Татар теленнән эш программасы (3 нче сыйныф)
календарно-тематическое планирование по теме

Забирова Лилия Суфияровна

Татар теленнән эш программасы (3 нче сыйныф)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon anlatma_yazuy_3_tat.doc85.5 КБ
Microsoft Office document icon 3_tat._yaz.doc186.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                     Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. ”Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программалары” 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

5. Дәреслек: Р.З.Хәйдарова. Татар теле, 3нче сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел.

Эш программасы структурасы.

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде.  Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре  үсте.  Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистик компетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

Аралашу (коммуникатив) компетенциясе  ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар  сөйләм этикетына ия булу.

         Рус мәктәбендә чит тел буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге  төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Бу бурычлар, аерым-аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру бергә бәйләп алып барыла

Рус мәктәпләрендә укучы  балаларының  рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Әлеге эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып һәм  рустелле укучыларга татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү  коммуникатив укыту технологиясенә нигезләнеп төзелде.

Рус телле балаларга татар теле укыту процессын коммуникатив  технология  нигезендә оештыру үзенчәлекләре.

Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы коммуникатив технология нигезендә цикллылыкка корылган булуында. Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел.Ул текстның лингвистик яктан катлаулыгына, текстның күләменә бәйле.

Методик әдәбиятта күрсәтелгәнчә, текстны өйрәнү өч этаптан тора: текст алды, текст этабы һәм тексттан соңгы этап. Беренче этапта укучылар  текстны лингвистик яктан  кабул итәргә әзерләнергә тиешләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ГКФ) дип аталалар. Алар татар теле дәресләре дип атала, ягъни татар теленең лексикасына  һәм грамматикасына өйрәтү дәресләре. Бу дәресләрнең эчтәлеге турыдан-туры текст эчтәлеге белән бәйле. Укучылар, текстны беркадәр лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укырга күчәргә мөмкин. Бу дәрестә, нигездә, турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә. Дәрес тибы ягыннан лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ЛГКК) була. Мондый дәресләрдә алда өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан-туры текстта кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лигвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә.

Тексттан соң булган этапта текст эчтәлеге буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла. Дәрес типлары да диалогик-монологик  сөйләм дәресләре дип атала. Бу дәресләрдәге тексттагы лексик-грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерелә, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм этабына чыгалар.

Аңлашылганча, тел өйрәтү процессында татар теле һәм уку дәресләре үзара шартлы бәйләнештә булалар. Циклда әдәби әсәрне өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләр санына татар теле дәресләре саны да, уку дәресләре саны да керә.

Тематик план еллык өйрәнәсе материалның дәресләргә бүленешен күрсәтә. Еллык тематик планда диктантлар күрсәтелми, чөнки чит тел укыту методикасында диктант яздыруга тулы бер дәрес багышланмый. Ул лексик күнекмәләр формалаштыру, грамматик күнекмәләр формалаштыру һәм камилләштерү дәресләренең структур өлеше булып тора. Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ-лексик күнекмәләрне формалаштыру

ЛКК-лексик күнекмәләрне камилләштерү

ГКФ-грамматик күнекмәләрне формалаштыру

ГКК-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

ЛГКК-лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Д/с-диалогик сөйләм

М/с-монологик сөйләм.

Рус телендә сөйләшүче балалар белән текст укыганнан соң үткәрелгән эш алымнары татар мәктәпләрендә кулланылган эш алымнарыннан байтак аерыла. Тексттагы сөйләм үрнәкләрен укучылар хәтеренә сеңдерү, текстның сюжетын истә калдыру буенча төрле күнегүләр системасын оештыру- текстны укыганнан соң эшләнергә тиешле күнегүләрнең төп максаты.

                3нче  сыйныф укучылары үзләштерергә тиешле белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

1. Лексик минимум.

