Очрашу урыны - Казан (дәрес эшкәртмәсе)
план-конспект урока (8 класс) на тему

Камалиева Мәдинә Салихулла кызы

8 нче сыйныфта татар теле дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Татар теле дәресе95.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы

гомуми белем бирү учреждениесе

“Столбище урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Очрашу урыны – Казан

Столбище урта мәктәбенең  II категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Камалиева Мәдинә Салихулла кызының  8 нче сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

2010

Тема . Очрашу урыны – Казан.

Максат :

  1. Башкалабыз Казан каласы, аның спорт корылмалары, транспорт челтәрләре белән танышуны дәвам итү.
  2. Инновацион технологияләр кулланып, укучыларның  үз фикерләрен логик, эзлекле, җыйнак, төгәл, матур итеп сөйләргә һәм фикер йөртергә өйрәтү, аралашу культурасын  һәм сөйләм телен үстерү.
  3. Яшь буында  сәламәтлек культурасы, сәламәт яшәү рәвеше һәм актив тормыш позициясе тәрбияләү
  4. Башкалабыз Казан белән горурлану һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

Укыту методлары: өлешчә эзләнү,  гамәли, интерактив метод.

Укыту принциплары:  системалылык принцибы, дифференциальләшкән һәм интегратив принциплар.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне системага салу, ныгыту дәресе.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа экраны,  мультимедиа презентациясе  «Очрашу урыны – Казан», Казанның төрле корылмалары сурәтләре төшерелгән рәсемнәр.

Файдаланылган әдәбият:

  1. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәбияты укыту программасы.  Казан: “Мәгариф” нәшрияты,  2010
  2. Ф.С.Фәизова, В.А.Яковлева Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен татар теле дәреслеге. Казан : “Мәгариф” нәшрияты. 2008
  3. Интернеттан алынган материаллар.
  4. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч. М., Айдарова С.Х.  Татарский язык в иноязычной аудитории: программа и методические рекомендации.- Казань: ТГГПУ, 2007.

Дәрес барышы

I . Оештыру

        1)Кереш әңгәмә

  • Хәерле көн,  укучылар! Кәефләрегез ничек? Дәресебезне башларга сез әзерме?

II. Белемнәрне актуальләштерү

           1)Фонетик күнегү. 

  • Гадәттәгечә, авазларны дөрес әйтү өстендә эшлибез. Игътибар!

Мин Казанга керәм поезд белән.

Алда калка ап-ак биналар.

Яшел таулар тулы ак биналар,

Беренче тау – гүя ак болыт.

 

Мин Казанга очып төшеп киләм.

Самолетым җайлы, өр-яңа.

Аяк астында ук тезелеп киткән

Күпме мәйдан, урам, манара.

Мин Казанга йөзеп килеп керәм.

Чал Иделдә япь-яшь дулкыннар.

Муеннарын сузып, зур краннар

Сәлам бирә Казан портыннан.

Мин Казанга җәяү кереп киләм.

Акрын гына атлыйм, җай гына,

Күрми калмыйм тагын дигән сыман

Ниләр барын тирә-ягымда.

(Шигырь  дәреслекнең 78 нче битеннән алынды.)

(Укучылар шигырьне тыңлыйлар, ә соңгы  куплетын диктор артыннан кабатлыйлар).

2)Шигырь  өстендә эш

-Рәхмәт, укучылар. Эшебезне дәвам итәбез.

  • Бу шигырь нәрсә турында?
  • Казанга  килү турында.
  • Кем әйтә, Казанга ничек килеп була? Казанга нәрсә белән килеп була?
  • Казанга теплоход, пароход белән йөзеп килеп була.
  • Казанга тагын нинди транспорт  белән килеп була?
  • Казанга  машина белән, поезд белән килеп була.
  • Тагын нәрсә белән тизрәк  килеп була?
  • Казанга самолет белән тизрәк килеп була.

Әйе, дөрес,укучылар. Казанга тимер юл, су юлы белән, һава юлы белән, машина юлы белән килергә мөмкин.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

        

1.Дәреснең темасын, максатын хәбәр итү.

