Р.Вәлиева - балалар шагыйрәсе."Нәни чыршы" шигыре.
план-конспект урока по теме

Ахметзянова Райханя Агзаметдиновна

Рус группаларында әдәбият дәресе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Резеда Вәлиева – балалар шагыйрәсе.

Максат: 1)-Резеда Вәлиеваның тормыш юлы турында мәгълүмат бирү,

кыскача гына иҗаты белән таныштыру;

-“Нәни чыршы” шигыре белән таныштыру;

-“Лачын кыз” хикәясенең эчтәлеген искә төшерү(өй эше)

2)-яңа сүзләр өйрәнү;

-сәнгатьле уку КК;

3)-әхлак тәрбиясе бирү: кызгану, кешеләрнең хәленә керә белү, хисләрен аңлау күнекмәләре тәрбияләү

Җиһазлау: портреты, “Нәни чыршы” шигыре.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

1.исәнләшү.

2.дежур укучы белән сөйләшү

II.Актуальләштерү.

1.Без “Лачын кыз” хикәясен укыдык. Аны кем язган?  Бу хикәя кем турында?

Хикәя буенча нинди сораулар бирергә мөмкин?  

2.Хикәянең эчтәлеген сөйләгез.

3.Дәреснең максатын әйтү.

-Без бүгенге дәрестә шагыйрә Резеда Вәлиева турында мәгълүмат алырбыз. Аның балалар өчен язган бер шигыре белән танышырбыз.

III.Яңа белемнәр булдыру.

а)Сүзлек эше.(тактада сүзләр язылган- укып чыгабыз)

артык – более, лишний                                    мөхәррир - редактор

нәшрият – издательство                                   җыентык-сборник

билгеле- известно       хис- чувство       саф- чиста      күпсанлы - многочисленный

б)Әдәбият дәфтәрләренә число, тема язалар. Әйтеп торып Р.В. биографиясен язалар(яңа сүзләр өстенә-тәрҗемәсен).

                 Р.В. 1930елның 1нче маенда Башкортстанда авылда укытучылар гаиләсендә туа.Казан дәүләт университетын  тәмамлый. 30 елдан артык  Татар китап нәшриятында балалар әдәбияты бүлеге мөхәррире булып эшли. Бүгенге көндә аның 40тан артык шигырьләр,поэмалар, әкиятләр, табышмаклар җыентыгы бар. Аның иҗатында табигатькә, туган якка мәхәббәт, саф хисләр.  

  Беренче җыентыгы 1960елда чыга, исеме-“Минем дусларым” . Аннары “Нәниләргә бүләк”, “Язгы сулар”, “Дәү әнигә барабыз” һәм  башка китаплары. Р.В. – күпсанлы җырлар авторы.  Ул шулай ук(такңе) рус балалар поэзиясен татар теленә тәрҗемә итә.

в)сөйләгәннәрдән чыгып нәтиҗә ясау

г) бер шигыре белән танышыйк.(укучыларга  шигырь язылган битләрне өләшәм)”Нәни чыршы”

-укытучы укый

-М.Җ. тәрҗемә итә

(тактада сүзләр: нәни-кечкенә

Куанмады-шатланмады – не обрадовалась

Боекты-күңелсезләнде-грустил(а))

-укучылар укый

  д)   Сорауларга җавап бирү

-сүз нәрсә турында бара?

-Нинди хисләр бу шигырьдә?

-Бу хисләр нинди сүзләр аша аңлатыла?

-Шигырь ошадымы?

IV.Ныгыту.   

 Тактада сүзләр, даталар ачыла.(1930ел, КДУ, Татар китап нәшрияты, 40, “Минем дусларым”,  җырлар, тәрҗемә).

Р.Вәлиева турында шул ярдәмче сүзләрне файдаланып, сөйләгез.

VI.Йомгаклау.

1.Сорау-җавап:

-Без нинди язучы турында сөйләштек?

-Ул кемнәр өчен шигырьләр яза?

-Аңа ничә яшь?

2.Өй эше.

Р.Вәлиева турында сөйли белергә.

3.Бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р. Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясендәге лексик- грамматик материал.

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен  дәрес эшкәртәсе...

Р.Вәлиеваның "Туган көндә" хикәясе буенча ачык дәрес(3 нче сыйныф татар төркеме)

Өченче сыйныфларда үткәрелгән ачык дәрес.Дәрестә аудио, видео язмалар кулланыла.Дәрес призентация ярдәмендә  алып барыла....

Интеграль дәрес- уку һәм табигать белеме Резеда Вәлиева "Яңгыр белән Кояш" әкияте

Краткая аннотация авторских цифровых образовательных ресурсов(текстовый файл) 1.      Автор (с полным указанием ФИО, места работы и должности): Рафикова Эльвира Алм...

Лиева Ляна Исмаиловна . Система работы по профилактике неуспеваемости по русскому языку и литературе

Неуспеваемость представляет собой явление, обусловленное рядом причин. Эти причины далеко не всегда сводятся к каким либо недостаткам в умственном развитии школьника.    Определение эти...

Р. Вәлиеваның "Дәү әни" хикәясен өйрәнү. 2 нче сыйныфта әдәби уку дәресе

Р.Вәлиеваның "Дәү әни" хикәясен өйрәнү дәресе....

Балалар язучысы Резеда Вәлиева иҗатының тематикасы һәм тәрбияви әһәмияте.

Бүгенге көндә компьютер һәм телевидениены күпләр балалар өчен кулайрак та күрә. Әмма экраннардагы әзер мәгълүмат баланы фикер йөртергә өйрәтми, ә уйлау сәләтен киметә. Югыйсә бик авыр чорларда, кыен в...