4 класс (татар төркеме). "Алмашлык" темасына дәрес конспекты.
план-конспект урока по теме

4 сыйныф татар төркемнәрендә укучылар белән "Алмашлык" темасына үткәргән дәресемнең конспекты. Коллегаларыма ярдәме тисә, мин бик шат булыр идем...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt.docx19.68 КБ

Предварительный просмотр:

           ТЕМА :Заталмашлыклары

Максат : 1. Заталмашлыкларытурындабилемнәрне кабатлау һәм ныгыту

2.Зат амашлыкларын көндәлек тормышта   ,сөйләм телендә  куллана белү .

3.Үткән темаларның  үзләштерүен тикшерү.

4.Танып белү  сәләтен үстерү

Җиһазлау . таблица “Минем әни” муз., магнетофон ,магнит тактасы  , конверт ,  ачкыч , дага , мичкәләр , карточкалар , приз , жетон , аңлатмалы  сүзлек, “ Бәхетле  очрак” плакат .

        

        Дәрес барышы.

1.Оештыру мизгеле.

Исәнмесез, балалар ! Хәерле көн!  Утырыгыз . Бүген дәрескә бер татар  егете  хат  алып килде.

-Кемнән дип  уйлыйсыз?

-Тапкырҗан  бабайдан.

-Бу хатында Тапкырҗан бабай  сезгә бер сорау белән мөрәҗәгать иткән . Хатны ачып укыйк әле .

                                                                       Хат.

   Бу хатны сезгә Тапкырҗан бабагыз яза . Мин  сезне  алмашлыклар  турында бик күп кенә белем  туплагансыз дип  ишеттем .  Бүгенге дәресегезгә мин сезгә бер ребус  җибәрәм . Сез   аны чишегез .Әгәр чишә алсагыз, ачык дәресне ачырга ачкыч бирәм .

                                                                     Ребусны чишәләр

- Ребусның  җавабы нәрсә була?

(Алмашлык ).

Димәк ,  дәресне ачкыч белән ачып җибәрәбез.

-Бүгенге  дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

(Алмашлыклар турында).

-Дәфтәрләрегезне  ачыгыз ; число,  теманы язып куегыз.

-Балалар бүген  гадәти булмаган  дәрес . “Бәхетле очрак” уены  итеп  үткәрик әле ( өстәлгә даганы кую,дага-подкова ).

- Балалар . Сез даганы татар  кешеләре  ни өчен ишек башына кагып , элеп  куйганнарын беләсезме ?

(Урамнан начар сүзләр , әшәке  эшләр  өй эченә кермәсен өчен  һәм өйдә , гаиләдә һәрвакыт тыныч , тату, матур тормыш булсын өчен . Тагын болай дип  әйтәләр . Дага – йортка бәхет алып килә .

-Балалар , бәхет дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз? Әйтегез әле ?

(Димәк , бәхет – эштән , хезмәттән килә икән .Укучылар ике командага бүленгән)

-Мин сезгә сорау бирәм , ә сез  уйлап кына җавап бирерсез. Дөрес җавапка  жетон бирелә .

1.Мин, син, ул -  нәрсә ул?                     1. 2нче зат  алмашлыклары?

2. 1нче зат  алмашлыклары?                 2. 3нче зат алмашлыклары?

3.Алмашлыклар ничә затка бүленәләр?3.Алмашлыкларны русча әйтегез?

-Кагыйдәне башлап җибәрәм , ә сез дәвам итегез .

(зат алмашлыклары ....)

-Димәк,исемнәрне дәалыштырып киләләр . Мисаллар китерегез.  

(Илнар , Алсу , Ләйсән  урманга баралар.Алар урманга баралар.)

-Музыка яңгырый . Балалар , безнең бүлмәгә шәүлә керә.Ул кеше турында мин сезгә  берничә сүз әйтәм. Сез танырга тырышыгыз.

-Үзе укырга ерактан йөри, һәрвакыт дәрескә әзерләнә  , бирелгән эшне вакытында эшләп килә.

Я,әйтегез әле , беләсезме ?Безнең класста утыра ул .

