Татар халкының милли киемнәре.
методическая разработка (5 класс) по теме

Яббарова Надия Салиховна

5 классның татар төркеме өчен "Татар халкының милли киемнәре" темасына дәрес эшкәртмәсе  һәм презентация дә тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_halkynyn_milli_kieme._dresnen_plan-konspekty.doc87 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Яңа Савин районындагы

аерым фәннәрнетирәнтен өйрәнүче

146 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ КИЕМНӘРЕ

5 НЧЕ СЫЙНЫФ, ТАТАР ТӨРКЕМЕ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Яббарова Надия Салих кызы

Дәреснең темасы: “Татар халкының милли киемнәре”

(ИНТЕГРАЛЬЛӘШТЕРЕЛГӘН ДӘРЕС .  ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, ИЗО)

Максат:

  1. Татар халкының милли киемнәре турында мәгълүмат бирү;
  2. Милли киемнәребездә чәчәк һәм үсемлек мотивлары. Орнамет турында төшенчә бирү,
  3. Милли мәдәнияткә ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү;
  4. Укучыларда интеллектуаль , иҗади эшне  формалаштыру ,  аларны тикшеренү, эзләнү һәм  проект эшенә  тарту.

Материал: “Декоративно-прикладное искусство казанских татар” –Москва, издательство “Советский художник”, 1990;   Ф.Г.Габдуллина. “Үзебез чигәбез” – Казан, Тарих,2003.

Дәрес планы

I   Дәресне оештыру.

II Актуальләштерү

- Сорауларга җавап бирү.

III  Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

  1. Татар  халкының киемнәре турында мәгълүмат бирү;
  2. Милли киемнәребездә чәчәк һәм үсемлек мотивлары;
  3. Группаларда  татар халкының милли кием рәсемен ватман битендә ясау.

IY Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Группадагы укучылар яңа терминнар кулланып, такта янында үз эшләрен яклыйлар.

Y  Йомгаклау.

  1. Сораулар бирү.

YI  Өй эше бирү.

Дәрес барышы

I  Оештыру этабы.

-  Исәнмесез,саумысез! Кәефләрегез  ничек!

Укучылар: Кояшлы көн кебек. Анам телен, Тукай телен өйрәнергә дип килдек.

. Әйдәгез, бүгенге көннең матурлыгына, иминлегенә сокланып, бер – беребезгә карап елмаеп, бер-беребезне сәламлик.

Укучылар аралашып алалар:   Сәлам, дустым! Син ничек?(куллары белән бер-берсенең иңнәренә кагылалар) Син килдеңме? (кулларын ике якка сузып шатланалар) Мин сагындым (кулларын күкрәкләренә куялар). Бик яхшы ( бер-берсен кочып  алалар). Утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз.

II  Актуальләштерү.

Укытучы: Сораулар  нигезендә дәресебезнең темасын ачыкларга тырышырбыз.

-Татарстанда  кайсы милләт вәкилләре яши? Аларның саны?

-Алар үз милләтенең киемнәрен киеп йөриләрме? Әгәр дә кия калсалар, кайчан Һәм ни өчен?

III  Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

Укытучы сүзе:

    Татар халкы, башка халыклар кебек үк, элек-электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган.

     Бигрәк тә безнең сылу кызларыбыз, яшь киленнәребез үзләренең кием-салымнарына игътибарлы булганнар. Кызлар каз өмәләренә, аулак өйләргә, кунакка бару өчен махсус күлмәкләр тектергәннәр, ә яшь киленнәр исә, чишмәгә суга барганда да, үзләренең гүзәллекләрен күрсәтү өчен, иң матур киемнәрен кигәннәр.

      Милли киемнәребездә ата-бабаларыбызның шөгыльләре, һөнәрчелеге, башка халыклар белән аралашулары да чагылыш тапкан. Бу киемнәр, аны киеп йөрүче кеше кешенең шәхси, социаль хәлене, яшен, холкын, эстетик зәвыгын күз алдына китерергә мөмкинлек биргән. Әлбәттә, чорлар алмашу белән, кием-салым да үзгәрешләр кичергән. Ул кешенең яңалыкка һәм камиллеккә омтылышы белән ярашкан. Бу кием бигрәк тә хатын-кыз киемендәге үзгәрешләрдә чагылыш тапкан.

