“Рәвеш” темасын кабатлау. ( 6 нчы сыйныф, татар төркеме)
методическая разработка (6 класс) по теме

Сабирова Фания Халиулловна

Максат:  1.  Рәвеш темасын кабатлау, алган белемнәрне ныгыту.

                2. Белемнәрне гамәлдә куллана алу күнекмәләре булдыру.

                3. Тел өйрәнүгә ихтыяҗ тәрбияләү, кызыксыну уяту.

 

Җиһазлау:  Дәреслек, класс тактасы, тестлар, компьютер, экран,  

                 проектор

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rvesh.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

                       

Тема:      “Рәвеш” темасын кабатлау. ( 6 нчы сыйныф, татар төркеме)

Максат:  1.  Рәвеш темасын кабатлау, алган белемнәрне ныгыту.

                2. Белемнәрне гамәлдә куллана алу күнекмәләре булдыру.

                3. Тел өйрәнүгә ихтыяҗ тәрбияләү, кызыксыну уяту.

Җиһазлау:  Дәреслек, класс тактасы, тестлар, компьютер, экран,  

                 проектор

Дәрес барышы:

I Оештыру.

II Актуальләштерү.

-  Без нинди сүз төркемен өйрәнәбез?

-  Рәвеш нинди сүз төркеме?

- Укучылар, бүген без сезнең белән рәвеш турында алган белемнәрне искә төшереп, кабатлап, ныгытып узарбыз.  Рәвешнең сорауларын,  ясалышын, төркемчәләрен кабатлап узарбыз, рәвешләргә морфологик анализ ясарбыз, төрле характердагы биремнәрне үтәрбез.  (1, 2 нче слайд)

- Эшне башлаганчы түбәндәге рәсемгә игътибар итегез  һәм сорауга җавап бирегез. (3 нче слайд)

      Алмазның   дус - ишләре,   таныш - белешләре күпме?  (бик күп)

- Сезнең каршыгызда эш төрләре язылган кнопкалар, мондагы бимремнәр викторина формасында төзелгән. Бу биремнәрне менә бу тәртиптә үтәсәк, “5” ле билгесе килеп чыга. Сез дәрестә барыгыз да актив катнашып, яхшы билгеләр генә алырсыз дип уйлыйм. (4 нче слайд)

III Ныгыту.

1. Беренче бирем. 5 нче слайд “Истә тот!” дип атала. Рәвешнең  билгеләмәсен искә төшерәбез. Кем җавап бирергә тели?

-    Рәвешләр нәрсәне белдерә?  

-   Рәвешләр күбесенчә нинди сүз төркемен ачыклап килә?

-   Рәвешләр тагын нинди сүз төркемнәрен ачыклап килә ала?

-   Рәвешләр төрләнәме? (Төрләнми)

-   Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?

2. Икенче бирем. “Яңа сүз яса!” дип атала.  Рәвешнең ясалышы ягыннан   төрләрен искә төшерәбез. (6 нчы слайд)

- Рәвешләрнең ясалышы ягыннан нинди төрләре бар?

Тамыр:   аз, бик, еш, сирәк.

Ясалма: татарча,  кичен.

Кушма:  көнозын,   бераз.

Парлы:  тора-бара, тиз-тиз.

Тезмә: шул арада, тиз арада.

- Нинди рәвеш ясагыч кушымчалар беләсез? (-дай,-дәй,-лата,-ләтә, -ча, -чә, - ын, -ен һ.б.) (7 нче слайд)

-ча // -чә              яшьләрчә, заманча;

-лай // -ләй          бушлай, бөтенләй;

-лата // -ләтә    акчалата, икеләтә;

-дай // -дәй         аюдай, җилдәй;

-тай // -тәй       чәчәктәй, коштай;

-лап //-ләп          яхшылап, еллап;

-ын // -ен            кышын, кичен.

- Балалар, ә хәзер сез исегездә калган рәвешләрне иптәшегезгә әйтегез, ә иптәшегез ясалышы ягыннан төрен әйтә.

