Внеклассное мероприятие
учебно-методический материал (5 класс) на тему

Сафина Гульназ Ильфаковна

"Татарстан" темасы буенча "Иң зирәк" бәйгесе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon meropriyatie.doc70.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Иң зирәк» бәйгесе 

Максат:1) класстагы иң зирәк, иң тырыш, белемле укучыны билгеләү;

               2) белем алуга, китап укуга карата кызыксыну уяту.

Җиһазлау: сораулар язылган категорияләр, плакатлар, шарлар.

Бәйгенең барышы.

Укытучы. Бүген бездә «Иң зирәк» бәйгесе. Без сезнең белән  бүген класстагы иң тырыш, белемле укучыны билгелибез. Бәгедә катнашучыларны чакырабыз. Хәзер мин сезгә сораулар бирәм, кем тизрәк җавап бирә, тәртип номеры шул кешедән башлана.

                             Кышкы өс киеме. (тун)

                             Кишерне ул бик сөя.(куян)

                             Ул кыш көне ява.(кар)

                              Кыш көне дә, җәй көне дә яшел агач.(чыршы, нарат)

                              Почтольон Печкин нинди транспорта йөргән?(велосипед)

Катнашучыларның үз урыннарын алулары сорала. Менә монда төрле категорияләр бирелә, кайсын сайлысыз: «Туган як», «Мәктәп», «Әкиятләр», «Гаилә», «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Викторина», «Сан. Зурлык», «Форма. Юнәлеш», «Кошлар», «Хайваннар», «Үсемлекләр», «Төрлесеннән».

«Туган як»

  1. Татарстан Республикасының башкаласы? (Казан)
  2. Россиянең башкаласы? (Мәскәү)
  3. Туган шәһәреңнең исеме? (Яр Чаллы)
  4. Татарстан Республикасы гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (барс)
  5. Рөстәм Миңнеханов- кем ул? (Президент)
  6. 30 август көнне нәрсә бәйрәм итәбез? (республика көне)
  7. 9 май көне нинди бәйрәм ? (җиңү бәйрәме)
  8. Кем ул Габдулла Тукай (шагыйрь)
  9.  Син яшәгән район? (Автозавод районы)
  10. Тукайны Кырлайда тәрбияләгән кешенең исеме? (Сәгъди)

«Мәктәп»

  1. Елның кайсы вакытында һәм нинди айдамәктәпләрдә укулар башлана? (көз, сентябрь)
  2. Класстагы өстәлләр (парта)
  3. Укытучы дәресне аңлатканда кая яза? (такта)
  4. Укучылар уку кирәк- яракларын нәрсәгә салып йөриләр? (сумка)
  5. Нинди дәрестә рәхәтләнеп йөгереп, сикереп, туп белән уйнап була? (физкультура)
  6. Нинди дәрестә рәхәтләнеп җырлап була? (музыка)
  7. Дәресләр арасындагы ял вакыты? (тәнәфес)
  8. Дәрескә чакыру сигналы? (звонок)
  9. Мәктәпкә ни өчен йөриләр? (белем алырга )
  10. Укучылар нинди билгене бик яраталар? (5)

«Әкиятләр»

  1. Әкиятләр, гадәттә, ничек башлана? (Борын-борын…)
  2. Нинди кошлар бер кечкенә малайны канатларына утыртып алып китәләр? (казлар)
  3. Чуар тавыкның әби белән бабайга биргән вәгъдәсе? (күкәй салам ди)
  4. Торна төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка сала? (кувшин)
  5. Былтыр исемле егет- кайсы әкият герое? («Шүрәле»)
  6. Кәҗә белән сарык капчыгындагы әйбер? (бүре башы)
  7. Сыерчыкның мактанчык күршесе? (чыпчык)
  8. Боздан салынган өй ныкмы, әллә кайрыдан салынганмы? (кайрыдан)
  9. Бүре ничек итеп койрыксыз калган? (бәке)
  10. Эт белән тычкан арасында шалкан тартырга булышучы. (мәче)

«Кошлар»

