Спецкурс по подготовке к ГИА по татарскому языку для учащихся 9 классов
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) по теме

Татар теленнән спецкурс программасы  төп гомуми белем бирү программаларын үзләштергән 9 сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә куелган таләпләр буенча төзелгән.  Бу программа укучыларның  татар теленнән коммуникатив компетенция (ареым алганда, сөйләм, тел, социаль- мәдәни, уку танып белү  компетенцияләре) дәрәҗәсен ачыклауга юнәлтелгән.

   Төп гомуми белем мәктәбе курсы буенча татар теленнән имтиханда тикшерелә торган эчтәлек элементлары исемлеге татар теленнән гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандартына нигезләнеп төзелде.

   Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ГИА по татарскому языку 121.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Согласовано»                                                                   «Согласовано»                                                   «Утверждаю»

Руководитель ШМО                                                         зам. Директора                                                    и.о.директор гимназии №21

__________________                                                         _______Э.А.Исмагилова                                     _______П.А.Разбежкин

Протокол №____________

от «______»________2012г.

Спецкурс по подготовке к ГИА

по татарскому языку

для учащихся 9 классов

преподаватель: Муртазина Л.Р.

учитель первой квалификационной категории

педагогический стаж-11

КАЗАНЬ-2012

  Татар теленнән спецкурс программасы  төп гомуми белем бирү программаларын үзләштергән 9 сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә куелган таләпләр буенча төзелгән.  Бу программа укучыларның  татар теленнән коммуникатив компетенция (ареым алганда, сөйләм, тел, социаль- мәдәни, уку танып белү  компетенцияләре) дәрәҗәсен ачыклауга юнәлтелгән.

   Төп гомуми белем мәктәбе курсы буенча татар теленнән имтиханда тикшерелә торган эчтәлек элементлары исемлеге татар теленнән гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандартына нигезләнеп төзелде.

   Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

   Татар теле укытуның максатлары:

  1. Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак  аңлы караш тәрбияләү;
  2. Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү;  дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;
  3. Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;
  4. Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

  1. Коммуникатив компетенция.

 Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле.

Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен аралашуны ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсенә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану.

Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стильләрендә жанр төрлелеге.

Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә.

Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.)үзләштерү. Уку киталары, масса күләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

 Иҗтимагый-мәдәнии, әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган монологтк һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

 Текстның эчтәлеген кыскача , тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу.  Төрле стилҗ һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.

  1. Лингвистик компетенция.

Телнең кеше тормышында һәм җөмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар теле – татар халкының милли теле. Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә.

Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр.   Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  1. телнең төп функцияләрен  белү;
  2. “сөйләм ситуациясе”, “әдәби тел”, “тел нормасы”, “сөйләм культурасы” төшенчәләренең мәгънәләрен аңлау;.
  3. тел берәмлекләрен һәм ярусларын, аларның төп билгеләрен һәм үзара бәйләнешләрен белү;
  4. татар әдәби теленең орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик,һәм пунктацион нормаларын белү;
  5. тормыш-көнкүреш, иҗтимагый-мәдәни, фәнни-уку, рәсми эш стильләрен, аларга бәйле булган сөйләм әдәбе нормаларын белү;
  6. телдән һәм язмача белдерелгән төрле фикерләргә эчтәлеге һәм формасы ягыннан чыгып бәя бирү;
  7. текстка лингвистик анализ ясау;
  8. тел белән халык тарихы, мәдәнияты тыгыз бәйләнгән булуын аңлау;
  9. текстның жанрына карап, аны төрлечә (танышу, өйрәнү, рефератив характерда һ.б.) уку;
  10. кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан (фәнни текстлардан, белешмә әдәбияттан, компакт дисктан, Интернеттан) алу;
  11. телдән һәм язмача бирелгән текстны мәгълүмати яктан эшкәртүнең төрле алымнарын файдалану;
  12. тормыш-көнкүреш, фәнни, рәсми текстларны монологик һәм диалогик характерда, төрле жанрда һәм стильдә язу;
  13. телдән һәм язма сөйләмдә татар әдәби теленең орфоэпик, лексик, грамматик нормаларын саклау;
  14. аралашуның төрле өлкәләрендә сөйләм әдәбе нормаларын саклау;
  15. язуда хәзерге татар здзби теленең орфографик һәм пунктацион нормаларын саклау;
  16. сөйләмдә һәм язуда татар әдәби теленә хас булган сүз тәртибен саклау;
  17. татар әдәби телендә төрле ситуацияләрдә телдән һәм язма аралаша белү;
  18. төрле жанрда һәм стильдә язылган (сөйләнгән) текстны татар теленә рус теленнән, рус теленә татар теленнән тәрҗемә итә белү.

