Зариф Бәшири иҗатында халыклар дуслыгы.
статья по теме

Хаматшина Гульнур Гарафутдинова

Зариф Бәшири иҗатында халыклар дуслыгы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zarif_bshchshiri_srend_halyklar_duslygy.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

Зариф Бәшири иҗатында халыклар дуслыгы

Мәкаләнең авторы: Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы  Чүти урта гомумбелем мәктәбенең югары квалификацияле укытучысы Хаматшина Гөлнур Гарәфтин кызы.

2013 ел

Егерменче йөз башында татар көндәлек  милли  матбугаты  барлыкка килгәннән соң әдәбият мәйданына күтәрелеп чыккан   дистәләрчә яңа исемнәрнең күренеклеләреннән берсе – шагыйрь, язучы-прозаик, мәгърифәтче – педагог Зариф Бәшири (Бәширов) 1888 елның 5 маенда элекке Казан губернасының Чивил өязендә (хәзерге Татарстан Республикасының Кайбыч районына) кергән Чүти авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Чүти – тау ягының Гөбенә елгасы буена урнашкан һәм Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле зур авыл булып, тирә-ягында чуваш авыллары да күп булганлыктан, төбәк халкы милли яктан бер-берсе белән якыннан аралашып, “тел-лөгать алмашып” яшәгән. Шуңа күрә булачак язучы балачактан ук чуваш телен һм гореф-гадәтләрен тирәнтен белеп үсә, һәм аның әдәби иҗатында да чуваш темасы аерым бер урынны били. Чүти авылы тагын шуның белән данлыклы: ул – халык арасында легенда рәвешендә сөйләнеп йөргән атаклы юлбасар Шәкүр Каракның туган авылы. Алай гына да түгел, бу Шәкүр Карак дигәне Зари ф Бәширигә чыбык очы туган да туры килә: Зарифның ата ягыннан бабасы Таҗи хәзрәт белдән Шәкүрнең анасы бертуганнар була. “Авылда  мәчет салу, мәктәп ачу, мулла – мәзин кую, староста сайлау, җир бүлә, йорт урыннарын билгеләү кебек җәмәгать эшләренең һәммәсе дә Шәкүр Карак һәм шәкүрчеләр теләгән тәртип буенча йөртелә иде”, - дип искә ала З. Бәшири үзенең “Замандашларым белән очрашулар”  исемле истәлек китабында.

        Зарифның әтисе Шәрәфетдин хәзрәт, авылда рухани вазифаларын алып барудан һәм мәдрәсә мөдәррисе булудан тыш, ул заманның барлык авыл имамнары кебек, крәстиян хезмәте белән дә шөгельләнгән – җан башына тигән имана җирен сукалап иген чәчкән, урган, урман кискән, ат, терлек асраган. Зариф та абый –энеләре белән бергә кече яшьтән шушы мәшәкатьле авыл тормышында чыныгу ала.

        Зарифның укуга сәләте, әдәбиятка омтылышы да бик иртә уяна. “Мин җиде яшемдә чагымда укырга – язарга өйрәнгән идем. Минем бөтен бирелеп укыганнарым “Таһир-Зөһрә”, “Бүз егет”, “Мәгъшукнамә”, “Кәҗә бәете”, “Килен бәете” кебек нәрсәләр була торган иде”, - дип яза ул истәлекләр китабында. Аеруча аңа “Йосыф китабы” (“Кыйссаи Йосыф”) һәм “Ярым алма” шикелле әсәрләр сөйкемле күренешләре белән җанланалар; аларның һәрбер юлы мине яктылыкка алып барган юл булып, һәрбер битләре аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән бакча мәйданнарына охшап торалар иде”, - дип яза ул.

Шул ук  вакытларда  ул  чуаш  халкының шул замандагы тормыш хәлләре  һәм гореф гадәтләре турында  Оренбургта  чыккан” Шура”журналында  берничә мәкалә дә бастыра.

