"Безгә куркыныч яный" дәрес
методическая разработка (11 класс) по теме

Сунгатова Гульнара Зулькаровна

  Укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч    яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату.

 Укучыларның сәламәтлеген саклау куркынычсызлык    техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү күнекмәләрен   үстерү.

Укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon _bezg_kurkynych_yanyy.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

   Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

          Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

                       ТӘРБИЯ     СӘГАТЕ

            ТЕМА:  БЕЗГӘ КУРКЫНЫЧ ЯНЫЙ

             ( терроризмга каршы көрәш)

                  8-11 нче сыйныф укучылары  өчен

            Сыйныф җитәкчес:  Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы.

                                          2013 нче ел.

                                       Тәрбия сәгате.

Тема:  Безгә куркыныч яный!

Максат: 1. Укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч

                   яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату.

              2. Укучыларның сәламәтлеген саклау куркынычсызлык

                  техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү күнекмәләрен

                  үстерү.

              3. Укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Материал: энцеклопедия школьника,  рәсемнәр, презентация,

                   канатлы сүзләр.

                          Дәрес барышы:

1. Тәрбия сәгатен оештыру.

     Исәнмесез укучылар! Тәрбия сәгатен башлыйбыз. Безнең бүгенге тәрбия сәгате “ Безгә куркыныч яный” дип атала.

Бүгенге тәрбия сәгатендә без сезнең белән күп кенә мәгълүматларга Һәм төрле хәлләргә игътибар итәрбез.

-Укучылар әйтегез әле, көтелмәгән хәлләр дип без нәрсәләргә әйтәбез?

-Укучылар җавабы:

-Рус телендә бу сүзне чрезвычайные ситуации дип атыйлар.

Аларга: сугышлар, террактлар, кеше урлау, заложникка алу, көчләү,

Зарарлы гадәтләр, азартлы уеннар керә.

-Әйе укучылар, кешелек өчен зур зыян салучы, һәлакәт китерүче,

кеше гомерләрен өзүче күренешләр күп.

Бу күренешләрне без социаль характердагы хәлләр дип атыйбыз.

Сугышларны гына алыйк. Кешелек үз гомерендә күп сугышлар күргән.

  1. Әйтегез әле, Сез нинди сугышлар турында беләсез?

Укучылар җавабы:

1.Илләр арасында барган сугышлар.

2.Милли-азатлык сугышы.

3.Гражданнар сугышы.

4.Колониаль сугышлар.

Укучылар мин сезне статистика белән таныштырып китәсем килә:

17 гасыр – 950 мең

18 гасыр – 1563 мең

Напалион сугышы – 900 мең

1815-1914 – 630 мең

Беренче бөтендөнья сугышы – 13,6 миллион

1919 – 1939 елгы сугыш – 668 мең

Икенче бөтендөнья сугышы – 50 миллион

1990 – 2000 елгы сугышларда – 35-40 миллион кеше гомере өзелгән.

Кеше гомере бик кадерле укучылар. Ул өзелгәннән соң аны кире кайтарып булмый. Шуңа күрә дә тыныч тормышта яшәргә һәркемнең тулы хокукы бар.

Көтелмәгән хәлләрнең икенче төре:  Терроризм.

Бу сүз нәрсә дигәнне аңлата?

Укучылар җавабы:  “Terror” –курку, дәхшәт дигәнне аңлата. Бу сүзне бүген дөньяда белмәгән кеше юктыр.Кешеләр бу күренеш алдында үзләрен яклаучысыз, көчсез итеп тоя. Бу бик зур проблема

Кешелек дөньясы өчен. Ул күп кенә илләрне биләп алды. Һәр граж-дан террор алдында үзен көчсез, саклаучысыз итеп хис итә.

2011 елның 11 сентябрен искә төшерик. АКШ. Кешелек дөньясы

өчен иң куркыныч терракт булды ул. Бу актта 2823 кеше( 80 илдән) үлде, 4300 кеше сәламәтләндерү узды.

Бердәм төстә терроризмга каршы оештырылган көрәштә һәрбер мәктәп баласы түбәндәге  кагыйдәләрне үтәргә бурычлы.

        Заложник булсагыз нишләргә? Укучыларга файдалы киңәшләр.

  1. Һәрвакыт уяу булырга.Таныш булмаган кешеләр, аларның үз-үзләрен дөрес тотмау күренешен күрсәгез әти-әниләргә, укытучыларга, тәртип саклау органнарына хәбәр итегез.
  2. Очраган сумка, пакет, чемодан, портфель күрсәгез кулыгызга алырга кирәкми.
  3. Үз көчегез белән күңелегезгә сәер булып тоелган әйберләрне  зарарсызландырырга тырышмагыз. Бу бик куркыныч!
  4. Тиз генә куркыныч зонадан чыгып китү ягын карагыз.
  5. Террористик акт башкарылган очракта, Сезгә зыян килмәсә, башкаларга булышырга тырышгыз.

Укучылар хәзерге вакытта кешеләрне урлау һәм заложник(тоткын) итеп тоту киң таралыш алды.

Кешеләрне урлау һәм заложникка алу.

