Әдәби укудан 4 сыйныф өчен эш программасы
календарно-тематическое планирование по теме

Аңлатма язуы

 

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар әдәбиятыннан гомуми башлангыч  белем бирүнең дәүләт стандарты”.
  • Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.
  • “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы.
  • “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” (1-11 нче сыйныфлар) –  Казан: Тат.кит.нәшр., 2011.
  • “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар / Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2011.
  • Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы раслаган региональ базис укыту планы.
  • Әлмәт шәһәре автоном муниципаль  белем бирү учреждениясе “16-нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең укыту планы.
  • Мәктәпнең эш программалар нигезләмәсе.

 

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, “укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә.

      Әдәби укуның максаты һәм бурычлары:

  • татар әдәбияты, аның аеруча күренекле вәкилләре турында беренчел күзаллау булдыру;
  • әдәби әсәрне тыңлап һәм укып аңлау күнекмәләре булдыру;
  • текст белән танышу, эчтәлеген сөйләп бирү күнекмәләрен формалаштыру, аны камилләштерә бару;
  • әдәби текстларны дөрес, тиз һәм тора-бара сәнгатьле итеп укуларына ирешү;
  • мөстәкыйль рәвештә әдәби әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, белемгә омтылыш, китапка карата кызыксыну тәрбияләү;
  • татар әдәбияты белән бергә башка халыкларның сүз сәнгатенә дә кызыксыну тәрбияләү;
  • укучыларның мантыйклы һәм иҗади фикер йөртүен, затлы зәвыгын үстерү;
  • әдәби әсәрләр ярдәмендә үз-үзеңне әдәпле тотуга ихтыяҗ тәрбияләү;
  • дөрес, бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү һ.б.

 

Программада барысы 64 сәгать каралган. Мәктәп укыту планында әдәби уку атнага 2 сәгать, барысы 34 атна, ел буена 68 сәгать каралган. Уку елы барышында бәйрәм көннәре туры килү сәбәпле  программаның эчтәлеген тулысынча саклап, укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен исәпкә алып, эш программасына кайбер үзгәрешләр кертелде. “Татар әдәбиятыннан гомуми төп белем бирүнең дәүләт стандарты”на нигезләнеп  түбәндәге темалар әдәби уку эчтәлегенә кертелде: Н.Әхмәдиев “Тәрбияле малай”, Х.Туфан “Туган тел”, Һ.Такташ “Тәүфыйклы песи”, “Пи-би-бип”,  Х.Вахит “Наратлыдан Каенсарга...”, Татар халык әкиятләре “Камыр батыр”, “Зөһрә кыз”, Т.Миңнуллин “Кәрлә – мәктәп баласы”.

 

Программаның эчтәлеге

 

 

Эчтәлек

Сәгать саны

Үрнәк

программасы

буенча

Эш программасы буенча

Табигать һәм без

15

12

Озын-озак балачак

15

12

Тәрҗемә әсәрләр

12

9

Шигьрият

12

9

Халык авыз иҗаты

10

9

Класстан тыш уку

 

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү

 

10

Барлыгы

64

68

 

 

 

 

4 сыйныф укучылары үзләштерергә тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр

 

Уку техникасы

Аңлап, йөгерек, сәнгатьле уку. Эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Дөрес, тиешле интонацияне һәм тонны сайлап, сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлегенә тирәнрәк төшенү.

 

Әдәби текст белән эшләү

4нче сыйныфны тәмамлаганда, укучы:

  • текстны мәгънәви яктан бәйле кисәкләргә бүлә белергә;
  • аерым кисәккә исем куя белергә;
  • текстның эчтәлеге буенча сораулар куя белергә;
  • укытучы ярдәмендә персонажга бәя бирә белергә;
  • балалар тормышына якын әсәрләрне мөстәкыйл рәвештә дәвам итә белергә тиеш.

 

Әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек

Хикәяләр, андагы вакыйгалар бирелеше. Персонажларның холкына, эш-гамәлләренә бәя бирү. Шигыр, хикәя, әкият, мәзәк һ.б. анрларны аера (таный) белү.

Халык авыз иҗаты. Аның төрләре турында алдагы сыйныфта өйрәнгәннәрне гомумиләштерү, системага салу.

