5сыйныфта "фразеологизмнар" темасына дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (5 класс)

Хамидуллина Раушания Саетгараевна

5 сыйныф татар төркемнәрендә эшләү өчен дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon frazeologik_ytelmlr.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Фразеологик әйтелмәләр (5 класс. Татар теле)

Максат: Укучыларның белем һәм күнекмәләрен гомумиләштерү; фразеологик берәмлекләр турында гомуми белешмә бирү, фразеологик берәмлекләрне сөйләмдә  аңлап куллануларына ирешү; укучыларда тормышка аңлы караш тәрбияләү; яхшыны начардан аерырга өйрәтү.

Материал: 1. «Татар теле» дәреслеге 5 сыйныйф, авторлары Р.А.Юсупов, К.З.Зиннатуллин, Т.М.Гайфуллина Казан «Мәгариф» нәшрияты, 2009 ел

                   2. Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова 7 класс дәреслеге Казан «Мәгариф» нәшрияты 2006 ел.

                   3.Ф.С.Сафиуллина «Хәзерге татар әдәби теле» Казан Татар китап нәшрияты 1992 ел.

Җиһазлау: Фразеологик сүзлекләр, интерактив такта

Дәрес барышы

  1. Исәнләшү

- Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә. Без бүген сезнең белән бергә татар теле дәресен үткәрәбез. Мөслимә Гашыйковна «Иң тәртипле, иң акыллы балалар шушы сыйныфта», дигәч, йөгерә-йөгерә килеп җиттем. Без сезнең белән беренче генә тапкыр очрашабыз бит әле, шулай булгач, танышып китик. Мине Раушания Сәетгәрәевна дип йөртәләр, ә сезгә уңай булсын өчен апа дип кенә дә әйтергә мөмкин. Һәрберегезнең күкрәгендәге язуыннан, мин сезнең исемегезне укып әйтермен, сез ризамы?

Ә хәзер дәресебезне башлыйбыз. Барыгызның да китап-дәфтәрләре, каләмнәре бармы? Төз, матур итеп утырдык. Мәктәпкә өйрәнергә, укырга киләләр бит, җавап бирергә курыкмагыз, һәр кеше үз фикерен курыкмыйча әйтсен, әгәр хатасы булса, бергәләп төзәтеп тә җибәрербез, дәрес шуның өчен бит.

- Балалар, алдагы дәрестә сез антонимнар турында сөйләшкәнсез икән? Минем исеменә төшерегез әле, нәрсә соң ул антоним?

—Балалар җавабы…

—Антонимнар ни өчен кулланыла?

—Вакытны белдергән 5, урынны белдергән 5 антоним сүзләр уйлап килдегезме?

—Укыйк әле.

—Ә нәрсә соң ул синонимнар?

—Мин сезгә Шәүкәт Галиевның Бер шигырен укып китәм. Тыңлагыз әле.

Тиеннәр

—Я, кайсыгыз әйтә, монда нинди сүзләр кулланылган? Омонимлар.

—Ә нәрсә соң ул омонимнар?

3.Хәзер дәреслекнең 113нче битен ачыгыз, 191нче күнегүне укыйбыз.

1рәт-Гаҗәпләнү

2рәт-Таң калу

Нәтиҗә:-Сүзләр арасына башка сүзләрне куеп булмый.

—Алар бербөтен мәгънәне аңлата

—Телгә бөтен килеш килеп керәләр

—Күчерелмә мәгънәдә булалар

—2 һәм аннан да күбрәк сүзләрдән торалар

—Аларны бер сүз белән алыштырып була.

 Менә шундый әйтелмәләр-фразеологик әйтелмәләр дип атала.

Тактада һәм дәфтәрдә эш.

Бакчада бер малай агач атка атланып уйный

Әлеге кеше агач атка атландырып китте.

Нәни бозауның мөгезе чыкты

Ул малай мөгез чыгармаса ярый инде.

Нәтиҗә: Җөмләнең бер кисәге булалар.

Китаптан кагыйдә уку.