  1. Белем бәйрәме (10)



Дәрес

Дәреслек

Сүзлек

Көндәлек

Бетергеч

Сызгыч

Уку

Язу

Хата

Дөрес

Рәсем ясарга

Буяу

Җилем (клей)

Өй эше

Бирем

Эш дәфтәре

Кайчы

Кәгазь

Төсле кәгазь

Карандаш очлагыч

2. Сәламәт булыгыз (9)


Сәламәт

Дару

Даруханә

Дәваланырга

Терелергә

Сызларга

Тамак

Салкын тияргә

Чыныгырга

Онытырга

Таза

Ябык

Симез

Файдалы

Дару үләннәре

Мәтрүшкә

Гөлҗимеш

Кычыткан









                                             

3. Спорт уеннары (8)


Кыш көне

Җәй көне

Уен

Кызыклы

Кәшәкә

Тимераяк

Шугалак

Тау

Шуарга

Шаярырга

Шаян

Рәхәт

Дуслык

Оста

Шахматчы

Буенча

Беренчелек



4. Ашханәдә(11)


Аш

Ашханә

Иртәнге аш

Көндезге аш

Кичке аш

Кәбестә ашы

Токмач ашы

Пылау

Пилмән

Ботка

Дөге

Солы

Карабодай

Тавык ите

Алма пирогы

Йомырка

Кесәл

Ач

Тук

Әдәпле



5. Базарда  (12)

6. Без театрга барабыз(9)


7. Һөнәрләр (13)

8. Татарстан – безнең Ватаныбыз ( 12)

Җиләк – җимеш

Карбыз

Кавын

Әфлисун

Чикләвек

Өрек

Йөзем

Борыч

Сарымсак

Чөгендер

Шалкан

Кабак

Чәчәк бәйләме

Роза чәчәге

Лалә

Энҗе чәчәк

Ак чәчәк


Тамаша

Тамаша залы

Тамашачы

Көй

Башкаручы

Башкарырга

Ошарга

Оста

Осталык

Сәхнә

Пәрдә ачыла

Ябыла

Рәхмәтле булырга


Һөнәр

Танышырга

Төзүче

Тегүче

Балыкчы

Рәссам

Язучы

Шагыйрь

Шигырь

Тәрбияче

Китапханәче

Пешекче

Нефтьче

Машина йөртүче

Хат ташучы

Урманчы

Эшләргә

Булып




Ватан

Тарих

Дәүләт

Ил башлыгы

Көнчыгыш

Көнбатыш

Көньяк

Төньяк

Күрше

Халык

Күпчелек

Авыл хуҗалыгы

Чикләшергә

Бәйләнеш

Тыгыз

Чит

Җитештерергә

Кара алтын табыла

Горурланырга





9. Бәйрәмнәр(6)

10. Әти–әниләргә

      Булышабыз (4)

11. Без сәяхәткә чыгабыз

     (2)

Тантан

Кичә (вечер)

Халыкара

Милли

Дини

Нәүрүз бәйрәме

Карга боткасы

Бәйрәм итәргә

Табышмак

Башваткыч

Тизәйткеч

Берничә

Үткәрергә (уздырырга)

Хуҗа

Хуҗабикә

Хуҗалык

Булышырга

Кер юу машинасы

Тегү машинасы

Тегәргә

Бәйләргә

Чигәргә

Пычак

Чүкеч

Кисәргә

Кадак кагарга

Такта

Пычкы

Балта

Утын ярырга

Сәяхәт

Сәяхәт итәргә

Сәяхәтче

Юлдаш

Башка (другой)

Чит ил

Җыенырга

Саен

Һәр

Диңгез

Тау башында

Күл буенда

Күл төбендә

Урман буйлап чишмә

Җәяү

Учак ягарга

Иң

Теге






2.Сөйләм эшчәнлеге төрләре.