Әдәп-әхлак темасына багышланган әсәрләрдән яхшы сыйфатларны сайлап ала белү, шулар үрнәгендә үзеңне тәрбияләү һәм үзеңә бәя бирә алу.

 

            Сөйләм үстерү

  • һәр зур бүлектән соң сөйләм телен үстерү максатында әңгәмә уздыру өчен якынча темалар бирелә, укучылар үзләштергән материалга нигезләнеп, ирекле сөйләшү – диалог оештыру;
  • укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килердәй текстлар сайлау;
  • текстлар белән эшләгәндә, укучылар тормышында очраган ситуацияләргә нигезләнеп, кызыклы сораулар бирү;
  • иҗади эшләргә өйрәтү: хикәя, әкиятләрне дәвам иттерү һ.б.;
  • газета-журналларга күзәтү дәресләре үткәрелә, эшлекле уеннар уздырыла;
  • әдәби текстның теле укучылар өчен төп материал ролен үти, әдәби әсәрнең тел үрнәкләренә нигезләнү.

 

 

 

 

Укыту – методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

Укытучы өчен:

1.Дәреслек. Уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл.мәкт. 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Р.Х.Ягъфәрова. – Казан: Мәгариф, 2009.

2.Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. / Д.Ф. Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2000.

3.Газета-журналлар.

Укучы өчен:

1.Дәреслек. Уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл.мәкт. 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Р.Х.Ягъфәрова. – Казан: Мәгариф, 2009.

2.Электрон китаплар.

3.Газета-журналлар.

 

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 4_kl._uku-tat.gr_.doc171 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре

 муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе “16нчы урта белем мәктәбе”

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе

_______ /Шаймарданова Л.А./

Беркетмә №____

 «____» ____________  2012 нче ел

“Килешенде”

16нчы урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

________/Нуретдинова А.Я./

«____» ____________ 2012 нче ел

“Раслыйм”

16нчы урта мәктәбе директоры


_________  /Парфилова Н.В./

«____» ___________  2012 нче ел

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Набиуллина Назлыгөл Фәләхутдин кызының

әдәби укудан 4 нче Д сыйныфы  өчен (татар төркеме)

укытуның төп нигезе буенча

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

                                                                                                                     

                                                                                                                                                 Педагогик совет утырышында каралды

                                                                                                      Беркетмә № 1

                                                                                                                                          «___»_______________2012 нче ел

                                                                                   

2012-2013 нче уку елы

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар әдәбиятыннан гомуми башлангыч  белем бирүнең дәүләт стандарты”.
  2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.
  3. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы.
  4. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” (1-11 нче сыйныфлар) –  Казан: Тат.кит.нәшр., 2011.
  5. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар / Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2011.
  6. Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы раслаган региональ базис укыту планы.
  7. Әлмәт шәһәре автоном муниципаль  белем бирү учреждениясе “16-нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең укыту планы.
  8. Мәктәпнең эш программалар нигезләмәсе.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, “укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә.

        Әдәби укуның максаты һәм бурычлары:

  1. татар әдәбияты, аның аеруча күренекле вәкилләре турында беренчел күзаллау булдыру;
  2. әдәби әсәрне тыңлап һәм укып аңлау күнекмәләре булдыру;
  3. текст белән танышу, эчтәлеген сөйләп бирү күнекмәләрен формалаштыру, аны камилләштерә бару;
  4. әдәби текстларны дөрес, тиз һәм тора-бара сәнгатьле итеп укуларына ирешү;
  5. мөстәкыйль рәвештә әдәби әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, белемгә омтылыш, китапка карата кызыксыну тәрбияләү;
  6. татар әдәбияты белән бергә башка халыкларның сүз сәнгатенә дә кызыксыну тәрбияләү;
  7. укучыларның мантыйклы һәм иҗади фикер йөртүен, затлы зәвыгын үстерү;
  8. әдәби әсәрләр ярдәмендә үз-үзеңне әдәпле тотуга ихтыяҗ тәрбияләү;
  9. дөрес, бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү һ.б.

