С. Хаким- баллада остасы
творческая работа учащихся (9 класс) по теме

С.Хакимнең балладаларына нигезләнеп эшләнгән фәнни эш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл s.hakim_.docx47.21 КБ

Предварительный просмотр:

                     

                                               

                                   

               

               

               С.Хәким- баллада остасы  

                                        Сафина Сирена

                                                                         

 Научный руководитель:

                                                                           Гафарова Гульнара Галимхановна

                                                                 Учитель татарского языка и литературы

                                                                              II квалификационной катигории

                                                                                       МБОУ СОШ N 175

                                                                                Cоветского  района  г. Казани.

                                               

                                                        Казань 2013


                       

                                                        Эчтәлек

I Кереш............................................................................................2-3

II Төп өлеш

1.”Ибраһим Йосфм” балладасы...................................................4-6

2.”Сары капкалы йорт” балладасы..............................................7-9

III Йомгак........................................................................................10-11

IV Кулланылган әдәбият................................................................12                                                                                          

                                             Кереш

С.Хәким – Бөек Ватан сугышына кадәр  ук әсәрләре белән халыкка танылган шагыйрь,сугыштан соңгы татар поэзиясенең  халыкчан  юнәлештә  үсеп килүенә җитди  өлеш керә .Аның поэзиясенең үзечәлеге шунда : ул бүгенге  вакыга күренешләргә мөнәсәбәтен  үткәннәр аша күрсәтә .Шуңа да –әдип әледән-әле яшьлек елларына,данлы сугыш кырларына ,ил тарихындагы зур вакыйгага әйләнеп кайта.Үткәнгә бәйле әсәрләре арасында күренекле шәхесләргә багышланганнары тулы бер цикл алып тора.Болар арасында тарихи шәхесләргә багышланган балладасы да мөһим урын алып тора.Бу-“Ибраһим Йосфи” һәм” Сары капкалы йорт” балладалары.Икесен дә автор 1958 елда иҗат итә.”Ибраһим Йосфи”,балладасының исемен   Хәсән Хәйри һәм И. Юзиев үзләренең мәкаләләрендә “Күргәннәр аны” исеме белән бирәләр.С.Хәким әлеге әсәрләрен поэма дип тәкъдим итә һәм җыентыгында алар шулай чыкканнар да.З.Рәмиев поэма дигәндә безнең аңыбызга эпик әсәр килә, ә С. Хәкимнең бу әсәрләрен шушы юл белән күздән кичерергә тотынсак, автор әйтергә теләгән төп фикер үзенең бөтен тирәнлеге белән күзалланмас.

Бу әсәрләр исә барыннан да элек лирик әсәрләр (лирик поэмалар) ди.Х.Хәйри поэма дип атап үтеп китә.Ләкин Тәлгат Галиуллин бу әсәрләр үзенең романтик рухы , кискен конфликты, драматик эчтәлеге , формасы һәм башка үзенчәлекләре буенча баллада таләбенә тулы җавап бирә ди.

“Әдәбият теориясе” китабында Фәрит Хатипов балладага түбәндәге билгеләмәне бирә: баллада- фантастик сюжетлы , тарихи яки легендар эчтщлекле , героик- романтик характердагы шигъри әсәр. Димәк балладага фантастикалык , героик – романтик күтәренкелек хас икән. Шулай ук иҗтимагый тормыш шартлары үзгәрү , халыкның шигъри зәвыгы үсү нәтиҗәсендә баллада үсеш, үзгәрешләр кичерә.Аларда геройны эчке каршылыклары, рухи эзләнүләре аша ачу алымнары , психалогик анализ үзәккә куелырга мөмкин.

Балладада лирика да,эпика да чагылыш таба.Чөнки ул барыннан да элек романтик табигатьле әсәр.Лирик башлангычның зур урын тотуы, вакыйгаларның куе эмоциональ буяуларда ачып, кискен төсләрдә бирелүе романтизмның төп сыйфатларыннан санала.Балладаларда эпик әсәрләрдәге кебек үк төп игътибар уңай геройны иҗат итүгә,аны зурайтып сурәтләргә юнәлә.Герой язучының иҗтимагый идиалын, дөньяга карашын укучыга ирештерүдә төп рольне уйный.

Балладада сөйләм бик хәрәкәтчән,эмоциональ  һәм күтәренке. Баллада сурәтләү чараларын халык иҗаты байлыкларыннан ала,классик поэзия,лирика ачышларына киң таяна. Без алдагы өлешләрдә “Ибраһим Йосфи” һәм “Сары капкалы йорт” әсәрләрен анализлап, балладага хас үзенчәлекләрне билгеләрбез.