  1. Тыңлап аңлау. 1 – 1,5  минутлык текстны тыңлап аңлау һәм, төп эчтәлегенә төшенеп, укытучының сорауларына җавап бирә алу.
  2. Диалогик сөйләм. Лексик тема буенча сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны 5тән ким булмаска тиеш).
  3. Монологик сөйләм. Бирелгән ситуация, лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйли алу (җөмләләр саны 6дан ким булмаска тиеш).
  4. Уку. Әдәби тектларныэчтән яки кычкырып уку һәм төп эчтәлегенәтөшенә алу; укылган тексттагы таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлата алу;татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен (мәкальләр, санамышлар,тизәйткечләр,табышмаклар) яттан әйтә белү; шигырьләрне яттан сөйли белү.
  5. Язу. Актив үзләштерелгән сүзләрне яттан яза алу; лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя яза алу; бәйрәм белән котлау яза алу.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

   Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Эш төрләре

3нче сыйныф.

1.

Тыңлап аңлау

1 – 1,5 минут

2.

Диалогик сөйләм

5 реплика

3.

Монологик сөйләм

6 реплика

4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

1

5.

Уку

45 - 50 сүз

6.

Язу

    5 - 6

Сүзлек диктанты

 8 - 9 сүз

Диктант (сүзләр саны)

 30 - 35

           Дәүләт программасы 3нче сыйныфлар өчен елына 170 сәг.- кә төзелгән, ләкин мәктәпнең укыту планы буенча елына татар теленнән 102 сәг., татар әдәбиятыннан 34 сәг. (барлыгы 136 сәг.) каралган булганга күрә, эш планы да шул норманы истә тотып төзелде. Дәүләт программасында өйрәнелергә тиешле 11 аралашу темалары күрсәтелгән, аларга  бирелгән вакытны кыскартып төзергә туры килде. 3нче сыйныф өчен әзерләнгән календарь-тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле Һәм әдәбияты курсы буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.

Эш программасы укучыларының индивидуаль үзенчәлекләрен истә тотып төзелде. 

    Рус мәктәпләрендә укучы  балаларының  рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле. Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып, рустелле укучыларга татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү коммуникатив укыту технологиясенә нигезләнеп төзелде.  Әлеге төркемнәрдә кызыклы уеннар, диалоглар, индивидуаль әңгәмәләр оештыру; кроссвордлар, табышмаклар уйларга, эзләнергә, фикер йөртергә өйрәтүче эш төрләре планлаштырылды. Эшчәнлекнең төп максаты - укучыларны татарча сөйләшергә, аралашырга өйрәтү.

         Тикшерү характерындагы язма эшләрнең саны:

  1. Контроль эшләр – 7
  2. Диктант – 2
  3. Сүзлек диктанты – 2
  4. Сайланма диктант – 1

         Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

3. ТР  Мәгариф министрлыгының 541 номерлы боерыгы, 20.08.2009 ел һәм №5903,12.08.2009ел(О преподавании татарского государственного языка в общеобразовательных учреждениях РТ).

4. ”Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы”. 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010ел.

5. Дәреслек: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), 2008 ел.

6. Укытучылар өчен методик кулланма. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру. Яр Чаллы, 2007. (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән).

7. Хайдарова Р.З. , Гиниятуллина Л.А. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Набережные Челны, 2004.

8. Учебное пособие и фонохрестоматия «Лингва» для ускоренного изучения татарского языка. Набережные Челны, 1999.

9. Р.З Хайдарова, Р. Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах: Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися. Набережные Челны, 2005.

10. Мультимедийная обучающая программа «Татар Телле заман».

11. Электронное образование РТ. ЦОР.

12. Электрон сайтлар.



Предварительный просмотр:

3 НЧЕ СЫЙНЫФ

ТАТАР ТЕЛЕ

№.

Тема

                                                                                                                 

Дәрес тибы

Эшчәнлек төрләре


Көтелгән нәтиҗә                I ЧИРЕК

Контроль төрләре

Сәг.

Үткәрү вакыты

План

Фактик

1.

Авазлар һәм хәрефләр.

ЛКК

Транскрипция билгеләре.

1

2.

Татар алфавиты.

ГКК

Хәрефләрне кабатлау

Аваз һәм хәрефләрне дөрес әйтә белү

1

3.

Татар хәрефләренең әйтелеше,язылышы.

ГКФ

Татар хәрефләре.

Татар хәреф.сөйләмдә дөрес кул-у.