Программада барысы 64 сәгать каралган. Мәктәп укыту планында әдәби уку атнага 2 сәгать, барысы 34 атна, ел буена 68 сәгать каралган. Уку елы барышында бәйрәм көннәре туры килү сәбәпле  программаның эчтәлеген тулысынча саклап, укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен исәпкә алып, эш программасына кайбер үзгәрешләр кертелде. “Татар әдәбиятыннан гомуми төп белем бирүнең дәүләт стандарты”на нигезләнеп  түбәндәге темалар әдәби уку эчтәлегенә кертелде: Н.Әхмәдиев “Тәрбияле малай”, Х.Туфан “Туган тел”, Һ.Такташ “Тәүфыйклы песи”, “Пи-би-бип”,  Х.Вахит “Наратлыдан Каенсарга...”, Татар халык әкиятләре “Камыр батыр”, “Зөһрә кыз”, Т.Миңнуллин “Кәрлә – мәктәп баласы”.

Программаның эчтәлеге

Эчтәлек

Сәгать саны

Үрнәк

программасы

буенча

Эш программасы буенча

Табигать һәм без

15

12

Озын-озак балачак

15

12

Тәрҗемә әсәрләр

12

9

Шигьрият

12

9

Халык авыз иҗаты

10

9

Класстан тыш уку

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү

10

Барлыгы

64

68

4 сыйныф укучылары үзләштерергә тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр

Уку техникасы

Аңлап, йөгерек, сәнгатьле уку. Эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Дөрес, тиешле интонацияне һәм тонны сайлап, сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлегенә тирәнрәк төшенү.

Әдәби текст белән эшләү

4нче сыйныфны тәмамлаганда, укучы:

  1. текстны мәгънәви яктан бәйле кисәкләргә бүлә белергә;
  2. аерым кисәккә исем куя белергә;
  3. текстның эчтәлеге буенча сораулар куя белергә;
  4. укытучы ярдәмендә персонажга бәя бирә белергә;
  5. балалар тормышына якын әсәрләрне мөстәкыйл рәвештә дәвам итә белергә тиеш.

Әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек

Хикәяләр, андагы вакыйгалар бирелеше. Персонажларның холкына, эш-гамәлләренә бәя бирү. Шигыр, хикәя, әкият, мәзәк һ.б. анрларны аера (таный) белү.

Халык авыз иҗаты. Аның төрләре турында алдагы сыйныфта өйрәнгәннәрне гомумиләштерү, системага салу.

Әдәп-әхлак темасына багышланган әсәрләрдән яхшы сыйфатларны сайлап ала белү, шулар үрнәгендә үзеңне тәрбияләү һәм үзеңә бәя бирә алу.

        Сөйләм үстерү

  1. һәр зур бүлектән соң сөйләм телен үстерү максатында әңгәмә уздыру өчен якынча темалар бирелә, укучылар үзләштергән материалга нигезләнеп, ирекле сөйләшү – диалог оештыру;
  2. укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килердәй текстлар сайлау;
  3. текстлар белән эшләгәндә, укучылар тормышында очраган ситуацияләргә нигезләнеп, кызыклы сораулар бирү;
  4. иҗади эшләргә өйрәтү: хикәя, әкиятләрне дәвам иттерү һ.б.;
  5. газета-журналларга күзәтү дәресләре үткәрелә, эшлекле уеннар уздырыла;
  6. әдәби текстның теле укучылар өчен төп материал ролен үти, әдәби әсәрнең тел үрнәкләренә нигезләнү.

Укыту – методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

Укытучы өчен:

1.Дәреслек. Уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл.мәкт. 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Р.Х.Ягъфәрова. – Казан: Мәгариф, 2009.

2.Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. / Д.Ф. Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2000.

3.Газета-журналлар.

Укучы өчен:

1.Дәреслек. Уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл.мәкт. 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Р.Х.Ягъфәрова. – Казан: Мәгариф, 2009.

2.Электрон китаплар.

3.Газета-журналлар.

Дәреснең темасы

Сәга

ть  саны

Дәрес тибы

Укучыларның эшчәнлек төре

Эчтәлек элементлары

Үткәрү вакыты

План

Факт

Табигать һәм без

1

Г.Хәсәнов “Август”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Аңлап уку күнекмәләре булдыру

Үз фикерләрен дөрес, матур итеп әйтергә өйрәнү

04.09.

2

Ш.Маннур “Сагынып кайттык”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сәнгатьле уку

Укучыларның иҗади сәләтен үстерү

06.09.

3

А.Алиш “Алдакчы Наил”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

А.Алиш турында белемнәрне тулыландыру. Хикәя белән танышу. Сүзлек запасын баету.

Укылган текстның эчтәлеген сөйләп бирү

11.09.

4

И.Надиров “Тырыш Юн Су”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Укыган текстның мәгънәсен аңлау

Сорауларга җавап бирә белү

13.09.

5

Ә.Фәйзи “Тукай” (романнан өзек)

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Язучының тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат алу. Роман белән танышу.

Романның эчтәлеген сөйләп бирә алу

18.09.

6

Г.Тукай “Ай һәм кояш”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сәнгатьле  уку. Сүзлек байлыгын арттыру. Дуслык хисе тәрбияләү.

Сорауларга җавап бирә белү

20.09.

7

Г.Тукай “Яшь агач”

1

Ныгыту дәресе

Аңлап уку күнекмәләре булдыру

Үз фикерләрен дөрес, матур итеп әйтергә өйрәнү

25.09.

8

Көзге табигатьне күзәтү

1

Бсү дәресе

Көзге матурлыкны күрә, соклана белү хисе тәрбияләү

Туган як табигатенә сак караш белдерү

27.09.

9

Бәйленешле сөйләм үстерү. “Көзге матурлык”

1

Бсү дәресе

Көзге матурлыкны күрә, соклана белү хисе тәрбияләү

Туган як табигатенә сак караш белдерү

02.10.

10

М.Галәү “Кырмыскалар”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Әсәр белән танышу, уку.

Сорауларга җавап бирә белү

04.10.

11

Аю агачлар белән сөйләшә

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Укыган текстның мәгънәсен аңлау

Әсәрнең эчтәлеген сөйли алу

09.10.

12

Сөйләм үстерү. “Туган ягым табигате”

1

Бсү дәресе

Туган як табигатенә сак караш тәрбияләү

Рәсемнәр буенча сөйли белү

11.10.

13

Г.Тукай “Фатыйма белән Сандугач”, “Һава. Җир. Су”.

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Рольләргә бүлеп уку.

Сорауларга җавап бирә белү

16.10.

14

Р.Хафизова “Күгәрчен һәм малай”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сәнгатьле  уку. Сүзлек байлыгын арттыру. Дуслык хисе тәрбияләү.

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү

18.10.

15

Л.Толстой “Арыслан белән эт”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сәнгатьле  уку. Сүзлек байлыгын арттыру. Дуслык хисе тәрбияләү.

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү

23.10.

16

Һ.Такташ “Караборынның дусты”

1

Кту  дәресе

Сәнгатьле  уку. Сүзлек байлыгын арттыру. Дуслык хисе тәрбияләү.

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү

25.10.

17

Һ.Такташ “Караборынның дусты”

1

Кту  дәресе

Сәнгатьле  уку. Сүзлек байлыгын арттыру. Дуслык хисе тәрбияләү.

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү

30.10.

18

Уку тизлеген тикшерү

1

Ныгыту дәресе

Уку күнекмәләрен яхшырту

Уку, сөйләм төзү

01.11.

Озын-озак балачак

19

Н.Думави “Сарбай”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Укыган текстның мәгънәсен аңлау. Хөрмәт хисе тәрбияләү.

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү. Сорауларга җавап бирү.

13.11.

20

Р.Төхвәтуллин “Сабый чаклар”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Текст белән танышу. Әби-бабайларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү. Сорауларга җавап бирү.

15.11.

21

А.Тимергалин “Угры”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Укыган текстның мәгънәсен аңлау

Сорауларга җавап бирү.

20.11.

22

Малай белән Елан (Кытай халык әкияте)

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Әкиятләр турында мәгълүмат алу.

Сорауларга җавап бирү.

22.11.

23

Л.Ихсанова “Ун сумлык маҗара”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Язучы турында белешмә алу. Әхлак тәрбиясе турында сөйләшү.

Сорауларга җавап бирү.

27.11.

24

Л.Ихсанова “Ун сумлык маҗара”

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Укыган текстның мәгънәсен аңлау

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү

29.11.

25

БСҮ. “Укучылар тормышы. Әхлагы”

1

Бсү дәресе

Сөйләм төзергә өйрәнү.  Әхлак тәрбиясе турында сөйләшү.

Монологик сөйли белү

04.12.

26

Ф.Яруллин “Зәңгәр күлдә Ай коена”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Язучы турында белешмә алу. Әсәре белән танышу.