        Акъегет авылы мәдрәсәсен тәмамлап, бер кыш үз авылларында мөгалимлек иткәннән соң, Зариф Бәшири, “Мәҗит Гафуриныкы төсле китап бастырып чыгару өчен, әлбәттә Казанга Мәдрәсәи Мөхәммәдиягә укырга барырга кирәк. Чөнки Мәҗит Гафури да шунда укый ич”, - дигән тылсымлы уй – өмет белән, 1907 елның көзендә Казанга килә һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый башлый. Тик ул анда Мәҗит Гафурины гына  очрата алмый – шагыйрь 1906 нчы елда ук инде “Мөхәммәдия”дән Уфадагы “Галия” мәдрәсәсенә күчеп киткән була.

        Шулай да 19 яшьлек шәкертнең китап бастырып чыгару турындагы  уй-хыялы гамәлгә аша: Казанга килгән елында ук аның “Милләт кайгысы” исемле беренче шигыри җыентыгы басылып чыга. Шуннан соң яшь авторның мәгърифәтчелек идеяләре, гасыр башы милли хәрәкәт мотивлары белән сугарылган күп санлы шигырьләре бер-бер артлы “Фикер”, “”Бәянелхак”, “Казан мөхбире”, “Йолдыз”, “Вакыт” газеталарында даими басылып килә.

        Зариф Бәшири бу елларда проза әсәрләре дә язып бастыра. Алар арасында “Шаян Фәһим” исемле балалар хикәясе (1910) һәм “Чуаш кызы Әнисә” повесте (1910) әдипнең иҗатында күренекле урын тота. Чуаш кызы белән татар егетенең фаҗигале мәхәббәтен романтика катыш реалистик буяулар белән сурәтләгән әлеге повесть, кат-кат басылып, соңыннан 1960 нчы елда чуаш теленә тәрҗемә ителә.

        Зариф Бәшири беренчеләрдән булып татар халкын күрше милләт халыклары мәдәнияте белән таныштыра башлаган кеше.

        Зариф Бәширинең туган авылы һәр яктан чуаш авыллары белән чорналган була, шунлыктан Зариф әфәндегә чуашлар белән еш аралашырга туры килә. Яшь чагында әдип Гөбенә суы буенда әтисенең яшелчә бакчасын каравыллаган. Шунда күрше чуаш авылы болыны каравылчысының улы Симук исемле малай белән бик каты дуслашып китә. Балачагында булачак әдип чуаш халкын белеп-күреп үсә, үз истәлекләрендә ул чуаш малайлары һәм кызлары белән уйнап йөрүләрен әйтеп уза.

        Зариф Бәширинең “Чуаш кызы Әнисә” повесте Сәгыйть Рәмиев киңәше буенча языла һәм 1910 нчы елда басылып чыга, ләкин әсәр дөнья күргәч, авторга күп кенә үтенеч хатлары килә, укучылар бу әсәрне яңадан тулырак язуын үтенеп сорыйлар.  “Бигрәк тә чуашларның үзләренә генә хас тормыш гадәтләрен киңрәк итеп күрсәтүемне үтенәләр”, - ди әдип, үзенең истәлек китабында. Бу хатларны алганнан соң Зариф Бәшири әсәрен тулыландыра. Сюжет араларында чуашларның гореф-гадәтләрен, көнкүреш тормышларын, татар һәм чуаш халыклары арасында үзара җылы мөнәсәбәтләрен күрсәтә. Бу әсәр күршедә яшәүче халыклар арасындагы көчле дуслыкны күрсәтүе белән кыйммәтле. Чуаш кызы образында хезмәт сөючән, яхшы күңелле, шаян табигатьле авыл кызы мәхәббәтенең капитализм чорындагы вакыйгасы сурәтләнә.

        Зариф ага үзенең тормышындагы мизгелләрне әсәрендә дә оста итеп гәүдәләндерә. Шундый бер вакыйганы искә ала:

  1. Зарифның әтисе үзенең Энәледәге дусты Васек дәдәйгә бара.