1

4.

Сузык һәм тартык авазлар.

ГКК

Сузык һәм тартык авазларның бүленеше.

1

5.

Калын сузыклар.

ГКФ

А,О,Ы,У сузыклары.

Калын сузыклага мисаллар китерү

1

6.

Нечкә сузыклар.

ГКФ

Ә,Ө,И,Ү,Э,Е сузыклары.

Нечкә сузыкларны дөрес әйтү

1

7.

Старт контроль эш.

ГКК

Мөст.эшли белү

Мөст.эш

1

8.

Х.Т.Э.Яңгырау,саңгырау тартыклар.

ГКК

Таблица б-н эшли белү

Яңгырау тартыклар.

Саңгырау тартыклар

1


9.

Сингармонизм.

ГКФ

Сүзләрнең калынлыкта,нечкәлектә ярашуы.

Сингармонизм законына мисаллар китерә белү

1

10.

Озын,кыска сузыклы сүзләр.

ЛГКК

Озын сузыклар.

Кыска сузыклар.

1

11.

Иҗек.Юлдан юлга күчерү.

ЛГКК

Сүзләрнең иҗекләргә бүленеше.

Юлдан юлга күчерә белү.

Карточкалар б-н эш

1

12.

Басым.

ЛГКК

Татар телендә басым.

Сүзләргә басымны дөрес куя белү

1

13.

Баш,төшем,юнәлеш килешендәге исемнәр.

ГКФ

Кем? Нәрсә?

Кемне? Нәрсәне?

Кемгә? Нәрсәгә? сораулары.

Килеш кушымчалары.

Сүзләрне килешләр б-н төрләндерә белү

1

14.

Диалогик сөйләм үстерү дәресе

ЛГКК

Ситуатив күнегүләр эшләү

Кушымчаларны дөрес билгеләү

1

15.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

ГКФ

-ым,-ем,-м

-ың,-ең.-ң

-ы,-е,-сы,-се

1

16.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Күплек сан.

ГКФ

-ыбыз,-ебез

-ыгыз,-егез

-лары,-ләре,-нары,-нәре

Тартым б-н төрләндерә белү

1

17.

К,П хәрефләренә беткән сүзләрнең тартым белән төрләнеше.

ГКК

К һәм Г, П һәм Б чиратлашуы.

1

18.

Юнәлеш,чыгыш,урын-вакыт килешендәге исемнәр.

ГКФ

Кемгә? Нәрсәгә?

Кемнән? Нәрсәдән?

Кемдә? Нәрсәдә?

Килеш кушымчалары.

Исемнәрне килешләр б-н төрләндерә белү

1

19.

Сүзлек диктанты. “Ашханәдә” темасын кабатлау.

ЛГКК

Сүзлек диктанты

1

20.

Х.Т.Э. “Эшли башлады” төзелмәсе.

ГКК

Фигыль + ярдәмче фигыльдән торган төзелмәләр

Төзелмәләрне сөйләмдә кул-у

1

21.

Капма-каршы мәгънәле сүзләр.

ГКФ

Антоним турында төшенчә.

Сүләрнең антонимнарын таба белү,тәрҗемә итү

1

22.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

ГКФ

Нишләгән? Нишләмәгән?

-ган,-гән,-кан,-кән кушымчалары.

Кушымчаларны дөрес билгели белү

1

23.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль темасын кабатлау

ГКК

Ситуатив күнегүләр эшләү

Җөмләләрне дөрес төзи белү

1

24.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль темасы буенча Мөстәкыйль эш.

ЛГКК

Мөст.эшли белү

Мөст.эш.

1

25.

Х.Т.Э. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр.

ЛГКК

Рәсемнәр белән эшләү

Җиләк –җимеш исемнәрен дөрес әйтү

1

26.

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе.

ГКФ

Кып-,ямь-, сап-, кап-,   ап-, бик, иң, үтә көчәйткеч кисәкчәләре.

Сыйфатларны артыклык дәрәҗәсенә куя белү

1

27.