                                           

                                                   

                                                Төп өлеш

“Ибраһим Йосфи”балладасын шагыйрь гражданнар сугышы герое Ибраһим Йосфига багышлаган.Әсәр башыннан ахырынача романтик рух белән сугарылган,символик-романтик сурәтләргә,детальләргә бик бай.

Мәсәлән:       Поход алдыннан

                        Кылычын безнең,                  

                        Безнең Казанда

                        Чарлаган,диләр.

Биредә кылыч чарлауны ике мәгънәдә карарга була.Беренчесе каләм тибрәтү,үзенең язуын камилләштерү.Икенче мәгънәсендә Казанда вакытта ук ревалюцион рухтагы сәяси эшләр алып бару дәвамында сугышка әзер булып җитүенә ишарә бар.Безнең сүзенә басым ясау белән аның нәкъменә бездә,татарлар җирлегендә шәхес буларак формалашуы үзәккә алына.Алга таба китсәк:

                           Хәзер дә,диләр,

                           Яшь өрәңгеләр

                           Искә төшергән

                           Моңнар бар шунда.

                                              Ул моңнар көзге

                                              Ачы җилләрнең

                                              Сызгыруына

                                              Ошый,бик ошый...

Бу юлларда яшь өрәңгеләр яшьләр,яшь буын символы.Димәк аны онытмаганнар,ул яшьләр күңелендә моң булып саклана.Моң- биредә сагыш,истәлекләрне белдерә.Көзге җилләр-татар әдәбиятында күптәннән кулланылып килгән символ.Бу моңнар-истәлекләр көзге җилләр сызгыруына охшаган.Дәһшәтле,куркынычлы,ач сугыш еллары кайтавазы булып яңгырый кебек.

 “Җиргә мең дәнә берьюлы иңгән ”гыйбарәсе яшьләрнең бердәм рәвештә ирек өчен көрәшүләре,теләктәшлеге күрсәтелә.Аларның бердәмлеге шул дәрәҗәдә ки, хәтта аларның атлары да бер аяктан атлый.

Балладада бары тик көрәштә генә сагыш,ачу онытыла дигән фикер дә үткәрә.Ягъни үз бәхетең, ирегеңне көрәшеп кенә алып була.Монда,минемчә,чор идеалогиясе дә ачык чагыла.Алга таба бару юлында дошманнар табып, алар белән көрәшү.Автор тик ятмаска үз бәхетең өчен көрәшкә чакыра. Бу түбәндәге юлларда да ачык күренә:

                                  Кылычы аның,

                                  Яшьлеге кебек,

                                  Уйнаган,диләр,

                                  Чыңлаган,диләр...

Аның “кылычы”, ягъни каләме дә халыкны көрәшергә чакырып,рухландыррып чынлаган.Һәм кылыч сүзе туры мәгънәсендәдә-ул батыр сугышчы булган,бөгелсә дә сынмаган.Сугыш китергән авырлыкларга бирешмәгән.

Балладада гомумиләштерү,типиклаштыру да бар.Ул яшәгән елларда Ватанның һәр ягы утта,ягъни ил төрле яклап дошман,сугыш астында калган.Бу яу кырында бер Ибраһим Йосфи гына түгел,Иделдә үскән күп егетләр үлеп кала.Димәк,ул ил азатлыгы өчен үзен корбан иткән меңләгән салдатларның берсе.Автор каршылык алымын да оста файдалана.Ибраһим Йосфи безнең хәтердә булса да,аның кайчан туганын да,каберен дә белмибез.

Баллада тарихи темага-гражданнар сугышы героена багышланган булса да,автор үткәнгә үзе яшәгән чор күзлегеннән карый.Бүгенге батырлык-кичәгенең  дәвамы,дип карый,ягъни биредә заманалар арасында бәйләнеш ачык күзаллана:          

    Әгәр ул үлсә,                                                         Тугайлар аша,  

    Яшәүне әйдәп,                                                       Томаннар аша,

     Сугышчан рухы                                                    Мусаны юлга

     Күңелдә безнең                                                     Озатмас иде.

     Эз тапмас иде...

Шагыйрь үзе үлсә дә,халык күңелендә сугышчан рухын калдырган икән.Биредә-томан еллар символы.Күп еллар узса да аның батырлыгы Мусага көчле тәэсир ясый,аңа сугышчан көч,иҗади рух бирә.Аның героик тормышы Мусаның батырлыгына нигез булып тора.Бу арттыру алымы балладаның укучыга тәэсир көчен тагын да арттыра төшә.