Тема

Сәг саны

Укыту эшчәнлегенең эчтәлеге

Төп төшенчәләр

Җиһазлау

Үткәрелү вакыты

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

1

Анкета һәм формулярлар тутыру (исеме, фамилиясе, җесене, яше, гражданлыгы, адресы)

1

Анкета һәм формулярлар дөрес тутыра белү

Анкета, формуляр

Интерттагы материаллар

3.09

2

Төрле теләкләр әйтеп, кечкенә күләмле котлаулар язу

1

Дөрес итеп котлулар язу

Теләкләр, котлау, язу

мисаллар

10.09

3

Үрнәк буенча шәхси хат язу

1

Дөрес итеп хат яза белү

Хат язу

мисаллар

17.09

4

Коомуникатив репликаларны үтәү өчен,репликалар язу

1

Дөрес итеп репликалар яза белү

24.09

5

Үзе, гайләсе, дуслары, кызыксыну һ.б. турында сөйләү

1

Үзе, гайләсе, дуслары, кызыксыну һ.б. турында дөрес итеп сөйли белү

Гаилә, дус, үзем, тату, бергә,

мисаллар

1.10

6

Өйрәнелгән темаларга караган вакыйга-күренешләр турында кыскача мәгълүмат бирү, тасвирлау

1

Мәгълүматларны дөрес туплый белү

Вакыйга, күренеш, мәгълүмат, тасвирлау

мисаллар

8.10

7

Үз шәһәре, авылы, иле, туган теле турында кыскача мәгълүмат бирү

1

Мәгълүматларны дөрес туплый белү

Шәһәр, авыл, ил ,туган як

мисаллар

8.10

8

Укылган текстка карата үз фикерен белдерү

1

Мәгълүматларны дөрес туплый белү

Фикер, уй, хис

мисаллар

15.10

9

Көндәлек режим

1

Мәгълүматларны дөрес туплый белү

Тору, яту, йоклау, ашау

мисаллар

15.10

10

Кибеткә бару

1

Мәгълүматларны дөрес туплый белү

Җәмгыяттә тоту кагыйдәләре

мисаллар

22.10

11

Персонажларга кыскача характеристика бирү

1

Мәгълүматларны дөрес туплый белү

Персонаж, характеристика, кереш, төп вакыйга, йомгаклау

мисаллар

22.10

12

Татар язуының огрфографик нормалары

1

Орфанрафик нормалары турында белү

Орфографик нормалары

мисаллар

29.10

Тел материалы

Сөйләмнең грамматик ягы

13-14

Җөмләнең коммуникатив төрләре: раслау, сорау, инкяр, тойгылы җөмләләр һәм аларда сүз тәртибе

2

Раслау,сорау, инкяр, тойгылы җөмләләрне таба һәм аера белү

Раслау, сорау, инкяр, тойгылы, сүз тәртибе

мисаллар

29.10, 12.11

15

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

Җыйнак җөмләләрне җәенке җөмләләрдән аера белү

Җыйнак, җәенке, җөмлә

мисаллар

12.11

16-17

Гади һәм кушма җөмләләр

2

Гади, кушма җөмләләрне аера белү

Гади, кушма, тезмә, иярченле

мисаллар

19.11

18-19

Җөмләнең грамматик кисәкләре. Баш кисәкләр (ия, хәбәр). Иярчен кисәкләр (аергыч, тәмамлык, хәл)

2

Җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрен дөрес аера белү

Ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, вакыт хәле, урын хәле,  сәбәп хәле, максат хәле, кире хәл

мисаллар

26.11

20-21

Җөмләнең модаль кисәкләре( эндәш сүз, кереш сүз)

2

Җөмләдә эндәш һәм кереш сүзләрен дөрес куллану

Эндәш сүз, кереш сүз

мисаллар

26.11, 3.12

22-23

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре, алар янында гомумиләштеречү сүз