Үткәннәрне кабатлау. Д\ м сөйләм үстерү.

ЛГКК

Д\ м сөйләм үстерү

Диалог төзү

1

28

“Иркәләү” һәм “кечерәйтү” сүзләре.

ГКФ

-кай,-кәй

кушымчалары.

     II чирек

1

29

Сан төркемчәләре.

ГКФ

Микъдар саны.

Тәртип саны:

-ынчы,-енче,

-нчы,-нче.

Җыю саны:-ау,-әү.

Сан төркемчәләрен дөрес күрсәтә белү

1

30

Исем сүз төркеме.

Кем? Нәрсә? сораулары.

ГКФ

Исем сүз төркеме.

Кем? Нәрсә? сораулары.

Исемнәргә сораулар куя белү

1

 

31

Исемнең күплек сан формасы.

ГКК

-лар,-ләр,-нар,-нәр   кушымчалары.

Исемнәрне күплек санга куя белү

1

32

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

ГКФ

I    -м,         -быз, -без

II-сың,-сең,-сыз,-сез

III    -----     -лар,-ләр    

Хәзерге заман   хик.фиг.зат-сан б-н төрләндерә белү белү

1

33

Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

ГКФ

I      -м,             -к

II     -ң,         -гыз,-гез

III    -----      -лар,-ләр

Үткән заман   хик.фиг.зат-сан б-н төрләндерә белү

1

34

Фигыльнең инкарь формасы.

ГКФ

-мый, -ми

-ма,-мә

Фиг.инк.форм.куя белү

1

35

Фигыль темасын ныгыту

ЛГКК

Ситуатив күнегүләр эшләү

1

36

Фигыль темасы буенча мөстәкыйль эш.

ГКК

Мөст.эшли белү

Мөст.эш

1

37

Х.Т.Э. Парлы сүзләр.

ГКФ

Парларда эшли белү

1

38

III зат тартым кушымчалары.   (-ы,-е,

-сы,-се)

ГКФ

III зат тартым кушымчалары.

  (-ы,-е,-сы,-се)

к\г, п\б чиратлашуы

Исемнәрне 3нче затка куя белү

1

 

39.

Антонимнар.

ГКФ

Капма-каршы мәгънәле сүзләр.

Антонимнарны дөрес тәрҗемә итә белү

1

40

Диктант. Татарстан.

ГКК

Мөст.эшли белү

диктант

1

41

Х.Т.Э. “Чистай шәһәре” төзелмәсе.

ГКФ

Крос.чишү

Шәһәр турында сөйли белү

1

42

-чы,-че ясагыч кушымчалары.

ГКФ

-чы,-че ясагыч кушымчалары.

-чы,-че кушымчаларын сөйләмдә дөрес кул-у.

1

43

Кыш билгеләре.

ЛГКК

Рәсем буенча эшләү

Рәсем буенча хикәя төзү

1

44.

Җөмләләргә сорау кую күнекмәләре.

ГКК

Җөмләләр төзи белү

1

45

Диктант.”Кышкы урман”.

ГКК

Мөст.эшли белү

диктант

1

46

Х.Т.Э. Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыль формаларын кабатлау.

ГКК

1

47

Д\м сөйләм үстерү.

“Чыршы бәйрәме.”

ЛГКК

өйрәнелгән лксиканы кул-у

Терәк сүзләр ярдәмендә хикәя төзү

1

48.

“Туган якка кыш килде” бүлеген кабатлау.

ЛГКК

Төркемнәрдә эшли белү

1

                                                                                                                   

49

Исемнәрнең баш,төшем,иялек килешендә төрләнеше.

ГКК

-ның,-нең

-ны,-не

                                                                                                                             III чирек

Исемнәрне баш,төшем,иялек, килешендә төрл.белү

1

50

Ул алмашлыгының килешләрдә төрләнеше.

ГКФ

Б.к.      ул

И.к.     аның

Ю.к.    аңа

Т.к.     аны

Ч.к.     аннан,аңардан

У.в.к. анда,аңарда

Ул алмашлыгы б-н җөмләләр төзи белү

1

51

Үз алмашлыгы.

