Р. Хафизованың "Күгәрчен һәм малай" хикәясе
методическая разработка на тему

Заһретдинова Әлфия Назиф кызы

Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 4 нче сыйныф укучылары өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r._hafiz._kugrchen_hm_malay.doc61 КБ

Предварительный просмотр:

Әгерҗе  шәһәре  №4  гомуми  урта  белем  бирү  мәктәбе

IV  сыйныфның  татар  төркемендә  укудан  ачык  дәрес  эшкәртмәсе.

Тема:  Р. Хафизова. “Күгәрчен һәм малай”.

                                                 

                                                 

                                                   Эшкәртмәне  әзерләде:  I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Заһретдинова Әлфия Назиф кызы.

Максат: 1.Р. Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясе                                                                                                                                                                                                                                                                     белән танышу, яңа  сүзләрне кулланылышка кертү.

                    2.Әсәрне анлизлау, логик фикерләү һәм сәнгатьле уку    күнекмәләрен камилләштерү.

                     3. Мәрхәмәтлелек хисе һәм кошларга карата сак караш тәрбияләү.

Җиһазлау:  дәреслек, кош рәсемнәре, кроссворд; “ирексезлек”,  “ирек”,

                   “истәлек”, “яхшылык” сүзләре язылган карточкалар.

I.Оештыру моменты.

          II.Өй эшен тикшерү.

  1. Г Тукайның “Фатыйма белән Сандугач” шигырен сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп уку.
  2. Сорауларга җавап бирү.

-Шигырь ничәнче елда язылган?

-Фатыйма нинди кыз? Ни өчен шулай уйлыйсың?

-Сандугач кайда яшәргә тиеш?

-Фатыйманың киләчәк тормышы нинди булыр?

     3.  Иҗади эшләрне тикшерү.

         -Субаев Р. сандугач турында сөйли, үзе иҗат иткән шигырен укый,    иптәшләре   белән “Ай былбылым” җырын башкара.

         -Галиева Э. Кошлар һәм аларның әһәмияте турында сөйли.

         -Зарипов Р. кошлар турында үзе иҗат иткән шигырен укый.

     4.  Укучыларның эшенә нәтиҗә ясала, билгеләр куела.

             III. Яңа тема.

  1. Дәреснең темасы һәм максаты әйтелә.

Бүгенге дәрестә без Р. Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясе белән танышырбыз, яңа сүзләрне кулланылышка кертербез, кошлар турында белемнәребезне тагын да тулыландырырбыз.

  1. Сүзлек өстендә эш.

Тактадагы сүзләр өстендә эшләү (фон. зарядка, җөмләләр төзү) һәм дәфтәрләргә язып кую.

        ярсып – разъяренно

        мәшәкать – хлопоты

        битараф – равнодушный

        кайма – кайма, обвод

  1. Хикәяне кычкырып уку.

Укытучы укый.

  1. Хикәя буенча сорауларга җавап бирү.
  1. Хикәядә катнашучыларны әйтегез.
  2. Күгәрченгә нәрсә булган?
  3. Капрон җеп нинди?
  4. Урамда йөрүче кешеләр турында нәрсә әйтелә?
  5. Күгәрченгә кем игътибар итә?
  6. Малай кая бара?
  7. Үзенә ярдәм итә башлагач, күгәрчен нишли?
  8. Малай күгәрченне җептән ничек ычкындыра?
  9. Күккә ничек очыра?
  10. Күгәрчен ничек очып китә?
  11. Күгәрченнән нәрсә төшеп кала?

 

-    Малай каурыйны нишләтә?

  1. Малай турында ни әйтерсез? Ул нинди?
  2. Малай кайсы заманда яши?
  3. Малайны Фатыйма белән чагыштырыгыз. Алар нинди?

(Нәтиҗә ясау: Бу ике әсәрдә без җан ияләрен кызгана һәм яклый белүче геройларны күрдек).

  1. Өй эше бирү.

а) 30 биттәге сорауларга җавап бирергә;

б) Хикәянең эчтәлеген сөйләргә;

в) бер иҗади эш: хикәяне дәвам итәргә, күгәрчен турында шигырь яки әкият уйлап чыгарырга һ. б.

    6.  Физминут.

          Кошлар турында кроссворд чишү.

           

с

а

п

б

     

н

е

ч

ө

т

т

д

с

к

ы

р

о

у

к

у

н

а

п

к

р

к

ү

г

ә

р

ч

е

н

р

к

а

к

л

ы

т

а

а

е

ч

ы

к

н

г

а

ч

     

  1. Иң күп тукылдаучы кош.
  2. Утырып бала чыгармый торган кош.
  3. Җырчы кош.
  4. Сары түшле кош.
  5. Чатлы койрыклы кош.
  6. Кешеләр тирәсендә яшәүче кош.
  7. Кошлар патшасы.
  8. Озын аяклы кош.

            (Укучылар табышмакларны чишеп, кош исемнәрен язалар, кошларның      рәсемнәрен тактага беркетәләр.)

  1. Күгәрчен турында сөйләү.

-Баһавиев Р. укучыларны өйдә әзерләп килгән иҗади эше белән таныштыра. Күгәрченнәр, аларның төрләре, яшәү рәвешләре турында сөйли. Ак күгәрченнең тынычлык символы икәнен искәртә.

  1. Хикәядән символларны табу.

Хикәяне укучылар өлешләп укып чыгалар һәм символларны эзлиләр.

Капрон җеп – ирексезлек символы.

Зәңгәр күк йөзе – ирек символы.

Каурый – истәлек.

(Тактага “ирексезлек” һәм “ирек” сүзләре язылган карточкалар беркетелә).

  1. Хисләрне табу.

-Күгәрчен тоткынлыкта нинди хис кичерә? (курку)

-Иректә? (шатлык)

-Малай күгәрчен тоткынлыкта булганда нинди хис кичерә? (кызгану)

-Күгәрченне иреккә очыргач? (шатлык)

(хисләр тактага языла)

-Ни өчен курку һәм кызгану хисләре шатлык хисе белән алышынды? (малай яхшылык әшләде: күгәрченне коткарды)

(Нәтиҗә ясау: яхшылык эшләү шатландыра һ. б.)

-Кош очып китә. Аннан нәрсә кала? (каурый)

-Каурый малай өчен нәрсә булыр? (истәлек)

-Истәлек каурыйның әһәмияте нәрсәдә? (ул малайны яхшылык эшләргә дәртләндереп торыр).

Сорау-җавап барышында тактада шундый схема барлыкка килә:

                                 

                                      Күгәрчен                  Малай          Яхшылык

Ирексезлек                     курку                      кызгану

Ирек                                              шатлык

                                                                        Истәлек    

-Ә урамда йөрүче кешеләр бу вакытта нинди хисләр кичерә? (алар битараф)

-Бу дөресме?

-Кешеләргә киңәш бирегез.(Төркемнәрдә фикерләшеп, укучылар үз киңәшләрен әйтәләр).  

IV. Йомгаклау.

-Дәрес буенча нәтиҗә ясагыз. (Һәр җан иясенә ирек кирәк, ә бездән ярдәм көтүчеләргә булышырга кирәк. Яхшылык эшләсәк, күңелләребез дә һәрвакыт шат булыр).

V. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты