"Зәлидә" уены
материал (5 класс) по теме

Хисамеева Зульфия Анваровна

Урок - игра Зәлидә" в русскоязычной группе. Может проводится в начальном и среденем звене. Формы проведения разнообразны. Здесь учащимся прививается интерес  к татарским народным играм, повторение и закрепление грамматического материала, уважение к татарскому фольклору.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word.docx14.38 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ “Васильевская средняя общеобразовательная школа№2

Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»

Учитель: Хисамеева Зульфия Анваровна

“Зәлидә” уены

Максат: фикер-сәләтләрне үстерү, актив һәм пассив сүзлек запасын арттыру, татар халык уеннарга кызыксыну уяту.

Җаһазлау: сораулар язылган карточкалар, “Зәлидә” сүзен язу өчен кисмә хәрефләр, залны бизәү  өчен шарлар, чәчәкләр.

Оештыру: (татар халык көе яңгырый).

  1. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! “Зәлидә” исемле уеныбызны башлыйбыз. Уенда 11 кеше катнаша. (катнашучылар сәхнәгә чыгалар). Тамашачыларны катнашучылар белән таныштырабыз.
  2. Конкурслар.
  1. Татар биюен бииләр. Музыка туктауга катнашучылар парлашып басарга тиешләр. Прсыз калган катнашучыуеннан чыга. Ләкин ул үзе сайлап алган карточкадагы сорауга җавап бирергә тиеш. Дөрес җавап бирсә, бүләк ала
  2. “Җеп урау” конкурсы. Малайлар һәм кызлар кара-каршы басалар. Кызлар кулында йомгак. Малайлар шул йомгакны сүтеп урырга тиеш. Кем соңгы урап бетерә, шул уеннан чыга, соруга җавап бирә.
  3. “Җеп урау” конкурсының  дәвамы:  кызлар җеп урый.
  4. “Капкалы” уены. Бер катнашучы саналмыш саный. Шулай итеп, ике кешене капка итеп куялар. Калганнар шул капка астыннан музыка туктаганчы чыгарга тиешләр. Музыка туктау белән  капкачылар катнашучыны эләктереп алалар. Эләккән кеше уеннан чыга һәм сорауга җавап бирергә мәббүр була.
  5. “Йөзек салыш” уены. Катнашучылар барысы да бер рәткә утыралар. Бер катнашучы (саналмыш белән билгеләнә) йөзек салучы була. Уен барышында музыка яңгырый. Катнашучы йөзекне салгач, әйтә: “Йөзек кемдә-сикереп тор!” Сикереп тора алса, уенны ул дәвам итә, ә аны тотып алсалар, уеннан чыга.
  6. “Кем артык?” уены. Дүрт катанашучы кала. 3 урындык куябыз.Шул 3 урындык тирәли музыка уйнаганда, 4 катнашучы татар биюен бии. Музыка туктау белән алар урындыкларга утыралар. Ләкин бер катнашучы басып кала, чөнки аңа урын җитми. Ул уеннан чыга.

Уенчыларга сораулар һәм биремнәр.

  1. Синең исемең ничек? Син кайда яшисең? Сиңа ничә яшь? Васильево турында сөйлә.
  2. Кушымчаларны куй:

Минем апа...                         Безнең апа....

Синең апа...                           Сезнең апа...

Аның апа...                             Аларның апа...

  1. Һава торышы турында сөйлә.
  2. Кушымчаларны куй:

Мин уйный...                           Без уйный...

Син уйный...                             Сез уйный...

Ул уйный...                               Алар уйный...

  1. Татарчага тәрҗемә ит:

Я учусь во второй школе в  пятом классе.  У меня  много друзей. Мы играем, бегаем, читаем, считаем.

  1. Иптәшләреңә сораулар куй.
  2. Фигыльләрне юклык формасына куй.
  3. Һәр, шуңа, күрә, чөнки сүзләре белән җөмләләр төзе.
  4. Үзен турында сөйлә.
  5. Дустың турында сөйлә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Көчсез буын" уены-"Тереклекнең килеп чыгышы" темасын гомумиләштерү

1. Укучыларның “Тереклекнең килеп чыгышы”темасы буенча ...

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...

"Бәхетле очрак" уены

Игра "Счастливый случай" для учащихся 5-ого класса....

Күңелле стартлар уены.

Укучылар мәктәпнең спорт залына җыела. Мәктәп директоры, әлеге чараны уздыруда җаваплы физкультура укытучысы котлау сүзе белән чыгыш ясый. Спорт киемнәре кигән 2 егет 2  ...

Муса Җәлил иҗатын йомгаклау дәресе (акыллы егетләр,акыллы кызлар уены)

6 нчы сыйныфта Муса Җәлил иҗатын уен аша йомгаклау дәресе. Дәрестә бөек шагыйрьнең тормыш юлы, шигырьләре, көрәштәшләре турындагы белемнәр уен аша ныгыла.Шагыйрь иҗатын өйрәнгәндә Сезгә дә ярдәм итәр ...

ЭТНОГРАФИЗМ БУЛАРАК ХАЛЫК УЕНЫ АТРИБУТИКАСЫ (“12 таяк” уены мисалында).

Кеше  бәләкәй чактан ук  төрле хәрәкәтле, сүзле, җырлы, биюле уеннар белән тыгыз бәйләнештә яши. Алар күңел ачу, ял итү, танышу-кавышу кебек функцияләрне үтәү максатыннан уйналырга мөмкин. У...