Сорауларга җавап бирү.

06.12.

27

Ә.Еники “Кунакта”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Язучы турында белешмә алу. Әсәре белән танышу.

Сорауларга җавап бирү.

11.12.

28

Сөйләм үстерү. “Кунакта”

1

Бсү дәресе

Фикерләү сәләтен үстерү.

Уку, сөйләм төзү

13.12.

29

М.Кәрим “Икебез дә унөчтә булсак”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Аңлап уку күнекмәләре булдыру

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү

18.12.

30

Сугышмыйча ярамыймы соң?

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Аңлап уку күнекмәләре булдыру

Сорауларга җавап бирү.

20.12.

31

Класстан тыш уку. Сабантуй газетасы.

1

Кту  дәресе

Газета-җурналлар укырга кызыксыну уяту

Фикерли белү

25.12.

32

Класстан тыш уку. Салават күпере  җурналы

1

Кту  дәресе

Газета-җурналлар укырга кызыксыну уяту

Монологик сөйли белү

27.12.

33

Н.Әхмәдиев “Чалбар”, “Тәрбияле малай”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Аңлап уку. Дуслык турында сөйләшү.

Сорауларга җавап бирү.

15.01.

34

Р.Мөхәммәдиев “Урман карачкысы”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Аңлап уку.

17.01.

Тәрҗемә әсәрләр

35

П.Ершов “Канатлы ат”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Укыган текстның мәгънәсен аңлау. Сүзлек өстендә эшләү

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү. Сорауларга җавап бирү.

22.01.

36

П.Ершов “Канатлы ат”

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Укыган текстның мәгънәсен аңлау

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү. Сорауларга җавап бирү.

24.01.

37

А.Пушкин “Салтан патша, аның данлы, көчле баһадир улы князь Гвидон Салтанович һәм гүзәл патша кызы Аккош турында әкият”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сорауларга җавап бирү.

Рус әкиятләрен искә төшерү. Пушкинның әсәрләрен искә төшерү.

29.01.

38

А.Пушкин “Салтан патша, аның данлы, көчле баһадир улы князь Гвидон Салтанович һәм гүзәл патша кызы Аккош турында әкият”

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү.

Аңлап уку. Явызлыкка юл куймаска өндәү.

31.01.

39

М.Твен “Том Сойер маҗаралары” (өзек)

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сорауларга җавап бирү.

Әсәрнең эчтәлеген искә төшерү. Геройга характеристика бирү.

05.02.

40

М.Твен “Том Сойер маҗаралары” (өзек)

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Сорауларга җавап бирү.

Әсәрнең эчтәлеген искә төшерү. Геройга характеристика бирү.

07.02.

41

А. де Сент-Экзюпери “Нәни принц” (өзек)

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Герой турында сөйләшү.

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү.

12.02.

42

А. де Сент-Экзюпери “Нәни принц” (өзек)

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Герой турында сөйләшү.

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү.

14.02.

43

Г.Х.Андерсенның әкиятләре

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Г.Х.Андерсенның әкиятләрен искә төшерү

Г.Х.Андерсенның әкиятләре

19.02.

Шигърият

44

Х.Туфан “Давылда”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сәнгатьле уку.  Сорауларга җавап бирү.

Шагырь турында белешмә бирү.

21.02.

45

Х.Туфан “Тургай нигә эндәшми?”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү

26.02.

46

Х.Туфан “Туган тел”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү

28.02.

47

Кту. Х.Туфан шигырьләрен уку

1

Кту  дәресе

Укыган текстның мәгънәсен аңлау

05.03.

48

С.Хәким “Яңа шәһәрдә яшь юкә”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Шагыр турында белешмә бирү. Сәнгатьле уку.

Сорауларга җавап бирү.

07.03.

49

С.Хәким “Апрель башы”

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

С.Хәким  белән таныштыру. Шигырьгә анализ ясарга өйрәнү.

Сорауларга җавап бирү.

12.03.

50

М.Хөсәен “Күңелле чак”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

М.Хөсәен турында белешмә бирү

Сорауларга җавап бирү.

14.03.

51

М.Хөсәен “Китап”

1

Белем һәм күнекмәләр ныгыту дәресе

Сәнгатьле уку. Китапка сак караш тәрбияләү.

Сорауларга җавап бирү.

19.03.