Фразеологик сүзлекләр бар ( күрсәтәм, шулар белән эшлибез)

4.Тактада телдән күнегү:

Инә белән кое казу;                                                                 Ярарга тырышу

Төче телләнү;                                                                           Тапкыр булу

Хәлдән таю;                                                                              Яраткан кеше

Авыз пешү;                                                                               Бик тиз йөгерү

Аягы җиргә тимәү;                                                                  Бик нык шатлану

Башы күккә тию;                                        Авырлык белән эшләнә торган эш

Сүз эзләп кесәгә кермәү;                                                       Алдану

Сөйкемле сөяк;                                                                       Бик нык ару

5. 194 нче күнегүне эшләү

а) бер тында

б) Бер уңайдан

в) Бер хәер

г) дилбегә кактырмый

д)йөрәккә кадап ала

6. Шигыйрь укыйм. Бик матур кулланган

            Мин көнне ничек үткәрдем?

                                           Г.Әхтәмова

           Бармакка бармак сукмадым,

          Ахры, сул аяктан тордым.

Урын-җирне дә жыймыйча,

Мәктәбемә китеп бардым.

          Борыным салынган иде,

           Очрады, ярый чын дустым

           Күңел күтәрелде бераз

          « Исәнме», дип кулын кыстым.

 Без икәүдән- икәү генә

 Яттан шигырь сөйләп бардык

Көне буе баш күтәрми

Җиң сызганып белем алдык.

           Судан коры чыктым бүген,

           Сорадылар –җавап бирдем.

Сүзгә кесәгә кермичә,

Матур итеп сөйли белдем.

Тел очында торган җавап,

«Эһ» дигәнче, башка килде.

Сүзне сүзгә ялгый белдем

Алдым шулай яхшы билге.

Башым күккә тия язды,

Борын күтәрмәдем ләкин.

«5»ле алгач, кәеф яхшы,

Ал да  гөлгә әйләнде көн.

Очып кына кайттым өйгә,

Әниемнең мин уң кулы

Бөтен савыт-сабаларны

Ялт иттерде үскән улы!

Шайтан аяк сындырырлык

Иде йокы бүлмәсендә.

Трай тибеп эш чыкмас, дип,

Гөл иттердем һәммәсен дә!

           

-эчтәлеге

-әңгәмә

-тәрбияви момент

7. 195нче күнегү.

Салпы якка салам кыстыру-юмалау, үз файдасына

Кабыргасы белән кую- катгый рәвештә, кискен кую

Дүрт аяклы кеше –абаланып баручы

Җан тартмаса, канн тарта –туган

Дуга белән печән чабу –кеше Бер сүз сөйләгәндә ялгыш аңлап, икенче сүзгә керешү

Көймәсе комга терәлгән –эшләре алага бармый

Аю хезмәте күрсәтә -беркатлы кешенең яхшылык итәм дип зыян эшләве

Тезгенне каты тота –нык тота

Тел белән кош тота, тегермән тарта

Утлы табага бастыра -әрли, орша.

Сүзләр бирәм, җөмләләр төзетәм.

                Мәктәптә

Җиң сызганып, баш күтәрми, баш вату, башы күккә тию, борын күтәрү, борын салындыру, тел очында тору, Судан коры чыгу, сүз эзләп кесәгә кермәү, сүзгә- сүз, биш бармакны белгән кебек, чәчләр үрә тору, ал да гөл.

(хикәя килеп чыгарга мөмкин)

6. Нәтиҗә

 -нәрсәләр белдек?

Нәрсәгә өйрәндек?

      Фразеологик әйтелмәләр телдә әзер килеш яшиләр. Алар күчерелмә мәгънәле булалар, телдән телгә сүзгә сүз тәрҖемә ителмиләр. Ничә сүздән торсалар да Бер җөмлә кисәге булалар.

     Фразеологизмнар фикерне матур, үткен итеп әйтергә булышалар, аның тәэсирлеген( эмоциональлеген) арттыралар, сөйләүченең сүзлек байлыгы зур икәнлеген күрсәтәләр

7. Билгеләр

8. Өй эше: кагыйдә, 193 нче күнегү.

 

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы

аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 11нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Фразеологик әйтелмәләр

(5нче гимназиянең 5Б сыйныфында үткәргән дәрес конспекты)

         Хәмидуллина Раушания Сәетгәрәй кызы- 1категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

Яшел Үзән

2008 ел  21 март