      (Совет Армиясе маршы яңгырый. Мультимедиа экранында тимер юл вокзалы, автовокзал, елга порты, аэропорт рәсеме күренә, дәреснең темасы языла).

  • Бүгенге дәреснең темасы: Очрашу урыны – Казан.
  • Укучылар , ә Казанда кемнәр очраша?
  • Казанда спортсменнар, туристлар, илчеләр, кунаклар, корреспондентлар очраша.
  • Әйе, укучылар. Бүген без Казан турындагы  белемнәребезне барлап, яңаларын өстәрбез. Казанның яңа биналары белән танышырбыз

        2.  Ситуатив күнегү.

  • Казан кунаклар чакыра. Кемнең Казанга кунакка барасы килә. Әйдәгез, уен уйныйбыз.
  • Күз алдына китер әле, син Америкадан килдең. Укучылар , әйдәгез сораулар бирәбез.
  • Син кем?
  • Мин кунак.
  • Син кайдан килдең?
  • Мин Америкадан килдем.
  • Сезнең исемегез ничек?
  • Минем исемем ....... .
  • Сез кем булып эшлисез?
  • Мин журналист.
  • Сез кайсы гәҗиттә эшлисез?
  • Мин “Нью-Йорк Таймс” газетасында эшлим.
  • -Сез Казанга ничек килдегез?

Америкадан Казанга нәрсә белән килдең?

  • Мин Америкадан  самолет белән очып килдем.
  • Сезгә Халыкара Казан аэропорты ошадымы?
  • Әйе.
  • Рәхмәт . Казан белән ташышуны Халыкара Казан аэропортыннан башлыйк. (аэропорт турында тулырак мәгълүмат алыр өчен текст укыйбыз. 77 нче биттәге текстның кыскартылган варианты).

3. Сүзлек эше

  • Халыкара сүзе сезгә танышмы?
  • Юк.
  • Димәк, сөйләмебезгә яңа сүзләр өстибез.

Халыкара [халыгъара ]- международный

Төбәк [ төбәк] – край, регион

Илче [илчэ ] – посол

Корылма  [къоролма ] – сооружения

Бина  [бина ]- здание

Уңыш [ уңыш] – успех

Мәгълүмат [мәгълүмат ]- информация

         - Яңа сүзләрнең әйтелешенә, язылышына  игътибар итегез (сүзләрне мин укыйм, төркем – төркем, аерым укучылар  кабатлыйлар).

        4.Текст өстендә эш

Татарстанда зур-зур аэропортлар бар. Алар Казанда, Бигештә, Бөгелмәдә урнашкан. Аэропортка шәһәр үзәгеннән 30 километр, ә Столбищедан 6 километр. Казан Халыкара аэропорты барлык төрдәге самолетларны кабул итә ала. Авиалинияләр башкаланы республика районнары, Россиянең 70 тән артык шәһәре һәм чит илләр белән тоташтыра. Мәскәүгә барып җитү өчен 1 сәгать 20 минут, Санкт-Петербургка 3 сәгать 40 минут вакыт җитә. Аэропортка  Казан     шәһәреннән  97 нче номерлы автобус йөри.

  • Текстны кем укый? (Бер укучы текстны кычкырып укый)
  • Кем әйтә, текстта сүз нәрсә турында бара? (2-3 укучы русча җавап бирә)
  • Татарстанның нинди эре аэропортлары бар?
  • Татарстанның иң эре аэропортлары – Казан, Бигеш, Бөгелмә аэропортлары.
  • Халыкара  Казан аэропорты кайда урнашкан?
  • Шәһәр үзәгеннән 30 километр ераклыкта урнашкан.
  • Казаннан аэропортка нәрсә белән барып була?
  • Казаннан 97 нче номерлы автобус белән барып була.
  • Ә безнең (сезнең) авылдан аэропортка еракмы, ничә километр?
  • Безнең авылдан аэропорт ерак түгел, 6 километр.
  • Кемнең исендә нәрсә калды? (Укучылар  сорауларга җавап бирәләр, бер- берсенең җавапларын тулыландыралар, текстның эчтәлеген сөйлиләр)

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту        

  • Халыкара Казан аэропорты белән таныштык. Йә, кунагым,  сине тагын нәрсә кызыксындыра?
  • Мине  Казанның спорт корылмалары кызыксындыра.