3. Өченче бирем. “Бер сүз белән әйт!” дип атала.  Рәвешләрнең мәгънәләре берничә сүз белән бирелә, ә сез шул мәгънәне белдерә торган рәвешне бер сүз белән генә әйтегез. (15 нче слайд)

 (Укучылар чиратлап укый бара, рәвешне әйтә)

  1. Үткән көн                          кичә
  2. Бик биектә                         югарыда
  3. Көтелмәгәндә                    кинәт
  4. Күз ачып йомганчы           тиз
  5. Шушы елда                        быел
  6. Акча белән                         акчалата
  7. Татар телендә әйтү            татарча

 4. Дүртенче бирем. “Кем мактала?” дип атала.

 Рәвеш төркемчәләрен искә   төшерәбез.

- Рәвешләр нәрсәләргә карап төркемчәләргә бүленә?

- Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар? Ниндиләр? (16 нчы слайд)

Төркемчәсе

Сораулары

Мисаллар

Саф

ничек?

әкрен, салмак, тиз, кинәт

Күләм-чама

күпме?

күп, аз, байтак, шактый, еш, озак, сирәк, бераз

Охшату-чагыштыру

ничек?

олыларча, көзгедәй, русча, кешечә, җырдай, алтындай

Вакыт

кайчан?

былтыр, кичә, бүген, элек

Урын

кайда?

ерак, ары, бире, югарыда,

Сәбәп-максат

нигә?  

 ни өчен?

юкка, бушка, тикмәгә, юри, әрәмгә, юктан гына

- Ә хәзер мин сезгә рәвеш әйтәм, сез рәвешнең мәгънәсе ягыннан нинди төркемчәгә керүен әйтегез.

Физкультминут.         Әкрен генә басабыз. (Укучылар торып баса.)

                                Тиз-тиз чүгеп алабыз. (Чүгеп алалар.)

                                Уңга таба борылыйк.

                                Сулга таба борылыйк.

                                Салмак кына әйләник (бер урында әйләнәләр)

                                Җайлап кына утырыйк. (Утыралар)

- Укучылар, сезнең алдыгызда эш төрләре язылган кәгазьләр. Һәр эшкә баллар куеп барабыз, нинди биремгә ничә балл икәнлеге дә шунда ук. Дәрес ахырында барлыгы ничә балл булуга карап билгеләр куелачак. Гомуми ничә баллга нинди билге куелачагы шулай ук сезнең каршыгызда.

5. Бишенче бирем.   17 нче слайд. “Кем зирәк?” дип атала.

-Табышмакларның җавабын табып әйтегез.

  1. Иртән килер, кич китәр.
  2. Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк.
  3. Җәен урманга патша,   кышын кардан да аста.

- Рәвешләрне табып, дәфтәрләргә языгыз, төркемчәләрен билгеләгез.

- 18 нче слайд. Җавапларны чагыштырып, баллар куегыз. Барысы да дөрес булса - 7 балл. 1 хата – 6 б. һ.б.

6. Рәвешне тап. 19 нчы слайд. Рәвешләрне табып, ясалышы ягыннан төрен билгеләргә.

1. Малайны ныклап тәрбияләргә исәп әле.  2. Автобуста кеше аз, буш урыннар күп. (В.Н.)  3. Ә Зина әйбәт бии. (Г.Р.)  4. Ул ашык-пошык киенде дә көтүчеләрне өенә кертергә кушты. (Н.Ф.)  5. Газзә яланөс кар базына чыкты. (М.М.)

 20 нче слайд.  Җаваплар дөрес булса, 6 балл, 1 хата – 5б һ.б.

7. Грамматик ярыш. 21 нче слайд. Без сезнең белән рәвешкә морфологик-синтаксик анализ ясау тәртибен искә төшерербез, рәвешләргә анализ ясарбыз.

 Бирем. Мәкальләрне укыгыз, күчереп языгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз. Рәвешләрне табып, төркемчәсен билгеләгез.

  1. Тауга менүе кыен, төшүе ансат.
  2. Башыңда  белем  аз  булса, аягыңа  авырлык  күп  килер.
  3. Югары  карап  уйла,  түбән карап  эшлә.

