Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы
презентация к уроку (7 класс) на тему

"Ф Кәрим иҗатында батырлык темасы "дәрес үрнәге  тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл дәрес үрнәге37.34 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:   Фатих Кәрим иҗатында батырлык темасы                                    (Бәйләнешле сөйләм үстерү)

Максат: Укыган әсәрләрдән чыгып  батырлыкны дәлили белүгә ирешү;

  сугыш кырларында татар халкының батырлыгын,патриотизмын һәм                                                                               милли горурлыгын күрсәтү

                укучыларның мөстәкыйль фикер өйртә,үз фикерләрен дәлили   белүләренә ирешү.

                батырлык һәм патриотик хис тәрбияләү .

Матириал:1 Программа,дәреслек ,татар теленең аңлатмалы сүзлеге,Ф.Кәрим                                                                                                                                                                                                                        китаплары

Җиһаз: Ф Кәрим портреты,китаплар күргәзмәсе,компьютер,презентация

               Дәреснең тибы :бәйләнешле сөләм үстерү.

                    План

I Оештыру өлеше.

(укучыларның дәрескә йөрешен тикшерү, китап -дәфтәрләрен барлау)

Хәерле көн, укучылар.Без сезнең белән татар әдәбияты дәресенә җыелдык.

Февраль ае безнең тарихи даталарга, бәйрәмнәргә бай.Әйдәгез, шуларны искә төшереп китик әле.Нинди бәйрәмнәр икән ул?

( Ватанны саклаучылар көне,Авганчылар көне,Муса Җәлил туган көн,Гашыйклар көне,)

21 февраль дә безнең өчен бик зур бәйрәм.Ул  Халыкара  Туган тел көне.

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады.

II Актуальләштерү  өлеше.

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады.

Һәр милләтең.халыкның туган теле бар.Икенче төрле туган телне без Ана теле дип тә әйтәбез.

Безнең туган телебез татар теле.Татар телен без Тукай,Такташ .Җәлил теле дибез. Туган телебез турында бик матур шигырьләр ,җырлар иҗат ителгән.

И туган тел,и матур тел.

Әткәм-әнкәмнең теле ,-дип язды Тукаебыз.

Татар теле Татарстан республикасының  дәүләт теле .Ә тагын берсе рус теле.

Без туган телебезне яратырга,хөрмәт итәргә тиешбез.Чөнки үз туган телен белмәгән кеше башка телләрне яратмый. Үз телеңне белеп,башка телләрне хөрмәт итә белергә кирәк.

Безнең икенче дәүләт телебез бөек рус теле.Бу телнедә без туган телебез кебек яратырга,хөрмәт итә белергә тиешбез.Ә.Ерекәй шушы ике бөек тел турында менә нинди матур шигырь язган

Заман миңа югарыга мен,- дип.

Ике канан биреп үстерде.

Канатымның берсе – татар теле

Икенчесе -бөек рус теле.

1 слайд

2. сорауларга җавап алу

Үткән дәресләрдә без кайсы язучы иҗаты белән таныштык?

Фатих Кәрим кем ул?

Ф.Кәрим кайчан туа?

Аның язмышында нинди аянычлы хәл була?

Сезгә аның нинди әсәрләре таныш?

2 слайд

 Әйдәгез хәзер Ф Кәрим иҗаты буенча  тест эшләп алыйк

III Яңа теманы аңлау.

                                                         

  2 Батырлык сүзе нәрсәне аңлата?

Төшенчә биру. Нәрсә ул батырлык?

Батырлык   ул кешеләрне бик авыр очракларда коткару. Сугыш вакытында     да кешеләр бик күп батырлыклар эшләгәннәр.

 Ә хәзер аңлатмалы сүзлектән уку

Батырлык – и. 1) Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.                          2) Батырчылык, тәвәккәллек. (134 б., I том.)

Тәвәккәл – 1) берәр эшкә кыю керешүче, аны икеләнүсез үтәүче

. 3 слайд

Һәм менә сезне мин Ф.Кәрим иҗатында батырлык темасы турында сөйләшерә чакырам.

 Ф.Кәримнең шигырләре поэмалары бик күп.Ул аларның күбесен Бөек ватан сугышы елларында иҗат итә. һәм менә шушы елларда язган әсәрләрендә ул ватаныбызның ул һәм кызларын батырлыгын тасвирлап китә. Без аның дәрестә нинди әсәрләрен укыдык?

“Ант”,  “Втаным өчен”, “Кыңгыраулы яшел гармун”,”Сөйләр сүзләр...”