       (Слайдта Универсиада эмблемасы күрсәтелә).

  • Алайса, рәхим ит. Билгеле булганча, 2013 нче елда Казанда Универсиада үтәчәк.  2009 нчы елда 28 спорт корылмасы булса, 2013 нче елда 64 спорт бинасы төзү планлаштырыла. Әйдәгез, берничәсен карап алыйк.

(Спорт корылмаларының тышкы күренешен сурәтләгән рәсемнәр күрсәтелә, аларның исемнәре инглиз һәм татар телендә язылган. Укучылар чылбыр тәртибендә укыйлар).

  1. Универсиада авылы
  2. “Акчарлак” йөзү бассейны
  3. “Тулпар” боз сарае
  4. “Ак бүре” спорт үзәге
  5. “Ватан” спорт комплексы
  6. “Триумф” спорт комплексы
  7. “Динамо” спорт комплексы
  8. Казан теннис Академиясе
  9. Чирәмдәге хоккей үзәге.

  • Рәхмәт, укучылар. Спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләргә никадәр

спорт  биналары бар. Әйдәгез, берничәсе белән якыннан танышып, төркемнәрдә эшлик. Бирем түбәндәгечә булыр:

1 нче төркемгә Казан теннис Академиясе турында бирелгән текстны татарчага тәрҗемә итәргә;

Казанская Академия тенниса

         Располагается на одной территории с будущей деревней Универсиады на пересечении проспекта Победы и Оренбургского тракта. Центр тенниса мирового уровня будет состоять из 4 закрытых и 8 открытых теннисных кортов и полностью соответствовать требованиям международной федерации тенниса. Предусмотрены также вспомогательные и бытовые помещения для профессионально занимающихся теннисом и любителей, помещения для судей, медико-восстановительный центр, фитобар, баня сухого жара, джакузи, душевые кабины, пресс-центр на 100 посадочных мест с рабочими кабинетами, международным переговорным пунктом и др. Планируется, что в будущем здесь разместятся детско-юношеские спортивные школы и будут проходить подготовку кандидаты в национальную сборную.

2 нче төркемгә “Акчарлак” йөзү бассейны турында диалог төзергә;

Казанда “Акчарлак” йөзү бассейны ачылды. Ул Кол Гали урамына урнашкан. 2013 нче елда анда тренировкалар үтәчәк. Анда 500 кеше сыя. Бассейнда төрле йөзү заллары һәм тренажерлар бар. Спартакиада беткәч, бассейн инвалидларга биреләчәк. Хәзер үк теләгән кешеләр анда шөгыльләнә ала.

Укучыларның якынча җаваплары.

  • Исәнме, Ирина!
  • Сәлам, Настя! Хәлләрең ничек?
  • Яхшы. Син кая барырга җыенасың?
  • Мин “Акчарлак” йөзү бассейнына барам.
  • Ә “Акчарлак” йөзү бассейны кайда урнашкан?
  • Ул Кол Гали урамында урнашкан. Әйдә, безнең белән барасыңмы?
  • Юк. Мин бит йөзә белмим.
  • Ярар, икенче юлы барырбыз.
  • Ярар, сау бул.
  • Очрашканга кадәр.

3 нче төркем.  Терәк сүзләр ярдәмендә Чирәмдәге хоккей үзәге турында сөйләргә яки хикәя язарга.

Терәк сүзләр: хоккей, ярыш, тренер, Оренбург тракты урамы, чирәм, урнашкан, былтыр.

Чирәмдәге хоккей үзәге Оренбург тракты урамында урнашкан. Бу бик кызыклы уен.  Безнең тренерыбыз Ленар абый уенның кагыйдәләрен өйрәтә. Узган ел без анда ярышка бардык. Ләкин җиңә алмадык .