Җавапларны чагыштыру. 22 нче слайд.

 Морфологик анализ. Үрнәкне уку. 23 нче слайд.

 Үрнәк таблица ярдәмендә  (дәреслек – 127 нче бит) вариантлап, рәвешләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

  Җавапларны чагыштыру, баллар кую. 24 нче слайд.  Дөрес җавап – 5 балл. 1 хата – 4б, һ.б.

IV Гомумиләштерү.

8. “Иҗади эш” 25 нче слайд. Түбәндәге рәвешләр белән җөмләләр яки   кечкенә хикәя төзеп язу.   5 җөмлә.

Тиз, ерак, югары, быел, кичен, элек, түбән, якын, әкрен.

 Эшләрне тикшерү.

9. “5” ле билгесе ал! дип атала. Тест эшләү. 26, 27 нче слайдлар.      

 2 вариантта, бер вариантныкы – зәңгәр (җиңел), икенчесенеке - яшел төстә(авыр).

  Бирем аңлатыла.

  Җаваплар тикшерелә, баллар куела. 28 нче слайд.

5 балл. 1 хата – 4 б, һ.б.

V 4 нче слайдка кире кайту. Балалар, без сезнең белән биремнәрне үтәп чыктык. Ә хәзер барлык алган балларыгызны исәпләп, дәрескә үзегезгә билге куегыз. Нәтиҗә ясала. 29 нчы слайд.

VI Йомгаклау. Димәк без сезнең белән бүгенге дәрестә нәрәләр эшләдек? (Җаваплар тыңлана)

VII Өйгә эш бирү. 30 нчы слайд.

1. 224 нче күнегү, биремне үтәү.

 2. Рәвешләр кулланып, җөмләләр төзеп язу. (5-6 җөмлә)

 3. Рәвешләр кулланып, “Мәктәптән кайткач” дигән темага кечкенә хикәя төзеп язу.

Тест    I вариант

1.Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?  

                               а) Кайсы? Кайдагы? 

                               б) Ничек? Кайда?

                               в) Ничә? Никадәр?

2.Рәвешнең ничә төркемчәсе бар?   а) 5,

                                                             б) 6,

                                                             в) 4           

3.Рәвеш ясалышына карап ничә төрле  була?    а) 5,

                                                                                б) 6,

                                                                                  в) 4

4.Ясалышы ягыннан бу нинди рәвешләр? Татарча, аюдай. 

                                                     а) Кушма,  

                                                    б) Ясалма,

                                                    в) Тамыр

5.Рәвеш күбрәк нинди сүз төркеменә ияреп килә?                 

                                                       а) Исем,

                                                       б) Сыйфат,

                                                       в) Фигыль

Тест  II вариант

 1.Кушма рәвешләр ничек  языла?            а) Аерым,  

                                                                       б) Сызык аша,

                                                                       в) Кушылып

 2.Сәбәп-максат рәвешләренең сораулары?          

                                                                        а) Ничек?   

                                                                        б) Нигә?  

                                                                        в) Кайчан?

  3.Охшату-чагыштыру рәвешен билгеләргә.          

                                                а) Шактый,

                                                б) Тикмәгә,

                                                в) Олыларча

 4.Рәвеш нинди җөмлә кисәге булып килгән?          

Ул урамнан тиз-тиз бара.         а) Тәмамлык,

                                                             б) Хәл,

                                                             в) Аергыч

 5.Мәгънәле кисәкләргә дөрес таркатылган сүзне билгеләргә.   

                                               а) Алты-н-дай,

                                               б) Олы-лар-ча,

                                               в) Ак-ча-ла-та


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

Татар теле. "Зат алмашлыкларын кабатлау" 4аб сыйныфы, татар төркеме

"Зат алмашлыкларын кабатлау" 4аб сыйныфы, татар төркеме....

5нче сыйныф татар төркеме өчен "Антонимнар" темасына дәрес эшкәртмәсе

Дәрес Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үстерешле укыту технологиясенә нигезләнеп төзелгән...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына технологик карта

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына  технологик карта...