Киләчәк һөнәрем - минем язмышым.
методическая разработка (9 класс) по теме

Сунгатова Гульнара Зулькаровна

 

Яшьләргә һөнәр сайлауда нәтиҗәле ярдәм күрсәтү, һөнәрләр   белән таныштыру, заман таләп иткән һөнәрләрне ачыклау, хезмәт базарында   ихтыяҗ   булган һөнәрләрнең профессиограммалары белән таныштыру, укучыларның сайлаган һөнәрен алу өчен үз-үзеңдә ышаныч  ныгыту,киләчәкне  якты, матур итеп күзалларга өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kilchk_honrem_-minem_yazmysh.doc69 КБ

Предварительный просмотр:

                           

Тема:  Һөнәрем – минем язмышым.

Максат:1. Яшьләргә һөнәр сайлауда нәтиҗәле ярдәм күрсәтү, һөнәрләр

              белән таныштыру,заман таләп иткән һөнәрләрне ачыклау.

               2.Заман таләп иткән һөнәрләрне ачыклау, хезмәт базарында ихтыяҗ

              булган һөнәрләрнең профессиограммалары белән таныштыру.

              3.Укучыларның сайлаган һөнәрен алу өчен үз-үзендә ышанычын

              ныгыту,киләчәкне  якты, матур итеп күзалларга өйрәтү.

Бурычлар: 1. Һөнәр сайлауның җаваплы эш булуына төшендерү.

                  2. Һөнәр сайлау мөмкинлекләрен өйрәнү.

                  3. Һөнәр сайлаудагы ялгышлардан кисәтү.

                  4.Хезмәткә уңай караш тәрбияләү.

                  5. Киләчәктә авылда да заманча һөнәр ияләре булырга

                      мөмкин булуын күрсәтү.

                  6. Хезмәт династиеләре үрнәкләрен күрсәтү.

Материал: белешмә китаплар, “Мәгариф”, “Әтнә таңы”, “Ачык дәрес”

                   газеталары материаллары, интернет мәгълүматлар.

Җиһазлау: Проектор, презентация, картиналар, тестлар, брошюралар.

   Дәреснең  барышы:

1 слайд.

1. Оештыру. Н.Нигъматуллин башкаруында “Мине юллар чакыра” җыры-

                      ның 1 куплеты тыңлана.  2 слайд.

Укытучы: Әйе укучылар, сезне юллар чакыра. 9  нчы сыйныфка җиткән

                    һәр укучыны бер мәсьәлә барчый. Ул:  Кая барырга?, Кайсы

                    юлны сайларга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди

                    һөнәр үзләштерергә? Гомерлек һөнәрне сайлау әлбәттә, җитди

                    мәсьәлә. Һөнәр сайлаганда аерым һөнәр иясе өчен мөһим

                    сыйфатларны, аны үзләштерү өчен кирәкле белем һәм

                    күнекмәләрне, шулай ук теге яки бу һөнәри эшчәнлеккә сәләт –

                      мөмкинлекләрне дә ачыклау зарур. Шулай ук хезмәт базарының

                     ихтыяҗын да искә алу мөһим. Бүгенге тәрбия сәгатендә сүз шул

                    турыда барыр.

Укучылар, минем сезне һөнәр сүзенең аңлатмасы белән таныштырып китәсем килә.

3 слайд.

Аңлатмалы сүзлек:  Һөнәр-

                                   1. Нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык,

                                    күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль.

                                    2. Белгечлек, профессия.

4 слайд.

Укучылар белән “Һөнәр” сүзенә синквейн төзелә. Төзү кагыйдәләре проекторда бирелә. Укучыларның синквейннары укытыла.

  5 слайд.            Һөнәр.

                Күптөрле,          кирәкле

            Эшләтә,     ашата,        баета.

                Мин аны үзем сайлыйм.

                 Ул – тормыш тоткасы.

Тулыландырыла:   (Ул – гаилә төзү өчен кирәк)                                

                                    (Ул – кешенең байлыгы)

                                    (Ул – яшәү мәгънәсе)

                                    ( Ул – хыялның тормышка ашуы.)

                                    (Ул –минем киләчәгем.)

6 слайд.

Укытучы: Балачакны ташлап китәр чаклар

                   Сизелми дә килеп җитәчәк.

                   Юллар балачакка кире кайтмас

                   Киләчәккә алар сезне көтәчәк.

                                  Алда юллар  - кайсын сайларга?

                                  Төрле уйлар баштан үтәчәк.

                                  Дөрес  юлны  сайлаганда гына,

                                  Көтәр сезне матур киләчәк.

Әйдәгез әле укучылар, Сез үзегезнең киләчәкне ничек итеп күз алдына китерәсез икән?   Укучылар әйтеп  чыгалар.

  7-10 слайд.               Безнең киләчәк

1. Без төрле һөнәр ияләре булачакбыз.   7

2.Киләчәктә без үз парларыбызны табачакбыз.   8

2.Киләчәктә безнең гаиләләребез булачак.  9

3.Мин киләчәктәге хыялым – йорт төзү . 10

 Укытучы:  Сезнең хыялларыгыз бик матур укучылар, бу хыяллар тормышка ашсын өчен, тормышта үз урыныңны табарга, яраткан һөнәреңне сайларга кирәк. Заман нинди һөнәрләр таләп итә, хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр белән танышып үтик әле.

11 слайд

 

Профессия 

1 айга эш сорап мөрәҗәгать  итүчеләр 

1

Программист

                якынча 4000

2

Секретарь-референт

3000

3

Инженер-технолог

1600

4

Бухгалтер

1500

5

Дизайнер

1300

6

Менеджер  

1200

7

Журналист

1100

8

               Переводчик

1000

9

Юрист

900

10

                  Врач

700

11

             Экономист

800

12

     Полиция хезмәткәре

400

       

Укучылар  тарафыннан һәр типка кергән берәр профессия  белән танышып кителә. Укучылар үзләре бу профессияләр турында сөйлиләр, укыйлар.

Укытучы: Сез киләчәктә нинди һөнәр сайларга  теләгегез барлыгын белү

                    өчен  “Ориентация» анкета үткәрелде. Нәтиҗәдә сез заман таләп

                   иткән һөнәрләр сайларга җыенасыз икән. Теләкләрнең тормышка

                  ашуын телим балалар.                

  12 слайд.

Ял сәгате: Укучылар, әйдәгез ял итеп, күңелле тәнәфес үткәреп алыйк.

1.Савытка иң беренче нәрсә салалар? (Күз)

2.Суда нинди таш булмый?   (Коры)

Кайсы шәһәрдә аш пешереп булмый? (Казан)

Татарстанның кайсы шәһәрен табада кыздырып була? (Алабуга)

      Рәхмәт укучылар, күреп торам, сез бик белемле!

         Укучылар белән  сорау – җавап   үткәрү.

1.  Син сайлаган  һөнәрне үзләштерү өчен кайсы фәннән тирән белем һәм күнекмәләргә ия булырга кирәк?

2.Бу һөнәрне үзләштерүдә нинди комачаулыклар килеп туарга мөмкин?

3. Ни өчен бу һөнәрне сайладың?

4.Сез бу һөнәрне кемнән үрнәк алып сайларга омтылдыгыз?

5.Сайлаган һөнәреңнең нинди уңай ягы бар?

6. Сайлаган һөнәреңнең нинди тискәре ягы бар?

7.Кешеләргә иң күп сорау бирүче кеше кем?

8.Фәннәрне тирәнтен үзләштерү өчен иң мөһиме нәрсә?

     

     Справочник белән таныштыру: Сез сайлаган һөнәр буенча белем алуда нинди уку йортларында укырга булганлыкны сез менә бу справочниктан белә аласыз. Мин сезгә тәкъдим итәм.      

      Ул   ТР Хезмәт, халыкны социаль яклау һәм  хезмәт белән   тәэмин итү

      Министрлыгы тарафыннан 2012 елда  нәшер ителгән.

13 слайд.

          Укучылар сүземне тәмамлап, сезне бер гыйбәрә белән таныштырасым

           килә:    “ Бер патша улы сугыш кырында яраланып, әсирлеккә төшә.

          Аны зинданга ябалар. Күп көннәр үтә, егеттән  “берәр һөнәр беләсеңме

          дип сорыйлар” . Ул: палас тукый беләм дип җавап бирә. Аңа палас

          тукыр өчен кирәкле әйберләрне китерәләр. Ул  күз явын алырлык палас

          сугып бирә.   Мондый сәләтле кеше зинданда ятарга тиеш түгел дип,

          аны чыгаралар.   Ул иленә, туганнары янына кайта. Палас сугу

          осталыгына аны кечкенәдән әнисе өйрәткән була. “

         Укытучы: Ни өчен бу гыйбәрәне сезгә сөйләдем укучылар!

         Халыкта:”Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” дигән мәкаль  бар.

          Киләчәктә, һәрберегез, дөрес һөнәр сайлап, үз юлыгызны тапсагыз иде.

         Киләчәктә матур гаилә  корып, бәхетле , бай тормышта яшәгез

         иде дигән  теләктә калам.   Хәерле юл Сезгә!

 

   

                                    Өстәмәләр.

Бу һөнәрне үзләштерүдә нинди комачаулык туарга мөмкин?

1. белем дәрәҗәсе түбән булу.

2. финанс мәсьәләсе.

3.бернәрсә дә комачауламаска мөмкин.

4.хезмәт базарында ихтыяҗ булмау.

5.әти - әни бу һөнәрне сайлауга риза түгел.

6.бердәм дәүләт имтиханы тапшырырырга кирәк булу.

Ни өчен бу һөнәрне сайладың?

1.әти-әни үрнәгендә.

2.яшьтән үк хыялланганга.

Сез бу һөнәрне кемнәнә үрнәк алып сайларга омтыласыз.?

1.ул минем хыялым.

2.әти-әни үрнәгендә.

3.туганнарым арасында бу һөнәр ияләре бар.

Сайлаган һөнәреңнең нинди уңай яклары бар?

1.хезмәт базарында ихтыяҗ зур.