Сезгә өстәмә рәвештә” Партизан хатыны”,”Пионерка Гөлчәчәккә хат”,”Гөлсем” поэмаларын укырга кушкан идем .Ә хәзер шул әсәрләрдә батырлык темасын карап китик. 4 слайд

 Үзегез белгзнегезчә Ф.Кәрим тоткыннан чыккач ук, фронка китә . Ул Бөек Ватан сугышында катнашуны  үзенең намус эше итеп.горурлык дип саный.

Һәм “ Ант” шигырен яза  .(тыңлау)

“Ант” шигыренә  анализ.(укучы анализлый)

5 слайд

  Нәтиҗә: Әти –әни өчен иң изге кеше бала. Шагыйрь солдатлар  исеменнән бала тотып ант итә.

.. Шушы балам өчен..., Туган ил өчен  .Әлбәттә бала тотып ант итү,аңа тугры калу үзе бер батырлык булып тора.

“Ватаным өчен” шигырен искә төшереп  үтү һәм анализлау.

6 слайд

“ Кыңгыраулы яшел гармун “ поэмасына анализ (укучы анализлый)

Нәтиҗә. Бу поэмасында шагыйрь сугыш кырларында яраланган сугышчының сызланып –әрнеп ятканын күрсәтми. Киресенчә,ул үзендә көч таба яраларына сызларга ирек бирми кулына гармун ала,иптәшләрен дә рухландыра .

7-8 слайд

Әйдәгез хәзер сезнең кебек кызның батырлыгы турында сөйләшик.

1“Пионерка Гөлчәчәккә хат” поэмасында нинди батырлык турында сүз бара.

« П и о н е р ка  Г ө л ч ә ч ә к кә  х а т»  п о э м а с ы н ың  т өп герое — солдат, Гөлчәчәк,партизанка Ләлә. Солдат Гөлчәчәккә хат яза. Язган хатын җырга

т и ң л и. Әлеге  җ ы р н ың матур булуын, тау чишмәсе кебек чылтырап торуын тели. Без дә аны хат-җыр дип укыйбыз.

Хатны  Гөлчәчәккә юллау — шагыйрь сайлаган бер алым гына.. Гөлчәчәк ул — сугыш чорының теләсә кайсы баласы. Шул ук вакытта син дә, мин дә хатны үзе безгә адресланган дип саный алабыз.

 Шигырьнең икенче бүлегеннән без солдатның разведчик икәнлеген аңлыйбыз.

Вакыйгаларны сөйләүче  солдат  Гөлчәчәк исемле  кыз җибәргән яулыкның, халык хисе булып, төнге окопларга килгәненә сөенә. . Анда исә — батырлыкка чакыру юллары. Димәк, ир-егет каһарман лык күрсәтүне- халык алдында бурыч үтәү дип   саный.

Өченче бүлектә героебыз батырлык эшләү шартына куела. Безне шундый вакытта ул үзен ничек тотар дигән уй борчый. Герой өметебезне  аклый: урман буйлап   яшь бер кызны куып килгән ике фашист гомерен  өзәргә тели. Разведчик коткарган кыз партизаннар ярдәмчесе булып чыга. Ляля-Ләйлә аның кулына бик мөһим бер хат тоттыра. Бу вакыйга сугыш вакытында сабыйларның да   зур батырлыкларга сәләтлелеген күрсәтә. Гөлчәчәк җибәргән чигүле яулыкның файдасы  тия. Егет аның белән Ләйләнең яралы башын бәйли. Ф. Кәрим бу шигырьдә батырлыктан туган бер матурлык хакында сөйли. Сугыш кырларында турыдан- туры катнашкан лирик мин белән Ләйлә генә түгел, хәтта алар өчен төннәрен чигү чиккән Гөлчәчәк кебек йөзләгән, меңләгән илебез кызлары әнә шул матурлыкның үрнәкләрен күрсәтә.

. Нәтиҗә: Поэмаданда без өч батырны күрәбез. Аның иң беренчесе итеп мин партизанка Ләйләне атар идем.Яшь кенә 13 яшьлек кыз- партизан.Ул турыдан туры сугышта катнаша. Партизннарга ярдәм итә. Ә икенче кыз-  Гөлчәчәк .Ул үзенең матур кулъяулыклары белән солдатларны рухландыра. Өченче батырыбыз- кыю разведчик.

9-10 слайд

2 Гөлсем” поэмасына анализ .

Гөлсем” поэмасы 1941 -1942  елларда языла . Шагыйрь поэмада фашистларның вәхши йөзләрен,кансызлыкларын һәм мәрхәммәтсез,булуларын чагылдыра.Фашисит докторының күңлендә бернинди кызгану хисе булмавын күрәбез . һәм шул ук вакытта аларның рухи яктан көчсезлеген дә  күрергә була.. Сабый баладан кан алу,аның тиресен кисү ,үзәк өзгеч күренешләр. Ни өчен алар шулай эшли? Ник алар балага кагыла? Баланың ни гаебе бар? шул сораулар   безне борчый. Шуның өстенә каршылык күрсәткәне өчен Гөлсемнең озын толымын чабып өзәләр.