(Бер укучы )

-Гөлназ сезгә табышмаклар алып килгән.Сез аны игътибар белән тыңлагыз.Табышмакның җавабын гына түгел,ә зат алмашлыкларын да әйтергә кирәк.

     Башлыйбыз.        

1.Сырлы, сырлы,сырлы ул.

Безнең белән җырый ул.

Биетә дә җырлата.

Күңелле ул ,моңлы ул.

Нәрсә ул? (гармун).

Бу табышмакта нинди зат алмашлыгы бар? (ул,безнең)

2.Син туктасаң- туктый,

Син барсаң- бара.

Ул нәрсә?

Я ,уйлап кара! ( шәүлә).

3.”Син” дә бар,

“Мин” дә бар.

“Алар” да юк .

Ул нәрсә? ( н хәрефе).

Зат алмашлыкларын искә төшердек,әйбәт эшләдегез,ә хәзер менә шундый сорауларга җавап бирегез.

1.Зат алмашлыклары нәрсә белән төрләнәләр?

(телдән  мин , без  алмашлыкларын төрләндерү).

2.Дәфтәрләрегезгә килешләр белән төрләнгән зат алмашлыклары белән бер җөмлә языгыз һәм килешләрен билгеләгез.

Балалар,хәзер уйнап алабыз.Өстәлдә мичкәләр,мичкәдә биремнәр.Мичкәнең санына карап,мин сезгә мәкаль әйтәм ,ә сез мәкальне ничек аңлыйсыз? (мәгьнәсен аңлатырга).

-“Мин” дигән мисез булыр.

-“Миңа” дип кенә булмый,”сиңа”сы да кирәк

-“Мин-мин” дигәннең кулыннан эш килмәс.

-Мин- минлек  -кимлек.

Дагалы мичкә бәхетле кешегә эләкте,безнең дәрестә дага бәхет алып килә.

-Димәк,мәкальләрне әйтеп бетергәч,нәрсә әйтә алабыз.

(тыйнак,тырыш булырга кирәк)

-Балалар,без тагын нинди алмашлыклар белән танышкан идек?

(тартым алмашлыклары).

-Алар нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

(алар зат алмашлыкларына –ныкы,-неке кушымчалары ялгап ясала)

Дәреслек белән эшләү.

231 нче күнегүне табабыз.

- -ныкы,- неке кушымчалары нинди сүзләргә ялганган?

-Ул сүзләр җөмләнең кайсы урынына туры килгән?

(ул сүзләр җөмләнең ахырында килгән).

Карточкалар белән эш.

Бирелгән текстны татарчага тәрҗемә итәргә һәм алмашлыкларны билгеләргә.(тикшерү).

Плакат.                    Котлау хаты.

-Ни өчен аерым кешегә карата “сез” алмашлыгын кулландыгыз?

Йомгаклау.

Дәрес ахырына якынлашып килә.Балалар, бүген дәрестә нәрсәләр турында сүз барды?

Тапкырҗан бабай безнең бүгенге дәрес белән канәгать дип уйлыйм.Балалар, сезгә бик зур рәхмәт.Сезнең исемегездән Тапкырҗан бабайга бүгенге дәрес турында үзләренең тирән белемнәрен күрсәттеләр,-дип язармын.Киләчәктә бу белемнәрне кулланырсыз дип ышанып калам.

Өй эше. “Безнең гаилә” сочинение язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".

укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау  күнекмәлә...

"М. Хасанов. "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект. 11 класс, татар төркеме

" М. Хасанов "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект 11 сыйныф татар подгруппасы өчен....

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

Конспект урока. 6 класс. Татаро -монгольское нашествие на Русь

Урок построен на основе технологии проблемного обучения....

Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы, тезмә сүзләр. (5 нче класс өчен татар теленнән дәрес план- конспекты. Р. Г. Хәсәншина дәреслеге буенча)

quot;Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы, тезмә сүзләр" (5 нче класс өчен татар теле дәресе план- конспекты.  Р. Г. Хәсәншина дәреслеге буенча)темасына багышланган дәрес эшкәрт...