ГКФ

Үз алмашлыгы.

Үз алмашл.сөйл.куллана белү

1

52

Тартымлы исемнәрнең төшем килешендә төрләнүе.

ГКФ

Дәфтәр-ем-не

Дәфтәр-ең-не

Дәфтәр-е-н

Исемнәргә тартым куш.ядгый белү

1

53

Кемне?нәрсәне? сораулары.

ГКФ

Кемне?

Нәрсәне?

Исемнәргә -ны,-не куш.ялгый белү

1

54

Килеш темасын ныгыту

ГКК

Ситуатив күнегүләр б-н эшләү

1

55

Килеш темасына мөстәкыйль эш.

ЛГКК

Мөст.эшли белү

Мөст.эш

1

56

Х.Т.Э. Кыш билгеләре

ГКК

Сүзлек б-н эшли белү

Сүз,җөмләләрне тәрҗемә итә белү

1

57

Д\м сөйләм үстерү. “Кышкы көн”.

ЛГКК

Парларда эшли белү

Диалог төзи белү

Диалог төзү

1

58.

Сүзтезмәләр.

ГКФ

Сүзтезмәләр төзи белү

1

59.

Милләт исемнәре.

ЛГКФ

Төрле милләтләр тур.әңгәмә

Үз милләтең тур.сөйли белү

1

60.

“Татарстан” темасына ситуатив күнегүләр

ГКК

Ситуатив күнегүләр эшләү

Карточкалар б-н эш

1

61

“Татарстан-минем Ватаным” бүлеген кабатлау.

ЛГКК

Ватан тур.сөйли белү

Сорауларга җавап бирү

1

62.

Диктант. Казан

ГКК

Мөст.эшли белү

диктант

1

63.

Хаталар төзәтү эше.

ГКК

өйрән.лексиканы искә төшерү

1

64.

“Яз” темасына караган лексика.

ЛГКФ

Яңа сүзләр өйрәнү

өйрәнелгән лекс.сөйл.кул-у

1

65.

Чөнки,ләкин теркәгечләре.

ГКФ

Теркәгечләр

Теркәгечләрне сөйл.кул-у

1

66.

Фигыльнең барлык-юклык формасы.

ГКФ

Парларда эшли белү

Фиг.юклык формасына куя белү

1

67.

8 нче март бәйрәме белән котлаулар язу.

ЛГКК

Котлау яза белү

1

 

68.

Д\м сөйләм үстерү.

”Яз килә”.

ЛГКК

Парларда эшли белү

Диалог,монолог төзи белү

1


69.

Сайланма  диктант.Кош атамаларын кабатлау.

ЛГКК

Кыш билгеләрен бер баганага,яз билгеләрен икенче баганага  аерып(яки сайлап) язу.

Сайланма диктант

1

70.

Х.Т.Э.Җөмләдә бәйлек сүзләрне куллану.

ГКФ

Янында

Артында

Астында  һ.б.

Сүзтезмәләр төзи белү

1

71

Килешләрне кабатлау.

ГКК

Сүзләрн килешләр б-н төрл.белү

1

72.

Сыйфат

ГКК

Төркемнәрдә эшли белү

Җөмләләрне тәрҗемә итә белү

1

73.

Сыйфатларның сөйләмдә кулланылышы.

ЛГКК

Сыйф.сөйл.куллана белү

1

74.

Сыйфат темасын ныгыту

ГКК

Парларда эшли белү

өйрән.лекс.кул-на белү

1

75.

Административ контроль эш

ГКК

Мөст.эшли белү

Мөст.эш

1

76.

Хаталар төзәтү эше.

ЛГКК

Индив. Эшли белү

өйрән.лексиканы сөйл.дөрес кул-на белү

1

77.

Кем?Кемне?Кемгә? сораулары

ЛГКК

Табл.б-н эшли белү

Исемнәргә сораулар куя белү

1

78.

Килеш темасын кабатлау

ГКК

Ситуатив күнегүләр б-н эшли белү

1

79

САЕН  бәйлеге.

