Ана теле дәресләрен информацион технологияләр кулланып укыту.
элективный курс (5 класс) по теме

Шарипова Раиса Васильевна

Татар теле дәресләрендә техник чаралар. Дәрес планы-конспекты (4 сыйныф).

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon internet_konkurs.zip8.45 КБ

Предварительный просмотр:

Ана теле дәреләрен информацион технологияләр кулланып укыту.

Шәрипова Рәисә Васил кызы

Әлмәт шәһәре 2нче лицееның

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

       Бүгенге көндә шәһәр мохитендә тәрбияләнүче рус балаларына татар телен өйрәтү генә түгел, татар балаларына ана телен өйрәтү дә проблема булып тора. Мин ике ел элек рус мәктәбенә татар теле укытырга эшкә урнаштым. Татар төркемнәрендә ана теле укытасымны белгәч сөенгән идем. Ләкин минем өметләрем акланмады. Минем фәнемне үзләштерүне укучылар да, аларның ата-аналары да кирәк дип тапмадылар. Шул ук вакытта дәресләрдән соң калып, тырыша-тырыша инглиз телен өйрәнүче укучыларымны күргәч, мин көнләштем дә, оялдым да.

        Иң беренче чиратта, үзем эшләгән сыйныфлар арасында тест үткәреп карарга булдым. Нәтиҗәләр шаккаттырды: балаларның 80%ы өйдә бөтенләй татарча сөйләшми икән. Икенче адымымны ясап, әниләр белән сөйләштем. Ә әниләр, барысы да беравыздан диярлек,  үзләренең мәктәп елларын искә төшерделәр, анда бу фәнне юньләп укымауларын, кем туры килсә шул дәрес үткәрүен, күп вакытта дәресне бөтенләй башка фән белән алыштырып укуларын әйтеп үттеләр. Балык башыннан чери бит- ата-ана күңелендә туган теленә мәхәббәт булмаса, баласында булмый инде ул. Мин үземә ата-аналар җыелышында чыгыш ясарга кирәк дигән нәтиҗә ясадым.

         Дистә ел буе туган телен формаль рәвештә өйрәнеп, ана телендә бер җөмлә төзеп әйтә алмаган әти-әни күңелендә милләтенә мәхәббәт, патриотлык хисләре уяту җиңел эш түгел, әлбәттә. Татар халкының үткәне, танылган шәхесләре, гореф-гадәтләре турында сөйләшеп, фикер алыштык. Шул ук вакытта дәресләрне заманчалаштырырга кирәклеге дә алгы планга килеп басты. Шулай итеп, боз кузгалды- әкренләп укучылар да фәнне үзләштерүгә игътибар белдерә башладылар. Бу, билгеле, ата-аналар белән тыгыз бәйләнештә торуның нәтиҗәсе булып тора.

          Укытучының тере сөйләмен бернинди компьютерлар да алыштырмаса да, фәнгә игътибар арттыру юнәлешендә комьютер технологияләренең роле зур. Бүгенге көндә мәктәпләрдә интерактив такталар, компьютерлар белән җиһазландырылган сыйныфлар бар. Башка фәннәрне үзләштерүдә кулланылып булгач, нигә әле аларны татар телен өйрәнүдә кулланмаска?! Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында туган тел дәресләренең дәрәҗәсен күтәрүдә, фәнара бәйләнешләр блдыруда, шәхес тәрбияләүдә, фикерләү сәләтен үстерүдә, укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләр әһәмиятле урын алып тора. Аларны дәреснең төрле этабында кулланырга мөмкин.

   1. Яңа теманы өйрәнү дәресләрендә схемалар куллану уңышлы дип   саныйм.Укучылар ишетеп кенә түгел, күреп тә истә калдыралар.

  1. Кабатлау дәресләрендә чәчәк, кар бөртеге модельләрен кулланып, сорауларга җавап биреп барабыз.
  2. Аерым бүлекләрне кабатлаганда интерактив такта ярдәмендә тестлар эшләү дә уңайлы. Укучылар үз җавапларын үзләре бәяли дә алалар.
  3. Язучыларның, шагыйрьләрнең биографиясен өйрәнгәндә.
  4. Картина буенча хикәя төзегәндә, инша язганда һ.б.

       2Нче сыйныфта информацион технологияләр кулланып үткәргән дәресемне карап китик:

                                Тема:         Исем, сыйфат, фигыль темаларын

                                                 гомумиләштереп кабатлау.

Максат:1.Исем, сыйфат, фигыль        турындагы белемнәрне барлау,        системалаштыру.

2.Табигатькә мәхәббәт, әйләнә-        тирә мохиткә сакчыл караш        тәрбияләү.

        3.Бәйләнешле сөйләм телен        үстерү,    сүз байлыгын арттыру.                    

Материал: дәреслек.                                      

Җиһаз: “Кыш” картинасы,  

                 интерактав такта, проектор,  

                 ноутбук.  

                                       

                                 

Дәрес барышы.  

I. Оештыру.

        Исэнләшү, уңай психологик халәт тудыру, дәресне башлау.

  1. Дәреснең темасын ачыклау.

Укучылыр, без бүген сезнең белән өйрәнеп үткән  сүз төркемнәрен искә төшерербез, аңлашылмый калган өлешләр булса, ачыклык кертеп, кабатлап үтәрбез.

Ә хәзер мин сезгә уңайлырак итеп утырырга һәм күзләрегезне йомарга тәкъдим итәм. Мин сезгә шигырь укырмын, ә сез күзләрегезне ачкач, нәрсә күргәнегезне сөйләрсез. Җайлап утырыгыз, мин башлыйм.