2.хезмәт хакы югары.

3.кызыклы эш.

4.кешеләргә ярдәм итү.

Сайлаган һөнәреңнең нинди тискәре ягы бар?

1.зур җаваплылык сорый.

2.хезмәт шартлары авыр.

3.күп хезмәт сорый.

4.хезмәт базарында ихтыяҗ юк.

Кешеләргә иң күп сорау бирүче кем ?

1. укытучы

2. әти-әни.

3.тикшерүче.

4.журналист.

5.табиб.

6.укучы.

Фәннәрне  тирәнтен үзләштерү өчен иң мөһиме нәрсә?

1.күп укырга

2.интернет аша мәгълүмат тупларга

3.кешеләр белән күп аралашырга.

4.сәламәтлекне сакларга.

5.мәктәптә, районда уздырылган интеллектуаль бәйгеләрдә күбрәк катнашырга.

Программист – компьтер артында  ашый, йоклый. Алар үз эшләренең фанатлары, иң кирәкле профессия кешеләре.Бу кадрларны күбрәк Көнбатыш үзенә тарта. Шуңа да Россиянең хезмәт базарының да , чыгарылыш сыйныф укучыларына  һәм диплом алган  яшьләргә тәкъдим итәрлек  урыннары булырга тиеш. Чөнки алар безгә компьютер өлкәсендә юл салучылар, юл ачучылар.

Секретарь –референт -  предприятие, оешмаларда, шәхси  җитәкче,

эшмәкәрләрнең рәсми кәгазьләрен, документларын тәртиптә тотып, алып баручы.Ул җыелыш протоколлары, приказлар, эш кәгазьләре белән эш итүче.

Секретарь – референт – офис эшчесе, ниндидер сораулар буенча эш алып баручы, консультация бирүче дә .

Инженер – технолог – ул хезмәт процессында төрле технологияләрне, продукөияненең составын, аның стандартларга туры килүен тикшереп, бәя бирүче. Ул башкалардан үзенең оештыра белү сәләте, мөстәкыйльлеге, тәртибе, күрә ала белү, фикер йөртү, математика фәнен  яхшы белүе белән аерылып тора.

Бухгалтер – бу һөнәр хәзерге заманда иң кирәклесе. Бухгалтер учетыннан башка бер генә илнең, гомумән дөньяның икътисады да  яши алмый. Хәтта кечкенә генә кибеттә дә бухгалтер кирәк. Хәзерге вакытта бу профессия иң

танылган професси санала.

Дизайнер – ул матурлык  тудыручы. Сәнгати – технологик эшчәнлек белән дизайн өлкәсендә шөгыльләнүче. Күп төрләре бар бу профессиянең: архитектура дизайны, кием дизайны, аксесуар дизайны, ланшафт дизайны һ.б.лар.

Менеджер  -  үз эшен белүче, башкаларга җиткерү сәләтенә ия булучы, оештыру осталыгы булган, үз фикерен кешегә үтәрлек җиткерә алган кеше.

Менеджмент – производство һәм оешма белән идарә итү ул. Менеджерга идарә итүче булып күтәрелү өчен 10 ел вакыт кирәк. Бик зур сәләт сорый торган профессияләрнең берсе ул менеджер.

Юрист – аның эше дөреслек өчен көрәшү. Ул бары тик законга нигезләнергә, халык мәнфәгатен кайгыртырга тиеш. Ә законны дөрес итеп кллану аның үзеннән, белеменнән, законнарны белүеннән тора.

                           Безнең киләчәк

1. Без төрле һөнәр ияләре булачакбыз.

2.Киләчәктә без үз парларыбызны табачакбыз.

2.Киләчәктә безнең гаиләләребез булачак.

3.Минем  киләчәктәге хыялым – йорт төзү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"

1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул  хәтфә урамы.Йомшак җилн...

Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы.

“Минем беренче гомерем” истәлекләрендә шагыйрь: “Сугыш башланган төндә һәм Җиңү таңында ел саен борчылып уянам: кем алдындадыр, ни өчендер җаваплы, бурычлымын сыман. Мөгаен, һәлак булганнар алдында ал...

Экологик кичэ "Табигать язмышы-безнен язмыш"

Разработка мероприятия на экологическую тему...

Тел язмышы- милләт язмышы

Тел язмышына кагылган проблемалар...

Табигать язмышы - безнең язмыш ул.

Разработка материала внеурочной деятельности....

Презентация на тему: "Минем төбәгем, минем мәктәбем, минем казанышларым"

Туган оясыннан аерылган кошКанатына мәңге ял тапмый.Туган телен яратмаган кеше,Башкаларның телен яратмый.Үзеңнең телеңне белгәндә һәм яратканда гына, башкаларның телен аңларга һәм хөрмәтләргә була....

Туфан Миңнуллин иҗатында кеше язмышы-ил язмышы

Бүгенге дәрестә без Туфан Миңнуллин һәм аның иҗаты буенча белемнәребезне гомумиләштерербез.”Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе буенча Әлмәндәр образы өстендә эшләрбез.Туфан Миңнуллин - ...