  1. Кошларны башка хайваннардан ничек аерып була? (Кошлар канатлы)
  2. Кызыл түшле кош (кызылтүш)
  3. Нинди кшлар хат ташучы булла алалар (күгәрчен)
  4. Нинди кош сәгате булмаса да вакытны әйтә (күке)
  5. Нинди кош көндез йоклый, төнлә оча, кешеләрне куркыта? (ябалак)
  6. Көз көне җылы якларга китеп, яз Кире кайткан кошлар ничек дип атала? (күчмә)
  7. Нинди кош балалары үз әнкәйләрен белмиләр? (күке балалары)
  8. Чыпчык үзен «мин кош» дип әйтә аламы? (юк, ул сөйләшә белми)
  9. Сыерчык телен тешли аламы? (юк, аның теше юк)
  10. Ак сыртлы кош? (саескан)  

«Төрлесеннән»

  1. Хатны нәрсәгә салалар? (конверт)
  2. Кешенең күзе начар күргәндә кия торган әйбер (күзлек)
  3. Өстәл өстендә яктырткыч (лампа)
  4. Кәгазь ябыштыру өчен кулана торган әйбер (клей)
  5. Керр юу өчен кулана торган әйбер (сабын)
  6. Походка барганда кирәк- яраклар сала торган сумка. (рюкзак)
  7. Тиз бозыла торган ашамлыклар саклана торган урын. (суыткыч)
  8. Карандашны нәрсә белән очлыйлар? (очлагыч)
  9. Такталарны нәрсә белән кисәләр?(пычкы)
  10. Җирне нәрсә белән казыйлар? (көрәк)

«Сан. Зурлык»

  1. Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган?(7)
  2. Атнада ничә ял көне (1)
  3. Ничә предмет бер пар булла? (2)
  4. Кешедәге парлы әгъзаларны сана?(колак, күз, кул, аяк)
  5. Алты саны барлыкка килсен өчен 2 гә ничәне кушарга кирәк?(4)
  6. 5 саны килеп чыксын өчен нинди саннарны кушарга кирәк (1+4, 2+3)
  7. Берурынлы саннарны әйт (1-9)
  8. Сумма тапканда нинди гамәл башкарабыз?(+)
  9. Аерма тапканда нинди гамәл (-)
  10. Өчпочмакның ничә почмагы бар?(3)

«Нәрсә? Кайда? Кайчан?»

  1. Әгәр кар җылы бүлмәдә торса, нишли?(эри)
  2. Кадакны тактага кагып кертеп буламы?(була)
  3. Ни өчен пластилиннан әвәләп булла, ә таштан юк.?(пластилин йомшак, ә таш каты)
  4. Ни өчен кош оча, ә эт оча алмый, (канаты юк)
  5. Елда ничә ай?(12)
  6. Кайсы ай календарьда юк?(күктәге ай)
  7. Мәктәптә китаплар күп урын?(китапханә)
  8. Класста ничә укучы?(15)
  9. Бик тәмле һәм салкын ашамлык?(туңдырма)
  10. Безнең сәгать 8.30 нәрсә башлана?(дәрес)

«Гаилә»

  1. Әниеңнең әнисе сиңа кем?(әби)
  2. Әтиеңнең әтисе сиңа кем?(бабай)
  3. Әниеңнең улының (кызының) исеме ничек?()
  4. Гаиләгездә иң өлкән Кеше кем?()
  5. Тиз генә 7 малай исеме әйт.
  6. «А» хәрефеннән башланган кыз исемнәре әйт.
  7. Мәкалнең дәвамын әйт: «Дөньяда иң йомшак нәрсә-…» (әниемнең кулы)
  8. Гаиләгездә ничә Кеше?
  9. 8 март нинди бәйрәм? (хатын-кызлар)
  10. Әбиеңнең исемен әйт.