(Укучыларга  биремнәр аңлатыла. Әзерләнү өчен 3-4 минут вакыт бирелә. Әзер төркем җавап бирә).

  • Рәхмәт, балалар. Ә калган спорт корылмалары белән сез өйдә танышырсыз. Бу  сезгә өй эше булыр. Өй эшен сайлап алырга мөмкин.
  1. интернет- ресурслардан файдаланып, спорт корылмалары турындагы мәгълүматларны эченә алган презентация  төзергә  

яки

  1. “Спорт-сәламәтлек чыганагы” темасына хикәя язарга.

  • Укучылар,”Спорт- сәламәтлек чыганагы” дидек. Сез бу фикер белән килешәсезме? Сез ничек уйлыйсыз?

(укучыларның җаваплары  тыңланыла ).

  • Әлбәттә, Спорт – сәламәтлек чыганагы  ул. Шуңа күрә спорт белән шөгыльләнергә кирәк.
  • Һәр көн саен зарядка ясау да файдалы.
  • Кыш көне чаңгы шуу, җәй көне суда коену, йөгерү, саф һавада йөрү бөтен кешегә дә файда китерә.
  • Казан киң колач җәеп,  Универсиадага әзерләнә. Әйдәгез шул хакта сөйләшик әле. Сез нинди спорт командаларын беләсез?
  • “Рубин”  футбол командасы. Аның тренеры – Корбан Бирдеев
  • “Ак барс” хоккей командасы. Аның тренеры -Зиннәтулла Билалетдинов.
  • “Зенит”  волейбол командасы. Аның тренеры  – Владимир Алекно.
  • “Уникс”  баскетбол командасы. Аның тренеры - Пашутин Евгений.
  • “Динамо-Казан”  туплы хоккей командасы. Аның тренеры - Янко Владимир.
  • Ә  Татарстанның  танылган спортчыларын кем белә?
  • Наилә Гыйләҗева
  • Алисә Галләмова – шахматчы.
  • Светлана Дёмина-  стендка атучы
  • Гөлнара Сәмитова – барьерлар аша йөгерү, Олимпиада чемпионы.

          Чыннан да,  сәламәт яшәгәндә, актив тормыш алып барганда, зур нәтиҗәләргә ирешеп була. Уңышларыбыз да күп. Киләчәктә дә  шулай  җитез, сәламәт булыйк. Димәк, киләсе очрашу урыны – Казан. Казанда очрашканга кадәр!

(Совет Армиясе маршы яңгырый. Слайдта тимер юл вокзалы, автовокзал, елга порты, аэропорт рәсеме күренә).

V.Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

  • Укучылар,  менә дәресебез ахырына якынлашты.  Бүген дәрестә  сез нәрсәләр белдегез?
  • Халыкара Казан аэропорты турында укыдык.
  • 2013 нче елда Казанда Универсиада булачак.
  • Спорт биналары белән таныштык .
  • Сез үзегезгә киләчәккә нинди файдалы киңәшләр алдыгыз?
  • Спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Спорт- сәламәтлек ул.
  • Нинди спорт төре сездә кызыксыну уятты?
  • .......

2.Билгеләр кую һәм дәрескә йомгак ясау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Казан тутие (Тетушка из Казани).

Воспоминания  Крюковой ( Бикмайкиной Алии Асымовны ),родственницы жены татарского писателя Шарифа Камала. Посвящается 130- летию со дня его  рождения ....

И Казан! Серле Казан!

Башкалабыз Казанның  тарихын өйрәнү максатыннан үткәрелгән чараларга йомгак ясау өчен кулланма....

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Сыйныф сәгате “Батырлыкка һәрчак урын бар” (Афган сугышы ветераны белән очрашу)

Максат:  батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны  дәлилли белүләренә ирешү.Бурычлар: 1. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгы...

"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен

"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен ...

"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда  туган җирне ярат...

Тема “Иске Казан каласының корылуы” риваяте яки Казанның беренче ханы

Тема “Иске Казан каласының корылуы” риваяте яки Казанның беренче  ханы...