     Экзотик төсләрне тәшкил иткән традицион татар костюмнары бөтендөнья модасыннан төшеп калмый. Анда ак төснең аз булуы, волан, бизәгәндә зур чәчәкләр, кыйммәтле бизәү әйберләре  куллану хас.

Укытучы: Сез ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

Укучы: Татар халкының милли киемнәре турында.

Укытучы: Бик дөрес.    Гасырлар үтү белән, татар халкының киенү рәвеше зур үзгәрешләр кичергән һәм менә без, яңадан үткәннәргә кайтырбыз.

Укытучы: Татар костюмнары нигезендә борынгы төрки  киемнәренең формасы ята.

(Слайдлар күрсәтелә) Күлмәкләр.

Укытучы: Костюм   – ир кеше һәм хатын-кыз киеп йөри торган туника формасында ачык изүле,   озын җиңле һәм киң балаклы ыштан. Костюм булып, камзол, чикмән, бишмәт саналган. Кыйммәтле алтын һәм көмеш белән бизәлгән костюмнарны билгеле, бай кешеләр генә кия алган. Бизәү әйберләренә каптырма, ажур төймәләр, изү, яка чылбыры кертергә мөмкин. Саналып киткән бизәү әйберләрендә кыйммәтле, төсле ташлар үз урынын алган. Костюмның чигелгән булуы - үзенә бер бизәү. Кыйммәтле алтын җепләр белән чигелгән камзоллар ялт-йолт килеп торган.

  Балалар, карап киткән күлмәк- костюмнарны татар халкы кайчан  киеп йөргән һәм йөри икән?

Укучы: Милли бәйрәмнәрдә, татар халык биюен башкарганда, хор белән җырлаганда кия. Татар җыр һәм бию ансамбленең киемнәре күз явын алырлык.

(Слайдлар) Түбәтәй.

Укытучы:Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымалардан, ә бәйрәмнәрдә кию өчен затлырак тукымадан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр,укалар, канитель белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәле санаган. Борынгырак заманда түбәтәйләр бераз очлырак булса, XIX йөз ахыры ХХ йөз башында түбәтәйләр башка ятып тора торган яссырак форма ала. Шәһәр зыялылары арасында кара хәтфәдән эшләнгән яссы түбәле түбәтәй-кәләпүшләр тарала.

   Хәзерге вакытта түбәтәй халыкның киң катламы көнкүрешенә яңадан әйләнеп кайтты. Милли  декоратив-гамәли сәнгатьнең түбәтәйләр әзерләү төре сакланып кына кала алмады, ә яңа яклары белән ачылып, үсеп китте. Ул бүгенге көндә дә татар халкының нечкә зәвыгын, аның табигый талантын чагылдыра.

   Ә сезнең гаиләгездә ата-бабаларыгыз түбәтәй кияләрме? Малайлар,сезнең түбәтәй киеп караганыгыз бармы? Түбәтәең нинди төстә?

Укучы: ...

(Слайдлар) Калфак.

Укытучы: Хатын-кызларның баш киемнәре шактый катлаулы. Калфакларның төрләре гаять күп. XIX гасырның урталарына кадәр зур, чуклары аркага ук (яки иңгә) төшеп торган капчык калфаклар кигәннәр. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык катлам кызларына да хас була. Ләкин керәшен татарларында бу төр кызлар калфагы бигрәк тә тотрыклы булган. Мондый озын клфакны башка кигәндә аның кырыен 1-2 кат бөкләгәннәр һәм өстән маңгайга ука-чачак бәйләгәннәр. Чачак-чук мәгънәсендә. Шәһәрдәге мөселман татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына һәм маңгай турысына ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакка чачак калфак дигәннәр.Декоратив алымнарына карап аларны энҗеле калфак, канитил калфак, тәңкәле калфак дип йөртәләр. Шул ук вакытта кәләпүш формасындагы тәкыя калфаклар да шактый киң тарала. Олырак яшьтәге хатыннар чигелмәгән тәкыя калфак кигәннәр.