  1. Кешеләрне урлау- киднеппинг дип атала.
  2. “балаларны урлау” дип тәрҗемә ителә.
  3. Ул ике төрле юл белән башкарыла:
  4. Алдау юлы
  5. Көч кулланып.

Балалар нәрсә өчен урлана?

  1. Җинаятьче тарафыннан сату өчен.
  2. Үч алу өчен
  3. Шәхси һәм политик мәсьәләләрне чишү өчен
  4. Балаларны  кан һәм эчке органнар  доноры итү өчен
  5. Баласы булмаган гаиләләргә сату өчен
  6. Коллыкка бирү өчен.

Балалар мин Сезгә үзебезнең районда булган бик зур фаҗига турында әйтмичә китә алмыйм.

Алинә дә Сезнең кебек тормышка өмет белән яшәгән, алдынгы erexs? Биюче, әнисенең бердәнбер газиз баласы иде. Нишлисеңя.

Язмыш. Бу хәл сезнең белән дә кабатланмасын өчен, сак һәм уяу булырга кирәк.

2004 елның 1 сентябре. Террористлар Беслан шәһәренең №1 мәктәбен кулга алалар. 1000 кеше заложникка алына, күп өлеше  укучы мәктәп  балалары.

Официаль мәгълүматлар буенча 331 кеше үлде, бик күбесе яраланды.

Укучылар күп кешеләр җыелган  урыннар да Сезнең тормышыгыз өчен куркыныч яный. Өер, толпа дип атала бу җыеннар. Ул урыннарны тизрәк калдырып китәргә тырышыгыз, анда бөтенләй дә булмаска киңәш итәр идем. Тик тормыш үзенекен итә, Сезгә анда булырга да туры килә.

 Сезне кызыклы бер факт белән таныштырасым килә. 2003 елның 16 феврале. Төнге клубта күңел ачу вакыты. Клубның охраннигы һәм клиентлар арасында конфликт килеп чыга. Охранник күздән яшь агыза торган газ сиптерә. Барлык кеше моны терракт дип, ишеккә ташлана. Паника, курку, кычкырыш, бер – берсен таптау башлана. Шушы күренештә 21 кеше үлә, 30 кеше яралана.

Кеше өергә белеп һәм уйламыйча килеп эләгергә мөмкин укучылар.

Зарарлы һәм начар гадәтләр турында без инде укучылар күп беләбез. Искә төшереп китик  һәм таблицаны  карап үтик.

   Тәмәке тарту кеше 30 яшькә кадәр 30 кг табак тарта, 20 мең сигарет куллана.

Кошларның  томшыгына никотин  суын 1 тамчы салсаң, алар үлә.

   Йорт куяннары ¼ тамчы,  этләр ½ тамчы никотиннан да үләргә мөмкиннәр.

  Кеше өчен 50-100 мг яки 1-2 тамчы никотин да гомерне өзәргә мөмкин.

   Кеше организмына бу доза озаклык белән эләгә.Шуңа күрә ул озак тәмәке тартып үз гомерен кыскарта.

    -Укучылар нинди уеннар беләсез? Ишеткәнегез бармы?

  1. Укучыларга киңәшләр бирү. “Исегездә тотыгыз укучылар”

дигән әңгәмә.

Укучылар без сезнең белән безгә янаган куркынычлар турында карап киттек һәм бу куркынычлардан саклана белү

өчен нәрсә  эшләргә кирәк икәнен белдек.

Сез укучылар, тыныч тормышта, үзегезнең туганнарыгыз белән бәхетле балачакта яшәргә тиешсез. Бу зурлардан һәм иң элек Сезнең үзегездән дә тора.

Көтелмәгән хәлләрдә Сез югалып калмаска, мондый хәлләр килеп   чыкмасын өчен Сез үтәргә тиешле барлык кагыйдәләрне белергә бурычлы.

Кеше гомере бер генә бирелә. Үзегезнең тормышыгызны да, башкаларныкын да саклагыз! Елмаеп, шатланып яшәгез, укыгыз,бәхетле булыгыз!

Игътибарыгыз  өчен бик зур рәхмәт.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие "Чишмә телен аңлый торган саф йөрәкләр кирәк безгә"

"Чишмә телен аңлый торган саф йөрәкләр кирәк безгә" внеклассное меропритие предназначено для учителей естественного цикла....

"Безгә куркыныч яный"

Укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч  яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату. ...

Безгә нинди кыз кирәк?(Р.Фәхреддин тәгълиматы һәм кызлар тәрбиясе)

Разработка урока по татарскому языку для русскоязычных детей 7-го класса русских школ, которые занимаются по учебнику Р.З.Хайдаровой.  В составлении разработки урока были использованы элементы "с...

Бәйрәмнәр кирәк безгә!

Татар, рус һәм инглиз бәйрәмнәре турында...

Кирәкми безгә сугыш

Бүгенге  тыныч, матур тормышның кадерен белеп яшик! Беркайчан да сугышлар булмасын,...

Кирәкми безгә сугыш

Әдәби-музыкаль кичә....

Синең мирас –безгә хәзинә ( А. Гыйләҗевкә)

Аяз Гыйләҗевкә багышлап язылган шигырем....