Татар теленнән тестлар. Гади җөмлә синтаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре, сүз төркемнәре.
тест (5 класс) на тему

Абдушева Гульназ Анасовна

Татар теле дәресләрендә кулланыр өчен тестлар . Гади җөмлә синиаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре һәм сүз төркемнәре темаларын өйрәнгәннән укчыларның белемнәрен тикшерү өчен бик уңайлы. Шулай ук ДЙА әзерлек чарасы булып тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл тестлар20.69 КБ

Предварительный просмотр:

Гади  җөмлә синтаксисы

1.Синтаксисның төп берәмлекләре:

а) сүзтезмә         һәм җөмлә

ә) сүз һәм сүзтезмә

2.Бер генә өлештән торган җөмлә нинди җөмлә була?

а) кушма җөмлә

ә) гади җөмлә

3.Түбәндә язылган сүзләр нәрсәләр?

Зәңгәр күлмәк, стена сәгате, сыек томан.

а) сүзләр

ә) җөмләләр

б) сүзтезмәләр

4.Сүзтезмә нинди кисәкләрдән тора?

а) ияртүче һәм иярүче

ә) тезүле һәм иятүле

5.Сүзтезмә ничә төркемчәгә бүленә?

а) 5

ә) 6

б) 4

6.Болар ниниди җөмләләр?

Сез хәтерлисезме әле? Утыр әле егет шунда.

а) хикәя

ә) сорау

б) тойгылы

в) боеру

7.Бу җөмләдәге сүзләр арсында ниниди бәйләнеш күзәтелә?

Бакчада алмалар, грушалар өлгерде.

а) тезүле бәйләнеш

ә) ияртүле бәйләнеш

8.Ияртүле бәйләнешне формалаштыра торган  граммаик чаралар:

а) килеш кушымчалры, теркәгечләр

ә) килеш кушымчалары, бәйлекләр, сүз тәртибе

б) зат-санда ярашу, кисәкчәләр

9.Татар телендә җөмлә кисәкләре күбрәк ничек урнаша?

а) ия,аергыч, тәмамлык, хәл, хәбәр

ә) хәбәр, аергыч, ия

б) ия, хәбәр, тәмамлык

10. Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә килә алалар?

а) уңай тәртип

ә) кире тәртип

11.Килер бер көн, халык хөкем итәр.

   а) уңай тәртип

   ә) кире тәртип

                                                           

Гади һәм кушма җөмләдә тыныш билгеләре

1.Хикәя,сорау һәм боеру җөмләләр ахырында ниниди тыныш билгеләре куела?

1)  ,   !   ?

2)  .   ?   !

3) ;   .   ?

2.Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге исем яки фигыль белән белдерелсә, алар арасына нинди тыныш билгесе куела?      

1) нокта

2) өтер

3) нокталы   өтер

3.Аерымланган кисәкләр янында нинди тыныш билгеләре куела?

1) сызык

2) өтер

3)  нокталы өтер

4.Нинди дә булса бер сүзне аныклап, җөмлә эчендә килгән компонент

1) сызык

2) ике нокта

3) өтерләр белән аерыла

5.Аналитик иярченле кушма җөмләдә мөнәсәбәтле сүзе булган баш җөмлә алдан килсә, ул иярчен җөмләдән

1) өтер

2) ике нокта

3) сызык белән аерыла

6.Җөмлә кисәкләре арасына да өтерләр куелган теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр арасына

1) сызык

2) нокта

3) нокталы өтер куела

7. Тезмә кушма җөмләдә тезү интонациясе, шулай ук каршы куючы теркәгечләр белән бәйләнешкә кергән җөмләлә арасына

1) нокталы өтер

2) өтер

3) сызык куела

8. Кайсы җөмлә ахырында сорау билгесе (?) куела?

1) Кайчакта Лилия әнисе белән бергән кибеткә бара

2) Гаиләгез татумы

3) Кешенең асылы эштә беленер

4) Нинди матур рәсемнәр

Сүз төркемнәре

1.Мөстәкыйль сүз төркемнәре булган рәтне күрсәтегез.

1)Бәйлек, теркәгеч, исем, сыйфат

2) Исем, сыйфат, сан, хәбәрлек сүз

3) Исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, фигыль

 4)Хәбәрлек сүз, ымлык, кисәкчә

2. Билгеләмәне дәвам итегез. Аерым сүзләрнең яки җөмләләрнең мәгънәләренә өстәмә төсмер бирә торган модаль сүз төркеме ...

1) фигыль дип атала

2) кисәкчә дип атала

3) сыйфат дип атала

4) ымлык дип атала

3. Аһ, уф, чү, һи-и, ай-һай сүзләре кайсы сүз төркеменә карый?

1) аваз ияртемнәре

2) ымлыклар

3) кисәкчәләр

4) бәйлекләр

4. Ярый сүзе кайсы сүз төркеменә карый?

1) ымлык

2) фигыль

3) сан

4) хәбәрлек сүз

5.Бу еланның чакмый торган юаш елан икәнен беләләр иде җөмләсендә юаш сүзе кайсы сүз төркеменә карый?

1) рәвеш

2) исем

3) сыйфат

4) алмашлык

6.Сыйфатлардан торган рәтне табыгыз.

1) сәнгать, иҗат, киңлек

2) еллык, ачык, шатлык

3) мөстәкыйль, иҗади, айлык

4) бәйсез, фәнни, җәяү

7. Артык сүзне табыгыз.

1) кушма сүз

2) исем

3) алмашлык

4) сан


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре" - 9сыйныфта татар теленнән ачык дәрес.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре   9  сыйныфта татар теле  дәресе   I.          Дәреснең максатлары.Укучыларның и...

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

I. Оештыру моменты.(2 -3мин.)Укытучы өчен максат:балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру.Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.Укучылар өчен максат:дәрескә игътибар булдыру.-Исәнмесез,укучылар...

Кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен кабатлау

Тема:  “Кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен кабатлау”(9нчы сыйныф).Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен дөрес куеп яза белергә өйрәтү; (укучы өче...

Интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

Тема: “Интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”(9нчы сыйныф)Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмлә...

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре....

Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре....

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән тестлар.

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен   татар теленнән тестлар....