Үзе белән улы Зарифны да ала. Өйгә керәләр. Өй уртасында мич янып тора. Аның морҗасы юк. Шуңа күрә төтен яртылаш ачып куелган ишектән чыга. Чүтидә күптән инде мондый мичләр булмаганлыктан кечкенә Зариф моңа аптырап кала. Шунысы кызык: бу өйләрне “кара” өйләр ди түгел, ә “кар” өйләр дип атаганнар. Васек дәдәй гаиләсендә аның сеңлесе ятимә кыз Унисса тәрбияләнә икән. Бу кыз Зарифтан өч-дүрт яшькә кечкенәрәк, чем кара күзле, бик матур кыз була. Ләкин өсте-башы бик сәләмә. Зариф аны бик кызгана. Үзләренең өйләрендәге тормышны күз алдына китерә дә: “Әти, бу кызны алып китик әле?” – ди. Ләкин әтисе – Шәрәфетдин мулла – бу эшнең мөмкин түгеллеген, җитмәсә, әле бу кызның икенче диндә булуын аңлата. Зариф өйләренә кайткач та озак еллар буена бу кызчыкны оныта алмый. Кечкенә чакта ук ул аны сеңлесе дип күз алдына китерә, үсә барган саен ул аңа хыялында гашыйк була. Аны сөеклесе итеп күз алдына китерә.

        Соңыннан “Чуаш кызы Әнисә” повестен язганда менә шушы хыялларын эшкә җиккән дә инде ул. (Зариф Бәширинең “Замандашларым белән очрашулар” китабыннан). Әнисә образы аша Энәле һәм Чүти халкының тормышын, гореф-гадәтләрен тасвирлый. Чуаш хатын-кызларының тырышлыгын, теләсә нинди авыр эш башкаруларын күрсәтә. Әсәрдә шулай ук тәрбия, әхлак, намуслык темасына да шактый урын бирелгән.

        Зариф Бәшири чуашлар турында әсәрләр генә түгел, этнографик очерклар да яза, аларны китап итеп бастыра. Аның “Чуашлар” исемле хезмәте – егерменче йөз башы татар мәдәниятендә уникаль күренеш. Чөнки бу әдип беренчеләрдән булып чуашларны уңай яктан күрсәтә, аларның телләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнә, борынгы ышануларын, әйтемнәрен язып чыга һәм татар теленә тәрҗемә итә. Зариф Бәширинең күрше халык әдәбиятын өйрәнүдә “Чуаш әдәбияты” дип исемләнгән беренче җыентыгы 1928 нче елда Казанда басылып чыга. Ул җыентыкта чуаш язма әдәбияты турында кыска очерк, чуаш әдипләренең шигырьләре һәм хикәяләре беренче тапкыр татарча дөнья күрә.

        1910-1917 нче еллар арасында Зариф Бәшири Пенза һәм Тамбов төбәкләрендәге Аллагол, Вәрәки авылларында, аннан соң Казакъстанның Капал шәһәрендә балалар укыта. 1930 нче елга кадәр Ташкент шәһәренең мәгариф оешмаларында газета-журнал идарәләрендә төрле җаваплы вазыйфалар башкара, Урта Азия дәүләт университеты каршындагы рабфакта үзбәк, уйгыр телләре һәм әдәбиятлары буенча дәресләр алып бара.

        1929 нчы елда “Үзбәк әдәбияты”, 1930 нчы елда “Уйгыр әдәбияты” исемле җыентык хрестоматияләре бай фактик материалы һәм халыклар дуслыгы рухында язылган кереш мәкаләләре белән әһәмиятле. Җыентыкларга урнаштырылган материалларның үзе тарафыннан тәрҗемә ителгән булуы да аерым игътибарга лаек.

        Язучының Урта Азиядә яшәгән чорда иҗат иткән проза әсәрләреннән тагын үзбәк балалары тормышына багышланган “Ефәк күлмәк” исемле повестен телгә алып үтәргә мөмкин. Повесть әүвәл үзбәк телендә 1927 нче елда, татар телендә 1928 нче елда басылып чыга.

        Ни кызганыч, Зариф Бәшири шактый гына озын гомер яшәсә дә, әдәбият, халык хәтерендә үзенә лаек урынны алмыйча, дөньядан киткән. Озак еллар типкедә, мөһәҗирлектә көн күргән бу фаҗигале язмыш иясенең иҗаты да, тормыш юлы да тиешенчә өйрәнелмәгән, бәһаләнмәгән әле.