«Хайваннар»

  1. Җәнлекләр патшасы (юлбарыс)
  2. Буй-буйлы майка кигән ат? (зебра)
  3. Сумкалы хайван (көнгерә)
  4. Иң Кире хайван (ишәк)
  5. Балны бик яратса да, умарта асрамый.(аю)
  6. Җәен ссоры, кышын ак, аңа шулай яхшырак (куян)
  7. Иң хәйләкәр җәнлек (төлке)
  8. Өч хәрефле хайван (дөя)
  9. Нәрсәнең мөгезе борынында?( мөгезборын)
  10. Урман санитарын әйт (тукран)

«Үсемлекләр»

  1. Яңа ел агачы (чыршы)
  2. Кипкән виноград (йөзем)
  3. Чәчәкләр патшасы (роза)
  4. рәхәткә яба торган яфрак (бака яфрагы)
  5. Буратино нәрсәдән ясалган? (агачтан)
  6. Сабаклары- энәле,җимешләре- файдалы.(гөҗимеш)
  7. Кайсы агачның кәүсәсеннән мунчала ясыйлар? (юкә)
  8. Нинди үсемлек безне чага? (кычыткан)
  9. Агачның мунчада тәнгә ябыша торган өлеше.(тамыр)
  10. Агачның җир астындагы  өлеше. (тамыр)

«Викторина».

  1. Алтын таракның төшеп калган урыны. (басма)
  2. Кәҗә кемгә рәхмәт әтеп  сакалын секетә? (Галигә)
  3. Берьюлы  ничә куян артыннан куарга ярамый? (ике)
  4. Бер тапкыр кискәнче, ничә тапкыр үлчәргә кирәк? (7)
  5. Г. Тукайның «Әйдәле Акбай» дип башланган шигырьнең исемен әйт.(Кызыклы  шәкерт»)
  6. Мәкальне дәвам ит. «Калган эшкә …» (кар ява)
  7. Кайсы  бәеттә тәртипсез малайлар кошларга  әвереләләр? (Сак-Сок)
  8. Кызыл калфакка  әбисенә барганда кем очраган? (бүре)
  9. Мәкальне дәвам ит: «Кем эшлэми …» (шул ашамый)
  10. « Як- ягымда һич Кеше юклыгын белдем дә мин,

         Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.»

         Бу  өзек кайсы шигырьдән? ( Су анасы, Г. Тукай)

«Форма.Юнәлеш».

  1. Киресен әйт: алга- … (артка), уңга-… (сулга)
  2. Сәгатьнең циферблатында  3 цифры каршында нинди цифра тора? (9)
  3. 1 атнада ничә көн? (7)
  4. Нинди фигураның башы да, ахыры да юк? (түгәрәк)
  5. Ярымт түгәрәк нәрсәгә охшаган? (айга)
  6. Дүртпочмак ясау  өчен ничә өчпочмак кирәк?  (2)
  7. Квадрат турыпочмаклыктан нәрсә белән аерыла?(квадратның бөтен ягы да бертигез)
  8. Квадрат овалдан нәрсә белән аерыла? (овал  почмаксыз)
  9. Овал түгәрәктән нәрсә белән аерыла? (овал озынча)
  10.  Квадратны ике  кисәккә бүлү өчен ничә сызык  сызарга кирәк? (1)

 Музыкаль пауза.

Бәйгенең икенче өлешен башлыйбыз. Шул ук тәртиптә сорауларга җавап бирәбез. Жюри урыннарны билгели.

Җинүчеләр хәзер бер- берсе белән ярышалар.

Монда ике категория.

ӘКИЯТЛӘР (Кемнең очкосы күбрәк, шул кеше сайлый)

ВИКТОРИНА

ДУС БУЛЫЙК (Сүзләр төзергә кирәк: кул, ык, бул, ук, сул, суык, кыл, улы…)

Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

Менә шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Безнең классның иң зирәк укучылары-…..

Калган укучыларга «Иң зирәк» укучыдан калышмаска, күбрәк китап укырга, тырышырга кирәк.

«Туган як»

«Мәктәп» 

«Әкиятләр»

 

«Кошлар»

 «Хайваннар»

«Үсемлекләр»

 

«Викторина»

«Форма.Юнәлеш»

 

«Төрлесеннән»

 

«Сан. Зурлык»

«Нәрсә? Кайда?

Кайчан?»

«Гаилә»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»

Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Методическая разработка внеклассного мероприятия по математике «Что такое коррупция». (8-9 классы) Внеклассное мероприятие по математике «Что такое коррупция»

Данная методическая разработка внеклассного мероприятия   «Что такое коррупция?»  составлена и применялась как внеклассное мероприятие по дисциплине “Математика»   для обучающ...

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...