"Разил Вәлиев иҗаты!"План-конспект по татарскому языку
методическая разработка (6 класс) по теме

Урок разработан для русскоязычных детей 5-6 классов,по татарскому языку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл r.vliev_izhaty.docx17.89 КБ

Предварительный просмотр:

Исмагилова Гульнара Ришатовна

МБОУ «Лицей№14»

Учитель татарского языка и литературы

Разработка урока в 5 классе «Творчество Разиля Валиева»


Тема: Разил Вәлиев иҗаты.

Максат: 1.Разил Вәлиев иҗаты буенча белемнәрне системага салу.

              2.Сөйләм телен һәм язу күнекмәләрен үстерү.

              3.Укучыларда иҗатка карата кызыксыну уяту,милли узаң            үстерү,Разил Вәлиев үрнәгендә төрле яктан үскән шәхес тәрбияләү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Җиһазлау: “Әлли-бәлли”Р.Вәлиев сүзләре,р.Абдуллин көе;презентация”Р.Вәлиев тормыш юлы һәм иҗаты”;укучыларның иҗатлары;автопортрет,китаплар күргәзмәсе,карточкалар.

Дәрес барышы.

l.Оештыру өлеше.

Исәнләшү.Деңур укучы белән әңгәмә.(авазларны кабатлау,атна көннәрен,ел фасылларын,тизәйткечләрне санап чыгу.)

-Хәерле иртә!Исәнмесез балалар!Йөзләрегезгә карап мин сезнең сау-сәламәт икәнлегезне күрәм.Барыгызга яхшы кәеф телим.Бүгенге көн күреше турында сөйләшеп китик.Фонетик зарядка ясау.

А-ә        кош-кыш

О-ө        кул-күл

У-ү        оч-өч

Х-һ        боз-без

ll.Төп өлеше.

1.Укыту мәсьәләсе кую.Дәреснең максатын аңлату.

Балалар, бүген безгә кунакка күренекле шагыйрь,язучы килгән.Кем микән ул?Сезнең беләсегез киләме?(әйе)Аның өчен безгә тактадагы кроссвордны чишәргә кирәк.Ә кроссвордны чишәргә безгә табышмаклар булышылыр.

1.Йөгерде-йөгерде җиренә җиткәч утырды.

2.Утыра бер ак чүлмәк,өстенә кигән йөз күлмәк.

3.Озын эчәк,бер очы төенчек.

4.Чикләвек ярата,сызгырса урманны яңграта.

5.Нечкә билле,көлтә койрыклы

6.Эчен ашыйлар,тышын ташлыйлар.

т

а

в

ы

к

к

ә

б

е

с

т

ә

е

л

а

н

т

и

е

Н

т

ө

л

к

е

ч

и

к

л

ә

в

е

к

Балалар,безнең нинди язучы килеп чыкты инде?Рәзил Вәлиев һәркемгә таныш шәхес.

Мин сезгә хәзер Р.Вәлиев тормышына туктап китәргә тәкдим итәм.

2.Үткәннәрне ныгыту.

Презентация аша,балаларга язучы турында мәглүмәт бирү.

1нче слайд.Ул 1947 нче елның 4 нче гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туа.

2 нче слайд.1965 нче елда урта мәктәпне тәмамлагач,ике ел КДУ-да укый,аннары Мәскәүдә әдәбият институтында югары белем ала.

3нче слайд.1982нче елда әдип М.Җәлил исемендәге Республика премиясе бирелә һәм 1990 елдан бирле халык депутаты була.

4нче слайд.Быел без Р.Вәлиевның 65еллык юбилеен билгеләп үттек.Һәм сезнең сыйныфтан Н.Виктория 5нче сыйныф укучылары арасыннан 2 урынга лаек булды.Виктория “Санарга өйрәнгәндә!”дигән шигерен сөйләп китә.

lll.Яңа теманы аңлату.

Балалар,ә сез сәяхәт итәргә яратасызмы?Бүген без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз.Сәяхәт вакытында үзебезгә юлдаш итеп дуслыкны,тапкырлыкны алырбыз.Алар белән юлыбыз күңелле узар.