Безнең гүзәл хатын кызларыбыз тыл да зур батырлык күрсәтеп кенә калмыйлар.,алар үзләредә корал тотып дошманга каршы күтәреләләр. Гөлсемдә партизаннарга кушыла .Поэманың ахырында без Гөлсемнең искиткеч зур батырлыгын күрәбез. Ул коедан су алган булып   немецларның штаб телефонының чыбыгын өзә.Кое  янына килгән офецир  Гөлсемең баласын вәхшиләрчә җәзалауда катнашкан була. Гөлсем аның кулына  көянтә белән суга һәм чәч толымы белән буып үтерә. Гөлсем партизаннарга ярдәм итә,шулай итеп ул баласы өчен ,иле өчен дошманнан үч ала.  Бу бик зур батырлык.

Нәтиҗә.Ф.Кәрим “Гөлсем” поэмасында аның образы аша безнең кыю татар хатын -кызларын сурәтли.

11 слайд

3“Партизан хатыны” поэмасына анализ.

“ Партизан хатыны “ поэмасында ире партизан булган татар хатыны сурәтләнә. Авылны  фашистлар чолгап ала. Аларны тик бер сорау борчый:Партизаннар кайда? Шагыйрь партизанга  булган  хәлне, хатының батырлыгын сөйли.   Партизан хатыныннан бер сүздә ала алмагач,немец,балага хәнҗәр белән кадап күлә ташлый.Бер мәлгә яшь хатын  югалып кала.  Ләкин ул үзен тиз генә кулга ала,нинди генә ачы хәсрәт булса да,  ул фашист алдында баш ими һәм җавап итеп аңа шул сүзләрне әйтә:

Кулымны кис,күзләремне чокы

Башымны яр,мә өз телемне,

Бер сүз көтмә,мин иремне сатсам

Бу бит сату Туган илемне!

 Ул фашист кулыннан үләргә теләмичә.улы янына күлгә ташлана.

Нәтиҗә .Поэмадагы  партизан хатыны  образы аша без меңләгән татар хатын кызларының фидакәрь батырлыгын күрәбез. 12 слайд

Ф Кәримнең бу поэмасына аваздаш кайсы шагырьнең  нинди  шигыре бар?

Муса  Җәлил “ Вәхшәт”  шигыре . Бу шигырьдә фашистларның вәхшилеге күрсәтелә. Алар үчне аналардан һәм балалардан алалар.        13 слайд

                        Физминут                                                                                                                                                                                        IV Белем күнекмәләрне ныгыту.

Укучылар , без Ф.Кәримнең шигырьләрендә, поэмаларында  солдатларның,хатын –кызларның ,балаларның батырлыгын карадык.

Ә Бөек Ватан сугышы елларында безнең якташлар нинди батырлык күрсәткәннәр?

1 Якташлар батырлыгы турында әңгәмә.

 Бөек Ватан сугышы елларындагы батырларны беләсезме? Исемнәрен атагыз.  Алар нинди батырлыклары белән танылганнар? (Александр Матросов, Газинур  Гафиятуллин, , Муса Җәлил, Мәгубә Сыртланова, Фатих Кәрим ,ААлиш.

-  Әлбәттә, сугыш аяусыз. Ул беркемне дә аяп тормый. Сугыш дигән сүз әйтү белән нәрсә күз алдына килә?  Күз яше, кайгы, бәхетсезлек ...(слайд)  Безнең авыл советыннан да әлеге дәһшәтле  сугышта _____ артык якташыбыз катнашкан. Шул китүдән аларның яртысыннан азрагы гына туган – үскән җирләренә әйләнеп кайта алды.  Ветервннарыбыз хөрмәтенә Хәтер китабы һәм “Алар җиңү белән кайттылар” дигән китаплар чыкты.  Дошманга күрсәткән батырлыклары өчен җөмһүриятебезнең  200 дән артык кешесе иң югары мактаулы исемгә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар.

 2 Район һәм авыл батырлары.

Безнең районнан сугышка ---- кеше китә.Шулраның  ---- әйләнеп кайтмый.

Районыбызда 5 кеше Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек булды.

16 слайд

Бүгенге тыныч шартларда кеше батыр була аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу очракта батырлык нәрсәдә күренә?

- (Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш).

 3Социалистик Хезәт Геройлары  турында әңгәмә

    17-19 слайд

 4. Сорауларга җавап

  - Кыю, патриот, түзем, тәвәккәл, туры сүзле, ихтыярлы кебек сыйфатларны батырлыкка кертергә буламы? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

(Укучы җавабы: кешедә бу сыйфатлар булмаса, ул батырлык эшли алмас иде).