Шагыйрь әсәрендә фольклор традицияләренә дә таяна.Иброһим Йосфи үзенең мәңге яшь,мәңге тере булуы белән халык иҗатының үлмәс геройларын хәтерләтә.Халык әкиятенең рухы,вакыйгаларны калкытыбрак сурәтләү алымы,гомумиләштерергә омтылышы һәрдаим сизелеп тора.Мәсәлән,”әкияттәгечә каяндыр килеп,каядыр киткәнИбраһим Йосфи”Өч тапкыр кабатлау,Ибраһим Йосфида өч бәхетне берләштерү:азатлык,җир,көрәш халык иҗатына хас алым.Аннан соң балладада берничә урында лейгматив булып”күргәннәр аны,калганнар күреп”юлы килә.Бу юлларның өченче заттан әйтелүе әкият белән охшашлыгын тудыра,билгесезлеккә ишарә ясый.Әкият герое кебек әле бер төштә,әле икенче төштә күренеп киткән.

“Атын ашатканын күргән”дигән юлларда халык хәтерендә шул ваклыкларына кадәр саклануы бу геройның халык алдында нинди дәрәҗәгә ия булуы турында сөйли.Тагын бер әкият геройларына хас сыйфаты-атының ялы утта көйсә дә,үзе янмый.Автор әсәрдә “Язмыштан узмыш юк”гыйбарәсен дә уңышлы куллана.Ул бу әйтемгә каршы килеп,язмыштан узмыш булмаса да,халык күңелендә Ибраһим Йосфи яши,ул үлмәгән ди һәм кешенең үлемсезлегенә дан җырлый.                    

“Cары капкалы йорт”балладасында С.Хәким төп герой итеп үз авылы кешесен сайлый.Бу әсәрнең кызыклы гына язылу тарихы да бар.Үзенең авылдашы гармунчы Сәләхи белән автор сугыш кырларында очраша.Сәләхи инде контузия алган була.Ул ял иткән арада хаттан үз кызларының исемен ятлый торган була,чөнки хәтере начаррайган була.Ләкин хатын кесәгә салу белән исемнәрне инде хәтерләми.Бу хәлдән соң аның иптәшләре,шул исәптән С.Хәкимнең дә күңелендә әйтеп бетерә алмаслык фронт моңсулыгы урнаша торган була.Фронтта адым саен балаңның исемен кабатлау үзе ни тора.Сәләхи сугыш кырында үлеп кала,балаларын күрергә насыйп булмый. С.Хәким :Балаларны сүзсез генә тирән итеп сагына,ярата белгән намуслы, тугрылыклы салдатның тормышы турында әйтеп бетермәгән якты уйларын шигырьдә сөйлисе килә ди.

С.Хәкимнең “Cары икапкалы йорт “балладасында кеше кичерешләрен, аның эчке дөньясын, рухи хәләтен сурәтләүгә зур игътибар бирелгән.Ул темасының чишелүе һәм язылу рухы буенча психалогик балладаның уңышлы үрнәге булып тора.Биредә шагыйрьнең психалогик портрет тудыру, образның үзенчәлекле язмышын сурәтләү осталыгы күзгә ташлана.Үзенең герое итеп гади хезмәт кешесен ала.Аның язмышы бер карасаң гадәти һәм икенче карасаң гыйбрәтле дә.Монда гомумиләштерү көчәя.Сәләхи үзенең кайгы-шатлыклары булган гади бер авыл кешесе генә түгел, ә үзеннән җиргә ямь өстәгән, иле өчен җанын да кызганмаган гражданин, патриот та:

                Шул Сәләхи-шул карусыз кешеләр

                Юл ералар һөҗүм терәлсә...

                Бөтен җирен китереп эшли- эшли,

                Андыйлар күп безнең Кимедә.

Бу юллары белән автор Сәләхи кебекләр безнең авылда күп дип образны типиклаштырып куя.

Баллада үзенең сурәтләү чараларына бай булуы белән гүзәл сәнгатьәсәре булып тора.Мәсәлән, җакландыру бик уңышлы кулланылган:

               Хәтсез еллар инде хуҗасыннан

               Көтә ул йорт сагыну хатлары.

               Кырыйдарак, читтәрәк шул утыра,

               

               Кыш җитдисә, аны көрт баса.

               Барыбер әле өмет белән яши.