52

Һ.Такташ “Тәүфыйклы песи”, “Пи-би-бип”  

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сәнгатьле уку.

Шагырь турында белешмә бирү.

21.03.

53

Х.Вахит “Наратлыдан Каенсарга...”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сәнгатьле уку. Сорауларга җавап бирү.

Шагырь турында белешмә бирү.

02.04.

54

Бсү. “Шагыйрьләр иҗатын беләбезме?”

1

Бсү дәресе

Өйрәнгән шагырьләр турында сөйләшү

Монологик сөйләм үстерү

04.04.

Халык авыз иҗаты

55

Татар халык әкияте “Камыр батыр”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Әкият белән танышу, сорауларга җавап бирү.

Әкиятнең эчтәлеген сөйли белү

09.04.

56

Татар халык әкияте “Патша, вәзир һәм тегермәнче”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Әкият белән танышу, эчтәлеген аңлау.

Сорауларга дөрес җавап бирү

11.04.

57

Татар халык әкияте “Убыр-Таз”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Әкият белән танышу,  эчтәлеген аңлау.

Үз фикерләрен дөрес, матур итеп әйтергә өйрәнү

16.04.

58

Кту.  Татар халык әкияте. “Зөһрә кыз”

1

Кту

Уку, сөйләү

Татар халык әкияте. “ Зөһрә кыз”

18.04.

59

Бсү. “Без әкиятләр яратабыз”

1

Бсү

Яраткан әкиятләр турында сөйләшү

Үз фикерләрен дөрес, матур итеп әйтергә өйрәнү

23.04.

60

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Кеше һәм табигать.

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Уку, сөйләү

Халык авыз иҗаты белән таныштыру.  Мәкальләр һәм әйтемнәр турында белешмә бирү.

25.04.

61

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Әдәп. Әдәпнең төбе – яхшы гадәт.  Тел, сүз, сөйләшә белү.

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Сорауларга дөрес җавап бирү

Татар һәм рус мәкальләренең охшашлыгын һәм үзенчәлекле якларын чагыштыру.

30.04.

62

Табышмаклар

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Уку, сөйләү

Табышмаклар белән кызыксындыру. Зирәклек, тапкырлык    сыйфатлары тәрбияләү.                                              

02.05.

63

Мәзәкләр

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Мәзәкләр белән танышу, уку.

Үз фикерләрен дөрес, матур итеп әйтергә өйрәнү

07.05.

64

Тел шомарткычлар

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Уку, сөйләү

Тел шомарткычлар

09.05.

65

Кту. Ф.Яруллин “Серле дөнья”

1

Кту

Язучының әсәре белән танышу

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

14.05.

66

Т.Миңнуллин “Кәрлә – мәктәп баласы”

1

Яңа төшенчәләр бирү дәресе

Уку, сөйләү

Т.Миңнуллин турында белешмә алу,  “Кәрлә – мәктәп баласы”

16.05.

67

Бсү. “Балачакның кызыклы уеннары”

1

Бсү

Бсү. “Балачакның кызыклы уеннары” темасына сөйләшү

Үз фикерләрен дөрес, матур итеп әйтергә өйрәнү

21.05.

68

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау  

1

Кабатлау дәресе

Ел буена үткәннәрне кабатлау  

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау  

23.05.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 сыйныф өчен эш программасы

6 нчы  сыйныф өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында” Т...

2 нче сыйныф өчен эш программасы.

Әлеге эш программасы рус төркемендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшләү өчен татар теленнән төзелде....

7 нче сыйныф өчен эш программасы (Р.Р.Нигматуллина дәреслеге)

Рус  мәктәбендә рус төркемендә укучы балалар белән эшләү өчен эш программасы. Әдәбият һәм татар теле кушылып бирелә....

1нче сыйныф өчен эш программасы

1нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы (Р.З Хәйдәрова дәреслеге)...

Татар теленнән 4 сыйныф өчен эш программасы

Аңлатма язуы Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар теленнән башлангыч белем бирүнең дәүләт стандартлары”.Татарста...

11 нче сыйныф өчен эш программасы.

Бу эш программасы рус төркеме өчен Хәйдарова дәреслегенә нигезләнеп төзелде....

6нчы сыйныф өчен эш программасы.

6нчы сыйныф өчен эш программасы ФГОС - 140 сәгать...