2

Җөмләдә тиңдәш кисәкләрен дөрес куллану

Тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүз

мисаллар

10.12

24

Җөмләдә сүз тәртибе

1

Җөмләдә һүр сүзне дөрес яза белү

Җөмлә

мисаллар

17.12

25-26

Тезмә кушма җөмлә

2

Тезмә кушма җөмләләрнең төрләре, ясалу ысуллары

Тезмә, кушма

мисаллар

17.12,

27-29

Иярченле кушма җөмлә

2

Иярченле  кушма җөмләләрнең төрләре, ясалу ысуллары

Иярчен вакыт, иярчен урын, иярчен сәбәп, иярчен максат, иярчен кире

мисаллар

24.12

30

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

1

Исем   мөстәкыйль сүз төркеме, аның төркемчәләре

Исем, берлек сан, күплек сан

мисаллар

14.01

31-32

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

2

Исем   мөстәкыйль сүз төркеме, аның төркемчәләре

Тартым, беренче зат, икенче зат, өченче зат

мисаллар

21.01

33-34

Исемнәрнең  килеш белән  төрләнеше

2

Исем   мөстәкыйль сүз төркеме, аның төркемчәләре

Исем, килеш, кушымчалар

мисаллар

28.01

35

Алынма исемнәрнең язылышы

1

Исемнең ясалышы, аның ясалыш төрләре

Алынма

мисаллар

4.02

36-37

Алмашлык

2

Алмшлык  мөстәкыйль сүз төркеме, аның төрләре

Алмашлык, сорау алмашлыгы, билгесезлек алмашлыгы, тартым алмашлыгы, зат алмашлыгы, күрсәтү алмашлыгы

мисаллар

11.02

38-39

Сан

2

Сан  мөстәкыйль сүз төркеме, аның төркемчәләре

Сан, микъдар, тәртип, бүлү, чама, җыю

мисаллар

18.02

40-41

Сыйфат

2

Сыйфат  мөстәкыйль сүз төркеме, аның дәрәҗәләре

Сыйфат, дәрәҗә, асыл, нисби

мисаллар

25.02

42-43

Рәвеш

2

Рәвеш мөстәкыйль сүз төркеме

Рәвеш, дәрәҗә

мисаллар

4.03

44-46

Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр

3

Затланышлы һәм затланышсыз фиг-ң аермасы

Затланышлы, затланышсыз,

мисаллар

11.03

47-48

Фигыльнең барлык һәм юклык формасы

2

Фиг-ң барлык һәм юклык формасын дөрес куллану

Фигыль, барлык, юклык форма

мисаллар

18.03

49-51

Фигыльләрдә заман формалары

3

Фиг-ң заман формаларын җөмләдәге урыны

Фигыль, заманнар, хәзерге заман, үткән заман,  киләчәк заман

мисаллар

1.04

52-53

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр Теркәгечләр

2

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең җөмләдәге урыны. Теркәгечнең төрләре, җөмләдә урыны

Бөйлек, бәйлек сүзләр

мисаллар

8.04

54

Модаль сүзләр. Кисәкчәләр

1

Модаль сүзләрнең җөмләдәге урыны. Кисәкчә төрләре, җөмләдәге урыны

Модаль сүзләр

мисаллар

15.04

Укыту – методик комплекты

        1. “Рус мәктәпләрендә укучы рус  балаларына татар телен  программалары

        2. 9 нчы сыйныфта татар теле  дәреслеге. (Ф.С. Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова Казан,2012)

     

        3.   Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика

                 колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина,  

                 М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005

         4.   Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6нчы  

              сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма/Я.Х.Абдрәхимова.-Казан: Мәгариф,2007


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Календарно-тематическое планирование спецкурса «Подготовка к ЕГЭ по русскому языку» в 11 классе

Календарно-тематическое планирование спецкурса «Подготовка к ЕГЭ по русскому языку» в 11 классе 34 часа...

Олимпиадные задания по татарскому языку для 6 класса руссоязычных учащихся

Подготовлены олимпиадные задания школьного тура по татарскому языку для 6 класса русскоязычных учащихся. В материале такие задания как: перевести словосочетания, найти правильный вариант ответа, соста...

контрольная работа по татарскому языку для учащихся 5-го класса

Контрольная работа по татарскому языку  для 5-го класса...

Программа элективного курса "Интересная грамматика татарского языка" для учащихся 9 классов

  “Татар теленең кызыклы грамматикасы” дип аталган электив курс программасы - бүгенге татар теленең актуаль темасы. 34 сәгатькә исәпләнгән бу курс   9 сыйныф укучылары өчен бердә...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

Рабочая программа спецкурса "Групповая подготовка к ЕГЭ по русскому языку" в 11 А классе

Данная программа предназначена для углубленной подготовки к ЕГЭ по русскому языку....

Рабочая программа по родному (татарскому) языку для учащихся 9 класса русской школы, изучающих татарский как родной

Рабочая программа по родному (татарскому) языку для учащихся 9 класса русской школы, изучающих татарский как родной...