ГКФ

Саен бәйлеге

                                                                                                                    IV ЧИРЕК

Саен бәйлеген сөйл.кул-на белү

1

80

Исемнең юнәлеш килеше.

ГКФ

-ка,-гә,-ка,-кә  кушымчалары

Исемнәргә кушымчалар ялгый белү

1

81

Исемнең төшем килеше.

ГКФ

-ны.-не кушымчалары

1

82

Килеш темасы буенча карточкаларда эш

ГКК

Таблица б-н эшли белү

Килеш кушымчаларын кул-на белү

1

83

“Уйныйсы килә” төзелмәсе.

ЛГКФ

Җәмләләр төзи белү

1

84

КЕБЕК бәйлеге.

ГКФ

Кебек бәйлеге

Кебек бәйлеген сөйл.кул-на белү

1

85

ЛӘКИН,ЧӨНКИ,ШУҢА КҮРӘ теркәгечләрен сөйләмдә куллану.

ГКФ

Теркәгечләр

Теркзгечләрне сөйләмдә кул-у

1

86

“Бәйлек”, “Теркәгеч” темаларын ныгыту

ГКК

Ситуатив күнегүләр б-н эшли белү

1

87

“Бәйлек”, “Теркәгеч” темалары буенча Мөстәкыйль эш.

ГКК

Мөст.эшли белү

Мөст.эш

1

88.

Х.Т.Э. “Яз” темасына караган лексика

ГКК

Сүзлек б-н эшли белү

Сүзләрне дөрес тәрҗ. итә белү

1

89

Д\м сөйләм үстерү. “Минем дүртаяклы дустым”.

ЛГКК

д/м сөйләм

“Минем песием”,” Минем этем” монолог төзи белү

1

.

90.

“Җәй” темасына караган лексика.

ЛГКФ

Яңа лексика б-н танышу

Яңа лексиканы сөйл.кул-у

1

91.

Теркәгечле кушма җөмләләр.

ГКФ

Гади җөмлә.

Кушма җөмлә.

Кушма җөмләләр төзи белү

1

92.

Сыйфат.

ГКФ

Нинди? Кайсы? Сораулары.

Сыйфатларны сөйл.кул-на белү

1

93.

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

ГКФ

-рак,-рәк кушымчалары.

к\г, п\б чиратлашуы.

Сыйфатларны дәрәҗәләргә куяя белү

1

94.

БЕЛӘН бәйлеге.

ГКФ

Белән бәйлеге.

Белән бәйлеген сөйл.кул-на белү

1

95.

Капма-каршы мәгънәле сүзтезмәләр.

ГКК

Капма-каршы мәг. сүзтез.

Сүзләрне капма каршы мәг.куя белү

1

96.

Җөмләдә сүзләр тәртибе.

ГКФ

Җөмләдә сүзләр тәртибе.

Җөмләлрне дөрес төзи белү

1

97.

Кушма сүзләр.

ГКФ

Кушма сүзләр.

Кушма сүзл. сөйл.кул-на белү

1

98.

Кушма сүзләр.

ГКФ

1

99.

Җөмләләргә сорау кую тәртибе.

ГКК

Ситуатив күнегүләр эшли белү

1

100.

Еллык контроль эш

ГКК

Мөст.эшли белү

Мөст.эш

1

101.

Х.Т.Э. Җәй турында шигырьләр өйрәнү

ЛГКК

Сүзлек б-н эшли белү

Җөмләләрне тәрҗ.итә белү

1

102

Кроссвордлар чишү

ЛГКК

өйрәнелгән лексиканы сөйл.кул-у

1



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән эш программасы 9 нчы сыйныф

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телеукыту программалары”на...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

Татар теленнән эш программасы 9 нчы сыйныф

Татар теленнән эш программасы9 нчы сыйныф...

Татар теленнән эш программасы 10 нчы сыйныф

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф...

Татар теленнән эш программасы 11 нче сыйныф

Татар теленнән эш программасы11 нче сыйныф...