        Зариф Бәширинең иҗаты лаеклы бәяләнмәсә дә, аны туган ягында онытмыйлар. Кайбыч районы үзәгендә Чүти авылында әдипнең 100, 110, 120 еллык юбилейлары зурлап билгеләп үтелде. Мәктәбебез бинасында әдипкә истәлек тактасы (авторы – сынчы Фәһим Фәсхетдин) куелды. Чүтидә үткәрелгән юбилей тантанасында улы Сизгернең һәм оныгы Эдуардның әйткән сүзләре дә күңелгә уелды.  Эдуард бабасының эшен дәвам иттерүе, эзләнү эшләре белән шөгыльләнүе турында сөйләде.

        Бәширинең 100 еллык юбилеенда Сеспель, К. Иванов        исемендәге премияләр лауреаты, бүгенге көндә Чувашстан язучылар Союзын җитәкләүче чуаш шагыйре Валерий Тургай белән танышу безнең өчен аеруча зур шатлык булды.

        Чуваш дәүләт университетының 20 яшьлек студенты үзенең диплом эше итеп Зариф Бәширинең повестен ала. Татарстан язучылары да якташ язучыбыз иҗатына битарафлык күрсәткән еллар икәнлеген, курс җитәкчесенең дә бу гамәлгә каршы булуын истә тотсак, чуваш егетенең татар язучысы иҗатын өйрәнергә алынуын, үзенең диплом эшен “5” легә яклавын батырлык дими, ни дисең?

        “Кайдан килгән соң ул чуаш егетенә Зариф Бәшири иҗатына карата мондый тирән хөрмәт?” диярсез. Сере бик гади: Валерий безнең Чүтидән ерак булмаган Энәле (Починок-Инель) туып үскән, “Чуаш кызы Әнисә”не үз телендә укып, гомергә онтылмаслык тәэсирләр алган. Мондый олы җанлы, язучы истәлеген хөрмәт итеп яшәүче тугрылыклы фидакарьләр барында Зариф Бәшири иҗаты гасырлар тузанында күмелеп калмас.

        Шөкер, бүген безнең мәктәп укучылары гына түгел, районыбыз мәктәбендәге күп укучылар да Зариф Бәшири иҗаты белән таныш. Илле ел инде Чувашстан Республикасының Яльчик районы Кушъелга, Комсомол районының Энәле мәктәпләрендә укучы балалар шатлык көнендә дуслык аланына җыйналалар. Бу бәйрәмнең буыннан буынга күчә баруы бик куанычлы. Дуслык аланчыгындагы укучылар бәхет, тынычлык хакында чуваш, татар, рус телләрендә гәп кора.

        Зариф Бәшириләр иҗаты белән корылган дуслык күперен ут күршеләребез – чувашлар белән дуслыгыбызны елдан-ел ныгытабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Авазлар һәм хәрефләр дуслыгы" (уен-дәрес)

5 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән сыйныфтан тыш чара...

"Авазлар һәм хәрефләр дуслыгы"презентация

"Авазлар һәм хәрефләр дуслыгы" чарасына презентация...

Балалар дуслыгы

Ачык дәрес конспекты...

Шире, шире, шире...

Игровая программа на сплочение детского коллектива...

Зариф Бәшири иҗатында халыклар дуслыгы

Егерменче йөз башында татар көндәлек  милли  матбугаты  барлыкка килгәннән соң әдәбият мәйданына күтәрелеп чыккан   дистәләрчә яңа исемнәрнең күренеклеләреннән берсе &nd...

Халыклар дуслыгы

quot;Халыклар дуслыгы" темасына презентация...

6-7 СЫЙНЫФЛАРДА «ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ» ТЕМАСЫНА КАРАГАН БИРЕМНӘР СИСТЕМАСЫ / СИСТЕМА ЗАДАНИЙ ПО ТЕМЕ “ДРУЖБА НАРОДОВ” В 6-7 КЛАССАХ

Укучыларда күпмилләтле җирлектә яшәүче халыкларга карата ихтирамлык, гражданлык бердәйлеге хисләре формалаштыру; туган җир, Ватан төшенчәләре, үз культураң аша дөнья культурасына карата ихтирам тәрбия...