Башта инде юлга чыгып китәр өчен,уен уйнап алыйк”Ахырын тап”.

Кая барсаң,күз алдымда

Һәрчак күңелемдә яши

Ул безнең иң якын кеше

Ул белегез,-безнең .....

(әни)

Әйе,дәрес балалар!Әни җирдә иң газиз,якын кеше.Бу сүзне әйтүгә күз алдына,иң ягымлы кеше килеп баса.Р.Вәлиев олы тормыш юлына басуында әнисенең Таһирә апаның роле бик зур.Моңаен,Р.Вәлиев шигырьләр язу таланты әнисеннән килгәндер.”Әнкәйгә хат”шигыреннән өзек укып китәсем килә.

Ниләр языйм,әнкәй,ни җибәрим?

Бар булганым-кара һәм каләм

Җитмеш тиен юлы шигыремнең

Шигырьләтә генә җибәрим.

Балалар,ә сез рус һәм татар поэзиясеннән нинди шагыйрьләрне

Беләсез?(Р.Миңнуллин “Әни кирәк”,бала шигырь сөйли)

Әйе,бервакытта да җир йөзендә,иң кадерле,иң якын кешеләребезне онытмыйк!Әни диеп безнең телебез ачылган,әнкәй бишек җырларын көйләгән.

Сезгә әниләрегез бишек җырларын көйләгәндер.Р.Вәлиев тә балалар өчен “Әлли_бәлли” җырын яза.(яңгырый)Бишек җырын тыңлаган вакытта әниләрегезне искә төшерегез.

4.Физкультминутка.

5.Китаплар күргәзмәсенә күз салу.Монда Р.Вәлиевның күп кырлы иҗаты,сезнең рәсемнәрегез,автопортретлар.Аларны укып без үзебезгә илһам алабыз.(Буталган мәкалне чишү.)Китап-белем чишмәсе.

6.Р.Вәлиевның Барысын да яратам”дигән шигыре өстендә эшләү.

Шигырне сәнгатьле уку.Пышылдап уку.Сүзлек өстендә эш.Өлешләрен бүлү,ситуатив күнегүләр эшләү.Нәтиҗә ясау.

Димәк,бу бала берсен дз яратмый,чөнки ярату вакытлыча була алмый.Ул үзен генә ярата.Үзенең турында гына уйлау кешене бизәми.

lv.Гомумиләштерү.Йомгаклау өлеше.Нәтиҗә ясау.Көндәлекләргә өй эшен яздыру.Билге кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

план-конспект урока по татарскому языку

Урок обобщение по теме рассказа "Сабантуйда"...

план-конспект урока по татарскому языку

Укучыларны яңа материаллар белән таныштыру, белемнәрне гомумилләштерү, системага салу, ныгыту; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру; укучыларда хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү....

План-конспект урока по татарскому языку "Республика Татарстан"

Урок построен в форме путешествия по Республике Татарстан...

План-конспект урока по татарской литературе, 6 класс, "Улица Баумана"

План-конспект урока по татарской литературе, 6 класс, "Улица Баумана"для русскоязычных учащихся....

план-конспект интегрированного урока татарского с русским языком для 6 кл.

Данный материал содержит план-конспект урока, урок интегрированный - татарский и русский языки. Основной учитель под №1-это учитель татарского языка, учитель русского языка - это учитель №2...

Конспект урока по русскому языку в 6 классе План – конспект урока по русскому языку в 6 классе по теме : « Лексика. Слово и его лексическое значение».

Конспект урока по русскому языку в  6 классеПлан – конспект урока по русскому языку в 6 классе по теме : « Лексика. Слово и его лексическое значение»....

Конспект урока русского языка в 9 классе по теме «Типы речи (технология моделирования концепта «дружба»)» план-конспект урока по русскому языку

Предложенный конспект урока русского языка ориентирован на подготовку девятиклассников к ОГЭ (сочинение – рассуждение 9.3), составлен на основе технологии моделирования лингвоконцепта.  Пре...