“ Кырга ак кардан

         Юрган ябылган.

         Җир язга чаклы

          Йокыга талган.

           Ул тормас, йоклар

          Кышлар    үтмичә-

           Кыйбладан кошлар

            Кайтып җитмичә...”    (Г.Тукай).

            -Нәрсә күрдегез?

         -Димәк, кайсы ел фасылы турында сойләшербез? (Кыш).

  1. Төп өлеш.
  1. Картина буенча эш.(слайд 1).

       Тактадагы картинага игътибар итик әле. Картинага карап, һәрберегез берәр җөмлә төзегез. Аннары җөмләләрдән хикәя төзеп карарбыз. Иң уңышлы дип тапкан 3 җөмләне дәфтәрләргә язып куярбыз. Сезгә җөмләләр төзергә җайлырак булсын өчен мин берничә сорау бирермен:

  • Картинада кайсы ел фасылы сурәтләнгән?
  • Кыш көне табигать ничек үзгәрә?
  • Кемнәрне күрәсез?
  • Кышның нинди уңай яклары бар?
  • Кышның авырлыклары бармы?

     ( Җаваплар тыңлана).

  • Ә хәзер хикәя төзеп карыйк инде? Кем кыюрак? (Бер-ике хикәя тыңлана).
  • Ә кайсы җөмләләрне дәфтәргә язарбыз? (Башта тактага, аннары дәфтәрләргә язу).

Егерме дүртенче декабрь.

Дүшәмбе.

Сыйныф эше.

Салкын кыш җитте. Балалар урамга чыктылар. Кыш көне күңелле.

  • Өй эше бирү: Картина буенча хикәяне әниләргә сөйләп күрсәтергә.

2. Физкультминутка (обнимаем себя, поварачиваем головы, насос).

3. - Картина буенча җавап биргәндә нинди исемнәр, сыйфатлар, фигыльләр кулландык? Бәлки безгә аларның барысы да кирәк түгелдер?

а) кагыйдәләрне искә төшерү,

ә) исем ( исемнән генә торган җөмлә әйт),

б) фигыль ( исем+фигыль җөмләсе әйт),

в) сыйфат (бәлки, сыйфат кирәк түгелдер? Бар да аңлашыла бит... Әйе, сыйфат сөйләмне матурлау өчен кирәк.)

Нәтиҗә: сүз төркемнәре барысы да кирәк, алар сөйләмне тулыландыралар.

4. Диктант язу.

а) Дәфтәрләргә 4әр юллы 3 багана сызалар, аларга исем, сыйфат, фигыль дип язалар (слайд 2).

исем

сыйфат

фигыль

ә) Мин әйткән җөмләләрнең сүзләрен баганаларга аерып язалар.

  • Ак кар ява. Салкын җил исә. Шат балалар уйныйлар.

б) үз-үзләрен тикшерәләр, һәр баганага + яки – куялар, 3+ “5”ле, 2+ “4”ле, 1+ “3”ле куя. (слайд 3).

     

исем

сыйфат

фигыль

кар

ак

ява

җил

салкын

исә

балалар

шат

уйныйлар

 

  5.“Сорау-җавап” уены.

  Мин интерактив тактада сүзләр күрсәтәм, укучылар сүзләргә сораулар куярга тиеш.

            Балалар-кемнәр?

            Урман-нәрсә?

            Аю-нәрсә?

            Кызыл-нинди?

            Бара-нишли?

            Килде-нишләде?

            Усал-нинди? Һ.б.

  1. “Үз урынына куй” уены.

       Сүзләрдән җөмлә төзергә:(слайд 4).

-өстен җир кар ак каплады,

-шуалар чаңгы балалар чана,

-ясадылар укучылыр җимлек кошларга,

-көне кыш булса да салкын күңелле,

-яратам кышны мин.

IV.Рефлексив йомгаклау.

1. Укучыларнын рефлексив йомгаклавы:

-мин буген дәрестә....белдем,

-миңа......ошады,

-миңа.......авыр булды,

-мин киләсе дәрестә.......телим.

2. Билгеләр кую.

  1. Саубуллашу.

   Информацион технологияләр укытучыга индивидуаль һәм дифференциаль белем бирергә, интернет аша мәгълүмат алырга, материал тупларга, мөстәкыйль эшләргә өйрәтергә ярдәм итә. Туган тел дәресләрен монитор артында гына үткәреп булмый, билгеле. Укучылар белән күбрәк аралашырга, сораулар биреп, тулы җавап таләп итеп, сөйләм телен үстерү юнәлешендә күбрәк эшләргә кирәк.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган тел дәресләрен информацион технологияләр кулланып оештыру

Гадәти укыту технологияләре иҗади эзләнүгә эшмәкерлек тулысынча ачылырга бирми ә хәзер илгә киләчәген алдан күргән планлаштыра алган тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк. Укып алган дип...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану – заман таләбе

Минемчә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иң беренче чиратта, халыкның милләт буларак асылын, тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган сүзләргә һәм төшенчәләргә игътибар итәргә яки...

Татар теле дәресләрендә информацион технологияләр

Татар теле дәресләрендә информацион технологияләр...

Ана теле дәреләрен информацион технологияләр кулланып укыту.

Ана теле дәреләрен информацион технологияләр кулланып укыту....

Ана теле дәреләрен информацион технологияләр кулланып укыту.

Ана теле дәреләрен информацион технологияләр кулланып укыту.Ана теле дәреләрен информацион технологияләр кулланып укыту....