    Калфаклар бизәлешләре ягыннан гаҗәеп күп төрле булганнар. Аларда иң популяр композицияләр-чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз һәм ярымай мотивлары, шулай ук вак бәйләмнәр рәвешендә чәчәкләр сурәте һәм үзенчәлекле алтын каурый бизәге.

Кызлар, ә сезнең калфак киеп  сәхнәдә чыгыш ясаганыгыз булдымы?

Укучы: Әлбәттә, балалар бакчасында калфак, татар костюмы һәм читек киеп биегәнебез булды.

(Слайдлар) Читек-ичиги.

Укытучы: Безнең көннәргә кадәр сакланып калган сафьян күннән тегелгән читекләр XIX йөзнең беренче яртысына туры килә. 20 меңгә якын читек остасы саналган. Алар иҗат иткән читекләр Париж, Чикаго, Копенгаген шәһәрләрендә уздырылган ярминкәләрдә алтын медальгә лаек булган. Хатын-кызлар чигелгән читекләр киеп суга барганнар, каз өмәсендә катнашканнар, тыпыр-тыпыр биегәннәр. Ир егетләрнең һәрберсенә читек тәтемәгән, чөнки күн читекләрне бай кешеләр генә кия алган.  Казан татарлары читекләргә чәчәкле үсемлек орнаменты төшергәннәр. Бай үсемлек дөньясы осталарыбызны иҗатларында һәрвакыт рухландырып торган.

  Сезнең чигелгән читекләр күргәнегез бардыр инде.  Аларны киеп биегәнебез дә бар дидегез. Ә сез беләсезме, Татарстанда читекләрне кайда тегәләр?

Укучы: Арча читек тегү фабрикасында. Анда минем туганым читеккә төшерелгән орнаментларны ефәк җепләр белән чигә. Бик җиңел эш түгелдер дип уйлыйм.

Укытучы: Орнамент – ул элементлар чиратлашу, кабатланудан торган бизәк. Бизәкләрдә борынгы көнчыгыш дала үсемлеге  (лалә- тюльпан, лотос сыман) белән беррәттән, соңрак килеп чыккан бакча һәм кыр чәчәкләре урнаштырыла. Бизәктә лалә – яңарыш чәчәге. Бакча чәчәкләреннән иң киң таралганы – дәлия –георгин. Башка чәчәк формалары арасында лотоссыман сурәтләр дә бар.

Балалар, хәзер сез төркемнәрдә татар халкының милли кием рәсемен ясарга тиеш буласыз. 1 төркем- күлмәк, 2 төркем-түбәтәй, 3 төркем-калфак, 4 төркем-читек элементлары өстендә эшләр.  Уңышлар сезгә!

IY Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Группадагы укучылар яңа терминнар кулланып, такта янында үз эшләрен яклыйлар.

Y  Йомгаклау.

  1. Татар халкы костюмнарының  төп элементларын санап китегез.
  2. Татар халкы костюмнары башка милләт костюмнарыннан нәрсәсе белән аерыла?
  3. Орнаметларда кулланылган чәчәк исемнәрен санап китегез.

YI  Өй эше.

Татар костюмының үзегезгә ошаган бер элементы турында презентация булдырырга.

   



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.

Презентация татар халык милли бәйрәме Сабантуй мизгелләрен үз эченә алган слайдлардан тора. Бәйрәмдә уздырылган уеннар,бәйгеләр ,шулай ук аларга комментарияләр бирелгән....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Презентация "Татар халкының милли киемнәре"

Презентация "Татар халкының милли киемнәре".Мужские и женские одежды с национальными узорами, элементы одежды, женские украшения....

Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре(презентация)

Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре...

Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре

Татар халкы элек-электән бик матур киенергә яраткан.Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән-берсе Матур калфаклары, бизәкле читекләре белән дан тотканнар. Татар хатын-кызлары милли бизәкләр белән чигелгән алъ...