  Ничек батыр булырга? Батыр буласың киләме?

 (Укучы җавабы)

 Батырлык туында мәкальләр уйлау һәм уку.

1 Батыр яуда беленер.

2. Батырга таяк та корал.

3. Батыр башлап җибәрә, артыннан мең кул иярә.

4. Батыр баткактан курыкмас.

5. Батыр үз халкын яклый.

6. Батырлыгыңны мәйданда сынат.

7. Батырлыкта – матурлык.

21 слайд

5 Нәтиҗә ясау.

   Укучылар бүген без дәрестә Ф Кәримнең иҗатында совет сугышчыларының батырлыгын карап үттек .Кыю сугышчыларыбыз сугыш вакытында күп батырлыкла күрсәттеләр.Кыю батыр сугышчылар янәшәсендә без фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең үзнндә атыйбыз. Бүген 19 февраль - Ф.Кәримнең  сугыш кырында батырларча һәлак булган көне. 68 ел вакыт үтсә дә аның батырлыгы бүген дә онытылмый. Ул үзедә,аның шигырьләредә халык күңелендә яши.

 Беренче Презеднтыбыз М.Ш.Шәймиев батырык турында менә ннди сәзләр әйткән. 22 слайд

   V. Йомгаклау

                                .

        -  Сугыш дигән сүзне ишеткәч, күз алдына коточкыч күренешләр килә, дидек, нәрсәләр алар?  

- Күз яше, кайгы, бәхетсезлек, ...

  1. Сугыш  сүзенең капма – каршы мәгънәдәге сүзе нинди сүз булыр?

-  Тынычлык.

  1. Тынычлык сүзен ничек аңлатырсыз?

- Яшәү,  өмет  , шатлык, сәламәтлек...

- Димәк, без нәрсә яклы икән?

- Без   бу   дөньяга ярату, Җирне матурайту  өчен килгән. Без тынычлык яклы. Без сәламәт яшәү яклы. Матур яшәү үзе батырлык ул.

 .Җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз  өзелмәсен, әти - әниләр кайгы яше түкмәсен. Батырлыкка  һәрвакыт урын бар. Сезгә укучылар, батырлыкны бары тик тыныч томышта эшләргә язсын!

Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык  тәрбияләргә кирәк. Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә дә барлыкка килә. Кешенең  героик  характеры  үзендәге  начар сыйфатларны җиңүдән  башлана.

- Батырлык темасы бүгенге көндә дә актуаль. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, рәссамнар үз әсәрләрендә зур урын бирәләр.

   Рәхим итеп. Р. Миңнуллинның “Батыр булыгыз” шигырен тыңлагыз.

Батырлыкны эшли ала

Бөтен кеше дә.

Аның өчен кирәк түгел

Алып көче дә.

Ә моның өчен:

Яратырга кирәк бары

Туган җиреңне,

Әти - әниеңне,

Туган илеңне.

23 слайд

Бөек Җиңүнең 68 еллыгы якынлаша. Безнең дистә меңнәрчә каһарманнарыбызны  онытырга хакыбыз юк   Аларның батырлыгы,  максатка нык  омтылышы  рухи  һәм  физик  ныклыгы, героик  көрәш  безгә  һәрчак үрнәк  булсын  иде.

VI. Өйгә эш. Батырлык темасына  хикәя язып килергә.

       

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай иҗатында экология темасы

Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану,гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елга...

НУР ӘХМӘДИЕВ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ ТЕМАСЫ

        Фәнни эшебезнең максаты һәм бурычлары: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче язучыларның тормышын, иҗатын өйрәнү; туган якка, туган телгә мәхәббәт, патриотик һәм милли хисләр ...

Галимҗан Ибраһимов иҗатында табигать темасы

“Әсәрләрнең әһәмияте үз илендә генә булмыйча, еракларга китә торган сәнгатьчеләр була. Галимҗан да шундыйларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасына күкрәк киереп керә ала.....

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы.

Гамил Афзал иҗатында авыл темасы....

Ф.Шәех иҗатында сугыш темасы

Каһәр суккан сугыш, - дип яза Фазыл Шәех үзенең “Әрнү"” дигән шигырендә. Гомумән, шагыйрь иҗатында сугыш төшенчәсе ничек ачыла?...

Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән өзек “Ике кояшым бар, Илсөя” тексты. Батырлык һәм яхшылык темасы. 9 класс (2 группа)

Класс: 9 нчы сыйныф (2 нче төркем)Дәреснең темасы: Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән  өзек “Ике  кояшым бар, Илсөя” тексты. Батырлык һәм яхшылык темасы....

«Тукай иҗатында экология темасы»

Тукай иҗаты белән танышкач, шундый фикергә киләсең: шагыйрь – табигать сакчысы....