Сары капкалы йортның хуҗасы киткән, хуҗасы булмаганга йорт та кайгыра.Әмма өмет белән яши, чөнки Сәләхинең яшькелт күзле кызлары бар.Балладада хуҗасы мәхәббәтен тапкач, гармун да “телгә килер, бәйнә-бәйнә сөйләр, бар дөньяга серне фаш итәр”төсле тоела.Ул Сәләхи шатланганда шатланып, бертуктаусыз уйнарга риза.Балладада каршылыклар да шактый урын тота.Мәсәлән, ике авылдашның туган авылларында очраклы урында Ватан сугышында күрешүе.Аның тормышында да шактый каршылыклар очрый.Авылның мут, җор телле, халык өчен тырышкан кешесе бәхеткә ирешер кебек.Әмма аны сөйгән кызы ташлап китә.Ул яраткан кызы Хәдичә белән бәхетле тормыш корып яшисе урынга бары тик үзенең “җаны тартканга” өйләнеп мул һәм дус яши.Әмма мәхәбәте юк. Беренче мәхәббәте хатирәсе итеп кызына да Хәдичә исемен моңа мисал булып тора.Һәм ул шул балалар өчен яши.

“Сары капкалы йорт” балладасында С.Хәким чагыштырулардан да уңышлы файдалана.Яшьлегендә яңгырап торган гармун тавышы, сугыш кырында контузия чыңына әверелә.

                          Сугышып үлде минем авылдаш та,

                           Үлде сугышып, йөз дә чытмаган.

                           Әйтерсең лә кырда гармунын ул

                           Баш астына куеп йоклаган.          

Юлларында Сәләхинең  үлеме дә гомерлек юлдашы гармунны кочаклап йоклавы белән чагыштырыла.Сәләхи сугыш кырларында сөйләгән хикәясендәге адашкан бәрән кебек, үзе дә гомер сукмакларында шактый еллар адашып йөри.Моңа аны уңышсыз мәхәббәте этәрә.

Автор Сәләхинең үзенчәлекле сыйфатларын бик оста итеп сурәтли алган. Мәсәлән:

                             Кызык кеше ... гаҗәп матур кеше,

                             Үзеннән ямь җиргә өстәгән....

                             Сәер кеше.... гомердә бер тапкыр

                              Рәсемгә ул хәтта төшмәгән...

Аның бер тапкыр да рәсемгә төшмәве- үзе белән мавыгырга яратмауы яки вак- төякләр белән кызыксынырга вакыты калмавын сөйли.Аның бөтен барлыгы белән эшкә бирелгән хезмәт кешесе икәнлеген күрсәтеп тора.

С.Хәким”Сары капкалы йорт” балладасында тел- сурәтләү элементларын да уңышлы файдалана.Әлеге әсәрдә төсләр гаммасына тирән мәгънә салынган.Сары төс- ул татар халкы өчен гомер бакый сагыну, сагыш билгесе. Сары капкалы йорт та үзенең хуҗасы,ил намусы һәм бәйсезлеге өчен үлгән салдатны сагына, ул кайтыр дип өмет белән яши. Әлбәттә аны кызлары һәм авыл халкы да юксына. Ә төп герой Сәләхинең күзләре яшел.  Әсәр буенча яшькелт дымсу күз кабатланып килэ. Аның вакыт үткән саен дымлана торган күзләре эчке, рухи халәтен күрсәтеп тора. Яшел төс –яшеллек, яшәү, үлемсезлек символы. Үзе сугыш кырларында ятып калганнан сон да , авылдашлары күңелендә яши һәм яшел күзле кызлары аның тормышын дәвам иттерүчеләр булып торалар.

           Сәләхи-гадәти язмыш, әмма сокландыргыч һәм тетерәндергеч  образ. Әсәрне укыганда әлеге җор табигатьле авыл кешесенең  гомеренә туры килгән вакыйгаларны кичереп күңелгә моң тула. Ләкин аның образы моң , сагыштан куп тапкыр көчлерәк , өстенрәк булып килә.    

                                                   

                                               

                                                     Йомгак

        Шулай итеп бу ике балладасында С. Хэким ике тарихи шәхес образын тудыра. Берсе- салдат-шагыйрь , икенчесе гади хезмәт кешесе . Әмма  ул осталыгы белән икесен дә үлмәс образлар  итә. Аларны батырлык , тәвәкәллек , рухи матурлык кебек сыйфатлар берләштерә. Бу балладаларга хас уртак сыйфат бу гомумиләштерү- сугыш  утында атының ялы көйсә дә, үзе һаман янмаган Йосфи да, ил азатлыгы өчен йөз дә чытмыйча сугышып үлгән Сәләхи дә.Шагыйрь халыкның батырлык рухын чагылдыра.

Тема уртаклыгы- үлем һәм үлемсезлек.

