушылмалар теориясенә нигез салучы А. Бутлеров, күренекле астроном, Антарктидага юл салучы И. Симонов, атаклы табиблар В. Бехтерев, П. Лесгафт, тел галимнәре И. Хәлфин, Н. Катанов һәм башкалар эшләгән.(12нче слайд.)

1алып баручы.    Журналның алдагы бите  “Җырдай моңлы татар теле” дип атала. (13нче слайд.)

1нче укучы.Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, К.Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы 14 тел исәбенә кергән ,бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыккан, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган, сыгылмаган, баш имәгән горур татар халкы.

2нче укучы. Туган телемдә сөйләшеп

 Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә                  

 Әйтәм мин туган телдә.

3нче укучы.   Иң изге хисләремне мин

  Туган телдә аңлатам.

  Шуңа күрә туган телне

  Хөрмәтлим мин, яратам.

4 нче укучы. Без- татарлар!

 Татар исемен без

 Горур йөртә торган бер халык.

 Без- татарлар!

 Шулай диеп белә

 Безне бөтен дөнья илләре.

 Батыр халык дигән

  Зур даныбыз әле сүнмәде.

  Без- татарлар!

  Шушы исем белән

  Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

   Без- татарлар!

  Яшибез без җирдә

  Бар халыклар белән гөрләшеп. 

1нче алып баручы.  Журналның алдагы бите  “Без тарихта эзлебез” дип атала. (14нче слайд.)

5нче укучы. Җәмәгатьчелекнең тарихи һәм рухи традицияләребезне, мәдәният һәм телне саклап калу һәм үстерү мәсьәләләренә игътибарын арттыру, мәдәни мирас объектларын популярлаштыру максатыннан Татарстан Республикасы Президенты Карары белән 2012 ел Татарстан Республикасыңда тарихи-мәдәни мирасны үстерү елы дип, Батырша елы дип, ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте тарафыннан Коръән елы дип игълан итәргә карар кылынды.

6нчы укучы.2012 елда Россиядә беренче басма Коръән басылуга 225 ел тула. Әлеге басма Россия императрицасы Екатерина II 1787 елгы карары нигезендә дөнья күрә. Гарәп графикасы нигезендәге литерлар өчен рәсемнәр татар дин әһелләре тарафыннан ясала. Нәкъ шул хәрефләр нигезендә киләчәктә Коръәннең мәшһүр “Казан басмасы” барлыкка  килә.

7нче укучы.2012 елның 24 июнендә татар халкының бөек каһарманы, ислам дине, азатлык өчен көрәшкә халкыбызны күтәргән, батырларча үлем кабул иткән мулла Батыршаның (Абдулла Алиев) үлеменә 250 ел тула. XVIII гасырда Рәсәй Империясенең мөселманнарны чукындыру, миссионерлык сәясәте бик көчле үткәрелү нәтиҗәсендә халыкның баш күтәрү очраклары күп була. Нәкъ шул чорга туры килә дә инде Батыршаның яшәү чоры һәм шул вакыйгалар аның тынгысыз күңеленә нигез сала да инде. Батырша үз вакыты өчен бик яхшы белемгә ия була, берничә мәдрәсәдә укый, мулла була. Һәм халык күтәрелүләре оештыручыларының берсе була.

 2нче алып баручы.   Бу ел уңаеннан районыбызда, республикабызда төрле чаралар уздырыла. Мондый чаралардан мәктәп укучылары да читтә калмый.

 Мин-милләтнең нәни баласы:

                       Миңа әле ерак барасы.

                       Озын тормыш юлын узганда

                       Татар булып килә каласы.

                        Бабамнарның изге мирасын

                        Алга таба саклап барасы.

                       -Кем?-дисәгез,-саклап баручы-

                        Мин-Татарның нәни баласы.

Укытучы: Журналның соңгы битен япканда, Р.Фәйзуллин  шигыреннән өзек укып китәсем килә.

                    Горур сүз әйт сорасалар:

                    Ни  кавемнән? Нинди җирдән?

                    Киләчәккә аек карар

                    Үз тарихын анык белгән!

                     Хәтерләүдән курыкма син!

                     Ил үткәнен онытма син!

Кулланылган материал:  А.Вәлиуллин. Балачак илендә.-Казан,2009.-6-20 битләр

                                                Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева.Татар теле, 8класс.-Казан:Мәгариф.2008,-140 бит

                                                Р.Фәйзуллин, А.Сәйфуллин шигырьләре

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без тарихта эзле.

Безнең тарихыбызны күпме генә оныттырырга, юк итәргә тырышмасыннар, татар халкы барыбер үзен саклап кала алган....

Тарихта без эзле.(презентация)

"Тарихын белмәгән халык, белгәннәрнең колы була."  Г.Афзал...

Без тарихта эзлебез! (7 нче татар төркеме өчен проект-дәрес)

7 нче татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан  проект - дәресТема:  Без тарихта эзлебез!Максат: 1. Укучыларны болгарларның  тормышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштыру; туган төбә...

Тарихтың қайнар көзі – деректер. Ежелгі дәуір адамдарының бет пішіні. (5-6 класс)

Ежелгі адамзаттың бет бейнесін тарихи деректер арқылы оқушыларға түсіндіре отырып, адамның шығу тарихы туралы ұғымдарын кеңейту;Тірек сызбалармен, суреттермен жұмыс жасай отырып, оқушылардың жазбаша. ...

Тарихтың қайнар көзі – деректер

1.  Тарихи деректер арқылы оқушыларға құнды ілім еріп, патриоттық сезімін ояту; Тірек сызбалармен, суреттермен жұмыс  жасай отырып, оқушылардың  жазбаша. ауызша  сөйлеу  қабіл...

Образец клубного журнала (газеты, информационного листка). ЖУРНАЛ КЛУБА "ПИРАМИДА". ВЫПУСК 1

Во многих образовательных учреждениях работают клубы по интересам. Клубная деятельность предполагает наличие своего печатного органа. Периодический выпуск информационного листка, газеты или даже журна...

Тарихты білу – ұрпақ парызы

Тарихты білу – ұрпақ парызы       Тарих — ұлттың жады. Танымды тарихы жадында жатталған ұлт қана ұлт ретінде сақталып, басқалармен қатар терезесі тең өмір сүр...