Аерымлыклары:

  1. Ибраһим Йосфийда гомумиләштерү бик көчле, геройның индивидуаль үзенчәлекләре бик аз бирелгән, әмма балладага гына хас хәрәкәтчән стиле вакыйгаларның үстерелеше уңышлы бирелгән.
  2. Ибраһим Йосфи балладасында да фольклор йогынтысы көчле, аның ритма, рифма, стиле дә шуңа охшатып төзелгән:мәсәлән, халык авыз иҗаты билгеләре:3 тапкыр кабатлау, каяндыр килеп, каядыр киткән, күргәннәр аны кебек сүзләренең кабатланып килүе, ат ялы утта яна- ә үзе янмый.
  3. “Сары капкалы йорт” балладасында әдәби традицияләр көчле: җанландыру- сары капкалы йорт, гармун;

Чагыштыру- үлеме баш астына гармун салып йоклаган кебек, үзен адашкан бәрән дигән.

Каршылык – мәхәббәттә, кызык кеше – сәер кеше, символлары- сары һәм яшел төсләр

  1. “ Сары капкалы йорт” психологизм көчле , автор психологик портрет тудыра, Геройның эчке хәләтен, рухи кичерешләрен үзенчәлекле сурәтләү чаралары аша биреп уңышка ирешә, эмоциональ киеренкелек тудыра.
  2. Ибраһим Йосфи  романтик башлангыч көчле. Ибраһим Йосфи үзенең мәңге яшь, мәңге тере образы белән халык иҗатының үлмәс геройларын хәтерләтә. Романтизмга хас символлар- кылыч, көзге җил, моң һәм башкалар романтик- героик образ.
  3. Ибраһим Йосфида мөһим бер үзенчәлек булып үткәндә булганы белән беренче көне, заманалар иарасында бәйләнеш Муса образына бәйле рәвештә бирелә.

Гомумән алганда С. Хәкимнең бу әсәрләре баллада жанрының үзенчәлекле һәм уңышлы үрнәкләре булып торалар.Һәм С. Хәкимнең әдәби осталыгы, сурәтләү чараларын уңышлы файдалануын күрсәтеп тора.

     

                                                         

                                                     Әдәбият                                                                                       1.Галиуллин Т. Н. Илһам чишмәләре.Монография . – Казан: Тат. Кит. Нәшр., 1999. – 365 б.

2. Галиуллин Т. Н. Яңа үрләр яулаганда: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан ,1992. – 152 б.

3.Мөхәммәдиев Р. Башка берни дә кирәкми/ Якутлар табыладыр вакыт белән. – Казан, 1989. – 215 б.

4. Рәмиев З. С. Хәким поэзиясе // Совет мәктәбе. – 2001. – N2. – 20-22 б.

5.Хатипов Ф. М. Әдәбият теориясе. – Казан:Мәгариф, 2000. – 351 б.

6.Хәким С. Шигырь ничек туа? //Совет әдәбияты. – N10 – 104 б.

7. Хәким С. Шагыйрьнең иҗаты турында . – Казан . – 1991. – 192 б.

8. Хәким С. Поэмалар. – Казан. – 1987. – 303б.

9. Юзеев Н. Шагыйрнең моңнары/ шигърият дөньясы. – Казан. – 1981. – 311б.

   












По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дамир Гарифуллин –робагыйлар язу остасы

Эшебезнең максаты –безнең районда яшәүче Дамир Гарифуллинның робагыйларында яктыртылган актуаль темаларны ачыклау.Республикабызның көнчыгышында урнашкан, җырларда макталган данлы Сарман районы ү...

Күрше хакы- тәңре хакы

Күрше хакы- тәңре хакы, диләр. Укучыларда әти- әниләренә хөрмәт тәрбияләгән кебек, күршеләренә дә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү- безнең бурычыбыз....

Гамил Афзал - сатира остасы (эзләнү эше).

Эзләнү эше Г. Афзал иҗатын өйрәнүгә багышланган....

күрше хакы - тәңре хакы

5-8 сыйныф укучылары өчен ачык чара...

Г.Тукай - очерк остасы

Г. Тукайның публицистик эшчәнлеге турында мәкалә...

Ш.Галиев иҗаты буенча әдәби кичә."Шифалы шигырьләр остасы".

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби кичә....

Тема урока: « Баллада И.Гете «Лесной царь» и перевод В.А.Жуковского. Средства создания эмоционального напряжения в балладе»

Литература6 класс  (общеобразовательный)Программно-методическое обеспечение:  Программа для общеобразовательных учреждений под редакцией В.Я.Коровиной, учебник Литература 6 класс, автор-сост...